Мәхәббәт өчпочмагына корылган төп сюжеттан (Асаф-Сылу-Габделнур) тыш, автор тагын берничә охшаш ситуация төзи (Асаф-Сылу-Гаделия; Асаф-Зәйтүнә-Минһаҗ малае): болар ярдәмендә җавапсыз сөю хисенең түгел, бәлки көнчелекнең җимергеч көчен тагын бер тапкыр раслый. Гомумән, язучының күп кенә әсәрләрендә нәкъ менә көнчелек явызлыкның, бәхетсезлекнең сәбәбе итеп күрсәтелә.
Асаф идеаллаштырылган герой, намуслы, кыю, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмый торган татар ир-егете, повестьта язучы аны татар халкының вәкиле, милләтнең иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган шәхес дәрәҗәсенә куя. Күпмедер күләмдә ул башка әсәрләрдәге хикәяләүче образы белән аваздаш. Шуңа күрә Асаф образы укучылар тарафыннан автобиографик образ буларак та кабул ителә. Гомумән, «Ут чәчәге» укучыларның тирән мәхәббәтен яулый. Дөрес, әдәби тәнкыйтьтә язучыны эротиканы мул куллануда, әхлакый тезгеннәрне бушатуда гаепләүләр яңгырап китә. Әмма бүген дә әсәр татар әдәбиятындагы мәхәббәткә багышланган иң камил үрнәкләрдән булып кала.
«Торналар төшкән җирдә» (1979) повестенда М. Мәһдиев үзе иҗатының башлангыч чорында ук сайлаган стильгә, орнаментализмга әйләнеп кайта, хикәяләүдә экзистенциальлек, сентиментальлек тагын да көчәя. Әлеге әсәр кабат хикәяләүченең яшьлегенә алып китә. Ләкин сурәтләнгән вакыйгалар вакыт ягыннан шактый киң алынып, татар авылының көнитешен, мондагы әхлак кагыйдәләрен, кешеләрнең холык-фигыльләрен, дөньяга карашын үсеш-үзгәрештә тергезүгә хезмәт итә. Күпсанлы геройлар Мәрфугатти, Гайшәтти, Газзәтти кебек аналар, Әсхәдулла, Сафый абзый, Насибулла абзый, Гыйльмениса карчык, Камәр түти, Хәдичә һ. б. барысы да авыл кешеләре, авылның асылын, әхлагын, милли йөзен хасил итүчеләр. Бер яктан, повестьның кереш (пролог) өлешендә язучы әлеге кешеләрнең көнкүрешен, тормыш итү рәвешен, Франциядә, Кипрда йөргәндә күргәннәренең элек-электән татар авылына хас билгеләр булуын ассызыклап, гомумкешелек тарихи барышы кысаларына куя. «Кереш сүз»не йомгаклап куйган өлеш шул хакта сөйли: «Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең. Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз без. Бу әсәр безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-гадәтләр тапшырып дөньядан киткән кешеләр турында Бу әсәр илленче еллар яшьлеге турында» Соңгы җөмләләрдә әсәрнең язылу максаты да төгәлләштерелә: ул татар авылындагы «әхлак-гадәтләр»не барлау, шуларны киләчәк буынга тапшыру омтылышы булып аңлашыла. Халыкның милли бәйрәмнәреннән Сабантуй, кичке уеннар, аулак өй, шәл бәйләү күренешләре, йола-гадәтләр тулы бер матурлык, борынгыдан килгән көнитеш рәвеше итеп тергезелә. Кичке уеннар-җырлар кешене рухи яктан үстерүче, ныгытучы, үзен һәм башкаларны дөрес бәяләргә ярдәм итүче кыйммәт төсендә күз алдына килеп баса. Кунакчыллык, кайгыртучанлык, үзара ярдәмләшеп, табигать белән гармониядә яшәү идеаллаштырыла. Авылдагы һөнәрләр, үзара мөнәсәбәтләр, язмышлар исә тарихи хәтер сурәте булып калка.
Тулы әсәргә һәм аерым бүлекләргә куелган эпиграфлар, бүлек исемнәре укучыны моңсу кичерешләр дулкынына күчерә. Туган җирне ярату һәм сагыну, бәйрәмнәрнең, милли гореф-гадәт, традицияләрнең, кешеләргә хас матур сыйфатларның тормыштан югала баруы өлкән хикәяләүче һәм укучы күңелендә сызлану тойгысын уята. Беренче повестьтагы кебек үк, өлкән хикәяләүче «мин» исеменнән сөйләгән вакытта моңсу табигать күренешләренә зур урын бирелә. Әсәрнең исеме шулай ук сентиментальлеккә көйли. Торналар төшкән җир Масра басуы туган авыл әсәр барышында күпмәгънәле символга әверелә. Бер яктан, ул «мәңгелек әйләнеп кайту» урыны, сакраль эчтәлекле пространство: әлеге мәгънә әсәрдәге өлкәнәйгән геройларның туган җирен сагынып кайтуын гына түгел, бәлки мәңгелек кыйммәтләрнең кабат тергезеләчәгенә ышанычны да колачлый. Шуңа да хикәяләүче әсәр буенча «бу минем туган җирем» дип кабатлый. Икенчедән, туган җир һәр кеше өчен дөньяның үзәге, «торналар төшкән» биеклеккә һәм яктылыкка омтылыш формалашу урыны дип кабатлана: «Торналар шунда минем тормышымнан нәрсәнедер алып киттеләр. Мин, үкенечле караш белән күккә күз юнәлтеп, авызымны ачып тордым. Их, нигә ашыктым соң? Ник тыныч кына карап тормадым? Гомерләр узган саен, еллар өстәлгән саен, мин шул ашыгуымның очраклы булмаганын, ә табигать биргән бер гадәт икәнен төшендем. Мин, бик күп нәрсәгә шулай уйлап бетермәгән көе ашыгып, ахырдан авыз ачып карап кала торган бер кеше булып формалаштым. Шулай да торналар төшкән ул басу мәңгелек матурлык, шигърият чыганагы булып минем хәтеремә уелып калды». Бу юлларда һәр кешенең табигате белән «торналарга иярергә» матурлыкка, биеклеккә ашкынуы кешелеклелек сыйфаты икәнлек тә сизелеп китә.
Торналар образы исә табигатьнең үткәндә калган бизәге кебек аңлатылып, авторның яшәештәге югала баручы матурлыклар, югала баручы хакыйкатьләрне, кыйммәтләрне аңлавы, яшәү мәгънәсенә төшенүе, шуларга бәйле сызлануы булып калка: «Масра басуы» тын, бик тын. Шундый тын, дөньяның зыңлаган тавышы ишетелә, дөнья сабырлык, акыл чәчә, кызыл шар инде күмелеп бара, җир әйләнә, ә мин шушы мәһабәт тынлык уртасында торналар төшкән җирдә берүзем басып торам. Бу минем туган җирем».
Әсәрдә элегрәк иҗат ителгән «Каз канатлары» романы белән аваздашлык та сизелә, аны шушы җәһәттән тәнкыйтьләүчеләр дә була. Әмма, гомумән алганда, шушы сыйфат язучының орнаментализм стилендә иҗат ителгән әсәрләрен бер җепкә тезәргә, бер-берсенең дәвамы итеп карарга кирәк икәнлек турында сөйли. Аларда әсәрдән әсәргә бер олы тарих язучының туган җиренә, милләтенә, татар дөньясына мәхәббәте тарихы хикәяләнә, шушы тарих фонында яшәешкә, кешегә, кешелеккә хас сыйфатлар, кануннар барлана, татар кешесенең яшәү фәлсәфәсе ачыклана. Бу үзенчәлек «Бәхилләшү» әсәре басылып чыккач тагын да ачыграк күренә башлый.
Әмма аңа кадәр әдип тагын бер тапкыр язу стилен үзгәртү омтылышы ясый: «Мәңгелек яз» (19821985) романы шул заман татар әдәбиятында активлашкан авыл реализмы агымында иҗат ителә. Аның үзәгенә язучы колхоз председателе Ахияр Гарәфиев образын куя һәм романның идеясен дә шуның белән бәйли: тормышны, җәмгыятьне, кешеләрнең фикерләрен аерым шәхесләр үзләренең эш-гамәлләре, хезмәткә, тирә-яктагы-ларга мөнәсәбәте, тырышлыгы, намуслылыгы белән үзгәртә, ди. Әсәрдә тормыштагы шушы үзгәреш детальләп, һәр геройның тормыш, язмышын яктырту ярдәмендә күзәтеп барыла. Ахыр чиктә әдип укучыны Ахиярның акылына, ихтыяр көченә, рухи ныклыгына, максатчанлыгына сокланырга мәҗбүр итә.
Кеше холкына мәдхия җырлап язылган әлеге әсәр сугыш алды елларыннан башлап 19701980 еллар чигенә кадәрге татар авылын тарих буларак күз алдына китереп бастыра. Мондагы бик күп уңай үзгәрешләрне барлый, билгели. Шул ук вакытта совет идеологиясендәге күп кенә тискәре сыйфатларны да ачыклый һәм ялгыш буларак бәяли. Язучы геройлары исеменнән дә «ялгыш», «хата» сүзләрен кабатлаттыра. Мәсәлән, Ахиярның журналист белән сөйләшүен сурәтләгән ундүртенче бүлектә төп герой эш кешеләренең авылдан күпләп шәһәргә күчүенә күз йомган идеологияне «Безнең экономикада, башлыча авыл хуҗалыгы экономикасында, теге елларда бер хата җибәрелде» дип бәяли, болай дип өстәп тә куя: «Аталар ясаган хатага балалар җавап бирми, диләр. Ә мин өстәп әйтәм: аталар ясаган хатаны берничә буын төзәтеп бетерә алмый». Аннары шул ук Ахияр авызыннан терлекләрне бетерү сәясәте «хата» дип атала.