Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 1 томда / Собрание сочинений. Том 1 стр 12.

Шрифт
Фон

Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады. «Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. Парта араларыннан кайнар дулкын күтәрелгәндәй булды, кемнеңдер каләме сынды, берәүнең карасы түгелеп, кемнеңдер чалбарын буяды, кайсыдыр язуын бозды

Зур газаплар белән унар сүз язылып бетте. Күзлекле парта арасында йөри башлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып күз йөртеп чыга. Һәр дәфтәрнең үзенә аерым чырае. Бертөрле дәфтәрләрне алгач, «әһә-әһә» дип тиз генә карап ала да:

 Кайсы мәктәптән? Укытучың кем иде? дип сорый. Кайбер дәфтәрне почмагыннан чеметеп, җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе сытыла. Үзе бер сүз дәшми, теге малай да моның чытык йөзен күреп кып-кызыл булып утыра, башын аска ия.

 Фамилия?

Тәрәзә пыяласы тагын зыңгылдап китте. Тез башлары ямаулы күксел чалбар кигән Мөрәле малае, үлем җәзасы алган кешедәй, башын түбән иде, партаны шыгырдатып басты. Ун минут элек кенә бу малай коридорда бөтенебезне чалып егып, изеп йөргән иде.

 Зарифуллин, диде ул, ияген бишмәт якасына яшереп.

Күзлекле исә башкача бер сорау да бирмәде. Ул Зарифуллинның пычранган дәфтәрен парта өстенә төшереп җибәрде. Аннары кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чын итеп эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар икән, әйтерсең ул микроблар күзлекленең кулына да үрмәлиләр икән. Бу микроблар керсә, кешене чирләтәчәк икән

Мәскәү татары шулай итеп бу дәрестә безне җиңде. Ормады, сукмады, хәтта бер генә тапкыр ачулы сүз дә әйтмәде, шулай да җиңде.

Без авыл мәктәбендә иркенлектән тулысынча файдаланган идек. Ир укытучылар юк, хатын-кызлар гына Укытучылар да безнең кебек үк ачлар, утыннары юк. «Бәлки, безне дә сугышка алырлар әле», дип җибәрергә дә күп сорамый идек. Шунлыктан күбебез тәмәке тарта, теләгән дәресенә керә, теләмәгәненнән кайтып китә иде. Әнә шундый иркенлектән соң Мәскәү татарының безнең өстән ниндидер власть урнаштыруына, әлбәттә, риза булмадык. Тәнәфескә чыккач, әле тел шомартып маташтык:

 Һи-и, исегез киткән икән, мондыйларны гына бөккән бар инде!

 Ә бездә, ә бездә Моннан да усал иде, химиядән укытты берәү. Рогаткадан шалт тегенең күзлегенә бер малай. Шуннан соң майлагандай булды

 Ә безнең авылда Ә безнең авылда

Малайлар шаулаштылар, ләкин барысы да моның болай гына, бүрәнә аша бүре куу гына икәнен беләләр иде. Моны Зарифуллин да бик яхшы аңлаган һәм ул, сүзгә катнашмыйча гына, офыктагы кибәннәргә таба карап, тәрәзә янында тора иде

Ата кара тараканның кан әйләнеше

Әркәшә Пермяков рус малае. Аның чиркәү кушкан исеме Аркадий булгандыр инде. Ләкин туганнан бирле татар авылында яшәгәнлектән, ул Әркәшәгә әйләнгән дә беткән. Хәер, башка яктан да ул нәкъ безнең кебек: русча бер авыз сүз белми чөнки әти-әнисе дә, гомер буе татар авылында яшәгәнлектән, гел татарча гына сөйләшә. Киеме дә татарча: өстендә брезент тышлы бишмәт, аягында кызыл буяулары чыккан олтанлы манган итек. Бөтен булган аермасы фамилиясендә һәм су коенганда гына күренә.

Аның әтисе авылда ветеринар булып эшли. Халыкта «ветеринар» дигән сүз юк, «ат врачы» дигән сүз генә бар. Аксап йөргән кәҗәңне дәваласа да, бозаулый алмый яткан сыерны бозаулатса да, Пермяковның исеме гел «ат врачы» булып калды. Җиденчене бетергәч Әркәшә дә ат врачлыгына укырга китә икән, дип сөйләгәннәр иде, ләкин укытучы булуны артыграк күргән, ахрысы, безнең белән училищега килде. Наданлыгы бер дә безнекеннән ким түгел, ләкин рус грамматикасы дәресендә кинәт кенә дәрәҗәсе күтәрелде.

Икенче дәрестә без инде ия белән хәбәр табу, җөмлә турында кагыйдә әйтү кебек эчпошыргыч эшләр булыр дип тора идек. Бөтенләй башкача булып чыкты.

 Сез колхозчы крестьян малайлары, дип сүзен башлады Мәскәү татары, һәм киләчәктә дә күбегез авыл балаларын укытыр. Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле. Исегездә тотыгыз, мин яздырачак сүзләрнең бик күбесен руслар үзләре дә белми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәгәннәре. Йә, татарда кызыл ат буламы?

Безнең өчен бу сорау сорау да түгел.

 Кызыл туры, дип кычкырабыз.

 Ә сары ат?

 Була!

 Кара ат?

 Кара туры!

 Менә хәзер шуларны русча әйтегез.

Без тынып калдык. Мөрәле малае Әлтафи миңа борылып пышылдап кына болай диде:

 Чукынды, малай, монда ат печүчеләр әзерлиләр икән, укытучылар түгел.

Ләкин мин аңа җавап бирергә өлгермәдем. Укытучы безне яңа сораулар белән күмде:

 Ә атның бәкәле русча ничек булыр? Ә бәкәл өстендәге ялы ничек? Ә? Менә монысын руслардан да бик сирәк кеше белә.

Әркәшә әнә шул дәрестә танылды. Ул бер-ике сорауга дөрес җавап бирә алды. Мәскәү татары, аны мактап: «Май чүлмәгенең тышыннан билгеле», диде. Без, борыннарыбызны тарта-тарта, тактадан күчереп яздык һәм гаҗәпкә калдык: баксаң, ике атның төсе бер үк төрле булып та, ялы, койрыгы икенче төрле булса, рус телендә икесенә дә аерым исем бар икән. Дәрестә татарча да шактый мәгълүмат алдык. Ат төсе без уйлаганча ике-өч төрле генә булмый икән. Аның коласы да, җирәне дә, алмачуары да була икән! Каян белеп бетергән боларны Мәскәү кешесе? Әйтерсең ат врачы булып эшләгән. Әллә югыйсә чыннан да ат врачымы икән? Бу сугыш вакытында кемнәр генә кем булып йөрми. Әнә лесхоздагы почта начальнигы, алтмыш биш яшьлек Иван Георгиевич, безгә рәсем дәресеннән керә. Училищеның хуҗалык мөдире Исмәгыйль агай да безгә зоология укыта бит әле!

Мәскәү татары чыннан да ат врачы дигән фикергә килдек. Бу фикерне бигрәк тә Әлтафи куәтләде. Рус теле укытучысы ат врачы икән Әһә, әйтәм җирле, беренче дәрестә үк ул «татарлар брач дип сөйләшә Шуның белән йөрәгемне әрнетәләр» дип сөйләнгән иде. Үзенә кагылганга икән Аңлашылды. Ләкин ат врачлары бик алама була иде. Менә безнең авылның Пермяковны алып кара инде. Җилкәсендә көн-төн калын күн сумка. Үзеннән әллә нинди дегетле дару, авызыннан сарымсак исе килеп тора. Күн фуражка гына киеп йөри. Ә бу? Алла белсен

Рус теле дәресендә дәрәҗәсе күтәрелеп киткән Әркәшә бер көн эчендә ике фәннән харап булды.

Берсе әлеге дә баягы рәсем дәресендә.

Иван Георгиевич бу җирләрдә беренче земский больницалар, почта бүлекләре ачылганда ук дөньяга килгән кеше икән. Ул беренче дәрестә үк безгә мондагы алпавыт утарының тарихын, беренче больница, беренче почта бүлегенең ничек ачылуын сөйләде. Үзе революциягә кадәр гимназия белеме алган, аннан, ниндидер институтта укып, элемтәче булып киткән. Әтисе потомственный дворянин булган икән. Моны ишетүгә безнең колаклар торды. Әлтафи, моңа һич тә риза булмыйча, бөтен класска ишетелерлек итеп татарча:

 Череп таркалган сыйныф, диде.

Әркәшә дә, моңа кушылып:

 Алайса, безде алпавыт калдыгы укыта икәд, дип куйды. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде.

Ләкин алпавыт калдыгы безне ормады-сукмады, ә кемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белү өчен, өстәл өстенә тумбочка утыртып куйды да шуны кәгазьгә төшерергә кушты. Йа Хода! Кемнәрдән нәрсәләр генә чыкмады! Ну, тапты эш бу картлач үзе дә! Ирекле рәсем дисен иде ул хет! Менә ичмасам авыл мәктәбендә укытучылар безгә шулай дип кенә әйтәләр иде. Кем әтәч, кем куян, кем яфрак ясый иде.

Тумбочканы әмәл-чөмәл китергәч, Иван Георгиевич, нәкъ безнең теләкне белгәндәй, ирекле рәсем ясарга кушты. Әркәшә әнә нәкъ шул ирекле рәсем белән харап булды.

Дәрес бара. Һәркем кыштыр-кыштыр килеп нәрсәдер эшли, артка борыла, кемнәндер нәрсәдер сорап ала, мышкылдый. Берәүләр ясаган рәсемнәрен резинка белән выжылдатып боза, икенчеләре сугышка кадәр үк алынган буяу карандашының калдыгын тел очына тидерә-тидерә буйый. Иван Георгиевич парталар арасында йөреп тора. Аның аскыл сирәк чәчләре бер як кырыйдан юл ачып майлап таралган, аксыл мыегы нәкъ борын астында гына урталай бүленеп, борын турысында ирене ялтырап тора. Шуңа күрә сөйләшкәндә ул кишер ашап утырган куянга охшап китә. Аның киемнәре иске, ләкин бик пөхтә, һәр дәрескә муенына кара лентадан ясалган күбәләк куеп керә. Үзе бераз гына бөкре һәм аякларын өстерәбрәк йөри. Грек, Рим сәнгате турында искиткеч яратып сөйли. Чабаталы малайлар булсак та, һәркайсыбызга «сез» дип кенә сөйләшә. Әлтафи, саташып, әллә ничә тапкыр үзе турында «без» дип җавап бирде. Без аңа ияләнгәнмени соң! Иван Георгиевич һәркемгә ниндидер бер киңәш бирә, җылы сүз әйтә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3