Татар тарихын һәм мәдәниятен белеп, милләт киләчәге өчен борчылып яшәгән ачык күзле, үткен сүзле, тирән фикерле шәхес, укытучы һәм галим иде ул. М. Мәһдиевнең йөрәге 1995 елның 14 июнендә тибүдән туктады.
Бу урында язучының «Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала» дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр. Чөнки ул үзе белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китте. Әмма Мәһдиев дөньясы исән! М. Мәһдиев дөньясы халкыбызның матур, инде тарихта кала баручы, гыйлемгә омтылу һәм хезмәт сөю, үзара мөнәсәбәтләрдәге самимилек, ярдәмчеллек, көнкүреш-гадәтләрдәге тәртиплелек, җанындагы, рухи тормышындагы хискә, җыр-моңга байлык белән билгеләнә торган татар дөньясы ул. Шуңа күрә аның иҗаты да олуг татар дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып яши һәм киләчәккә китеп бара. Укучы игътибарына тәкъдим ителә торган ун томлык басма шуның ачык дәлиле.
Дания Заһидуллина,филология фәннәре докторыБез кырык беренче ел балалары
(Повесть)
Халык җырыАтадин бала яшь кала,Бик күп эшләр башкара.
Автордан
Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп колхоз басуында эшләдек Атлар азайгач үгез җиктек, сыер җиктек. Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып иген басуына чыгып китәбезме без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек.
Еллар үтте, безне инде хәзер «урта буын кешеләре» дип атыйлар. Үткән гомерне искә төшерү, аны анализлау әнә шул «урта буын»га килеп җиткәч башлана, күрәсең. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул сугыш, изге сугышның дәһшәте, Бөек җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик Армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән.
Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме әнә шулай туды.
Яшьтәшләрем белән мин горурлана алам: минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эш башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, агрономнар, шофёрлар бар ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгыртырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр.
Әнә шул сабакташларыма, бүгенге урта буын кешеләренә багышлыйм бу әсәремне.
1972, апрельМенә дигән бер майор
Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне кырдан җыеп заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез. Мидә икенче сыр ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы болары ашка китә. Табигать бай үз баласын ул ничек тә саклый. Мидә өченче сыр Өченчесе юк. Кичә юк иде
Бүген беренче октябрь. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек. Үгезләрдән, дегет, камыл исеннән, күксел урманнардан, зәңгәр төтенле, көйгән бәрәңге исе килеп торган басулардан безне кем аерды? Ник аердылар? Моны беребез дә белми иде.
Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, әвендә киптерелгән, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп тән ныгып беткән бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк. Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен дә юмаган унбиш-уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында Түбән Кенәр малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары һәммәсе кишер ашый. Мөрәле малайлары кесәләрен әйләндереп бер төрерлек тәмәке эзлиләр, шул арада ду килеп бәргәләшеп алалар. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән. Беренче кыңгырау чылтыраса да, класска керергә уйлап та караган кеше юк.
Кинәт өлкән курс малайларыннан берәү:
Завуч!.. дигән бер генә сүз кычкырды да класска кереп юк булды. Аның артыннан коридорның яртысы бушап калды. Коридор буйлап электр тогы узгандай булды, һәм без туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнче, тузан болыты эченнән ялтыравыклы күзлек пыялалары күренде. Миләр кыймылдады. «Әһә, шул ике пыяла завуч икән», дип уйлап алдык. Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. Аяклар класска өстерәделәр. Коточкыч тынлык урнашты. Мин класска күз төшердем. Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылып, аннан ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар
Шапки снять!
Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде.
Завуч рус теле укытучысы икән.
Тынлык урнашты. Тәрәзәдән ерактагы сары басу күренә, аның күк белән тоташкан урынында тук кибәннәр өем-өем булып утыралар, биектә-биектә тилгәнме, ниндидер кош тирбәлә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Көлтә йөге өстендә үгез көенә баруы нинди рәхәт иде! Ә монда кыймылдарга да шикләнеп утырасың Күзлекле кеше кесәсеннән саплы зур тарак алып озын чәчләрен рәтләде. Аннары күзлеген салып аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте. Күзлеген салгач бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. Ул әллә нинди талый торган ат күк тоела
Мин сезгә рус теле укытырмын, ребятки, дип, күзлекле сүз башлады. Мин бүгенгә сезнең белән татарча сөйләшәм. Ләкин без акрынлап дәрестә русча сөйләшүгә күчәрбез
Һи, безнең өчен бу яңалык түгел! Без моны инде бишенче класстан бирле ишетеп киләбез. Барыбер бернәрсә дә чыкмаячак. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле. Гәүдәң бик төз, тавышың таза күренә. Менә дигән бер майор чыгар үзеңнән
Миңа алтмыш яшь, дип дәвам итте күзлекле калын көр тавыш белән, классның нәрсә уйлаганын сизгәндәй. Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. Укып бетергәнче миндә рус теле өйрәнсәгез үкенмәссез. Мин үзем Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә минем йөрәгем әрни. «Брач баренье белән чәй эчә» дип сөйләгәннәрен ишеткәндә мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. Беренче дәресне без шуңа күрә бик җиңел бер эштән башларбыз. Сез миңа ике баганага бишәр сүз языгыз. Беренче баганага «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. Мин шул сүзләрдән чыгып кемнең кем икәнен үзем чамалармын