«Дулкын эчендә» һәм «Өйгә таба» әсәрләре әйтерсең лә бүген язылган. Г. Исхакый беркайчан да безнең системада яшәмәгән, аңа без яшәгән мохитнең тамчы кадәр дә йогынтысы булмаган. Әмма большевиклар тарафыннан дөрес курс алынмаганын һәм берьяклылыкның нәрсәгә китерәчәген ул тирән аңлаган һәм чит илдә калган. Хөр күңеле, идеаллары үзе белән киткән. Бернинди сарай идеологиясенә буйсынмыйча, гомумкешелек кыйммәтләре хакында Аурупа югарылыгында фикерли алган. Ул, үз югарылыгыннан торып, Локман хәким кебек, без коммунизм идеяләре белән исереп, якты киләчәк турында хыялланып йөргәндә үк, илебездәге тарихи вакыйгаларны үз вакытында мәкаләләрдә дә, әдәби әсәрләр итеп тә язып барган.
«Көз» повесте бер утыруда укыла торган бу гүзәл әсәр Г. Исхакыйның егерме дүрт яшьлек чагында язган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендәге татар өчен мәңгелек булган темаларның берсенә багышланган. Үзеңнең милли мохитеңнән, татар җирлегеннән, телеңнән, культураңнан, халкыңнан аерылу драматик финалга китерә. Әсәрдә төп фикер әнә шул хакта. Агымсу иркенә куелган йомычка кебек, агым кайсы якка китереп терәсә, шунда тукталырга риза булып яшәгән Гөлсем һәм кайсы ярга йөзәсен белгән һәм теләгенә ирешү өчен бөтен көчен, акылын җыеп көрәшкән Нәфисә икесе ике төрле мохиттә тәрбияләнеп үскән кызлар. Саф татар гаиләсендә тәрбия алган сәүдәгәр кызы Нәфисәдән аермалы буларак, татар мохитеннән чыгып бетмәгән, рус мохитенә кереп җитмәгән морза кызы Гөлсем, ике арада бәрелеп-сугылып калып, ихтыярсыз бер кеше булып җитешә. Нәтиҗәсе шул: көзләре ике ханымның ике төрле: Нәфисәнең язмышы бер гүзәл поэма төсен алса, морза кызы Гөлсем упкын читендә кала. Әсәрнең герое Хәлим әйткәнчә: «Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке миләшчә, алманыкы алмача». «Көз» повесте, гәрчә анда татар тормышының шул ук революциягә кадәрге дәвере сурәтләнсә дә, Г. Исхакыйның шул чорда язган әсәрләреннән аерылып тора. Биредә тел-сурәтләү чараларын кулланудагы, сюжетны корудагы камиллек, осталык сокландыра. Бу гүзәл повестьны татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәге дип атарга мөмкин.
«Җан Баевич» комедиясендә Г. Исхакый милли нигилистлардан көлә. Ватып-җимереп булса да русча сөйләшсәм, русча киенсәм, марҗага өйләнсәм, руслар белән генә аралашсам тәрәкъкый пәрвәр булам, ягъни культуралы кеше булам Комедиядәге төп герой Шакирҗанның хыялы әнә шундый. Зыялы булуны шулай аңлаучы нигилистлар татар дөньясында һәрчак булган һәм хәзер дә бар.
«Локман Хәким» бу кечкенә әкият бик зур хикмәткә ия әсәр. Әйбәт кенә яшәп яткан халык өстенә зәхмәтле яңгыр ява. Шул яңгыр тамчылары эләккән суны эчеп, халык акылдан яза һәм ни кылганын белми тилереп яши. Айнып китсә, ни күрә: ил таланган, бөтен җир җимерек, тормыш чыгырыннан чыккан. Һәммә кеше аптырашта: кайда кайчан нәрсә югалтканын аңламый тора, диварларда, коймаларда, халыктан көлгән кебек, акылдан язган падишаһның ахмак лозунглары, манифестлары эленгән.
Әсәрнең Берлинда 1923 елда язылганын истә тотканда, Г. Исхакыйның күрәзәлегенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Нәкъ безнең хакта бит бу! Без дә коммунизм идеясе белән исереп гомер иткәнбез. Ә айныгач, нәрсә күрдек соң: байлык беткән, бөтен нәрсә җимерек, көчләнгән табигать, тәрбиясез балалар, кадер-хөрмәтсез олылар һәм киштәләрдә, бездән көлгәндәй, якты киләчәк, коммунизм турында язылган калын-калын китаплар, плакатлар, лозунглар, кызыл әләмнәр генә.
Г. Исхакыйның бөек акылы аңа безнең илдәге хәлләрне объектив бәяләргә һәм гасыр башында ук бөтен ХХ гасыр буена булачак афәтләрне алдан күрергә мөмкинлек биргән.
Г. Исхакыйның гомеренең соңгы елларында язылган әсәрләрендә вакыйгалар төрек җирлегендә бара.
«Татар кызы» повесте безнең өчен темасының яңалыгы белән кызыклы. Илләр арасында булып үткән тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Ватаныннан читтә яшәргә мәҗбүр булган татарларның күңелләрендә сызылып торган җирсү, туган илне сагыну, хәтта милли кием-салым, ашау-эчү әйберләренә кадәр тәфсилләү, җыр-шигырь, шагыйрьләр хакында, туган табигать хакында сөйләшүләр тормышка ашмас моңсу бер ашкыну булып тоела. Биредә Г. Исхакыйның үз халәте дә чагыла дияргә була. Әсәрдә чит илдә бүленеп калган геройлар үзләрен еш кына «ике ут арасында» калган кешеләр дип атыйлар. Язучының 1920 елда Парижда язылып, Варшавада югалган «Ике ут арасында» исемле әсәре дә, бәлки, шул үз иленә кайтасы килеп, чит җирләрдә тилмереп яшәүче мөһаҗирләр турындагы әсәрдер, дип фараз итәргә мөмкинлек бирәдер?
«Хәят юлында» пьесасында Г. Исхакый, Аурупада шәүлә булып йөреп-йөреп тә, безнең илгә килеп кунаклаган кызыл идеянең тамыр җибәреп, ныгып һәм соңыннан ничек итеп әкренләп кабаттан башка илләргә җәтмәсен сузуын тасвирлый. Элек бездә эшләгән марксизм-ленинизм университеты тибындагы «Халык йорты» сәяси курсларына йөреп, еллар буе без ятлаган цитаталарны ятлап, реаль тормыштан ераклашкан бушбугаз, аферист Йосыф һәм аның коткысына бирелеп йөргән Сабахат, Пакизә, Зүхтүләрнең үз-үзләрен тотышлары нигезсез идеянең ничек итеп яшьләрне бозуын, күңелләрен буш калдыруын күрсәтә.
«Тәүбәгә килгән хатын» хатын-кыз язмышын күңеленә якын алып язган әсәрләре белән танылган әдип бу төрекчә хикәядә дә тормыш төбенә төшә язган төрек кызының, юлында «Хозыр»ны очратып, тәүбә итеп, дөрес юлга чыгуын, бәхеткә ирешүен сурәтли.
«Олуг Мөхәммәд» Г. Исхакый озак еллар дәвамында Алтын Урда, Казан ханлыклары тарихларын җентекләп өйрәнгән, әсәр язу фикерен күп еллар күңелендә йөрткән булса кирәк. Мәсәлән, 1937 елда ук әдип үзе нәшер иткән «Яңа милли юл» мәҗмугасында ( 3. 1819 б.) «Олуг Мөхәммәднең Солтан Морадка язган мәктүбе» дигән мәкалә басылып чыга. Мәҗмугада шулай ук Һ. Атласи, Р. Фәхретдинов әсәрләрендә Олуг Мөхәммәднең Казанда идарә итү чорлары хакындагы фикерләр дә бәян ителә.
Г. Исхакый «Олуг Мөхәммәд»не дүрт ел дәвамында иҗат иткән. Әсәрнең язылу вакытына игътибар итсәк, бу чор Россиядә Алтын Урданы бары тик каралтып тасвирлау чоры. Бәлки, бу хәл дә язучының әсәр язу теләген куәтләндергәндер. Әсәр соңгы елларда мәйданга чыккан болгарчылык-алтынурдачылык кебек радикаль фикерләрне урта бер җирдә берләштерә, уртак бер фикергә китерә сыман.
Китаплары басылып тора, унбер ел инде «Яңа милли юл» мәҗмугасы нәшер ителеп килә Г. Исхакый 1919 елда туган иленнән киткәннән бирле, мөгаен, беренче тапкыр тынычланып, әсәрләр язса, бастырып чыгарырга мөмкинлек булуына куанып яшәп алгандыр. Утыз биш еллык мөһаҗирлек чорында бу еллар әдипнең иң бәхетле еллары булгандыр. Әмма дәртләнеп, бөтен көчен иҗат эшенә җигеп, җимертеп эшләп ятканда, Гитлер Польшага сугыш ача. Г. Исхакый, Польша хөкүмәтенең киңәшен тотып, эмигрантлар оешмасы «Прометей» җитәкчеләре белән бергә, 1939 елның 6 сентябрендә Варшавадан чыгып китәргә мәҗбүр була. Әдип, үзе язганча, өеннән кулына бер сумка тотып кына чыгып китә.
Шулай итеп, сугыш Г. Исхакый өчен шәхси фаҗига китерүдән башлана. Шуннан соң аңа беркайчан да үз матбагасын кору насыйп булмый. Мондый вазгыять килеп чыкмаган булса, без, укучылар да, әдипнең югарыда аталган тагын ике әсәрен күрә алган булыр идек.
Татарның үткәндәге шанлы тарихы, агымдагы хәлләре, киләчәккә өметләре турында утызынчы елларда язылган, рус, француз, поляк, япон телләрендә басылып чыккан «Идел-Урал» очеркының татарча басмасы булмавы да югарыда бәян ителгән хәлләр белән аңлатыладыр, күрәсең.
Сугыш афәте шулай ук Г. Исхакыйның Аурупа һәм Ерак Көнчыгыш илләре белән бәйләнешен дә чикли. Төрле илләрдә бик иркен йөри ала торган әдип, нигездә, бер урында гына Төркиядә генә яшәргә мәҗбүр була.