Әни, ул юлысында мин әниләргә барып калгач, син үзең томалаганыең ич аны диде яшь килен үпкәле тавыш белән.
Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма:
Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да «Гөлҗиһан» сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? диде. Үзе Җәмиләгә каш астыннан гына карап куйды.
Габдулла, бу сөйләшүләрдән кызык табып, әллә кайчан көләсе килсә дә, үзен тыеп тора иде. Инде чыдамады, бөтен өйне тутырып көлеп җибәрде.
Җыеныгыз! дип боерды Сафиулла һәм, сүзне бетерергә кирәк табып, алгы өйгә узды да, буфетның аскы өлешенә иелгәч, әллә кайдан чүлли аракысы чыгарып, куен кесәсенә яшерде, капшап, беленмәслеген чамалап торды.
Фатыйма исә, үзалдына сөйләнгәндәй кыланса да, көндәше Җәмилә белән яшь киленне котыртасы килеп:
Аллаһы Тәгалә боерса, Казаннан үземә алган кырык итәккә җитәрлек илле иңле унике аршин кәшемир күлмәк тектергәч, киеп барып, әнинең сөенчесен алып кайтасыларым да бар әле минем! дип җыена башлады.
Җете кызарып, кояш баюга авышкан, баш очында ай да калыккан иде инде. Әле караңгы төшмәгән, эңгер-меңгер генә. Карга тавышы ишетелде, кайдадыр эт өреп алды, күгәрченнәр очып узды.
Шыгырдап ачылган ишектән Габдулла килеп чыкты. Ул беркавым ишегалдындагы чаналарга, келәт диварына һәм баскычына куелган ат сбруйларына карап торды. Һәм, кая барырга белмәстән, кое янына килеп басты, аннан, капкачын ачып, түбән текәлде. Кое төбеннән аңа ай карап тора иде. Аймы соң? Нәрсә? Үз әнисе Бибимәмдүдә йөземе? Әллә икенчесе Газизәме? Ә бәлки, өченчесе Зөһрә әнкәседер бу? Әнә шулай үз хәтерен барлап торганда, кое төбендәге ай чагылышы Сафиулланың өлкән хатыны Фатыйма булды да куйды: тирләп-пешеп чәй эчә, үзе туктаусыз нидер сөйли дә сөйли. Габдулла артка чигенде дә кое капкачын шапылдатып ябып куйды. Ул, ни капка ягына юнәлергә, ни өйдән чыгучыларны көтәргә белмичә, мунча почмагына елышты да, нигә икәнен үзе дә сизмәстән, әкертен-әкертен генә һәм тын гына, сабыр гына еларга кереште.
Болдырдан Сафиулла килеп чыкты. Бер әрҗә тоткан. Ул кече капканы барып ачты, капка төбен һәм урамны карашы белән барлады да ишегалдына борылды, һәм ул Габдулланы күреп, аның ни хәлдә икәнлеген ачык тоеп алды.
Ул арада ишектән кулына төенчеген тоткан Фатыйма да күренде.
Әйдә, диде ул, Сафиулла турысына җиткәч.
Хәзер. Син бар, атлый тор.
Бу малай кайда соң? дип сорады Фатыйма, Габдулланы эзләп, як-якка каранды.
Монда гына ул.
Тышка чыгамыни? дип, Фатыйма ипләп атлап китте.
Нишләп торасың монда? дип сорады Сафиулла, малай янына килеп.
Болай гына, диде Габдулла, сулкылдавын тыя алмыйча.
Әллә елыйсың инде шунда? И юеш борын, юеш борын! Ни булды сиңа?
Берни булмады ла
Әйдә, алайса кузгалыйк.
Әйдә, диде Габдулла һәм кинәт Сафиуллага сыенды.
Җә, җә, борчылма. Бар да әйбәт булыр.
Борчылмыйм мин.
Курыкмыйсыңдыр ич?
Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим.Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин дим
Мунча почмагындагы куе ботаклы карт миләш агачыннан аларның өстенә саллы гына кар ишелеп төште. Габдулла моңа илтифат итәр дәрәҗәдә түгел иде күрмәде, сизмәде. Ә Сафиулла әллә көтелмәгән авырлыктан, әллә якасы астына эләккән карның эрү салкыныннан, әллә малайның бар җанын үткәнен, хәзергесен, күрәчәген ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләреннәнме зиһенен җыя алмый торды. Аннары, гаярь җилкенеп, иңеннән карны кагып төшерде: авыр-авыр итеп сулады, әле аяк астына, әле күккә карады. Аның авызы судан чыгарылган балыкныкыдай зур ачылган, салынып төшкән ирене калтырана иде. Ул чыгарга юнәлде, малайның үзенә тын гына, кыймый гына:
Сафиулла агай дип эндәшкәнен ишетмәде әле. Сафиулла агай, диде малай, тавышын көчәйтә төшеп, һәм, аны кое турысында куып җитеп, сак кына тун җиңен тартып куйды.
Әү, диде Сафиулла. Тагын атлап китте, ләкин, коены узып, Габдуллага каршы басып туктады. Алар икесе ике якта калды.
Сафиулла агай, дим
Әү, Габдуллаҗан, әү
Безнең күрешкәнгә егерме көннән артык бит инде, әме?
Җегерме ике көн Өч көн шикелле дә тоелмый үтте дә китте.
Миңа күбрәк тоелды.
Күпме?
Белмим инде.
Төгәл җегерме ике көн, дим ич.
Миңа үз әти-әниләремне белгән вакыт шикелле.
Син аларны бик кыска арада гына белеп калдың шул.
Түгел. Озак. Бик озак.
И бала Күргән-кичергәннәрең җаныңа сыешмый синең, шуңа озак тоелгандыр ул.
Минем ул озакны тагын бик озак иттерәсем килә.
Ничек итеп?
Кемнәргәдер тагын «әти» дип, «әни» дип дәшеп.
Алла рәхмәтеннән ташламады ич әле. Әйтерсең. Менә Галиәсгар җизнәңнәргә илтеп куярмын да әйтерсең.
Габдулла, уйланып, йөзен читкә борды.
Сафиулла агай диде ул, сүзен башлагандагыча сак кына итеп.
Әү, әү.
Илтмә син мине бүтән җиргә, Сафиулла агай.
Илтмичә нишләтәсен белмим шул, улым.
Мин беләм, диде малай, аның ягына килеп.
Нәрсәне?
Син мине анда илтмәсәң нишләсемне.
Соң? Нишләрсең?
Син миңа әле генә «улым» дигәнчә, мин дә сиңа «әти» диярмен.
Миңа?!
Ие, диде малай, аңа таба борылып. Озак диярмен. Бик озак. Бик!
Габдуллага карап-карап торды да, нишләргә, ни дияргә белмичә, җавап эзләгәндәй, Сафиулла кое капкачын ачты, иелеп, түбән карады.
Аларга да диярмен.
Кемнәргә тагын?! диде Сафиулла, коедан аерылып.
Фатыйма белән Җәмилә апайларга. «Әни» диярмен. Үз итәрмен. Бәлки яратырмын да әле.
Дөрләп янган җан учагының соңгы ялкыннарын, соңгы утлы күмерләрен таптап сүндерергә теләгән шикелле, Сафиулла баскан урынында таптанып алды да, иренен тешләп, читкә атлады, бая малай поскан мунча почмагына сыенды һәм бүрәнәгә китереп сукты. Аркасына тагын бу юлысында түбә кыегыннан бөгелеп торган мул кар ишелеп төште. Ул малай алдында тыелырга кирәклеген дә онытып елый иде инде.
Нигә елыйсың? дип сорады малай, аның янына килеп.
Еламыйм мин Габдуллаҗан Үзем еламыйм, җаным елый.
Ә үзең нишлисең соң?
Үзем уйлыйм. Нишләрсең инде, дим. Нигә гел шушылай йөртәбез без сине, дим. Авылдан авылга, каладан калага Нигә сине бер генә җирдә тотарга, бер генә мәдрәсәдә сабак алдырырга җай җук икән, дим. Нигә син дим Сафиулла кинәт борылды да, малай алдына тезләнеп, аны кочып алды.
Уйлама, Сафиулла агай. Берни уйлама. Алайса, мин сиңа «әти» димәм. Әйдә, илт. Галиәсгар җизниләргә илт. Тик мин бик кыска вакытка да бүтән кешегә «әти» димәм инде.
Нигә алай Габдуллаҗан?
Үз атаң сеңлесе иренә «әти» димиләр.
Бусы нигә?
Шәригать кушмый, диде малай, зурларча кырыс итеп. Һәм, тирән итеп тын алгач, Сафиулладан аерылды да ачык капкага таба атлап китте.
Авыр йөк тарткан атның башын чайкаганы кебек, Сафиулла, үз иңендәге карны, үзенең күз яше белән бергә күңелен тутырган авыр уйларны да кагып төшерердәй булып, башын әллә чайкап, әллә кая куярга белми айкап алды да малайга иярде. Хәзер инде ул малайны түгел, ә нәни Габдулла дәү Сафиулланы каядыр илтеп куярга алып китте кебек тоелды. Сафиулла кое яныннан узышлый аның капкачын ябып куйды; буласы эш булды, бүтән чарасы калмады. Ул, иелеп, әрҗәне күтәрде.
Капкадан чыккач, малай аңа:
Әрҗәмне үземә бир, диде. Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.
Мә алайсаң, диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. Ие, авыр түгел. Аның каравы язмышың авыр Җәле, әйтеп бак: безгә кай тарафка барасы?
Габдулла, чаттан борыласына ишарәләп:
Кайтканда күрсәттең ич, диде.
Карале, Габдуллаҗан, анда барганчы бераз гына сөйләшеп алсак ярармы?
Нигә ярамасын икән, Сафиулла абзый?
Ирләрчә сөйләшсәк, дигәнием.
Белмим инде тагын. Мине, мулла малае дип, шәкерт дигән булып, гелән күп сөйләштерәләр. Торган авылларда да, Казанда да.