Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 стр 7.

Шрифт
Фон

«Бәхилләшү» асылда, моңсу әсәр, сагышка, моңга, күз яше һәм лирик-эмоциональ башлангычка өстенлек бирә. Аның һәр детале, язучы сайлаган әдәби алымнар, сүзләр, вакыйгаларның автор-хикәяләүче тарафыннан йомгаклана баруы укучы күңелен шушы фаҗигале-экзистенциаль дулкынга көйли. Сентименталь характерлы хикәяләүче-герой һәркайсы мөстәкыйль новелланы хәтерләткән вакыйгаларны бер ноктага туплый, үз заманы кешеләре белән бәйле күренешләргә үз мөнәсәбәтен җиткереп баручы, туган җирен, туган туфрагын ихластан яратучы, аның киләчәге өчен борчылучы, үткәннәрне сагынып сызланучы автор образы кебек төгәлләшә.

Үзгәртеп кору дулкынында М. Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» (19891992) дип исемләнгән китабының беренче кисәген дөньяга чыгара. Язучы үзе, жанр ягыннан төгәлләштереп, «истәлекләр» дип атаса да, китап моңа кадәр язылган орнаменталистик романнар белән бәйләнешле, шул ук вакытта күләмле әсәрнең бер кисәге кебек тә кабул ителә. Эчтәлегендә заман вазгыяте, идеологик кыршауларның өзелгәнлеге сизелеп тора: язучы ачыктан-ачык үз язмышын ил һәм халык язмышы белән янәшә куя, бу тарихны 1948 елның мартыннан башлап үзгәртеп кору елларына кадәр китереп җиткерә. Шул вакытта беренче әсәрләрендә сөйләнгән җирләргә, геройларга да әйләнеп кайта, әйтерсең лә совет чорында язарга ярамаган, шуңа әсәрләргә керми калган детальләр ярдәмендә шушы тарихны тагын да тулыландырырга, объективлыкка якынайтырга омтыла.

«Яңа Чуриле» дип аталган беренче бүлек укучыны «Фронтовиклар» романына «алып китә». Анда да зур хөрмәт белән иҗат ителгән чын педагоглар образларына яңа детальләр өстәлә: «Мәгъсүм Рафиков тарихчы. Хәтәр елларда ул университетта укыган, авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган, Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде. Математика укытучысы Разия Башкирова элеккеге нарком хатыны, Казаннан сөрелгән. () Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы. () Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда иске журналда рәсемен күрдем иске, егерменче еллар зыялысы икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче-кырыгынчы елларда?» һ. б.

Тормышның башка яклары белән дә шулай. Язучы күз алдына килеп басарлык итеп авыл кешеләрен дә, балаларны да, укытучыларны да үз кубызына биеткән ачлык, ялангачлык турында яза; Яңа Чуриленең ЭМГЭБЭ начальнигы Шамилнең әсирлекне күргән егетләрне, шул исәптән Зөфәр исемле юаш, тәртипле бер егетне «үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга мәҗбүриләү вакыйгасын үзәкләргә үтәрлек итеп сурәтли; Шамилнең үзенең дә эчеп үлүен, әмма Зөфәрнең аңа кадәр 35 еллар элек үк йөрәк чире белән дөньядан үтүен сөйли Шулай итеп, бернинди яшерүләрсез ил тарихы, аның да канлы-яшьле сәхифәләре калка.

Аерым вакыйгаларны язучы әйтерсең лә кабат, төзәтеп-дөресләп яза. Әйтик, «Фронтовиклар»дагы роно мөдире Шәмсетдиновның тикшерү белән килүе, педсовет уздыруы вакыйгасы «Ачы тәҗрибә»дәге өлкә вәкиленең жалоба тикшерергә килүе белән тәңгәлләшә, язучы хәтта аерым вак детальләрне кабатлап, моңа үзе үк укучының игътибарын юнәлтә. Ике әсәрдә тикшерү ике төрле төгәлләнә. «Берәр атнадан роно, райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште: нәтиҗә акты бик яман язылган икән. Чөнки директор утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше; завуч керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп, исем-фамилиясен алмаштырган, дөрес, Ватан сугышында катнашып, кулын өздереп кайткан; математика укытучысы, рус теле укытучысы шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган; башлангычта укытучы ике кызның берсе элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган; пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе «халык дошманы» буларак утыз җиденче елда кулга алынган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли һәм башкалар

Мәктәп корбаннар сорап тынсыз калды.

Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәләделәр».

Шәхес культы мәсьәләсенә автор үзенең биографиясенә бәйле дә шактый күп урын бирә. Укырга кергәндә фамилиясенә бәйле сораулар, флотта фамилия алыштырырга тәкъдим итү, университетта шушы һәлакәткә дучар кешеләр белән очрашулар һ. б.

Әлеге тема тагын бер әсәр «Без кырык беренче ел балалары» повестенда сурәтләнгән Арча педагогия укытучыларына бәйле «дөреслекне торгызган» вакыйгаларда бар: тарих укытучысы НКВД палачы Гәрәйша Бикчәнтәев, 1947 елның җәендә өч укытучының кулга алыну тарихы шундыйлардан. Болар да совет чорында сөйләнә алмый калган хәлләрдән. Ил тарихындагы шәхес культы афәте язучының сызланулы хикәяләвендә күрсәтелә дә, автор тарафыннан мондыйрак рәвештә кискен-каты бәяләнә дә бара: «Дәүләт иминлегенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы хезмәткәрләренә ХХ гасыр каннибалларына нәләтем. Торгынлык елларының чиновникларына, алдакчыларына, куркак карьеристларына, һаман да дөнья тоткасы булып Сталинны сагынып яшәүчеләренә нәфрәтем. Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә» һ. б.

Жанрның истәлекләр кебек билгеләнүе язучы каләменә иркенлек бирә: повестьта хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән телгә алынып кына диярлек киткән аерым бер геройларның аянычлы тормышы хәзер инде бербөтен тарих рәвешендә текстка урнаштырыла. Шундыйлардан иң тәэсирлесе хикәяләүченең үкенече, сызлануы дулкынында «Остаз (Шәхес трагедиясе)» дигән бүлектә тергезелгән Хәлим Искәндәрев язмышы. Татар укучысына зыялының инкыйлабка кадәрле милләт өчен башкарган зур хезмәтләре җентекле сөйләнелә, мондый кешеләргә тоталитар режимның мөнәсәбәте, аларны ничек сындыруы хикәяләүченең күз алдыннан үткән күренешләр чылбыры рәвешендә күрсәтелә. «Фаҗигале шәхес иде. Әйе, бер кеше гомеренә никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү» диюче хикәяләүченең үкенече шәхси истәлекләрдә түгел, бәлки совет идеологиясенең зур шәхесләрне, милләтнең әйдәманнарын юк итүгә юнәлтелгән булу белән бәйле аңлашыла. Гомумән алганда, шәхес культы, советчыл хакимиятнең кешенең кешелеген таптавы китапта тулы бер катлам тәшкил итә.

Әсәрдәге икенче зур эчтәлек катламы совет халкының тормышындагы аерым тискәре яклар турында уйланулардан җыйнала. Ул «Европага тәрәзә тишкәндә» бүлегеннән, флотка хезмәт итәргә китү вакыйгасыннан башлана, бу хакта «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә язган идем, дип, күпер ясап узыла. Язучы поездда Солтан исемле Шәмәрдән малае белән бәйле күренештән соң милли мәсьәләдә сискәндергеч нәтиҗә ясый: «Бу безнең халкыбызның милли горурлыктан мәхрүм калганлыгын раслаучы бер мисал булды. Соңыннан бу күренеш белән мин гомер буе очраштым: татарлар милли горурлык урынына үзләрендә милли хурлык хисе булдырганнар».

Бүлектә милләткә аерылмаган, гомумән совет кешесендә яшәгән кыргыйлык, усаллык хисе билгеләнә. Поезд барганда кызлар өстенә бәрәңге ыргыту, баш кондукторның фонарен урлау, станциядә алма талау күренешләре бер-бер артлы күз алдыннан уза. Соңгы күренештә язучы алмалары таланган сатучы хатынның интернациональ талаучыларга «Татары! Фашисты! Монголы! Будьте прокляты!» дип кычкыруын, илдә «Талыйлар икән, димәк, йә татар, йә фашист» булуны, алга таба да рестораннардан урланган чәнечкеләр, таланган алма бакчалары турында ачыну хисе белән сөйли. Нәтиҗәдә китаптагы бу катлам беренче идеология хакында, совет хакимлегенең кешегә каршы сәясәте турында сөйләгән катламның нәтиҗәсе булып чыга: кешене түбәнсетү аның кыргыйлыгын уята, мескен, кол башкаларга зыян салудан гына рәхәтлек ала торган авыруга әйләнә, ди язучы, совет идеологиясенең төп юнәлешен бәяләп.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3