Совет хакимиятенә бәянең аллегорик характердагысы да бар. Ул романның өченче бүлегендә Хәсән картның Көлтәаяк исемле үгез белән бәйле вакыйгаларны искә төшерүендә калкып чыга. 1929 елда колхоз оеша башлагач, үгезне дә күмәк хуҗалыктагы «дүрт ягы да томаланган бүлмәгә» кертеп ябалар. Бу хәлгә озак түзә алмаган үгез абзарны ватып чыга, авылны туздыра, кешеләргә һөҗүм итә. Ахыр чиктә аны Ташлытауга алып китеп, борын тишегенә боҗра киертәләр. Бу вакыйганың өстәмә мәгънәсенә ишарәләп, язучы бүлекне мондый сүзләр белән тәмамлый: «Колхоз тарихы, авыл тарихы дигәч, ничектер Ахиярның хәтеренә бүген әнә шул вакыйга килде».
Авыл темасы үзәккә куелу белән бергә, авыл реализмы, үткәнне каралткан һәм киләчәкне мифлаштырган соцреализмнан аермалы буларак, хәзергене югалтулар вакыты, ә үткәнне киләчәккә алып барырлык күп кенә кыйммәтләрне туплаган вакыт итеп карый. Романда татар авылының үткәнен сагыну фәлсәфәсен татар халкы тарихында, көнитешендәге милли кыйммәтләрне барлау, аларның әһәмиятен раслау дәрәҗәсенә күтәрә. Моны роман тукымасына урнаштыру өчен, язучы үзенчәлекле алым уйлап таба: имеш, партком секретаре булып килгән Рәиф, фикердәшләре белән киңәшләшеп, авыл тарихын язу, музей булдыру фикерен алга сөрә. Шушы тарихны Хәсән картның искә төшерүе, язып алу рәвешендә күп кенә кешеләрнең хатирәләре текстка бик табигый рәвештә килеп керә.
Бераздан язучы каләме кабат әдәби фикерләүдәге нюанслылыкка, орнаментализм стиленә әйләнеп кайта. Әлеге стиль язучының «Бәхилләшү» (1985) повестенда иң югары камиллек ноктасына җитә. Автор һәр бүлекчәдә гади авыл кешеләренең фидакярлеген, җорлыгын, юмартлыгын, миһербанлылыгын да, сугыш һәм шәхес культы, заман алып килгән җәфалар авырлыгын да, гадәти көнитешнең матур якларын, гадәтләрен дә сурәтләп бара. Әйтик, беренче бүлектә сугышта зур батырлыклар күрсәтеп (авылда ике орден анда гына!), ике кулсыз кайткан Исламгали абзыйның кичләрен капка төбендә сугыш турында кеше ышанмаслык хәлләр сөйләве чынбарлыкның ачы хакыйкатеннән качу булып аңлашыла. Төннәр буе саташып-ыңгырашып чыга торган Исламгалинең башкаларны үзе күргәннәр белән борчымыйча, аларны көләргә мәҗбүр иткән әкиятләре аның көчле һәм нык кеше булуын күрсәтә. Милли характер буларак, төрки-татар дастаннары геройлары структурасында иҗат ителгән Исламгали Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976) драмасындагы Әлмәндәрнең ише кебек кабул ителә. Соңрак татар әдәбиятында мондый геройлар күп кенә язучылар иҗатында күренә: Т. Миңнуллин аны «Минһаҗ маҗаралары» (1999) романының үзәгенә куя, гасырлар чигендә Ф. Бәйрәмова, Ф. Сафин, Ф. Садриев, В. Имамов һ. б. прозаиклар тарафыннан үстерелә.
Исламгали тарихы аның улы Габделхәмит тарихы белән кушылып китә, һәм язучы сиздерми генә укучыны яшьләрнең авылдагы көнкүрештән бөтенләй ераклашуы, телне, тәрбия традицияләрен җую турында уйланырга чакыра. Хәмитнең җөмлә нинди телдә төзелгәне аңлашылмаган хаты яки «япон тәрбиясе» алган кечкенә улының бернинди чикләүләр белмичә, әби-бабасының телевизорларын ватып, мунчаларын яндыруы әсәргә көлке тудыру өчен генә кертелми. Болар яңа буынның авыл традицияләреннән читләшкәнлеген күрсәтә. Исламгалинең әлеге вакыйгаларга бәйле уйларында җәмгыятьтә кешеләрнең матди һәм рухи яктан аерымлануы, бер-берсен «берничек тә аңлый алмавы» хакындагы фикер ассызыклана. Нәтиҗәдә заман алып килгән, совет идеологиясе тудырган әлеге күренешләр, билгеләр автор экзистенциясенең сәбәбенә әверелә.
Милли тәртипләр, кагыйдәләр, гореф-гадәтләрнең югала баруы, бер яктан, иҗтимагый шәрехләнә. Әлеге үзгәрешләрнең тарихи яктан аңлатылышы икенче бүлектә урын таба. Авылдагы карусыз, ләкин мәнсез («эшләгән өчен акча өмет итми, ашаганы өчен рәхмәт әйтми торган бер адәм») Сәмигулланың башкалар «гаебен» үз өстенә алып, чит кеше баласын тәрбияләве, авылдашлары каршында гафу ителмәслек җинаятьче кебек яшәргә риза булуы кеше хәленә керә белү, олы җанлылык кебек тәкъдим ителеп, әлеге ирләрчә яшәү сыйфатларының югала баруын («имәннәр кырылуын») автор сугышларга бәйли: «Урманнар нәкъ кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып, аларны кыра торган. Кара инде соңгы йөз, ике йөз ел эчендә генә: рус-француз сугышы, Кырым сугышы, рус-япон сугышы, Беренче империалистик сугыш, Гражданнар сугышы, акфиннар белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш күпме ирләр, күпме егетләр кырылган! Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, теплицада махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә» Бүлек ахырында Сәмигулланың «Мичкә ясарга имән юк» дип зарлануы авторның кешеләрдәге ныклык сыйфатларының югалуына мөнәсәбәте белән аваздаш яңгырый.
Өченче бүлек кабат иҗтимагый проблемаларга алып китә. Яшьләрдәге эчкечелекнең, эшлексезлекнең сәбәпләрен язучы шәхес культы, совет идеологиясенең бертөрле сөйләп, икенче төрле эшләвендә таба. 19371938 еллар искә төшерелеп, «халык дошманнары»н фаш итүләр, китаплар яндырулар, ипи чиратлары, ач килеш бәхетле тормыш турында лозунглар кычкырулар, мәчет манарасын кисүләр һ. б. телгә алына. Бу сынауларны кичкән авыл «рухсыз, имгәнгән авыл» дип бәяләнә.
Ләкин язучы бу югалтуларга фәлсәфи, тормыштагы табигый үзгәрешләр нәтиҗәсе итеп тә карый. Мондый тәэсир әсәрнең исеме белән килеп керә. «Бәхилләшү» төшенчәсен автор берничә мәгънәдә «уйната». Бер яктан, А. Гыйләҗев сүзләре белән әйтсәк, «мәгълүм бер чорның, без яшәгән заманның, әле офык артында җәйге таң кебек кенә яралып килгән билгесез киләчәк белән хушлашуы ул»5. Моннан тыш, әсәр тукымасында төшенчә язучының балачагын, яшьлеген уздырган авылы, татар халкының милли гореф-гадәт, традицияләре һәм, ниһаять, татар кешесенә хас булган туган туфракны, туган нигезне, туган телне ихластан ярату, авырлыкларга бирешмәү, өлкәннәргә хөрмәт, ярдәмчеллек кебек әхлакый сыйфатлар белән хушлашуы кебек тә укыла. Мансур Вәлиев әйткәнчә, «Бәхилләшү» дип әсәрнең исемен укыгач та, күңелнең иң тирән төпкелендәге бер кыл скрипканың гаять нечкә, үзәк өзгеч моңлы авазына охшаш аһәң биреп сызлап ала Әйе-әйе, нәкъ менә сызлап ала. Чөнки бәхилләшү ул соң мәртәбә күрешү. Бүтән бер дә очрашмаска хушлашу. Ул инде бөтенләйгә, мәңгегә аерылышу Кыскасы, телебез һәм халкыбыз яшәү дәверендә кичергән барча бәхет һәм шатлыкның тулысынча диярлек аерылышу хәсрәтенә, хушлашу кайгысына әверелүе ул сүз Шушы бер, әмма берәгәйле сүз»6.
Аерым бүлекләрдә язучы халык җырлары-моңнарының көндәлек тормыштан югала баруы, төбәк тарихының онытылуы, табигатькә мөнәсәбәтнең үзгәрүе, йола-гадәтләрнең җуелуы турында яза. Аерым бер геройлар тарихын төгәлләгәндә бу кыйммәтләрнең кешеләр күңелендә бик тирән яшеренеп булса да саклануы, кешенең барыбер аларга әйләнеп кайтуы телгә алына. Энҗе кызының Сәмигулла каберенә кайтуы яки Фәләхетдиннең үлем алдыннан татар телен «исенә төшерүе» шундыйлардан (Фәләхетдин образы, «Ут чәчәге»ндәге Габделнурны хәтерләтеп, мондый геройларның да тәүбәгә килү мөмкинлеген искәртә). Шулай язучы үз укучысы күңелендә дә милли сыйфатларның кайчан да булса тергезеләчәгенә аз гына булса да өмет калдыра. Ләкин повестьның соңгы җөмләләре («Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш!») авторның моңа шәхси мөнәсәбәтен бик ачык күрсәтә.