Бар, мунчага коедан су китерә тор, диде Җәмилә киленнәренә. Һәм Сафиуллага: Аның каравы, бер михнәттә, бер рәхәттә, диләр, диде. Ул, мичкә утын тыгып, бер-бер артлы сызса да, шырпысын кабыза алмый тора иде.
Фатыйма аның кулыннан шырпы кабын тартып алды да, кабызып, чырага элдерде.
Рәхәткә тәкатең калмагандыр шул, диде ул төксе генә.
Бу арада Гатаулла ишек төбендәге тәпәнгә агач кисмәктән су салып, он, тоз өстәп туглады да атны эчертергә чыгып китте. Ә Габдулла түрге өйдә, нишләргә белмәстән, тын гына өй җиһазларын күзәтеп тора иде.
Мичкә ягып җибәргәч, түрге өйдә Фатыйма, бер төенчекне чишәргә керешкән Җәмиләгә иелеп:
Рәхәткә тиенәсең килгәч, Казан юлын таптыйлар аны, диде һәм төенчекне үзе чишә башлады. Әйтмәгәние димә, мунчаның беренчесенә үзебез керәбез.
И-и, исем бик китә инде, диде Җәмилә, тыенкы гына көлеп һәм, күлмәген төзәткән булып, билен сыпырып-сыпырып куйды. Икенчесе күпкә кайнаррак аның, пәрәми!
Кайберәүләргә кеше калдыгы да тансык шул, диде аңа Фатыйма, зәһәр пышылдап.
Ай-һай! Кайберәүләрне калдырасы итмәсә, Сафиулла яңаларын башларые микән дип торадырыем әле мин!
Эчтән ярсый башлап, Фатыйма төенчектән урындыкка исле сабыннар алып тезде.
Аң бул, диде ул. Бу «Гөлҗиһан» сабыннарын үз кулларым белән сезгә дип җыймаган! Гөбердәтеп, үзебез юынабыз, Аллаһы теләсә!
Сафиулла бая гына бер дә алай юыну кайгысында булмады шикелле. Безнең икебезгә ике себерке дә хәйран таман! Биргәненә шөкер, бүген бер-беребезне әлсерәшеп бетенгәнче чабындырасыбыз бар әле дип көтеп алганнарым рас килмәгәе!
Ике өй арасындагы ишектән, кулында сөлге ишә-ишә, Сафиулла килеп кергәнен күргәч, алар басынкыланып калдылар һәм икесе берьюлы төенчеккә иелделәр.
Ни бүләсез? дип сорады Сафиулла.
Шундук йомшап, Фатыйма, үз төенчеген чишеп, түрдәге сәкегә берсе кызыл, икенчесе яшел юрган таратып салды.
Менә, карт, диде ул. Җәмиләгә юрганнарны күрсәтмәкчием әле.
Күрсәт соң.
Алган чакта монау сатинына пар булмады ич, хәерсез. Ничек дисең, Сафиулла, безгә монау кызыл атласы гына да ярап тормасмы?
Анысын мин белмим инде аның, үзегез карагыз тагын. Минем үземә чиратлаштырып та ярый, дип, Сафиулла, ишкән сөлгесен тарата-тарата, артка чигенде. Кайчан кайный инде бу самавыр?
Ә менә мин Ә менә мин диде Фатыйма Җәмиләгә, тотлыга-тотлыга. Мунча себеркесе генә чиратлап була ул. Безгә атласы да ярап торыр, дип, юрганны күтәреп, такта белән бүленгән бүлмәгә кереп китте.
Әй, сезгә әйтәм! дип кычкырды Сафиулла. Суынышыгыз. Самавырыгыз кайнап чыкты монда!
Хатыннар кече өйгә чыгып киттеләр.
Габдулла бу вакытта, сәкедән аягын салындырып, тәрәзә янында утыра иде. Үзе генә калгач, ул сабыннар төреп кайтылган бер гәҗит битен алып караштыргаларга кереште. Аның каршысына ничектер чатанлабрак атлап йөрүче теге малай килеп басты.
Габдулла аңардан:
Син кем атлы? дип сорады.
Габдерәүф.
Ә мин Габдуллаҗан.
Беләм инде. Сине күп сөйләделәр монда.
Минем хактагы сүз гел шулай инде ул: эт шикелле, бер алга чыга, бер артка төшә, дип көлде Габдулла. Син бу апаларның кайсысыныкы соң? Олысыныкы бугай, име?
Әй! диде Габдерәүф, кул селтәп. Шул өлкәненеке булам.
Атаңның да Казанда чакта сүз арасында: «Мин өлкән кеше инде», дип куйгалаганы бар. «Өлкән» ни нәрсәне белдерә ул?
И-и, шуны да белмәскә! «Олуг» дигән сүз!
Алай икә-ән, дип сузды Габдулла.
Ә миңа икесе дә ике тиен бер акча, диде Габдерәүф, өзелгән сүзгә кире кайтып. Икесен дә «әни» дип йөртәм.
Синең әниләрең әзрәк икән әле! дип елмайды Габдулла. Ә минекеләрне бергә санасаң, өчкә тула. Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагысы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы Газизә анам.
Бер атаңа өчәүме?
Аталарым да шултиклем! Үземнеке Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы Сәгъди, Казандагысы Мөхәммәтвәли.
Бай икән син! диде Габдерәүф, тел шартлатып.
Ие шул, диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, дип көйләп куйды. Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде. Син минем Галиәсгар җизниләрне белмисеңме?
Нигә белмим ди? Минем әни шуның кызы ич инде. Әти кияүләре була Алар б-ә-ә-әк байлар. Кыргызлардыр, урыслардыр барчасы белән эш йөртә. Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел.
Кайда да бер, диде Габдулла уйчан гына һәм гәҗитне төргәкләр өстенә ыргытты. Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне
Мәдрәсәләр бездә дә күп ул, Габдулла малай. Дүртәү! Мин «Рәкыйбия»гә йөреп сабак алам.
Бергә йөрмәбезме әле.
Юк, сине бүтәнгә бирәләр. «Мотыйгия»гә. Шулай колагыма чалынганые. Минем бабай, ә синең җизнәң Галиәсгар бай Мотыйгулла хәзрәт белән әшнәлек йөртә.
Шунда аларның сүзен алгы өйдән Сафиулланың:
Әй, малайлар! Табынга чыгыгыз! дигәне бүлдерде. Аннары хәерле сәгатьтә кузгаласы булыр.
Ярар, бергә-бергә уйнаган чаклар булыр әле, диде Габдерәүф.
Мин уеннарга бик катнашмыйм, диде Габдулла.
Ник алай? дип сорады Габдерәүф, гаҗәпсенеп.
Килешми, дия торганнарые. Мулла баласы диптер инде.
Эшләрен бетереп, өйгә Гатаулла белән аның хатыны да керделәр. Сафиулланың кызы да кайтып җитте.
Газизә апай бәбәй имезә, йоклатам да килеп җитәм, дип әйтте, диде ул, кемгә дә атамастан.
Табын хәстәрләнгән иде инде. Бит-кул юып, сәкегә утырыштылар, бисмилла әйтеп, тын гына ашарга, чәй эчәргә керештеләр.
Алай бик иркенлисе түгел, диде Сафиулла. Ахшамга хәтле оланны илтеп тапшырган яхшы.
Бәлкем, шәкерт егетнең юлдан соң кунып китәсе киләдер? диде яшь килен. Мунчаны да тансыклагандыр.
Синнән сорамаганнар! дип бүлдерде аны Фатыйма. Әниләргә атап алган Казан күчтәнәчләрем бар. Бүген үк тапшырганда саваплы булыр.
Әле кайтып җитмәгәннәр, инде әниләр дип торган булалар, диде Җәмилә, һичкемгә карамастан. Минем әниләргә бармаганга бишбылтыр инде.
Үзем генә тапшырганда да җарап торыр, диде Сафиулла кырыс кына.
Үземә хәләл доганы кешегә калдырасым юк әле, диде Фатыйма, катгый итеп. Атап алганны тапшыруның үз йоласы аның. Анысы, шөкер, үз дәүләтләре дә җитәрлек, тик көтмәс төштән иңгән күчтәнәчне беркемнең язык иткәнен күргәнем юк әле моңарчы. Бер генә кадак как-төшкә бал, төшлесеннән дә, төшсезеннән дә тагын берәр кадак бәлеш җимеше илтүдән генә бөлмәбез. Шул как-төш өстенә эресеннән, вагыннан чәчәкле кәнфиттән дә бер кадак тирәсе өлеш чыгарганда да ярап торыр. Узган юлы барганымда әни ит-аш арасында күңеленең болганып-фәлән итеп куйгалаганына зарланып торганые, ике-өч данә генә лимоннан да өлеш чыгармасаң килешеп бетмәс
Җәмилә, түземсезләнеп:
И-и-и!.. дип куйды.
Сафиулла тамагын кырып алды: әллә Фатыймага, әллә Җәмиләгә риза түгел иде, ахрысы.
Моның белән генә бетмәде әле, дип дәвам итте Фатыйма, өреп чәй эчә-эчә. Аш артыннан тәмле суга дип, киптерелгән чиям дә бар, аннан да чирек кадагын тәгаенләп куйган идем, бер адарынганны кире уйлауның гөнаһысы бар аның. Шуннан ары шулай ук чирек кадак кадәрле генә кагын да бүлгән идем, биргән нәрсәләрем ишле күренсенгә анысын да куйсаң таман булыр. Тагын
Җитеп торыр, диде Сафиулла. Монда әллә әндри казнасы бар дип белдеңме?
Минем дә күңелемә шулай тоелган иде анысы, карт. Бәлкем, как-төш өстенә дигән чәчәкле кәнфитне ярты кадакка калдырып, аның урынына сумсага, катламага дигән майдан берәр кадак өстәмәскәме дип тора идем. Безнең дә төшеп калганнардан түгел икәнне белеп торсыннар дигәнне белгертеп, янына өч әфлисун да куйганда ярап торыр иде
Ишле, имеш! Әллә монда без бик ишсезме? диде Сафиулла, табындагыларга ымлап.
Анысы үз нәфесең ние инде.
Ние, ние? Телеңне тыкма әле монда, җәме?!
Килен:
Ул тиклем нәрсә Җаек кибетләрендә дә бихисап ич, әни. Казан каласыннан шайлы дип башлаган иде, Фатыйма аны:
Син тик кенә тор. Өйрәтеп торучың булмагач, эш җаен беләсеңме соң син? Менә карап карарбыз әле, мунчаны узган юлыңдагы ише ис-фәләнле итеп якмадың микән