Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 13.

Шрифт
Фон

Зал аерылган умарта күчедәй гөжләп алды. Иван аларны тыймады.

 Мәскәүдә хөкемдар булу өчен, татар ханнарының ярлыгын алу зарур иде, дип дәвам итте өзелгән сүзен, нинди мыскыллаулар, түбәнчелекләргә дучар иде Рәсәй. Кенәз куярга хан Мәскәүгә бер-бер илчесен, баскагын, даругасын җибәрә иде. Изге чиркәвебезгә ат атланып кереп, иконостаска арты белән торган хәлдә, ханның фәрманын укый иде. Бабаларым да, мин үзем дә шушы мыскыллауларны башыбыздан кичердек. Нинди хурлык

Гарьләнү хисенә чыдый алмыйча, олуг кенәзнең тавышы киселде. Залдагыларның да күзләре яшьләнде.

 Хан, кеше җибәрәм, дип хәбәр сала, ә син, җәяүләп, аны каршы алырга өч көнлек юлга чыгасың. Нинди хурлык!

 Хурлык, хурлык, хурлык!

 Асыл кызларыбызны җария итеп биреп тә җибәрдек. Нинди хурлык!

 Хурлык, хурлык, хурлык!

 Менә шулар юк хәзер!

Олуг кенәзнең тавышы бу юлы корычка корыч бәрелгәндәй очкынланып чыкты.

 Үземнең патшалык чорында мин Рәсәйне азатлыкка чыгардым, укмаштырдым, зурайттым, көчәйттем. Хәзер безнең белән санлашалар, бездән куркалар.

 Дан, олуг кенәз Иван Васильевич!

 Рәсәй кылычы тутыкмас!

 Дөнья Рәсәйнеке булыр!

Бик күп котлау вә данлау сүзләре яңгырады. Иван аларны йомшак кәнәфиенә утырып, эреп тыңлады.

Сүзләр тынгач, йомышчы дьякка борылып әйтте: «Литвадан табиблар килеп җитмәде микән, белеш әле», диде.

 Хәзер, олуг кенәз!

Чират Кляпикка җитте.

 Йә, ничек анда Казан-йортта? дип, күзләре белән илчегә бакты Иван. Иң мөһимнәрен генә сөйлә!

Илче, ата каз шикелле, баскан урынында таптанып алды. Патша аңа урын тәкъдим итмәде, сүзеңне кыскарак тот дигәнне аңлата иде бу. Гомумән, олуг кенәз буш сүз яратмый, әңгәмәнең тәгаен эздән баруын таләп итә. Бүген әнә үзе дә саескандай такылдады. Хәер, бу сүзләрне әйтергә күптәннән әзерләнеп йөри иде инде. Дөнья хәлен белеп булмый, бүген бар адәм, иртәгә юк.

 Килешү төгәл үтәлә, хан минем белән килештермичә бер җитди фәрман да чыгармый, диде Кляпик кыска бер төгәллек белән. Мин ханнан риза.

Иван учы белән янә сакалын сыпырып куйды. Димәк, мәгълүмат күңеленә бал булып ягылды.

 Ләкин

 Нәрсә ләкин?

Иванның гадәти кырыслыгы кайтты, күзләре усалланды.

 Гаскәре белән артык мавыга, дип, фикерен очлады илче.

 Һы, шул гынамы? дип, кулын селтәгәндәй итте тәхет хуҗасы. Яшьлек мавыгуы гына бу, ни әйтсәң дә, хан ич. Иван бераз уйланып торды да көлемсерәп өстәде: Алтын Урдадан соң хәзер алар барысы да артларын өзеп ташлаган кигәвеннәр генә инде. Казаны да, Хаҗитарханы да, Кырымы да, Сибириясе дә

Күңелендә йөрткән шушы ятышлы сүзләрне әйтте дә, Иван берара уйланып торды. Аннан соң сер капчыгын бөтенләе белән чишеп җибәрде.

 Псков белән Смоленскины, янә дә китереп Рязаньны Мәскәү канаты астына алгач белеп тор, чират аларга җитә. Монысына, мөгаен, мин өлгерә алмамдыр, кенәз. Улым Василий җилкәсенә төшәчәк бурыч бу. Менә син әйт әле, Кляпик, Казанны буйсындыру бик авырга туры килмәсме?

Илченең маңгаена сырлар ятты. Чөнки бу ифрат та катлаулы сорау иде. Олуг кенәз Казанны арты өзелгән кигәвенгә тиңләсә дә, татарларның бик оста сугыш чукмарлары икәне һәркемгә мәгълүм. Юк, әле аларның кояшы батмаган. Батмаган.

Олуг кенәз, әлбәттә, илчесеннән уңай җавап көтә, дөресрәге, күңеле белән шуны тели, ә ул тәгаен генә андый җавапны бирә алмый.

 Мөхәммәдәмин үзебезнеке ич, дип ярдәмгә килде патша. Бу безнең кулыбыздагы иң көчле уен кәрте, кенәз. Әлеге фактларга мин зур өметләр баглыйм. Кәлимәтебез дә бар бит әле. Чиркәү шулай ук үз вазифасын үтәргә ашкынып тора. Идел буен тоташ христианлаштырмыйча, максатка ирешеп булмаячак.

Иван үз соравына үзе җавап бирде. Кляпик ризалашуын белдереп, башын гына селеккәләп торды. Тик ул шуны белә: Казан үз мөстәкыйльлеге өчен бугазга-бугаз киләчәк. Шунысы да ачык: Казан ханлыгы яшәгәндә, Мәскәү бервакытта да энә өстеннән төшмәячәк. Орыш котылгысыз.

 Мин боларны улым Василийга васыять итеп калдырачакмын, диде Иван һәм нигәдер моңсуланып китте. Моңсулык аңа килешми иде, кипкән борчак кузагы шикелле бөрешеп калды. Күрәсең, аны усаллык, җитдилек кенә үз рәвешендә тота иде.

Картаясың, бабакай, чөйләреңнең кырыгы да кырылу алдында, дип уйлап куйды Кляпик.

Йомышчы дьяк табибларның килүе турында хәбәр салды. Иван Васильевич, барысын да онытып, гап-гади карт шикелле өстерәлеп, залдан чыгып китте.

* * *

Иван тәхеткә яшьли утырды. Бу аның бәхете дә, бәхетсезлеге дә иде. Чөнки буыннары да ныгып җитмәс борын күп сынауларга дучар ителде. Атасы Василийдан ул ярым йокыга талган Рәсәйне мирас итеп алды. Иң әүвәл шушы йокымсыраган күңелләрне мүктән арчу, үшәнлек, мәнсезлек, гамьсезлек, битарафлык баткагында иңрәгән халыкта иртәгәге көнгә өмет уяту зарур иде.

Наданлык Рәсәйне тәмам хорафатлар иленә әверелдергән иде. Һәр тарафта кара сөрем хакимлек итә. Ростов күленә кагылышлы бер уйдырма әнә озак вакытлар халыкны кадак өстендә тоткандай тотты. Имеш, күл төне буе куркыныч итеп улый. Им-том да, дога да, гыйбадәтләр дә ярдәм итми икән. Шом өстенә шом дигәндәй, Новгородта гарасат чыгып, София чиркәвенең тәресен өзеп ташлады. Хутын монастырендагы хәлләр дә кешеләрне куркуга салды. Әллә дөрес, әллә дөрес түгел, борынгы херсон кыңгыраулары үзләреннән-үзләре тиктомалдан кайгылы тавыш чыгарып чаң кага башлыйлар, имеш. Табуттагы мәетләрдән кан саркырга тотына, дип тә адәмнәр бер-берсен шөбһәгә салдылар.

Аның бит әле чып-чын бәла-казалары да сагалап кына тора. Новгород, Псков төбәкләрендә түләмә афәте ике ел эчендә өч йөз мең кешене теге дөньяга алып китте.

Бик авыр булса да, боларына гына түзәр дә идең әле. Мондый хәлләр элек тә булган, киләчәктә дә булырлардыр, мөгаен. Ә менә новгородлыларның тәртәгә тибүен ничек туктатырга? Бу Мәскәү кенәзлегенә генә түгел, бөтен Рәсәйнең язмышына кагыла. Баш бирәселәре килми, үзләрен җирнең кендегенә саныйлар. Сүз дә юк, Бөек Новгород Киевтан кала, Рәсәйнең тәүге чишмә башы. Тик тора-бара ул Мәскәү карамагына күчкән ләбаса. Новгородлыларның исә мөстәкыйль булып яшиселәре килә. Хак-нахакка дигәндәй, һаман баш бирмиләр. Теге чакта Василий Тёмныйны Торжокны кире кайтарып бирергә дә мәҗбүр итте алар.

Кире беткән Новгородны йөгәнләү, ай-һай, авыр булачак. Иван моны яхшы белә. Анда аның илчеләрен, йомышлы кешеләрен санга да сукмыйлар, юк-бар сәбәпләр табып, һаман саен тоткарлыйлар. Бу хакта ул берничә тапкыр кисәтү җибәрде. Василий Ананьин атлы түрәләре, Мәскәүгә килгәч, үзен бик эре тотты, әлеге шикаятьләргә каршы: «Мин бернәрсә дә белмим», дип, җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде.

 Кайткач әйт анда, гаепләрегезне таныгыз, минем җир-суларыма тимәгез, исемемне электән килгән гадәт буенча зурлагыз, дип озатып калды аны олуг кенәз.

Кая ул, Иванның әлеге кисәтүен дә колакларына элмәделәр. Алай гынамы соң, славяннарга хас булмаганча, арага хатын-кызлары да килеп кысылды. Бу Исаак Борецкий атлы дьякның тол калган хатыны, ике малай анасы Марфа тутакай иде. Әлеге гамәлендә аңа зиннәт вә байлыгы, хәйләкәрлеге, астыртынлыгы ярдәмгә килде. Мәҗлесләр үткәрергә маһир иде ул. Кунаклары да затлылар зур түрәләр, дин әһелләре. Кайсын сатып ала, кайсын куркыта, кайсын майлый. Соловецкий монастыре игумены Зосиманы үзенә ияләштереп кенә калмады, әнә биләмәләреннән зур гына кисәк өлеш тә чыгарды.

Шулай булгач, Марфа җырын җырламыйча, кем җырын җырлыйсың? Җырладылар. Литва короле Казимирны күкләргә чөйделәр. Уллары да анасы юлыннан китте. Халык алдында Иванны хурладылар, Бөек Новгород үз-үзенә хуҗа, аның эчке эшләренә Мәскәү тыкшынырга тиеш түгел, дип сөйләделәр.

 Яшәсен Казимир!

 Иван безгә кирәкми!

Билгеле, мәскәүлеләрнең шымчылары да түшәмгә төкереп ятмады, олуг кенәз мәнфәгатьләрендә астыртын да, ачыктан-ачык та эш йөрттеләр, архиерей Феофилны хәтта үз якларына аудардылар. Тик Марфаның иярченнәре азау ярып өлгергән иде шул инде. Шәһәр үз ирке белән тантаналы шартларда Литва короле Казимирны таныды, Новгородны үз канаты астына алуын үтенде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3