Г. Исхакый Берлинда басылып чыккан (мөһаҗирәтнең баштагы чорында иҗат иткән) китапларыннан соң егерме ел әдәби әсәрләр язмый. Бу чорда ул каләмен публицистика өлкәсендә эшләтә. 19281939 елларда нәшер ителгән «Милли юл» («Яңа милли юл») мәҗмугасының һәр санында (барлыгы 136 саны дөнья күрә) әдипнең бер яки ике зур мәкаләсе басылып бара. Мәҗмуга чыккан дәвердә, 1931 елда, өч ай мөселман Көнчыгышында сәфәрдә булып кайта. 19331936 елларда Ерак Көнчыгыштагы илләрдә яши. Шул чорда гына «Яңа милли юл»да мәкаләләре бераз сирәкләнеп ала.
Г. Исхакыйның чит илдәге тормышын күзәткәндә, аның оптимизмына, оештыру сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Алыйк аның 19331936 елларда Ерак Көнчыгыштагы эшчәнлеген генә. Ул анда 1918 елда Уфадагы Милли мәҗлестә үзе һәм фикердәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән Идел-Урал милли мохтариятының моделен кора. Мөһаҗирләрне милли байрак астына туплый. Милләттәшләренең дини мәхәллә тормышын дөньяви милли-мәдәни җәмгыять тормышына әверелдерә.
Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның унҗиде мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый. 1935 елның 414 февралендә Мукденда уздырылган Корылтайда Идел-Урал төрек-татар дини-милли җәмгыятенең Г. Исхакый төзегән Уставы кабул ителә. Мәркәз башкарма идарәсе каршында диния, мәгариф, финанс эшләре буенча шөгъбәләр (бүлекләр) оештырыла. Барлык мәхәлләләрдә дә шул шөгъбәләрнең бүлекчәләре төзелә. 1935 елның 1 ноябрендә Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрекътагы Идел-Урал төрек-татарларының атналык гәзитәсе» «Милли байрак» чыга башлый. Гәзитәне оештырып, ярты ел чыгарышкач, Г. Исхакый 1936 елның мартында Аурупага китеп бара. Гәзитәнең һәр санында «мөәссисе13 Г. Исхакый» дип языла.
Гәзитә җитәкче бер органга әверелә. Бөтен мәхәлләләр тормышын яктыртып бара. Милләттәшләребез үз Ватаннарында уйларга да мөмкин булмаган тормыш белән яши. Әйтерсең лә алар башка параллель дөньяда тереклек итә. Әйтик, Явыз Иванның Казанны алган көнне 15 октябрьне ел саен кайгы көне дип игълан итеп, һәр мәхәлләдә җыелышып, Коръән укып, шәһид киткәннәрне искә алалар. 1917 елда Ватаннарында корылган Милли мәҗлеснең 20 еллыгын зур тантаналар ясап билгеләп үтәләр. Ураза, Корбан гаетләре бөтен шартларын туры китереп олы бәйрәм көннәре итеп үткәрелә (ә бу елларда Советлар Берлегендә мәчет манаралары киселә, муллалар эзәрлекләнә, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәренә туры китереп, атеистик тамашалар оештырыла).
Бу чараларның барысы да гәзитә аша алдан хәбәр ителеп, урыннарда кичәләр уздырылып, соңыннан һәр мәхәлләдә узган кичәләрдән хәбәрләр басыла. Һәр елны Тукай көннәре дә милли бәйрәм итеп уздырыла. Гәзитә кайчагында унике битле дә булып чыга. Төрле мәхәлләләрдә яшәгән милләттәшләрнең бер-берсен котлаулары, кайгы уртаклашулар яки иганәчеләрнең исемнәре, сәүдәгәрләрнең рекламалары берничәшәр битне ала. Һәр төбәктә яшьләр, хатын-кызлар түгәрәкләре эшли, концертлар, спектакльләр куела.
Алты еллык дини-милли мәктәпләр дә ачыла. Идел-Урал комитетының уставы буенча, шул мәктәпне тәмамламый торып, балаларны чит уку йортларына бирү тыела. Һәр гаилә шул кагыйдәне төгәл үти. Яшь буынның чит-ят мохиттә үсеп, үз милли гореф-гадәтеннән, теленнән читләшер дип, ят милләтләр эчендә югалырлар дип куркып яшәгән татарлар бөтен күңелләре белән җирле җәмгыятьләрнең эшенә катнашалар. Гәзитәдә һәр мәхәлләнең тормышы көзгедәге кебек чагыла. Татар яшьләренең үз ишләрен табып өйләнешүләр мөмкинлеге туа.
Мөһаҗирләр, туган илләрендә үзгәрешләр булып, большевиклар властьтан китәр дә ирекле илебезгә кайтып яшәрбез дип өметләнә. Бөтен хосусиятләрен саклап яшәп, алар үзләрен Советлар илендә динсез, телсез калган милләттәшләренә беренче ярдәмчеләр булачакларына ышана. «Милли байрак»та үзара котлашулары һәрвакыт «киләсе бәйрәмнәрне үз Ватаныбызда каршыларга язсын» дигән сүзләр белән тәмамлана. Аурупадан Г. Исхакыйдан килгән котлауларда да шундый ук теләкләр кабатлана: «Мөхтәрәм милләттәшләр, Корбан бәйрәмеңез мөбарәк булсын. Милли-дини эшләремездә эшләүче, чалышучы, матди-мәгънәви ярдәм итешүче бөтен милләттәшләребезнең эшләре уңышлы булып, тиз көндә хөр-мөстәкыйль илебездә бәйрәмнәребезне бергә-бергә итәргә Тәңре насыйб итсен. Варшава» (Милли байрак. 1938. 13 (112).
«Милли байрак» гәзитәсенең 116 саны кулдан языла. Бу эшне Ибраһим Дәүләткилде башкара. Аның хатыны гәзитәнең, нигездә, алып баручысы Рокыя Мөхәммәдиш-Дәүләткилде һәр санда үзенең төпле мәкаләләре белән мөһаҗирләрнең милли хисләрен куәтләндереп тора. Бу ике фидакярнең милләткә иткән ун еллык хезмәтләре соңыннан Советлар төрмәсендә ун еллык тоткынлык белән түләнә
Бу бердәм җәмгыятьнең, Г. Исхакый төзеп калдырган хөкүмәтнең нигезе шундый нык була ки, балигъ булган милләттәшләрдән җыелган взноска һәм баерак кешеләрнең иганә акчасына гына яшәсә дә, ул ун ел дәвамында 1941 елда совет гаскәрләре Маньчжуриягә басып кергәнгә кадәр эшли: гәзитә дә чыгып килә, дини-милли мәктәпләр дә эшли, шул мәктәпләр өчен китаплар, уку әсбаплары да нәшер ителеп тора. «Идел-Урал» комитетының бу ун еллык эшчәнлеге Ерак Шәрекъта яшәүче татарларның милли аңы үсүгә нык ярдәм итә. Хәзер төрле илләргә таралып яшәгән милләттәшләребезнең күбесе Ерак Шәрекътан киткән кешеләр. Туксанынчы еллардан башлап алар Казанга күпләп килде. Чит-ят җирләрдә гомер иткән татарларның туган телебезне, динне генә түгел, тарихыбызны да бик әйбәт белүләре, милләт җанлы булулары гаҗәпкә калдыра иде. Ә алар безнең телсезлеккә, динсезлеккә, бездәге битарафлыкка гаҗәпләнде Алардагы һәм балаларындагы югары милли үзаң, дингә, телгә, үткән тарихыбызга хөрмәт, баксаң, Г. Исхакый чәчкән орлыкларның җимеше икән.
Мондый гаҗәеп тәҗрибәне күреп, күңелгә үзеннәнүзе татлы һәм үкенечле уйлар килә: 19171918 елларда татарның мөстәкыйльлеге өчен көрәш чорында большевиклар комачауламаган булса һәм ил башында Г. Исхакый кебек милләтпәрвәр, булдыклы каһарман затлар торса, татар иле нинди югары үсеш дәрәҗәсенә ирешер иде! Һәм без, татарлар, бүгенге кебек ярым ассимиляцияләнгән хәлдә, уфтанып, әдип «Инкыйраз»ында кисәткән XXII йөз башын шомланып көтмәс идек
Гаяз Исхакыйның туганнары
Г. Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе әдипнең унбиш томлык әсәрләр тупламасының бишенче томында бирелде. Әдипнең әтисе ягыннан нәсел тамырлары әлегә түбәндәгечә билгеләнә: Сөбханколый Хәмзә Исмәгыйль Габделбакый (1734) Мөхәммәдшәриф (1762) Исхак (1807) Гыйлаҗетдин (1839) Мөхәммәдгаяз (1878).
Исхак мулла, хәзерге Әлмәт районы Елховой авылыннан хәзерге Чирмешән районы Лашман авылына килеп, 1851 елның 14 мартында имам-хатыйп итеп билгеләнгән. Аның биш улы булган: Гыйлаҗетдин, Лотфулла, Җиһангир, Ибраһим, Шәмсун. Бу вакытта Гыйлаҗетдингә унике яшь. Димәк, Исхакыйның әтисе Гыйлаҗетдин Елховой авылында туган булып чыга. Ул Чистайда Закир ишан Камалиев мәдрәсәсендә укый. 1873 елның мартында муллалыкка указ ала, Яуширмәгә килеп, 1902 елның гыйнварына кадәр авылның беренче җамигъ мәчетендә имам-хатыйп, мөдәррис булып тора. «Кызыл Армия» гәзитәсенең 1919 ел, 10 июль санында Гыйлаҗетдин хәзрәт Исхаковның 1919 елның 9 мартында вафаты турында язылган хәбәрдә болай диелгән: «Казан әтрафында атаклы хәзрәтләрдән саналып, уку-укыту эшләрендә татар дөньясына күп хезмәт иткән кеше Үзенең утыз еллар мулла булып торган бер заманында тирә-як авылларда бик күп мәдрәсәләр ачып, татарларны укырга өндәгән. Мәрхүмнең үзеннән соң өч кызы, ике улы калып, кече улы Хәсән Исхаков иптәш хәзерге көндә совет платформасында эшли торган яшь язучылардандыр».