Анысы Монда кайтышлый мин дә ким куймадым. Сөйләшергә, сөйләштерергә мин дә оста Алты-биш Сапый! Җиңелчә кеше мин. Күп сөйләшәм. Һы, Алты-биш Сапый, диң, ә? Кем беренче шулай дигән, кем таккан, ничек ияреп киткән Алла белсен!.. Ярар, сүз бу хакта түгел, дигәч, ул капка төбендәге такта утыргычның карын эшереп төшерде дә, тәмәке янчыгын алып, шунда утырды. Туңмассыңмы?
Рәхәт кенә ич әле.
Утыр алайса, диде Сафиулла, бераз уйланып торгач, тәмәке янчыгын кире кесәсенә тыгып куйды.
Габдулла, әрҗәсен кочаклап, аның янына утырды.
Өйрәтә димәссең, җәме?
Йә.
Мин шулай «җ» дип сөйлим инде. Син әнә, укыган булгач, бүтәнчә әйтәсең.
Китапча ул.
Китапча шул. Ә тормышның сабагы бүтәнчә аның, Габдуллаҗан. Сиңа шуны әйтмәкчием тормыш сабагын, дип, Сафиулла тукталып калды.
Анысын да алмаган түгел инде
Ие. Күрмәгәнеңне күргәнсең анысы. Ә күрәселәрең алда әле.
Син, Сафиулла абзый, әрләмә инде, диде Габдулла, алда әйтәсенә алдан үзе көлеп. Син алтыдан бишкә күчмә инде. Нәрсә аны, турысын әйтәм дигәч әйт.
Менә маладис, ә? Әйтәм җирле ишеттергәннәрие син дә сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел икән шул Хәер, ни әйтмәкчием әле мин?.. Ие Менә, Габдуллаҗан, сиңа тагын чит-ят бер йортка аяк басарга туры килә инде. Чит-ят йортка гына, ә чит-ят кешеләр тарафына түгел, ие. Анда сине беләләр.
Мин дә беләм лә инде, дип уфтанып алды Габдулла. Кырлай бик ерак калды бит. Кайтып китәм дисәң дә Әллә ничә көн кирәк
Туган җирләр кемгә дә бәһасез кадерле инде ул. Тик нишләмәк кирәк: татар башын язмыш йөртә шул, язмыш Шуңа күрә торган җир дә ул хәтле ачы тоелмый. Алла җүн кылса, шөкер итәсең Син бер дә нитмә бәгыреңне көйдермә. Болай да көйгәндер Минем каенага синең җизнәң бик ипле кеше ул. Синең хакта яхшы хәбәрдар. Ни хәл итәсең: син анда каңгырап җөрисең, ул монда каңгырауда. Быел, җыл башында, алдан кызлары Мәрзия, аннары уллары Гобәйдулла вафат булдылар. Бер атна дигәндә, бер-бер артлы
Беләм. Бәдретдин абый сөйләде инде.
Сине алдыруы да менә шуңа. Бәдретдин абыеңа сине, җә бер килгәндә үзен ала кил, диде, җә берәү белән җибәрергә кушты. Ул «берәү» менә мин булып чыктым инде, рәхмәт төшкере! дип, Сафиулла көлеп куйды. Әгәр тиз генә ияләшеп китәргә авыр булса ятсынмассың, үзебезгә килеп-китеп йөрерсең. Габдерәүф янына Бар күк киңәшем менә шулые, Габдуллаҗан.
Рәхмәт яусын, Сафиулла абый
Әйдә. Фатыйма апаң барып җитте инде. Көтәләрдер.
Алар икәүләп чатка таба атлап киттеләр.
Ул якта су мичкәсе салынган чана тартып узган ат күренде. Ә аларның каршысына, япкан яшел чапанын җил-җил китереп, чаттан кызларга тартым җыйнак кына яшь бер хатын килеп чыкты.
Ни хәлләрегез бар? дип эндәште ул тыйнак кына. Ә игътибарын читтән үк малайга юнәлтеп якынайды.
Аллага шөкер. Исән-сау кайтып җиттек, Газизә, дип, Сафиулла Габдулланы аркасыннан алгарак этәрде. Күреш, Габдуллаҗан. Бу апаең Газизә була.
Габдулланың күңеле күтәрелеп китте. Аның көр тавыш белән:
Таныдым, таныдым! Нихәл, апай? дигән шат тавышы аңа иелгән һәм кочаклап алган, аркасыннан кагып сөйгән хатынның кочагында күмелеп калды.
И наным Үскәнсең, сөбханалла! диде Газизә, аны үбә-үбә. Сине соңгы күргәнемә күпме инде ике ел, дип, ул еламсырап алды. Кырлай белән Казандагы туган-тумача ни хәлләрдә калды?
Шөкер генә, апай, шөкер генә, дип, малай Газизәнең кочагыннан тарсынып чыкты. Бик күпләп сәлам әйтергә куштылар.
И-и, наным дип сузды Газизә, аның саен ни елмаерга, ни еларга белмәстән. Шулай да куанычына караганда Габдулла энесенең дә, үзе кебек, чит-ят җирләргә китерелүенә ачынуы басарак төште, елыйсы килә иде.
Сафиулла, аның аркасына сак кына кагылып:
Куанырга кирәк, Газизә сеңел, дип юаткан булды, тик, үзенең дә күңеле тулып бугай, башкача сүзе булмаганга: Юл өстендә тормыйк инде, дип өстәде.
Газизә малайның әрҗәсен үзенә алмакчы иде дә, Габдулла бирмәде, үзе күтәреп китте.
Авыр түгелме соң? дип сорады Газизә.
Юк, диде Габдулла. Укуы гына авыр ул.
Ни соң анда синең?
Укыган вә укыр сабаклары, диде Сафиулла.
Утыз адымнар атлагач, асты таш, өсте агач булган ике катлы йортка килеп җиттеләр. Аның капкасына керер алдыннан, малай, артка каерылып, анда-монда караштырып алды. Әйтерсең лә, билгесезлеккә таба тагын бер адым атлар алдыннан, нәрсәнедер барлап каласы килә иде.
Кече капканы ачып, ишегалдына уздылар. Чылбырлап куелган йөнтәс эт тынычсызланып өреп алды, арлы-бирле йөренергә кереште. Анда бишмәт кигән бер ир-ат баягы мичкәле чанага җиккән атны тугарып тора иде.
Әссәламегаләйкүм, Гыймадетдин, диде аңа Сафиулла.
Вәгаләйкүмәссәлам! дип, әлеге ир эткә кизәнде дә, олылап, Сафиулла белән күреште, аннары Газизәгә дә кул бирде. Менә кунак егет тә килеп җиткән икә-ән! дип сузды ул. Тавышы көр, калын, йөзе елмаюлы иде. Башына сырма бүрек, өстенә кайры тун кигән, аңа эзәр салган. Габдуллаҗан бит әле? Нихәл соң, Габдуллаҗан?
Әйбәт әле, диде малай.
Сафиулла, тамагын кырып:
Кунак булырга, ул өч көнгә төшмәгән лә! дип елмайды.
Шулай, Сафиулла абый, шулай. Төкле аягы белән үтсен инде, дип, Гыймади атны түрдәге корылмаларга таба җитәкләп китте.
Баскыч ишегендә алъяпкычлы, почмаклап яулык япкан бер яшь хатын күренеп алды, тик ул, исәнләшеп тормастан:
Сөенче, сөенче! дия-дия, баскычтан өскә менеп китте. Өчәүләп шунда күтәрелгәндә, ул хатынның эчтән тагын: Сөенче, байбикә! дип кабатлаганы ишетелде. Килеп җиттеләр!
Габдулла апасына күтәрелеп, карады да:
Көтәләр икән әле! дип елмайды.
Көтми ни! диде Газизә, куанып.
Нихәл, Гайниҗамал, дип, Сафиулла әлеге хатын белән исәнләште дә өйгә узды һәм, ишек чаршавын кайтарып, Габдулла белән Газизәне эчкә үткәреп җибәрде.
Алар ян-якларда, түрдә берничә бүлмә ишекләре күренеп торган алгы бүлмәгә аяк бастылар. Шуннан соң булган хәлләрдә күрешүләрдә, танышуларда, аңлашуларда, сөйләшүләрдә Габдулла, игътибар үзәгендә булып, әле куанды, әле уңайсызлану, әле тарсыну, әле ятсыну, әле тагын көр күңеллеләнү хисләре кичерде.
Бу Габдулланың атасы Мөхәммәтгарифның бертуган сеңлесен (ул да Газизә атлы) алган, Уральскида уртача саналган сәүдәгәр Галиәсгар Госманов йорты иде.
Алданрак килеп өлгергән Фатыйманың хәбәре белән аларны биредә көтеп торалар иде инде. Ул үзе чишенеп тә куйган. Иң алда, затлы яулыгын төзәткәләп, Галиәсгар байның хатыны Газизә1 Габдулланың атасының сеңлесе тора. Кичке ашка әзерләнүеме, әзерләнеп бетү вакытымы булганга, өйдәге хатын-кызның кайсысы савыт-саба, табак, чынаяк-тәлинкә, самавыр, чүлмәк, кайсысы сөлге-тастымал, кайсысы тагын нәрсә тоткан. Галиәсгарның ирдән аерылып кайткан өлкән кызы Зөһрә озынча буйлы, туры кашлы, нечкә борынлы, тар иренле хатын да шунда: Габдуллага, бүлмәгә яңа килеп кергәннәргә артык исе китмәгән ише, ничектер өстән, ят итеп караучан. Читтәрәк йорт хуҗаларының тагын бер кызлары (ул да Фатыйма атлы) бар. Ә Гайниҗамал, кызыксынуын басып, ишек төбеннән узмады әле. Тере хатын булса да, хуҗалар сүзеннән чыгарга күнекмәгән.
Габдулла килеп керү белән бүреген салды да менә шундагы җиде хатын-кыз һәм Сафиулла арасында бәләкәй, ят, оялчан, куркынган, рәнҗегән бер малай булып калды.
Ботын чабып, иң әүвәл Өлкән Газизә телгә килде:
И-и!.. дип сузды да күзенә яшь килеп, аны яулык очы белән сөртеп-сөртеп алды.
Беркавым ирексез тынлыктан соң кыскача гына, мәгәр тиз-тиз аннан башлап, моннан очлап дигәндәй бүлмәдә сүз өстенә сүз, хәл-әхвәл белешү авазлары яңгыраттылар:
Узыгыз, уз!..
Нихәлләрегез бар соң?
Аллага шөкер!
Мактап йөрисез икән. Нәкъ аш-су өстенә туры килдегез
Хәзер, хәзер.
Сафиулла белән Газизә чишенеп, аларга ара-тирә булышкалап тордылар.
Өлкән Газизә, башкалар ишетмәслек итеп, Гайниҗамалга:
Нәрсә уклау йоткандай торасың инде? Күрмисең мәллә ишәйдек. Кунак самавырын да куеп җибәр, затлырак чәй әйберләрен чыгар. Яңа аш-су ягын да кара! дияргә онытмады. Башта Гыймадига төшеп әйтеп мен: баздан бер чирек кымыз кертеп чыксын.