19621968 еллар аралыгында язылган материалларында ук яшь галим милли яңарыш хәрәкәтендә, әдәби барышта актив катнашкан шәхесләрнең абруйлы исемнәрен кайтару омтылышы ясый. Мәсәлән, 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.
Кызганычка каршы, М. Мәһдиев сүз алып барган, мәдәниятебез тарихына үзләренә лаеклы югары бәя биреп кайтарган мондый исемнәр 1970 еллар «кыравы» шартларында кабат оныттырыла башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.
Шундый мәсьәләләрнең берсе мәдрәсәләр тарихы. Галимнең 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язмасы дөнья күрә, 1968 елда ул «Иж-Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Әмма рус телендәге беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») кулъязма хәлендә кала, 1969 елны «Казан утлары» журналында, «Буби мәдрәсәсе» исеме белән кыскартып, «туналып», татар телендә дөнья күрә һәм авторга шактый күңелсезлекләр китерә. Бубиларның кулъязмаларын кирилл хәрефләренә күчереп, аерым китап итеп бастыру теләгенең тормышка ашмаячагы ачыклана. Татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхретдин, З. Камали, Г. Баруди кебек шәхесләрнең хезмәтләре олылана, әмма алар кылган гамәлләрнең үз вакытында көчле каршылыкка очравы, татар җәмгыятенең яңалыкны якларга көче җитмәү, гомерләрен милләтне кайгыртуга багышлаган асыл затларны кара пәрдә артына яшерү авторда үкенеч уята. Үткәннәр һәм бүгенге өчен сызлану интонациясе Мәһдиевнең фәнни хезмәтләренә шушы мәкаләдән соң урнашып калгандыр да.
М. Мәһдиев татарларда гыйлем-мәгърифәт тарихын өйрәнүне гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Мәктәп-мәдрәсә программалары һәм дәреслекләр, Габделмәннан Рахманколый һәм Таип Яхин китаплары, «Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә укыту рәвеше-системасы хакында материаллар туплана, аерым өлешләре вакытлы матбугатта басыла. Галимне мәгърифәтчеләр әзерләгән җирлектә үсеп чыккан яңа буын татар зыялылары язмышы үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Г. Рахманколый дәреслекләренә, методикасына анализ ясаган М. Мәһдиев аның улы Солтан язмышы белән кызыксына башлый, соңрак аның хикәяләрен туплап, «Мәлихә куаклыгы» исеме астында татар укучысына тәкъдим итә.
Галимнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булган шәхесләр бар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, С. Сүнчәләй. М. Мәһдиев аларның язмышына кат-кат мөрәҗәгать итә, нәтиҗәдә ХХ йөз башы татар милли-мәдәни хәрәкәте хакында яңа карашлар барлыкка килә. Әйтик, Г. Рәхимнең 75 еллыгына әзерләнгән «Ерактан яңгыраган аваз» исемле күләмле язмада күренекле татар язучысы һәм галименең архив материалларына нигезләнеп тергезелгән тормыш юлы, әдәби иҗаты, этнография, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге эшчәнлеге, фаҗигале язмышы бәян ителә. Эзләнеп, галимнең туганнарын, аны белгән кешеләрне табып, бөртекләп җыйналган язмадагы татар зыялылары белән горурлану янәшәсендәге тормышка инкыйлаб китергән үзгәрешләрнең милли күтәрелешне дә, аны әзерләгән шәхесләрне дә юк итү фаҗигасенә үкенү идеологик чикләүләр эчендә яшәгән совет галимнәрен куркыта. Мәкалә 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш булса да, басмадан алына.
1970 еллар урталарыннан М. Мәһдиев башкарак характердагы материаллар әзерли башлый. Әйтик, «Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» мәкаләсе докторлык диссертациясенең бер өлеше кебек уйланылган була. Анда Ф. Кәриминең юлъязмалар циклына төпле, тәфсилле анализ ясала. Ләкин шәркый традицияләргә, Ауропа мәдәниятенә караш, рус-төрек мөнәсәбәтләре яссылыгында татарларда милли аң үсешенә югары бәя биргән әлеге хезмәт тә дөньяга чыкмый кала.
1980 елда, М. Гафуриның тууына 100 ел тулуга багышлап, олы әдип иҗатына үзенчәлекле бәя бирелә. «Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы», дип, галим бу иҗатны нәкъ шушы ноктадан анализлый. Бер үк вакытта М. Гафуриның татар әдәбиятындагы урыны хакында уйлана. Ул урынны бик хаклы билгели дә: «поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да бәхәс астына алынмады. Мәҗит Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче, эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы Беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте»10.
Ф. Әмирханга багышланган шундый ук рухтагы материал үзгәрәк, язучының, иҗатыннан бигрәк, шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын үз нәсереннән өзек «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган»11 яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.
Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышлап М. Мәһдиев 1983 елда зур мәкалә яза, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.
М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе буларак «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана. «Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп ханымны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ача. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: З. Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: М. Галәүнең хатыны Зәйнәпкә, Г. Гобәйдуллинның хатыны Рабигага ирләре хакында мәгълүматлар сорап хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.
М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы С. Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Р. Ибраһимов та бар.
Үзгәртеп корулар алып килгән фикер иреге М. Мәһдиев материалларын дөньяга чыгаруга юл ача: галимнең ХХ йөз башына караган эзләнүләре һәрберсе бер докторлык диссертациясенә тиң зур фәнни хезмәтләр, монографияләр булып басылып чыга. Беренче җыентык12 татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына караган күп кенә язмаларны берләштерә. Китапта гасыр башының күренекле шәхесләре: язучылар, матбагачылар, шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр һәм дәреслекләр язучылар хакында сүз алып барыла. Язмышларны берләштерүче җеп булып Г. Тукай шәхесе тора. Мәһдиев яңа буын вәкилләрен Тукай язмышы, иҗаты, холкы белән «үлчәп-чагыштырып» бара, бер үк вакытта әлеге үзәк фигура ярдәмендә М. Гафури һәм Г. Камал, Ф. Әмирхан һәм Н. Думави, С. Сүнчәләй һәм Г. Ибраһимов, С. Рахманколый һәм Х. Искәндәрев, Г. Рәхим һәм Ф. Кәрими һ. б. бер агым, бер мәсләк, бер омтылыш берләштергән көч кебек бәяләнә.