Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 стр 10.

Шрифт
Фон

1989 елда М. Мәһдиев яңа архив һәм матбугат материалларын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп язылган тагын бер монографиясен укучы хөкеменә тапшыра13. Хезмәтнең «Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты» дигән беренче бүлеге исемгә чыгарылган вакыт аралыгында таралган уннарча гәзит-журналга тирән анализ бирә. Икенче бүлеге тагын бер фәнни «сукмак» салына башлау хакында сөйли: «ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте». Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи әсәрләрендәге күп кенә геройларның прототиплары, аларның язмышы, әсәрләрнең язылу тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүмат М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар дөньясын биш бармагы кебек белүен, андагы «беренче эшелон», «икенче эшелон» шәхесләрне генә түгел, аларның дус-иш, таныш-белешләре, тормыш мизгелләре турында да хәбәрдар булуын тагын бер кат исбатлый.

Өченче бүлектә ХХ йөз башы татар мәдәнияте тирәнтен тикшерелә, дини һәм дөньяви бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр, татар яшьләрен берләштергән клублар, рәсем һәм җыр, опера сәнгате, аерым бер сәнгать төрләрен үстерү өчен барган көрәш бар да җентекле күзәтеп узыла.

1990 елда әлеге монографиянең дәвамы төсендә рус телендә «Талантның социаль тамырлары» дигән монография басылып чыга14. Китап ХХ йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын берничә проблема яктылыгында карый. Беренчесе әдәбият һәм публицистикада дөньякүләм хәлләрнең чагылышы. Тагын бер өлкә әдәбиятта «уртак ватан», рус-татар мөнәсәбәтләре шулай ук кызыклы гомумиләштерүләргә китерә. К. Насыйри башлаган сөйләшүне 1913 елга китереп ялгый да Мәһдиев бу мәсьәләдәге эволюцияне «татарларның мөселманлык дигән тар калып кысаларыннан чыгып, кешеләргә мөселман яки христиан итеп түгел, бәлки халык вәкиле буларак карарга өйрәнделәр» дигән нәтиҗә ясый. Китапның өченче-дүртенче бүлекләре тулысынча архив материалларына таянып язылган. Биредә жандарм идарәсе һәм цензураның татар демократик көчләренә каршы алып барылган сәясәте, җасус-әләкчеләр, судлар һәм сөргеннән, тоткыннар һәм төрмә очерклары кебек моңа кадәр татар укучысы күзеннән читтә кала килгән мәгълүматлар бәян ителә. Әлеге күренешләрнең татар әдәбиятында яктыртылышына тукталына.

Әлеге зур фундаменталь хезмәтләр М. Мәһдиевне ХХ йөзнең беренче яртысы татар мәдәниятен колачлы, комплекслы өйрәнгән абруйлы галим, тырыш һәм киң карашлы тикшеренүче итеп танытты. Болардан тыш, галимнең халык җырлары, җыр жанры хакында фәнни эзләнүләре вакытлы матбугат битләрендә урын ала, бер өлеше китап булып басылып чыга15. Халык авыз иҗатын өйрәнүдә ул К. Насыйри, Г. Тукайлар башлаган эшне дәвам итүчеләрнең берсе була, халык әдәбиятын әсәрләренә этнографик материал буларак та, психологизм чарасы, кеше кичерешләрен бик үтемле аңлату, укучыга тәэсир итү өчен дә күпләп урнаштыра.

Публицист М. Мәһдиев әдәбият серләрен иҗаттан, аерым әсәрләрдән дә эзли, бу аның эшчәнлегендә бер тармак хасил итә. Кемнәр иҗаты гына эләкми аның каләменә: әдәбиятта беренче адымнарын ясаучы Г. Кашапов кебек яшьләр дә, халык күңелендә үз бәясен алган С. Хәким, М. Хөсәен, И. Салахов, С. Кудаш шикелле олы әдипләр дә. Әдәбиятка кагылышлы язмаларда ул «әдәбият ирек эше, вөҗдан эше» дип кабатларга ярата, мәдәниятебез киләчәген миллилектә дип күрсәтә. Гомумән алганда, аның публицистикасында әдәбият һәм милләт сүзләре бер үремтәдә кулланыла.

Әдәбиятка, мәдәнияткә, милли мәсьәләләргә кагылышлы язмаларда М. Мәһдиевнең битараф булмау сыйфаты калку күренә. Бигрәк тә язма сүзгә ирек бирелгән 19801990 еллар чигендә аның татар дөньясының күп якларын, милләт тормышының күп проблемаларын яктырткан, әдәбияты язмышы хакында уйланып, борчылып-ачынып язылган күләмле мәкаләләре дөнья күрә. Ул болар хакында сөйләшүгә башка татар язучыларын да тартырга, әдәбиятны торгынлыктан чыгару юлларын бергәләп эзләргә өнди. Шушы максат белән язучылар съезды, үзе билгеләгәнчә, беренче «ирекле» съезд алдыннан каләмдәшләренә чакыру ташлый: «Соңгы елларда безнең матбугатта, әдәби процессның барышы турында сөйләшүдән бигрәк, шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклау белән шөгыльләнү модага кереп китте» дип, съездда «бүгенге әдәби процесска анализ» ясарга өнди («Зур җыелыш алдыннан», Татарстан хәбәрләре, 1994, 28 май).

Күпсанлы язмаларында (мәсәлән, «Чистарыну, яки Шуңа омтылыш», Татарстан яшьләре, 1992, 21 гыйнвар), «Әхлаклы яңа мәгыйшәт кирәк», Татарстан яшьләре,1992, 14 март һ. б.) татар әдәбиятының торышын-хәлен хакыйкатьтән качу, курку, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күрергә теләмәү белән аңлата. Мәһдиев әдәбиятның киләчәген милләткә йөз белән борылуда күрә: үзе өйрәнгән гасыр башы зыялыларының фикерләренә әйләнеп кайта, шуларга таяна. «Ә соң милләт рухы, халык күңеле кайда? Милләт кайда? Болары юк. Бездә хәзер «милләт» дигән сүздән элеккегә караганда да ныграк куркалар, аның урынына бик тиз генә «интернационализм» дигән бөек бер сүзне китереп куялар да шул зур сүз янында аерым милләтнең бөтен борчуын, мәнфәгатьләрен күмеп ташлыйлар»

Әдәбият, әдәби сүз дигәндә, автор аның тәрбияви мөмкинлекләре мәсьәләсен һәрчак алгы планга чыгара. Җәмгыятьтәге күп кенә чатаклыклар өчен әдәбиятның җаваплы булуын онытмаска чакыра. «Бүген без шәһәр урамында тимер таяк тотып кеше үтереп йөрүче малайларны күрәбез икән, моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел: аларны без язучылар, журналистлар, идеология хезмәткәрләре шулай тәрбияләдек. Безнең бит мәктәпләрдә укытыла торган әсәрләребез шундый: аларда кан, үтерү, сыйнфый көрәш, суд, атарга хөкем итү» Ул «безнең программаларда эстетик-әхлакый тәрбия бирерлек әсәрләр бөтенләй диярлек юк» дип белдерә, мәктәптә генә түгел, югары уку йортларында да укытуны тамырыннан үзгәртү кирәклеген көн тәртибенә куя.

Иҗат эше барыннан да элек язучы шәхесе белән бәйле. Язучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш бу сорау гел калкып чыгып, иҗат эшенә якынлыгы булган кешеләрне кызыксындырып-борчып тора. М. Мәһдиевнең дә җавап варианты бар бу сорауга («Татар зыялысы Ул кем?» Казан утлары, 1993, 10,143146 б.) Аныңча, язучы зыялы булырга тиеш, талантлы кешеләренең «зыялы» дип аталырга хаклы түгеллеге татар милләтенең дә, Россия империясенә кергән бөтен милләтләрнең дә фаҗигасе. Авторның хөкемдар каләме мондый карар чыгара: «Бүген татар зыялысы юк». Шунда ук зыялының нинди кеше булырга тиешлегенә Мәһдиев кагыйдәсе китерелә: «Үз мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, милләте өчен, аның киләчәге өчен көрәшүче белемле, юридик әзерлекле, тормышында әхлаклы, динле, милли тарихны белгән ачык күзле, хөсетсез бер татар баласы». Мәкаләнең ахыргы җөмләсе итеп «ул әле туар, үсәр, Татарстаныбызга хезмәт итәр» дигән ышаныч белдерелә.

Әлбәттә, татар милләтенең киләчәге бар дип ышанган һәр кеше аны зыялылар мәйданга чыгу белән бәйләр. Ләкин тарихта калган зыялыларны яд итү, исемнәрен хөрмәт белән искә алу кирәк. Шушы мәкаләсендә әдип Г. Гобәйдуллин, Ф. Кәрими, Җ. Вәлиди кебек татар зыялыларын хәтерләп уза. Шушы исемлекне дәвам итеп аңа М. Мәһдиевнең үзен дә кертү дөрес булыр иде

М. Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз язу стиле, укучы күңелен сихерли, үкенечле-моңсу бер моң булып җандагы яшерен дулкынга кагыла, аң төпкелендәге кеше үзе дә белмәгән хәтерне уята, мәҗүси бер дога рәвешендә яңгырый торган манерасы булган кебек, гыйльми хезмәтләрендә дә, публицистикасында да горурлану катыш үкенечле-моңсу интонация саклана. «Милләт, халыкны исә көрәшчеләр генә алга алып бара»16 дигән сүзләре исә галимнең үзенә, күпкырлы эшчәнлегенә, энциклопедик белеме-акылына, шәхси позициясенә бәя булып яңгырый. ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәниятенә кагылышлы материалларны, гарәп графикасында сакланган вакытлы матбугат язмаларын, архив документларын, истәлекләрне бер үремтәдә тикшергән М. Мәһдиев мирасы, гыйльми эшчәнлеге аның исемен халкыбызның олы галимнәре, зыялылары, фикер ияләре белән бер югарылыкка куя.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3