С. Максуди җитәкчелегендә Милли Шура сайлана. Ул Идел-Урал төбәгендә яшәүче татар-башкортларның дәүләтчелеген билгеләү мәсьәләсен карый. Бу мәсьәләдә конкрет чаралар күрү өчен, махсус милли мәҗлес кирәк табыла. Һәм аны әзерләү өчен вакытлы бюро сайлап куела. Аңа Г. Исхакый да керә.
Милли мәҗлес Уфада 1917 елның 20 ноябрендә ачыла һәм 1918 елның 11 февраленә кадәр дәвам итә. Бу вакытта инде Октябрь инкыйлабы большевиклар кулына күчкән була. Шуңа күрә милли мәсьәләләрне хәл итү тагын да катлаулана. Мәҗлестә тулаем бердәмлек хөкем сөрсә дә, булачак милли дәүләт рәвеше буенча фикер икегә бүленә: төркичеләр Г. Исхакый, Г. Терегулов, Һ. Максуди, З. Кадыйри милли-мәдәни автономия дип бара, федералистлар (туфракчылар) И. Алкин, Г. Шәрәф, Ф. Сәйфи, С. Атнагулов һ. б. Идел-Урал штаты идеясен яклый. Мәҗлес соңгысын кабул итә. Төп идеясе ягыннан болар бер-берсенә каршы килми, әмма беренчесе, киңрәк масштаблы булып, Россиядәге бөтен төрки халыклар белән эш итүне күздә тота, икенчесе Идел-Урал регионы белән чикләнә.
Большевиклар милли оешмаларны тарата. Г. Исхакый үзенең «Идел-Урал» очеркында болай яза: «Милли оешмаларны большевиклар нәкъ большевикларча тар-мар иттеләр, милли полкларны тараттылар, милли казнаны конфисковать иттеләр һәм качып өлгермәгән милли юлбашчыларны кулга алдылар».
Мөһаҗирлектә
1918 елның апрелендә большевиклар, Уфада Милли идарәне туздырып, банктагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г. Исхакый, Милли идарә әгъзалары белән бергә, Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Бу шәһәрдә ярты елдан артык яшәп алуы Г. Исхакыйның туган Идел-йортыннан гомерлеккә чит-ят җирләргә китү вакыты арасында бер озын-озак күчеш чоры булып тора. Әдип большевикларның власть башында озакка калачакларына ышанмый әле. Себердә ул киң эшчәнлек җәелдереп җибәрә. 1918 елның 7 декабреннән «сәяси, әдәби төрек-татар гәзитәсе» булган «Маяк» чыга башлый. Г. Исхакый гәзитәнең беренче саннарында ук Себердә яшәүче милләттәшләрен, Уфада Милли мәҗлес төзегән кануннарга нигезләнеп, шәһәрләрдә шәһәр мәҗлесе идарәләрен, авылларда авыл мәҗлесе идарәләрен сайларга чакырып чыга. Һәм, чыннан да, Кызылъяр шәһәрендә 28 кешедән торган Милли идарә сайлана да.
Г. Исхакый Версаль солых конференциясенә зур өметләр баглый. «Маяк»ның 2 нче санындагы «Солых конференциясе» исемле мәкаләдә автор болай ди: «Солых конференциясе вакытында үзләрен искә төшертә белгән, мәҗлес тирәсендә кирәкле урында кирәкле сүз дә әйтә белгән мәхкүм милләтләр мәхрүм калмыйлар, үзләренә кирәкне алалар. Моңар тарихта дәлилләр бик күп. Балкан халыклары, әрмәннәр, бельгиялеләр, финнар, чехлар, славяннар болар һәммәсе иң якын тарихта Динен, милләтен саклыйм, киләчәктә хөр милләт булып торыйм дигән бер халык өчен, әлбәттә, шуннан башка бер юл юк».
Бу чордагы сәяси вазгыять турында Г. Исхакый болай фикер йөртә: «Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланганнан соң, 1918 елның 11 ноябрендә Аурупадагы вакытлы килешү игълан ителде. Без алманнарның җиңелүләренә ышанмаганга, бу эшне Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп сугыш чыгымнарын Русия өстенә күтәртеп, шуларны каплатыр өчен, Русияне бүлү башлануының башы дип аңладык. Шул Русияне бүлешүдә үзебезнең халкымызның сәяси «ризыгы» хуҗасыз калмасын өчен, Аурупага солых мәҗлесләренә катышырга вәкилләр күндерүне кичектерелми торган бер милли эш итеп карадык» (Солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар вафат. Яңа милли юл // 1939. 3. 6 б.).
Г. Исхакый турында күп очракта «совет властен кабул итмәгән, чит илгә чыгып киткән» дип кенә язалар. Юк, чит илгә ул Ватанына әйләнеп кайтырга дип киткән. Югыйсә нигә кирәк булыр иде аңа Парижга, Версаль солых конференциясенә барырга омтылу? Бу конференция Милли мәҗлес тарафыннан кабул ителгән Идел-Урал бәйсез җөмһүрияте төзү турындагы карарларны якларга, расларга тиеш. Милли мәҗлес делегатлары менә нинди өметләр белән бара Версальгә.
Әмма С. Максуди, Ф. Туктар, Г. Исхакый катнашкан солых конференциясендә Россия ягыннан большевиклар булмый. Шуңа күрә делегатлар конференциядә Идел-Урал төрек-татарларының хәле, теләкләре мәсьәләләрен күтәрсәләр дә, гәзитәләрдә язып чыксалар да, сөйләшүләр берьяклы гына булып кала. Г. Исхакый шул китүеннән Ватанына кире әйләнеп кайтмый.
Гаяз Исхакыйның Ватаныннан читтә яшәгәндә иҗат иткән унбер әдәби әсәре мәгълүм. Аларның икесе «Ике ут арасында» драмасы һәм «Олуг бәйрәм» исемле хикәясе, әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай безгә язганча, әтисенең башка әйберләре белән бергә Варшавада бер саклык банкында кала, ул банкка бомба төшеп, бина җимерелә.
Чит илгә киткәч, Г. Исхакый 19201923 елларда гына да җиде әдәби әсәр иҗат итә. Әмма берсен дә бастыра алмый. Ул елларда әдип бик авыр матди кысынкылыкта яши. Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт 1924 елның 2 мартында Берлиннан әтисенең энесе Әхмәтхәсәнгә хат яза. Анда мондый юллар бар: «китапны алгансыңдыр дип уйлыйм. Узган ай ахырында икенче китап җибәрелде, ул барып җиткәндер инде. Исән-сау барып җитсә, китаплар моннан тагын да җибәрелеп торыр. Китаплары басылса һәм укылса, әтигә күңеллерәк булыр иде. Аның язган китаплары күп, ләкин язган бере чемоданнан ары китмәгәнгә, язу теләге дә сүрелә. Халык аның китапларын бик теләп укыр иде, әлбәттә. Сәяси китаплар түгел алар» Гаяз Исхакый, күрәсең, шул китапларын Ватанында бастырырлар дип өметләнгән. Әмма аның китапларының кулъязмаларын да, Сәгадәтнең һәм үзенең Әхмәтхәсәнгә язган хатларын да мәгълүм органнар эләктереп барган.
Г. Исхакый берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангельдәге сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы маршал Йозеф Пилсудский (18671935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл»ны (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлагач та (мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә), язган әсәрләрен 1937 елга кадәр бастыра алмый. Бу хәлгә беркадәр ачыклык кертер өчен, махсус органнар туплаган трофей документлар арасыннан бер хатка мөрәҗәгать итик: «Президент полиции г. Берлин. Полицейский отдел Шарлаттербург-Тиргартен. В рейхоляйтунг НЕDAN, отдел внешней политики г. Берлин, Маргаретенштрассе. Касательно Аяса Исхаки. Входные и нумерация обработки 2 ноября 1936. День записи 30 октября 1936. Просьбу Айас Исхаки о разрешении ему, как исключение, открыть самостоятельную типографию (наборочную), согласно § 3, ст. 2 третьего распоряжения о временном построении немецкого ремесла от 18.1.1936 г., я утверждаю сегодня»
По поручению подпись: Больц»Бу документтан шул аңлашылса кирәк: Г. Исхакый үзенең «Милли юл» мәҗмугасын үз типографиясендә түгел, ә берәр чит кеше типографиясендә «өйдәш» булып бастырып килгән. Ә әдәби китаплары исә эшмәкәр буларак үз типографиясе оештырылгач кына басыла башлый. Басылган китапларның алгы тышының эченә «Бу әсәр «Милли юл»ның үз матбагасында хәреф тезү машинасы илә тезелде» дип язылган.
Г. Исхакыйның мөһаҗирлегенең беренче елларында иҗат ителгән әсәрләрендә вакыйгалар үз Ватаны җирлегендә бара.
«Дулкын эчендә» драмасы илебездә барган революциянең кайнар эзләреннән алып иҗат ителгән. Ләкин әсәр Советлар илендә ул чор турында язылган әсәрләрдән нык аерыла: безнең башыбызга сеңдерелгән «кызыллар коткаручы», «большевиклар иң мәрхәмәтле кешеләр» дигән ышануны юкка чыгара.
«Өйгә таба» повестендагы вакыйгалар Беренче бөтендөнья сугышы чорында бара. Әсәрнең ахырында утыз ел патша армиясендә хезмәт иткән, бик күп сугышларда катнашып, зур батырлыклар күрсәткән татар полковнигы, ак флаг күтәреп, армиясе белән Төркия ягына чыгып китә. Тимергалиевнең бу адымы әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр барган вакыйгалар, геройның кичерешләре белән аклана. Ул кем өчен дип әле үз мөселманнарының, дин кардәшләренең канын коярга тиеш? «Рус балтасының сабы» булып тагын күпме йөрергә мөмкин? Тимергалиев кенә түгел, аның армиясендәге башка татарлар да шулай уйлана.