Амирханов Марат Амирханович - Казан-йорт / Казань-юрт стр 12.

Шрифт
Фон

Сәед фаҗигане үзенчә шәрехләде:

 Мәшә әллаһү кәнә үә мә ләм йәшә ләм йәхүн. Аллаһы Тәгалә теләгән нәрсәләрнең һәркайсы булыр. Барыбыз да Аның кулында, диде.

Хан гына тынычлана алмады. Шәкерт аны олылау, аны данлау ниятеннән әлеге адымга барды лабаса. Фаҗигане сәед фәлсәфәсе күләгәсендә генә калдыра алмый. Бу мәрхүмгә карата бик зур гаделсезлек күрсәтү булыр иде.

Күп тә үтми, Ак күл мәдрәсәсенә Хәсән шәкерт исеме бирелде.

* * *

Иван унике яшендә никах балдагы киде. Атасы олуг кенәз Василий аңа Тверь княгинясы Марияны тәгаенләгән иде. Унсигез яшендә уллары туды. Иван дип атадылар.

Боларның барысы да үзеннән-үзе эшләнгәндәй эшләнде, берәү дә аның теләге белән кызыксынмады. Хәер, бу Иванга төшкән язмыш кына түгел, барлык затлы нәсел-ыру вәкилләрен дә нәкъ шушы язмыш көтә. Һәммәсенең киләчәк тормышы дөньяга тәүге авазын салуга ук билгеләнә.

Бу катгый канун. Аңа фәкать буйсынырга гына кала. Иван буйсынды, карышмады. Шул агым җай гына аны Рим папасы Павел II нең җәтмәсенә дә китереп кертте.

Соңгы грек императоры Константин Палеологның ике ир туганы булып, Дмитрий исемлесе җиңүче як, Төрек солтаны Мөхәммәд II канаты астына керүне мәгъкуль санады. Фома дигәне исә Римга сыенды. Папа аны бик теләп кабул итте, дәрәҗәсенә тиң яшәү әҗере билгеләде. Яңа папа Павел шулай ук бу мөхтәрәм ыруга хөрмәт белән карады. Фоманың уллары һичнинди кыенлык тоймыйча көн күрделәр. Кызы Софьяны урнаштыру шөгыленә дә папа үзе җиң сызганып кереште. Озын колак кардинал Виссарионның киңәшен тотып, ул игътибарын Мәскәүнең олуг кенәзе Иван III кә юнәлтте. Яшь патшаның акыллы, сабыр, уңган дигән даны бар, имеш. Өстәвенә әлеге никах ярдәмендә кайбер көн кадагындагы мәсьәләләрне дә хәл итәргә юл ачылыр иде. Әйтик, урыс чиркәвен үз ягыңа аудару турындагы уйларның чынга ашуы да ихтимал ич. Солтанлыларның көчәюе дә куркыныч тудыра. Палеологлыларның көнчелеген уятып, аларны азатлык өчен көрәшкә котыртырга да җай чыгар иде.

Шулай итеп, 1469 елның башында Юрий атлы илче Римнан Мәскәүгә килде, Иванга Софья Палеологның кулын тәкъдим итте.

Иван бик куанды. Кәләшен күрмәгән, белмәгән килеш куанды. Аны да беренче нәүбәттә әлеге никахның Рәсәй өчен ни-нәрсә китерүе кызыксындыра иде. Бу бит Ауропага чыгу, Ауропага танылу дигән сүз. Мәскәүнең күптәнге хыялы. Менә шулай яңа Византиягә нигез салынып куйса, ә? Бик мөмкин.

Шундук сарайга митрополит Филиппны, анасы бөек княгиня Марияны, берничә күренекле боярны чакырып китерделәр.

Иван хәлне аңлатып бирде.

 Нишлибез, нинди җавап бирәбез? дип киңәш сорады.

Берәве дә атылып чыгарга ашыкмады, митрополитка карап бактылар. Хәтта гадәттә телчән бөек княгиня да тыелып кала алды.

Филиппның бөтен җаваплылыкны үз өстенә аласы килми иде, ахры.

 Папа нинди шарт куя соң? дип төпченде.

 Шарт турында мөрәҗәгатьтә бер сүз дә әйтелми, диде олуг кенәз.

 Шарт, шарт, Ходайдан куркыгыз, дип кызып китте бөек княгиня, безгә дөньядагы мәшһүр патшалык агачының бер ботагын багышларга тәкъдим итәләр, без монда шарт турында баш ватабыз. Җавап, һичшиксез, уңай булырга тиеш дип саныйм.

 Әйе, әйе, дип хупларга ашыкты боярлар бөек княгиняны.

25 майда урыс илчеләре Римда иде инде. Алар кияү егете исеменнән папага алтмыш кеш тиресе бүләк иттеләр, булачак патшабикә белән очраштылар. Барысы да килешенде.

Софья Мәскәүгә 12 ноябрьдә иртә белән килеп җитте. Аны иң элек митрополит кабул итте. Аның фатихасын алганнан соң, каенанасы янына килде. Кәләш белән кияү беренче тапкыр шунда очраштылар.

Никах Успение соборы чиркәвендә мәскәүлеләр һәм римлылар катнашында бик купшы шартларда узды.

Бу вакытта Иванның беренче хатыны, көчләп чәче кыркылган княгиня Мария, монастырьда кайгысыннан күз яшенә буылып өзгәләнә иде.

Баксаң, бу хәлләргә утыз биш ел вакыт үтеп тә киткән. Софьяның кайнар кочагында әле кичә генә эреп аккан кебек иде. Инде хатынының вафатына да ел тулып килә. Иван үзе бирешмәде, нык килеш сакланды. Көче дә, егәре дә кимемәде. Тик Софьяның үлеме аның омтылышларын сүндерде. Омтылыш ул рухи бөтенлек дигән сүз. Рухың сынса, тәнең дә зәгыйфьләнә башлый икән.

Софья искиткеч зирәк хатын иде. Аның акыллы киңәшләре алтын бәясе иде. Рәсәйне алар икәүләшеп, кулга-кул тотынышып тергезделәр. Хәзер әнә ике кулсыз. Җилкәнен җуйган көймә хәлендә ул. Көймәсе кайсы ярга барып төртелер билгесез.

Дөрес, ярату дигәне, ни үкенеч, соңрак тәрәз какты. Тик соң булса да, уң булсын дигәндәй, карт гыйшык үзе бер матур икән. Яшәүнең тәмен татырга, тормышның, бер-береңнең кадерен белергә өйрәтә икән.

Кайгылы чакларда тәкъва җан, билгеле инде, юанычны гыйбадәтханәләрдән эзли. Олуг кенәз дә, балаларын, туганнарын алып, башта изге Сергиев лаврына, аннан соң Перяславль, Ростов, Ярославль храмнарына юл тотты, гап-гади мосафир сурәтендә догага басты. Ходаем, йә тән тазалыгымны кайтар, йә тыныч үлем җибәр, дип ялварды.

Ходай аны ишетте булса кирәк, ризыгы үтә башлады. Озаккамы-азгамы, янә дәүләт эшләренә чумды. Күңел ачуларны бик нык кыскартты. Бу җәһәттән бер генә нәрсә үзгәрешсез калды. Бу аю кәмите иде.

Аюлары күп аның. Чегән исемлесе сарайда яши. Чем-кара төстәге аю. Иләмсез зур. Нәсел үгезен дә аяктан егарлыгы бар. Ә үзе юаш. Хәтта ара-тирә чылбырыннан да ычкындыргалыйлар. Караучысы авыз торбасында көй чыгара башлауга китә алпан-тилпән биеп. Кешеләр кул чаба, тегесе тагын да үсенеп китә. Шул чагында куркыныч Чегән. Барыгыз да минем шикелле биегез, дип әйтүеме, җыелышучыларның өстенә бара. Иванга көлке, шуннан кызык таба ул.

 Әйдә, Чегән, кузгат бу әрәмтамакларны, дип, юри өстерә аюын.

Тегесе котыра. Бүлмәдән чыгып кына таярлар иде, ишек янына сакчылар баскан. Тотыналар өерләре белән почмактан почмакка бәргәләнергә. Кычкырыш, бакырыш

Аю, әлбәттә, кешегә зур зыян салу хәлендә түгел. Чылбырыннан ычкынса да, авызы бәйле, аякларында күн оекбаш. Тик алгы тәпиләре иректә. Суга-нитә калса, сөякләреңнең чәрдәкләнүен көт тә тор. Дьяк Гавриил Тимофеевич әнә әле дә аксап йөри. Узган ел шушындый тамаша вакытында Чегән тибеп имгәткән иде.

Бу уеннарның куркынычы да шунда: Иван, берәрсенә тукмак эләкмичә, Чегәнне чылбырга утыртмый. Монысында кемгә чират бер Алла үзе генә белә. Күренеп тора, илче Кляпикның һич тә аю корбаны буласы килми. Әле Казан-йорттан кайтып кына төште. Олуг кенәзне ханлыктагы хәлләр бик кызыксындыра икән, чапкын җибәреп чакыртып алды. Тамашага ул шулай эләкте. Хәзер менә бүлмә тутырып чабышып йөр инде.

Аңа качып котылу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел. Карачкыдай озын гәүдәсе, кай тарафка сугылса да, менә мин дип күренеп тора. Чегән тәки каныкты бит үзенә, һаман аның артыннан теркелди. Алпамша сыңары гына үзе, ә хәрәкәтләре искиткеч төгәл мәлгуньнең. Бер арада җаен китереп орынып та алды, каһәр. Кляпик тәрәзә тупсасына сикереп менгәнен үзе дә сизми калды.

 Шул кирәк ул басурманга, татар исе чыгарып йөрмәсен, ха-ха-ха, дип, чын күңеленнән куанды олуг кенәз. Аннан соң аю биетүчегә: Чегән вазифасын үтәде, инде ял итсә дә ярый, диде.

Ишекләр киерелеп ачылды. Поднослар күтәреп, озын кафтан кигән сыйчылар килеп керде. Түрәләргә калын, зур кәсәләрдә шәраб тәкъдим иттеләр. Бик рәхәтләнеп авызларына капладылар. Ярты сәгатьлек аю тамашасыннан соң бу ифрат урынлы сый иде.

 Инде дәүләт эшләре белән шөгыльләнеп алыйк, диде Иван.

Боярлар, кенәзләр вәкарь белән генә тезелешеп бастылар. Йөзләр җитди. Әле генә бүлмә буйлап чабышып йөргән идегез, дисәң, мөгаен, белмәмешкә салынырлар иде.

Олуг кенәз нотыгын аягүрә басып сөйләде:

 Раштуа көннәрендә Рәсәйне зур тантаналар көтә, диде ул күңел күтәренкелеге белән, ниһаять, без бөтен камытларны салып ташладык. Бер урыс сугышчысын да корбан итмичә, йөз елларга сузылган вассаллыктан котылдык. Алтын Урда дигән каһәрле дәүләт тар-мар ителде. Аны минем дустым һәм туганым Миңлегәрәй хан башкарды. Сарай шәһәре җир белән тигезләнде. Без хәзер берәүгә дә ясак түләмибез, берәүгә дә баш иеп бармыйбыз, берәүнең дә табанын яламыйбыз. Рәсәй үзе ханнар куя!

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3