Гаффар Ахат - Дәрья башы / Исток вселенского стр 6.

Шрифт
Фон

Гайниҗамал түбән өйгә төшеп китте дә бераздан, күтәрелеп, аш-су әзерләү бүлмәсенә узды.

 Ничекләр кайтып җиттегез соң? дип сорады Өлкән Газизә.

 Бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгелдер. Дүрт көн Казан каласында кундык, бер көн Чистайда, бер көн Ырымбурда. Тагын әллә ниткән пучты стансыларында, авылларда Җәмгысы унсигез көн тоташлай юлда, диде Өлкән Фатыйма.

 Сату-алулар уң булдымы соң?

 Бик уң, бик уң! Анысын тагын бер самавыр екмаенча торып

 Синеке шул самавыр төбеннән узмас инде, диде аңа Сафиулла. Менә кем ләбаса ул «самавыр», менә кем! дип, ул арттан Габдулланың иңенә кулын куйды да алгарак этәрде.

 И-и!.. дип сузды тагын Өлкән Газизә. Каяле, энем-җанашым! Өс-башыңны сал әле. Нишләп торасың болай моңайган шикелле? Зөһрә, Фатыйма! дип эндәште ул кызларына. Куегыз нәстәләрегезне. Ниме дип карап торасыз? Өс-башын салдырыгыз, урнаштырыгыз, аягына яңа оекбаш, ката кидерегез

 Үз кулым да бар ла! диде Габдулла. Нигә мине һаман, һаман

 Нитмәле, Габдуллаҗан дип, әйтер сүзен әйтеп бетермәстән, Сафиулла малайның шарфын, биленә салынган чуклы эзәрне, аннары бишмәт төймәләрен чиште. Куеп тор инде шул әрҗәңне, җә!

Малай әрҗәсен аягы янәшәсенә куйды да әкрен генә, ләкин эчтән янганын сиздереп:

 Мин кайда да ирекле түгел инде, диде.

Ничектер шундук бердәм төстә, зиратта хәер биргәндәй ымсынышып һәм шуның белән саваплы булырга теләгәндәй, аны чиратлашып чишендереп тә куйдылар.

Өлкән Газизә малайны баштанаяк күздән кичереп чыкты. Кызганып та куйды кебек, ошатмаган да сыман булды. Тик моны һичкемгә сиздермәде. Алай да, аның киемнәрен әйләндергәләп карагач, коштабак тотып чыккан Гайниҗамалга:

 Аскы өйгә төшереп куй. Аруларсың, диде. Гыймадига җиткер: мунчаны карасын, су җылытырга куйсын. Табыннан кузгалганнан соң, мунчалалап коендырып чыгарырсыз. Аннары ул, малайның күңеле үсеп китсен дипме, әллә үзенең аңа карата илтифатлы булганын һәм буласын белдерәсе килепме: Әй канатым! Менә әйбәт. Килеп кергән сәгатең фәрештәләрнең амин дигәненә туры килсәче! Аллаһы Тәгалә җиде оҗмахның ишеген ачып керткәндәй итсен! дип теләде.

Малайның күзенә нур керде. Тирән итеп тын алды да:

 Рәхмәт, тута. Сүзеңә каршы Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә йортыгызны бәрәкәтле, бәла-казадан имин итсен! дип, җай гына алгарак узды, иркенәеп, рәхәтләнеп китте.

 Амин! диештеләр.

Малайның җавабы ян ишекнең ачылган һәм анда чиккән түбәтәй, утыртма якалы яшел күлмәк өстеннән тире тән җылыткычы, аягына читек кигән Галиәсгар Госманов күренгән чакка туры килде. Малайга канәгать икәнлеген, әйткәнен хуплавын белдергән сыман, ул пөхтә мыегын сыпырып куйды, тамагын көр итеп кырып алды.

 Бәрәкалла! Нинди тавыш дисәм, кеше бар икән ләбаса! дип, ул иң әүвәл Габдуллага ике кулын күрешергә сузды. Нихәл соң, мосафир мелла кем Габдуллаҗан? дип күрешкәч: Әйдүк, әйдүк, каениш! дип, аркасыннан кагып, башыннан сыйпап алды. Галиәсгар, шулай ук якты чырай, көр кәеф күрсәтеп, Сафиулла белән дә исәнләште. Аннары соң: Дога кылыйк! диде.

Догадан соң Сафиулла:

 Аллаһы Тәгалә сезгә дәүләтегезне киң, бәрәкәтле итсен, кыямәт көнне иманыгызны, йөзегезне нурлы кылсын, дип, битен сыпырды.

 Амин! диештеләр.

 Сиңайтәм, диде Галиәсгар хатынына, кунакларны бусага төбендә аягөсли тотмыйк алайсаң. Аш-су белән мөшәррәф2 булыйк.

 Озакларбыздыр, диде Сафиулла, кыстаткан булып.

Хатыны да:

 Ие шул, ие, дип җөпләргә кирәк тапты. Без табыннан яңа гына куптык. Төн кергәнче мунчада буласыбыз бар әле.

Кече Газизә дә:

 Ирем Габдрахман югалтыр, дип куйды.

 И-и!.. Бер самавырлык кына урыныгыз калгандыр әле, диде Өлкән Газизә.

 Ярый соң. Аштан олы булып булмас, диешеп, җай гына, бер-берсенә юл куеп, кул-битләрен юыштыргалап, кызыл башлы сөлгегә сөртенгәч, җанланып, сөйләшә-көлешә дигәндәй, берәм-берәм бүлмәләргә кереп киттеләр.

 Әйдә, монда узыйк, дип, Галиәсгар Сафиулланы бая үзе чыккан бүлмәгә әйдәде.

Хатын-кыз, Габдулланы ияртеп, каршы якка узып бетте. Фәкать ара-тирә Гайниҗамал гына күренгәләп, әледән-әле ул-бу ризыкны, савыт-сабаны ташыштырып йөрде.

Галиәсгар байның бүлмәсе затлы мебель белән җиһазландырылган, асылмалы лампа белән яктыртылган иде. Иң әүвәл эш өстәле күзгә ташланып тора: анда кәгазьләр, төрле кенәгәләр өеме, язу-сызу әсбаплары, тәсбих; бизәкле урындык турысындагы диварга кечерәк һәм чын зурлыктагы ике счёт элеп куелган. Өстәлнең ике ягында китап тулы пыялалы шкафлар тора. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Тирәсенә алты урындык тезелгән самавырлы аш өстәле әзер иде инде.

 Йә, сөйлә, диде Галиәсгар, һәр икесе бисмилла әйткәннең соңында чынаякларга чәй ясап.

 Адәм сөйләр, тәкъдир көләр инде ул, диде Сафиулла, ашыкмый гына чәй эчә башлап һәм кинәттән башлаудан читләшебрәк. Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый дигәндәй, түзәсең инде. Акчаң меңлек булса, хәл иминлек анысы.

 Ярар! Тәкә башы күрсәтеп, эт ите саткан ише итмә инде син. Алты-биш Сапый дигән атың Казан белән Җаек арасында койрык болгап чабулап йөри. Телең күздән күләгә алырлык. Ә монда Галиәсгар бай булып, Галиәсгар бай алдында тел яшермәк булып маташасың тагын!..

 Соң, җизни, табынга утырып җитмәстән телгә кан төшереп тә булмый инде ул.

 Алла бәндәсе! Ярар дим бит инде, ә! Һаман үз туксаны туксан Мә, кымыз тотып куй соң, дип, Галиәсгар агач җамаякларга чүлмәктән кымыз салды.

Сафиулла, җамаягын күтәреп:

 Менә бусы бүтәнчә! дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Эчеп куйгач, тамакларын кырып һәм мыекларын сыпырып алдылар.

 Тешкә килешә бу! диде Сафиулла.

Галиәсгар тынычланып калды.

 Син, Сафиулла кияү, меңлеген миңа калдыр аның. Иминлегең шунда булыр.

 Менә рәхмәт! Дөнья фани, хакыйкать бакый. Дөрес әйтәсең. Сөттә коенгандай була алмасак та, болай, Аллага шөкер, кәсеп бәрәкәтле булды.

 Чана алып кайттыңмы?

 Әлбәттә. Әйтергә оялмыйм дисәң, кушканны кылмыйммы соң! Бик хутлысын, затлысын гына сайлап алдым.

 Ярар. Бәясеннән тормам. Хәер, эштәгесе дә ару гына иде әле. Тик ел башында далага кыргызларга чыгып керәсем бар. Ә сәүдәдә, үзең беләсең, барлык яраштыра, юклык орыштыра ул.

 Бәясе димәктән Эсселәтеп җибәрде әле, дип, Сафиулла камзулын салды да урындык аркасына элеп куйды. Ишек ачылып, Гайниҗамал аш, ит кертеп чыкканны көтеп алгач кына, кулын артка каерып, түш кесәсенә үрелде: Монда бер Казан күчтәнәче түземсезләнеп тора иде әле бәләкәй генә «урыс малае»

Хатын-кызлар утырган бүлмә дә зәвыклы, ипле иде. Төрле җирдә һәм тәрәзә төпләрендә гөлләр күп. Күренекле урынга шулай ук бер өем китап куелган. Алар өстендә ике тәсбих ята. (Берочтан шуны да әйтеп китәргә кирәк: һәр бүлмә ишеге турысына нәфис шәмаилләр эленгән, һәм аларның кысалары кызыл башлы яисә чиккән сөлгеләр белән бизәлгән иде.) Бу як сәкеле булуы белән аерылып тора, урын-җир, мендәр-түшәккә, намазлыкларга бай.

Табын да шушы бүлмәгә әзерләнгән иде. Габдулла башта, ятсынганга күрә, аягын салындырган килеш, сәкенең читенә генә утырган иде. Этәреп тә күтәреп дигәндәй, аны сәкенең түренә ук менгерделәр.

 Йә, Алла белән юллашкан ише, итәгеңә карап утырма

 Без сине монда тиклем читкә кагар өчен чакыртып китерттекмени? диде Өлкән Газизә.

 Ие! Мулла баласы лабаса син. Үз урыныңны белеп, чамалап кына йөрисе, бел аны! дип, ярарга тырышты Өлкән Фатыйма.

 Карасана! Өебезгә бала яме кереп китте, күз тимәсен, тфү, тфү, диде Өлкән Газизә, аягын бөкләп утырган малайга сокланып. Аша әйдә, аша. Менә каз ите.

Катнашуны кирәк һәм урынлы санап, шунда Зөһрә телгә килде:

 Бер дә ялындырып торыр сыман күренми әле, дип куйды. Тора-бара кеше өендә идән себерергә тотынмаса ярый тагын.

 Алдыбызда уйнап йөрсә, сабагын укыса, мәрхүм Гобәйдуллабыз кайгысын басмасмы, Ходай кушып. Безгә артыгы кирәкми, диде аңа каршы анасы.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3