Мухамметгаяз Гилязетдинович Исхаков - Ике йөз елдан соң инкыйраз / Инкираз, спустя двести лет стр 10.

Шрифт
Фон

Г. Исхакыйның әнисе Габделвәли хәзрәт белән Мәхфүзә остазбикә кызы Бибикамәрия 1856 елның 12 нче августында (иске стильдә) Яуширмәдән 12 чакрым ераклыктагы Мөслим авылында (хәзерге Чистай районына керә) туган. Әдип «Тәрҗемәи хәлем» кулъязмасында: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», ди.

Гыйлаҗетдин белән Камәрия 1873 елның 3 августында (иске стильдә) Мөслим авылында никахлаша. Аларның унике баласы булган: Мәрьям, Габдерахман, Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Салихабану, Гайнелмәрзия, Габдерахман, Мөхәммәдхәниф, Әхмәдгали, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән. Шуларның бишесе: Мөхәммәдгаяз, Гайнелмәрзия, Фәридәбану, Хәлимәбану, Әхмәтхәсән исән-сау үсеп җитәләр.

Г. Исхакыйның ике баласы булган. 1904 елның 3 (яңа стильдә 16) августында аның Мәэмүн исемле улы дөньяга килә, ләкин бала тугыз атналык булгач үлеп китә. Әдипнең икенче баласы Сәгадәт исә метрикә буенча 1905 елның 15 (яңа стильдә 28) июлендә туган.

Г. Исхакыйның бертуган сеңлесе Гайнелмәрзия (18821965) 19381939 елларда Чистай төрмәсендә утыра, аңардан Гаяз абыйсыннан килгән хатларны таптыралар. Олы улы Габделхак Мәскәүгә Калининга хат яза. Шуннан соң гына, ундүрт ай утырганнан соң азат ителә.

Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (18961940) башта Яуширмәдә укытучы була, 19231925 елларда «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә эшли, 19251930 елларда Совнаркомда тәрҗемәче вазифасын башкара. Лаешта оештырылган укытучылар әзерләү курсларында укыта. Әхмәтхәсән гел күзәтү астында яши. Гаяз абыйсының 1927 елның 21 апрелендә Истанбулдан язган хатындагы: «Сәгадәтнең тәрбия мәсьәләсе бик мөшкелләнде. Аурупада укытырлык акча эшләү бик авыр, хосусән миңа Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы?» дигән сүзләрен Әхмәтхәсән укый алмаган, хат КГБ кулына эләккән. «Халык дошманы энесе» дип эзәрлекләүләрдән качып, ул 1930 елларда Уфага, аннан Үзбәкстанга китә, Каракалпакстанда мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Әмма монда да тынычлап яши алмый, шул ук «гаебе» өчен кулга алына. 19371939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, НКВДга чакырылулардан туеп, авыру хатынын, мәктәптә укый торган ике улын калдырып, асылынып үлә. Аңа нибары кырык дүрт яшь була.

Яуширмәдә Исхакыйларның ояларын туздыралар. Йортларын, малларын алып, туганнарын урамда калдыралар, сеңелләренең балаларын уку йортларына алмыйлар. Барлык туганнар, Яуширмәне ташлап, Урта Азиягә китәргә мәҗбүр була. «Халык дошманы»ның ерак туганнары да эзәрлекләнә. 19371940 елларда Г. Исхакый туганнарының җәзага тартылулары кайбер гаиләләрне хәтта фамилияләрен алыштырырга мәҗбүр иткән.

Совет хөкүмәте чит илдә яшәп, Аурупа һәм Азия илләрендә абруй казанып өлгергән, инде үзенең трибунасын мәҗмугасын да булдырып, үткен каләме белән большевизмның чын йөзен фаш итеп торган Г. Исхакыйның туганнарыннан менә шулай үч ала. 1989 елда Мәхмүт Таһир безгә: «Сәгадәт апа әтисенең энесе Әхмәтхәсәннең язмышы турында бик беләсе килә иде», дип язган иде. Димәк, Исхакыйлар илдәге туганнарының хәлләрен белми яшәгән. Шулай ук Г. Исхакый, кызы Сәгадәтне үз янына алдырып, баласын үлемнән коткарып калган.

Сәгадәт Казанда Мариинская дип аталган гимназиядә укый. 1917 елның 7 мартында Казанда «Сәйяр» труппасы куйган «Зөләйха» спектаклен Мәскәүдән кайткан әтисе белән бер ложада утырып карый. 1922 елда әтисе янына чит илгә китә. Берлинда гимназиядә һәм аннан соң университетта укыган чорларда Сәгадәт тә, әтисе дә матди яктан бик авыр хәлдә яшиләр. Каникул вакытыңда Сәгадәт әтисе янына Төркиягә барып йөри. Истәлекләрендә, үзен каникулдан соң Берлинга озатканда: «Әтием үксеп-үксеп елады, дип яза Сәгадәт. Минем китү сылтау гына иде, аны елатучы сәбәп өметсезлек тулы тормышыбыз иде».

Г. Исхакый бервакытны илгә кайту мәсьәләсендә элек бергә сөргендә булган иптәше К. Е. Ворошиловка мөрәҗәгать итеп карый. Ләкин, Сәгадәт апа язганча, «Ворошилов бер самими, бер иптәшлек хисе белән: «Тормышыңны саклау өчен тырышырмын, ләкин эш өлкәсе синең өчен ачык түгел», дип җавап бирә».

Сәгадәт Чагатай тюркология буенча профессор булып җитешә, Әнкара университетында төрек теле укыта, аның ире профессор Таһир Чагатай (19021984) шул ук университетта студентларга социология буенча белем бирә.

Сәгадәт Чагатай русча, алманча, инглизчә, французча, төрекчә, латинча, гарәпчә, фарсыча яхшы укый һәм сөйләшә. Ул дөньяның төрле илләрендә фәнни конференцияләрдә катнаша, күп илләрдәге тюркология җәмгыятьләренә әгъза итеп сайлана. Аның үзе исән чакта басылган «Чура батыр» (1935), «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1963, I т.), «Казакъча мәтеннәр» (1961) «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» (1972, II т.) һ. б. хезмәтләре бар.

Сәгадәт Чагатай 1988 елда «Айаз Таһир» («Төркстан Идел-Урал») вакыфын төзи. 2007 елда Истанбулда шул вакыф тарафыннан «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның тәрҗемәи хәле» исемле китап һәм 2008 елда «Профессор др. Сәгадәт Чагатайның басылып чыккан барлык мәкаләләре» дигән ике томлы җыентык нәшер ителә.

Г. Исхакыйның бердәнбер исән баласы Сәгадәт Чагатай-Исхакый 1989 елның 24 июнендә сиксән дүрт яшендә Әнкарада дөнья куя, шул шәһәрдә җирләнә.

Сәгадәт ападан варислар калмый.

Г. Исхакый гомеренең соңгы унбиш елын Төркиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Алманиядә калган әсир милләттәшләр Төркиягә күчәргә ярдәм итүен сорап иң беренче Г. Исхакыйга мөрәҗәгать итә. Әдип җиң сызганып әсирләргә беренче ярдәм посылкалар җибәрүне оештырып йөри. Чит җирләрдә яшәүнең ачысын-төчесен үзе татыган Г. Исхакый, милләттәш әсирләрнең язмышын йөрәгенә якын алып, аларга матди ярдәм оештыру белән генә чикләнми, өзлексез рәвештә аларны Төркиягә китерү буенча эшли. 1948 елның 4 июлендә ул Сәгадәткә: «Кичә тупланып киләчәк әсирләргә ярдәм эшен юлга куярга карар алдык», дип хәбәр итә. Дөньякүләм танылган галим Әхмәт Тимергә язган хатында ул: «Безнең 180 якташыбыз бирегә килүчеләрнең исемлегеннән төшереп калдырылган. Аларның хокукларын кайтару эшендә тырышабыз», ди. Йөзләрчә татар әсирләре Г. Исхакый ярдәме белән Төркиягә килеп урынлаша.

Г. Исхакыйга Ерак Көнчыгыштагы илдәшләре исә Төркия гражданлыгы алуда ярдәм итүен сорап язалар. 19491951 елларда Кобеда яшәүче Габбас Мөхәммәдҗанга җавап хатларында әдип аталарча һәм дипломатларча Төркия гражданлыгы алу өчен нәрсәләр эшләргә, кемнәр белән ничек сөйләшергә, хәтта гаризаны ничек язарга кирәклеген дә өйрәтә. Аларның гозерләрен үтәү юлында үзенең нәрсәләр башкарганын тәфсилли. Ә бу тәфсилләр артында никадәр мәшәкать һәм кыенлыклар ята. Истанбулдан Әнкарага барып йөрүләр, хөкүмәт кешеләре белән күрешүләр, дус-ишләрен дә шул юлда ярдәм итүгә тартулар һ. б.

Бу хатлар Г. Исхакыйның, чит мохиттә, тар кысаларда яшәгәндә дә, милләттәшләренең тормышларын мәгънәлерәк итү, җиңеләйтү юлларын эзләшүен, инде үзе ярдәмгә мохтаҗ көннәрдә дә мөһаҗирләр турында кайгыртып, аларга таяныч булып яшәвен күрсәтә.

Г. Исхакый бу хатларда үзенең хәле, сәламәтлеге турында ләм-мим сүз сөйләми. Ә бит ул елларда әдип бик фәкыйрьлектә һәм саулыкка туймыйча яши. Бу хакта ул кызына гына зарлана: утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы, «һеморрой» белән интегүе турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез» ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3