Һәр әсәрендә татар халкының яшәү рәвеше, холкы-характеры, менталитеты, фәлсәфәсе, рухы турында яратып, сокланып язган М. Мәһдиев каләме, әлбәттә, бу дулкында тукталып кала алмый. Китапның икенче зур өлеше совет чорының мактап телгә алырлык яклары (флотта яшь буынны тәрбияләү, мәдәниятне үстерү һ. б.), фән, әдәбият, мәдәният, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйли. Татар әдәбиятының классиклары Г. Бәширов, Х. Туфан, С. Хәким, Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, Р. Батулла, галимнәр Х. Ярми, М. Гайнуллин, Г. Кашшаф, университетның гыйлемле, миһербанлы гади укытучылары, профессор-ректорлары (Гагаев һәм аның хатыны турындагы сюжет кына да ни тора!), авыл-колхоз җитәкчеләре тулы характерлар буларак ачыла, төрле вакыйга-күренешләрдә, детальләрдә күрсәтелеп, укучыны гаҗәпләнергә, сокланырга, елмаерга мәҗбүр итә. Бу сюжетларның һәрберсе мөстәкыйль бер әсәр булырлык: анда чишелә торган каршылык та, кеше тормышы хакында уйландырырлык фәлсәфә дә, якты моң да бар. Шушы характерлар аша язучы татар халкының дөньяга карашы, аның тырышлыгы, хәерхаһлыгы, миһербанлылыгы, беркатлылыгы, артистлыгы, яшь аралаш та көлә белүе һ. б. бик күп матур сыйфатлары күрсәтелә. Дөрес, монда авторның үз тормышыннан докторлык диссертациясен яклатмау, Бубилар мәдрәсәсенә кагылышлы хезмәтен тикшерү һ. б. шундый вакыйгалар хакында аянычлы урыннар да байтак. Әмма аларда язучы бу каршылыкларны кешеләрдәге шәхси: көнчелек, усаллык, куркаклык, яраклашу (флюгер детале аша) кебек яклар белән бәйли. Халыкның рухы исә, җырларында җырланганча, тирән, көчле, колачлы итеп күзаллана (моның өчен текстта җырлар анализлауга зур урын бирелә).
Бу катламда язучы гел буыннарны аерып куя, өлкән буынның үзләренә хас тәртиплелекне, намуслылыкны, күңел киңлеген, зыялылыкны яшьләргә тапшыруын үзәккә куя. Шушы идея, фикер ноктасында китапның ике катламы янә бергә килеп очраша: совет идеологиясе, аның кешене кол итүгә корылган сәясәте никадәр генә кыргыйлыкны, усаллыкны, җинаятьчел башлангычны алга чыгармасын, өлкән буыннардан киләчәккә тапшырыла торган халык акылы, әхлагы аңа каршы торды, кешеләр күңелендә яхшылыкка, яктылыкка өметне саклады дигән үзәк фикерне ассызыклый. Шуның белән язучы совет чорына карата формалаша башлаган гел кара-тискәре бәягә үз мөнәсәбәтен белдерә, бу чорның да күп кешеләрнең тормышны камилләштерү омтылышы белән сугарылган булуының дөреслеген озак яшәгән кешенең «ачы тәҗрибә»се белән раслануын искәртә.
«Ачы тәҗрибә» китабының укучыга беренче тапкыр тәкъдим ителә торган икенче кисәгендә дә шушы структура-композиция саклана, вакыт ягыннан 1990 елларга таба хәрәкәт итү укучыга үзгәртеп корулар чоры, татар дөньясындагы үзгәрешләр, бу чорның билгеле шәхесләре, вакыйгалары хакында сөйли. Шул рәвешле, ике китап совет һәм постсовет заманнары атмосферасын чагыштырып карарга да, илдәге атмосфераның, идеологиянең кешеләр аңына, фикеренә, рухи тормышына тәэсирен күзәтергә дә, илле еллап вакыт аралыгында татар халкы кичергәннәрне тарихи сәхифәләргә әйләндерергә дә мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, 19701980 еллар татар әдәбиятында М. Мәһдиевнең яңа стиль барлыкка китерүе милли сүз сәнгатен үзгәрткән авангард күренеш буларак бәяләнергә лаек. Бер яктан, әлеге стиль тамырлары белән татар иҗади фикерләвенә хас төп үзенчәлекләрдән булган нюанслылыкка, әдәбиятыбызда актив күзәтелүче синтетизм күренешенә барып тоташа. Шуңа күрә дә прозаның шигърияткә якынаюы татар укучысына традицион һәм үз тоела. Икенче яктан, әлеге стильнең М. Мәһдиев иҗатында барлыкка килгән варианты телнең байлыгын, аның барлык нечкәлекләрен, тәмен тойган авторның «махсус, максатчан тел уйнатуы»7 төсен ала. Максат исә барыннан да элек татар дөньясын, авылын, татарларның дөньяга карашын, холкын-характерын, гадәт-йолаларын мифлаштыру, аны бербөтен тарих итеп бәяләү. «Шигырьгә якынайганга күрә дә орнаменталь проза миф-образ структурасына корыла. () Шигърият тәэсирендә сүзнең магик, эчке мәгънәсе пәйда була»8. Кабатлаулар, метафоралар, ассоциацияләр системасы хикәяләүче текстны күпмәгънәле һәм күп катламлы ясый, шулай ук В. Шмид билгеләгәнчә, автор яңгырашны, авазлар кулланылышын да мәгънә һәм моң тудыру өчен файдалана. Өченчедән, тырыш, намуслы, батыр, таләпчән, беркатлы, тиз ышанучан, талантлы, җыр-моң сөюче һ. б. бик күп сыйфатларга ия татар кешеләре, үз язмышлары һәм тарихлары булган чын милли характерларның тулы бер галереясын иҗат итеп, М. Мәһдиев татар акылына, татар менталитетына, дөньяга карашына, яшәү рәвешенә сүздән һәйкәл коя. Нәтиҗәдә әлеге сыйфатларны берләштергән стиль шулкадәр көтелгән һәм милли булып чыга, ул бер язучы иҗаты чикләрендә калмыйча, татар прозасына тулаем тәэсир итә, аны үзгәртә.
М. Мәһдиевнең иҗат мирасында ике сәхнә әсәре, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.
***
М. Мәһдиев әдәби иҗат эшчәнлеген әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе булып башлаган әдип. Аспирантурада укыган елларында ук ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни-тарихи өйрәнү мәсьәләләре белән җитди кызыксынып китә: республика матбугатында шул юнәлешләрдә күп мәкаләләр бастыра. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор»ны күзаллаган һәм якынайткан Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Баязитовлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Коләхмәтев һ. б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятенең «йөзек кашлары» Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, Җ. Вәлиди, Г. Сәгъди, Г. Нигъмәтиләр һ. б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы И. Н. Харитонов, адвокат А. Г. Бать кебекләр дә олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә9.
Мондый язмаларны гади укучыга кызыклы, мавыктыргыч форма табып җиткерүне фәндә «көнитеш тарихы» (история повседневности) дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф. Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж. Ле. Гофф, Р. Шартье), Россиядә Ю. М. Лотманның аерым хезмәтләре белән танылган бу методология тарихны көнкүреш киңлегендә, детальләрдә, сурәтләрдә тергезергә, реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында билгеле бер тарихи чорның психологик атмосферасын, фикри-гакълый халәтен, кешеләрнең яки милләтнең менталитетын, шул вакытта хөкем сөргән кичерешләр-омтылышларны аңлау, тою, теге яки бу вакыйгаларның эчке сәбәпләрен билгеләү ягыннан мондый язу рәвешенә тиңнәр юк. Шуңа да М. Мәһдиевнең Г. Тукай, Ф. Әмирхан яки М. Гафури һ. б. турындагы хезмәтләре әдәби әсәрләр кебек укыла. Аларда шәхесләрнең холык-фигыле дә, яшәү тирәлеге дә образлы күрсәтелә, авторның шәхси бәясе, мөнәсәбәте туплап бирелә.
Бер үк вакытта хезмәтләр автор шәхесе, мәгълүматлылыгы хакында сөйли. Г. Тукайга багышланган «Шагыйрьнең бишеге» (1976) язмасында, мәсәлән, этнографик һәм статистик мәгълүматлар, татарларның хөкүмәткә, чукындыруга каршы баш күтәрүләре тарихы, гаярь шәхесләр, Наполеон армиясенә каршы көрәш вакыйгалары да, җирлектәге һөнәрләр, сәүдәгәрләр нәселләре тарихлары да, мәктәп-мәдрәсәләр язмышы һәм укымышлы кешеләр дә, бу төбәктән чыккан галимнәр һәм шагыйрьләр иҗаты һәм тагын башка бик күп мәсьәләләр кузгатыла. Язмада, автор әйткәнчә, «Казан арты биргән янтарь» Г. Тукайдан алып Ш. Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин, бабасы Габденнасыйр, икенче бер Габденнасыйр -Курсави, бу якта белем эстәгән Ә. Уразаев-Кормаши, Һ. Салихов, астрономия һәм астрология белгечләре Хәмзә Бәрәзәви, Фәйзулла бине Мортаза, мәгърифәтчеләрдән Ш. Күлтәси, Ф. Гобәев, Г. Мәхмүдев, К. Халиди, татар музыкасында җуелмас эз калдырган Х. Габәши, Х. Әхмәдуллин һ. б. бик күп шәхесләрнең якты образы калка. Аерым кешеләр язмышы төбәк тарихы татар халкы тарихы чылбыры хасил була.