Нашан үзе кызыл төстә иде. Ярлыкларга, аерата мөһим эш кәгазьләренә бүгеннән башлап Мөхәммәдәмин ханның мөһере сугылачак. Турыпочмак рәвешендәге нашанның читенә түбәндәге сүзләр язылган: «Мөхәммәдәмин хан кодрәтле солтан, гамәлләрендә һәм дини мәнфәгатьләрдә данлыклы, бөек яулап алучы, каһарман Аллаһы Тәгалә аның мәмләкәтен гомер бакый сакласын вә дә патшалыгын күкләргә чөйсен!»
«Лә иләһә илләллаһ, әшһәдү әннә мүхәммәдәр-расүлүллаһ», бу нашанның эчке каймасына теркәлгән дога.
Ханның нотыгы кыска һәм үтемле булды.
Аллаһүммә инни әс-әлүкә Аллаһым! Синнән исәнлек-саулык, файдалы гыйлем, гүзәл һәм хәләл ризык, кабул булачак гамәл һәм эш телимен, диде ул тирән ихласлык белән. Синең ризалыгың һәм теләгең аркасында Барча Казан җиренең тәхетенә утырдым. Кулыма Коръән тотып, мәмләкәтебезнең данын, кодрәтен, дәрәҗәсен саклау вә арттыру мәнфәгатьләрендә барысын да эшләргә ант эчәм. Казан йорты кешеләренең дә, ошбу вазифага хәер-фатихасын биргән бөтен Русиянең олуг кенәзе Иван Васильевичның да ышанычын аклармын. Амин!
Тантана бер ай буе дәвам итте. Мәҗлес арты мәҗлес. Чалынган малның, эчелгән эчемлекнең, ашаган ризыкның чутына да чыгарлык түгел иде. Хәер, аларны санар чак идеме соң? Түрәләр, дин әһелләре һәркайсы утырган урынына бәрабәр бүләк алды. Толлар, ятимнәр, фәкыйрьләргә сәдакадан өлеш чыкты. Хәтта зинданнарның да ишекләрен ачтылар. Шул көннән башлап муллалар һәр хөтбә вакытында Мөхәммәдәмин хан исеменә мактау сүзләре яңгыратырга бурычлы иде.
Кыз-хатыннар үзләренчә бәйрәм итте. Дәрәҗәле ир-атларның бичәләре хан сараенда күңел ачты. Бу хаҗәттән хәтта җәнҗал да чыга язды. Гадәттә, хан сараенда аш-су мәҗлесләре белән карт бикә идарә итә. Мөхәммәдәминнең исә Үрбәткә өстенлек бирәсе килә иде. Җөһдә ханбикәгә, билгеле, бу ошамады, көндәшенә карчыга урынына очып кунды.
Морза кызы башың белән әмирләр нәселенә аяк чалмакчы буласыңмы? диде, зәһәрен чәчә-чәчә. Мәҗлес җыю карт ханбикә вазифасы, тыкшынасы булма!
Үрбәткә ханбикәнең кара халыкка хас тупаслыгы ошамаса да, дустанә кыяфәттә әйбәт киңәшен бирде:
Безнең барыбызның да хуҗабыз Мөхәммәдәмин хан. Ул нәрсә теләсә, шул булыр, диде, мин аның сүзен бик хөрмәт итәм. Әгәр элеккечә булсын дисәң сөйләш, ышандыр.
Карт хатын Үрбәтнең иплелеген дә ошатып җиткермәде, ишекне бик каты ябып чыгып китте.
Хан белән Үрбәт үзе сөйләште, хәлне аңлатты, хатасын төзәтүен үтенде.
Җәнҗал уты үзеннән-үзе сүнде.
* * *
Кала кешеләре тантанада бик теләп катнаштылар, тамаша чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелде. Ханны олылап ни генә кыланмадылар. Хәсән исемле бер шәкерт әнә, мәчет манарасына аркан асып, ай гөмбәзенә кадәр үрмәләп менәргә рөхсәт сорады.
Азан әйтеп, Мөхәммәдәмин ханның исемен күкләргә ирештерәсем килә, диде.
Ничек инде шушындый тәвәккәл егетнең изге ниятенә каршы киләсең, ди?! Мондый тамашаның әле булганы юк иде, ханның үзен чакыруны да кирәк таптылар. Ул килгәч, билгеле, барча түрәләр дә кузгалды.
Егет җилле иде. Арканын да әзерләп куйган, манарага элү җаен да тапкан. Хан күтәрмәк тамашасының таҗы саналырдай тәвәккәл адым иде бу.
Татар балаганы татарча булыр инде, аюлары да юк, дип пышылдады дьяк Телешев.
Кляпик ата, каздай ысылдап, аның җиңеннән тартты. Телеңне тый, янәсе, басурманнар арасында икәнлегеңне исеңнән чыгарма. Хәер, энәләрен кабартмаса, Телешев була димени ул?! Татарларны күрә дә алмый, татарлардан башка яши дә алмый. Шундый сәер ярату белән ярата иде дьяк дошманнарын.
Мәчет яны мәйданы Идел типкәндәге су дәрьясы шикелле тулганнан-тула бара, анда инде борын төртермен димә. Һәммәсе манарага төбәлгән.
Ай-һай, куш йөрәкле икән бу шәкерт, дип сузды сакалына чал кергән бер агай.
Әйтмә дә, кода, дип сүзгә кушылды күршесе, мондыйны әле күрмәгән, валлаһи.
Әмер бирелгәндәй, халык бер тында ухылдап куйды. Чөнки нәкъ шушы вакытта мәчет түбәсендә батыр егет үзе күренде.
Караң, караң, Хәсән шәкерт! дип, бер-берсенең кабыргасына төртешеп алдылар.
Тик, үч иткәндәй, тамашаның иң кызык чагында гына чәүкәләр чырылдашырга тотынды.
Көшегез, көш, дип түземсезләнде халык.
Чәүкәләр үзләренә куркыныч янамавын аңлап алдылар, ахры, тынычланып янә манараның тәрәзә араларына кереп тулдылар.
Шәкерт, арканына чытырмандай ябышып береккән хәлдә, өскә карап бакты, үтәсе юлын күзеннән кичерде булса кирәк.
Арканы түзәрлекме? дип белеште Мөхәммәдәмин.
Түзәрлек, сүс аркан, үзем тикшердем, диде баш карачы.
Нигәдер күңелем урынында түгел
Барысы да Аллаһы Тәгалә иркендә, дип, ханны тынычландырырга ашыкты Бураш сәед. Бу аның, тамашаның ничек тәмамлануына карамастан, үзен аклавына ишарә итүе иде. Чөнки фатихасын биргәндә дә, шәкертне бик нык кисәтте: «Бу синең үз теләгең белән гомереңне хан күтәрмәк йоласына багышлавың, диде. Фаҗигагә юлыксаң да, исән калсаң да, исемең хөтбә вакытларында телгә алыныр. Шулай да башыңны сакларга тырыш».
Шәкерт талпынгандай итте дә гәүдәсен өскә ыргытты, терсәк буе җир китте. Җитез, каһәр, маймылдан ким түгел. Малай чакта бик күп карга ояларын туздырганга охшый.
Хәсән азан мөнбәренә, мәэздәнәгә бик тиз менеп җитте. Ул тирәдә озак юанмастыр да, мөгаен, тәрәзә кашагаларына тотынырга җай бар. Менә ул, аягын тәрәзә тупсасы астыннан чыгыбрак торган такта башына терәп, яңа ыргымга әзерләнде. Йөрәге еш-еш тибә. Моның сәбәбе дә бар: атасы Сәмигулла мәзин, әгәр морадыңа ирешсәң, Таһир хәзрәт кызына яучы җибәрермен, диде. Мәдрәсәне тәмам итте инде, сәвәтле кеше ул хәзер, кәгазен генә аласы калды. Башлы-күзле булырга вакыт. Бәлки, Таһир хәзрәт үз мәхәлләсенә дә алып куяр. Хан да бүләксез калдырмас
Боларны үзе генә белә. Башкалар өчен ул эчкерсез каһарман.
Егет уйларын уйлап бетерергә өлгермәде, такта башы, сынып, аска очты. Үзе арканга эленеп калды.
Халык, аһ итеп, күзләрен йомды. Берәүнең дә күрәләтә олы фаҗиганең шаһиты буласы килми иде, әлбәттә.
Юк, бу фаҗига түгел иде әле. Егет тә, каушавын басып, үрмәләвен дәвам итте.
Угланнар йөзлегенә теркәгез бу шәкертне, дип, хан аның киләчәк язмышын да хәл итеп куйды. Таһир хәзрәт мәхәлләсе генә түгел инде бу сиңа!
Җай-җай гына көенә китереп, Хәсән ыргымы саен айга якынлаша бара. Аның мәсләгенә ирешәчәге берәүдә дә шик тудырмый иде инде хәзер. Тиздән мыймылдап торган йомшак гәүдәле, кабартмадай симез битле Бәдернисаны куеныма кертәчәкмен, дип куанды Хәсән үзе дә. Таһир хәзрәтнең кияве булу зур дәрәҗә ләбаса! Ханның әмерен белсә, ни әйтер иде икән, анысын берәү дә сизмәде.
Ярык кайда, җил шунда, ди, искәрмәстән генә җилбикә канатларын җилпеп җибәрде. Казансу ягында гына посып торган, күрәсең. Җилпенүе бер хәл иде, бүрек кадәре генә болытны да куып китерде, хәерсез. Янә күзләргә күләгә ятты. Шәкерт тә хәвефләнде, явым-төшем эшне бозып куймасын тагын, дип борчылды.
Шөкер, җилбикә дә мәрхәмәтенә килде. Күп тә үтми, Хәсәннең бармак очлары ялтыравыклы ай өслегенә тиеп узды.
И, сөенгәне! Мин сүземдә тордым! Кешеләр, күрегез, күккә ашкан изге мәчет аен кулым белән сыйпыйм!
Ә аста чып-чын мәхшәр: кешеләр шатлыкларына чыдый алмыйча сикерешәләр, кычкырышалар, кул болгыйлар
Аллаһу әкбәр!..
Шул вакыт мәчет өстендә асылынып калган болыт чиләген кыйшайтып җибәрде. Эчендә карлы яңгыр йөрткән икән. Түкте.
Аллаһу әкбәр!..
Артык дулкынлануданмы, булдырдым бит, дип тынычлануданмы, бәлки, башы әйләнеп киткәндер, аны инде хәзер берәү дә белә алмый, Хәсән шәкерт, атылган таш шикелле аска тәгәрәде.
Аһ, харап булды шәкерт, дип кычкырып җибәрде Мөхәммәдәмин.
Татарларның ашына таракан төште, диде Телешев, көлемсерәп.
Да-а-а, дип сузды Кляпик. Кызгану идеме бу, сөенүме, хәтта Телешев та аңламады.