Базарда ие ул.
Сафиулла көр тавыш белән көлеп җибәрде:
Берәр сарык сатып алырга килгән мәллә?
Аның үзен сатарга апкилгәннәрие. Бер урыс.
Нигә алмадыгыз соң? Сиңа бүрек тектергән булыр идегез.
Сәгъдетдин әти миңа анда бүрек алып биргән иде инде. Аннары бишмәт. Киез ката да.
Сафиулла, үз-үзенә сөйләнеп:
Сәгъдетдин әти, Сәгъдетдин әти, дип кабатлады. Мөхәммәтгариф әти, Мөхәммәтвәли әти Күрсә дә күрер икән ятим башы. Инде менә Галиәсгар Нишләр анда? Бусы җизнәсе генә
Тын гына барган Фатыйма толыбын ачты да:
Җәле, карт! Баланың башын катырма әле! дип үрелде дә малайны үз алдына тартты.
Карап барасым килә, диде малай, аңа карышып.
Туңарсың, диде Фатыйма кырыс кына. Җизнәң Галиәсгар туңдырмаска кушты.
Монда шулай бүреләр күпмени? дип сорады малай. Казаннан чыкканнан бирле дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.
Әй Габдуллаҗан! Дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан
Малайны Фатыйма үз алдына төреп утыртты. Ул арыган, талчыккан иде, ахрысы. Җай гына барган шәпкә, кыңгырау чыңлавына, кешеләрнең тонык кына булып ишетелгән сөйләшүләренә, кар шыгырдавы авазына изрәп йоклап китте.
Каршы килгән атлылар күренмәс булды: олау юл тоткан урынга Җаекка якынлашты.
Олау башында барган хәрбиләрнең пар аты тояклары астыннан кар чәчә-чәчә юыртып ук китте. Сафиулланың туры аты бер мәлгә колагын шәңкәйтеп алды да, адымнарын кызулаткан башка атлардан калышмаска теләгәндәй, елгыррак атлап китте.
Алда шәһәр чалымнары күренде. Әле шактый ерак булса да, чиркәү һәм мәчет манаралары төсмерләнә иде инде. Бер үргә күтәрелгәч, аның эреле-ваклы йортлары да ачык күренә башлады.
Ай җанкай! диде Сафиулла, атны тыеп. Кайтып җиткәнне сизә малкай Сиңа әйтәм, Габдулланы да уятсаң ярар.
Йоклаган баланы уяталар димени?
Йә, хатынланма. Кая җиткәнен карап калсын.
Малай уянып китте, тире бияләе белән күзен угалаганда, шәһәр урамына җиткәннәр иде инде. Олау берәм-берәм аркылы урамнарга, тыкрыкларга тарала башлады. Малай каршыга якынлашкан һәм артка чигенгән катлы-катлы агач һәм таш йортларга, урысча, гарәпчә хәрефле кибет язуларына, морҗалардан чыккан төтеннәргә, урамдагы халыкка, җигүле атларга, биек манаралы мәчеткә карап барды.
Олы капкасы шәрран ачык (ни ачылмас, ни ябылмас хәлдә карга күмелгән), асты таш, өсте агач булган бер йорт яныннан узып баралар иде. Аларның юлын бүлеп, әлеге капкадан бер төркем малай-шалай йөгерешеп чыкты. Сафиулла атын туктатып торырга мәҗбүр булды. Кайсы кай тарафка чәчелгән малайларны карашы белән озатып калгач, малай Сафиулладан:
Болар кем була? дип сорады.
Танымадыңмыни? Шәкертләр ләбаса!
Ә бу мәдрәсәмени?
Мәдрәсә шул. «Мотыйгия» мәдрәсәсе, диләр аны.
Син әйткән хәзрәтнекеме? Кем әле
Шуныкы шул. Мотыйгулла хәзрәтнеке.
Мине шунда бирәләрмени?
Белмим тагы. Җизнәң шулай дип әйткәние әйтүен.
Кузгалып киттеләр. Бераз баргач, бер йортка камчы сабы белән төртеп күрсәтеп, Сафиулла: Ә менә бусы Галиәсгар җизнәң белән Газизә апаңнар йорты булыр, диде.
Мине шушында илтәсеңмени инде син, Сафиулла абзый?
Башта үзебезгә төшәбез әле. Аннары, аннары
Ниһаять, туры ат чаттан бер тыкрыкка борылды да җыйнак агач йортның капка төбенә җитеп туктады.
Әлхәмделилла! диде Сафиулла һәм, авыр гына кузгалып, чанадан төште, бияләйләре белән шап-шоп иттереп, өс-башын какты.
Аның сүзен Фатыйма:
Аллага шөкер, дип куәтләде.
Башта малай, аннары хатын, чыбылдык астыннан иелеп чыгып, карга аяк бастылар. Аларның аяк астында кар шыгырдады.
Малай кар сарган утыртма куак читәнне, аның буена көрәп өелгән кар көртен, түбәсез, кыйшайганрак капканы, аның нәкышле келәсен, бер тәрәзә төбендәге яран гөлен күзеннән кичерде.
Ай Алла, күрче, бар дип тә белмиләр, дип сөйләнде Сафиулла. Кая олактыгыз? дип кычкырды. Ачыгыз җәтрәк! Ул кече капканы шыгырдатып ачты һәм, тагын риза булмыйча: Җүннәп карын да көрәп куймаганнар, дип сукранды.
Ачык капкадан бер эт йөгереп чыкты да аяк астында буталырга тотынды, чананы иснәштергәләде дә, малайга карап, юаш кына өреп куйды. Малай ятсынып кына аның сыртыннан сыйпады.
Тәрәзәдә хатын-кыз йөзе чалынды. Шундук ишек ачылган, кар шыгырдаган авазлар, хатын-кыз, ир-ат тавышы ишетелде:
И-и
Кайттылар!
Сөбханалла!
Көтә-көтә көтек булдык инде
Кече капкадан иң әүвәл яланөсле, башына шакмаклы, чуклы шәл генә бөркәнгән бер хатын килеп чыкты да:
Нихәл кайттыгыз соң? дип эндәште.
Сафиулла аңа кырыс кына:
Ару гына әле, дип җавап бирде.
Иншалла, иншалла, дип сөйләнде әлеге хатын һәм, малайны абайлап, Фатыймага: Шәкерт малай шушымыни инде? дип сорады.
Кем булсын тагын? диде Фатыйма, аны баштанаяк күзәтеп. Берәр биләмгә җыендың мәллә чулпы чыңлатып йөрисең?
Ә-э, биләм кайгысые! Йортны кем тоткан дип беләсең?
Әйдә, Габдуллаҗан, диде Фатыйма һәм малайны ишегалдына, аннан өйгә әйдәп кереп китте.
Башына камалы бүрек, өстенә җилбәгәй җибәреп кайры тун кигән бер ир-ат, авыр гына күтәреп, олы капканы ачып куйды да, йөгәненнән тотып, туры атны эчкә әйдәде.
Ну, Гатаулла, бу карны көрәп куйсаң, кулың тартышыр идеме? диде Сафиулла.
Көрәгән инде аны, әти. Тагын салган ич.
Сала инде ул, салмый ни! Сафиулла әлеге хатынга: Нәрсә син яланөс йөрисең монда? Суык тисә, синең җәфаң кирәк ди! дип эндәште дә кулыннан салган бияләе белән аның артына шапылдатып алды. Бар, чәеңне куя тор! Аннан ары кара аны: ахшамнан соңга мунча өлгергән булсын! дигәч, толыбын салып, кулын әледән-әле тыны белән җылыткалый-җылыткалый, йөк бауларын чишәргә кереште.
Арттагы чананы, чишеп, янга урнаштыргач, Гатаулла олы капканы эшереп япты да, аннары атны, тугарып, абзарга кертеп чыкты.
Турыга солыны кызганма, диде аңа Сафиулла. Туенгач, көрпә туглап сугарырсың. Тоз салырга онытма. Аннары өстенә чыпта яп тирләде.
Япкан. Ярар инде, әти. Шуларны да белмәскә бала-чага мәллә мин? диде Гатаулла һәм, яңа чанага ымлап: Кыйммәткә төштеме соң? дип сорады. Хутлы күренә.
Кеше малын чутлама, яме. Казаннан хәтле сөйрәтеп кайткач, очсыз булыр димени? Галиәсгар кесәсе генә күтәрмәслек түгел, дип, Сафиулла болдырның тәбәнәк баскычыннан өйгә кереп китте.
Йөкләр тирәсендә Гатаулладан кала бишмәт кигән яшь кенә хатын (йөкле күренә) һәм бер кыз белән бер малай кайнаша калды.
Күпме әйтергә сиңа авыр күтәрмә дип, диде Гатаулла яшь хатынга. Көчәндермәстәйләренә генә тотын. Арттан кумыйлар ич өлгерелер.
Фатыйма чишенеп өлгергән иде һәм хәзер малайның билбавын чишеп, бишмәтен, аннары киез каталарын салдыра иде инде. Сафиулла да, чишенеп, киемнәрен чөйгә элде, сакал-мыегына каткан бозны йолыккалагач, башындагы түбәтәен салып, башкасын киеп куйды.
Ишекне әледән-әле киң итеп ачып, өйне буга күмә-күмә, әрҗә, төенчекләр ташылып беткәч, барчасы өйгә җыелып торган бер арада Сафиулла сандыкка утырды да:
Дога кылыйк, диде.
Утырышып, дога кылып алдылар.
Әгүзе билләһи минәшәйтан ирраҗим
Йа Аллаһы иллалаһы
Өй суынды, диде Сафиулла, кузгалып. Син, килен, мичкә ягып җибәр Кызым, син яңа оекбаш китер, ә син, такырбаш, читек китер, диде ул һәм, шуларны кигән арада, самавыр куеп йөргән яшь хатынын астан гына күзәтә-күзәтә: Чәйгә Казан ризыкларын да куегыз, диде. Чәйдән соң Габдуллаҗанны җизнәләренә илтәсе булыр. Бераз күчтәнәч җыеп төйнәрсез Син бар, кызым, Газизә апаңнарга хәбәр итеп куй
Кайсысына, әнинең абыйсы Галиәсгар абыйдагы Бибигазизәгәме? Әллә хезмәтче Габдрахман абыйның хатыны Газизәгәме? Ә?
Минем әни ниме дип монда килсен икән, аңгыра? Габдуллаҗанны шуларга үзебез илтеп бирергә булгач, диде Фатыйма.
Минем кызым аңгыра икән, үзегезнең чатаныгызны йомышлагыз алайса, диде Җәмилә.
Сез нәрсә? диде Сафиулла, ярсып. Инде балалар бүлешәсезмени? Әйткәнне эшлә! дип кычкырды ул кызына. Һәм тегесе тиз тотып чыгып та китте. Ә син, Җәмилә, диде ул, мич аралыгыннан коры утын алып, тамызлыкка чыра телгән яшь хатынына, чабынырга яңа себерке куй. Рәтләп (тамагын кыра) чабынмаганга айдан артык Юл газабы гүр газабы ул.