Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият (саклану чарасы), артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да тикшерелә башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йиткән иде.
Һәйкәл[нең] берсе «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын яңарткан болгарга иде. Болардан соң тарихчыларга, фәнгә хезмәт итүчеләргә, нәфис сәнгатькә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде. Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да кайберләре төреккә күчеп, кайберләре теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде
Бүтәннәренә дә, хезмәтләренә күрә, эшләрен белдерерлек төс-кыяфәт уйланган иде.
Ләкин бу калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ярлылана барганга, бунларның бу гайрәтләре, бу чаралары да вакытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә вакыт йитә башлаганга, гәзитәләр дә бу мәсьәләне сирәкләтә башлаганнар, халыкларда ул кадәр сөйләми башлаганнар иде. Бара-тора акыртын гына бетә-бетә, бөтенләй беткән иде. Баягы гайрәтләр, баягы хәмиятләр, илленче елга кадәр «милләт, милләт» дип әйткәләп торсалар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде. Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде, яңадан мәктәпләр беткән иде, яңадан гәзитәләр, журналлар туктаган иде. Һәммә йирдә бер тынлык, һәммә йирдә бер моңлык сөрә башлаган иде. Хәтта шул елларда чыккан болгар көйләре соң дәрәҗәдә моң, кайгылы, әллә нинди өметне бетерә торган иде. Иртәгә үләсен сизенгән хаста кебек, як-ягына моң-моң карый башлаган иде. Әдипләр, мөхәррирләр күбесе үлеп, үлмәгәннәре рухан бетеп, милләтемез җансыз дәрәҗәсенә йиткән иде.
Фәкать шул елларда гына чыккан Җәгъфәр исемле тарихчы һич арымый иде. Тарихи хикәяләр, тарих китаплары язып мәйданга китерә иде. Ләкин бу да боларның әүвәлге рәхәт гомерләрен исенә төшереп, бу көнге зәгыйфь, авыру, кызганыч, аяныч хәлләрен чагыштырып кайгыртудан башкага, үзенең хәленең өметсезлеген белдерүдән башкага ярамый иде. Җәгъфәр никадәр әдәбиятка хезмәт итсә дә, никадәр үлеп бара торган яшәешне уятырга тырышса да, иске әдипләрнең рәсемнәрен таратып, тәрҗемәи хәлләрен язып, халыкта милләт фикерен бетермәскә тырышса да, мәктәпләр, мәдрәсәләр беткәнгә, балаларның тууы соң дәрәҗәдә булганга һәм тәрбияләренә һич әһәмият бирерлек гайрәт калмаганга, халыкның кимүенең һич исәбе юк иде. Яшерен чирләр шул дәрәҗә таралган иде, нинди пакь кешегә дә аңардан котылу бик авыр иде.
Чөнки варисы булуы да бик күп булдыгы кебек, дустларыннан иптәшләренә, иптәшләреннән иптәшләренә иярүеннән һич сакланырга имкяны юк иде. Хөкүмәт боларны бетермәк өчен җәмгыятьләр ачып, больницалар ачса да, һаман файда юк иде. Чөнки туган бер бала авыру туа иде. Авыру тумаса, атасыннан иярә иде, агасыннан, тутасыннан иярә иде. Шуның өчен хөкүмәтнең, хосусый кешеләрнең гаҗизханәләре бу авырудан әгъзалары чери торган картлар, карчыклар, яшьләр, балалар берлән тулган иде. Авыл халкы бик аз калганга, аларда шул авыру бик таралганга, алар да акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәләр иде. Фахешханә болгар кызларыннан, төрмәләр болгар егетләреннән бушына бара иде.
Ниһаять, егерме беренче гасырның ахырына йитә башлады. Җәгъфәр һаман язса да, һаман элгәреге әхлакымызны, гадәтләремезне югалтмаска тырышса да, халыкның гадәте генә түгел, үзләре дә бетә иде. Егерме беренче гасырның 97 нче елында булган гомуми халык санын алуда Җәгъфәр Русиядә 3800 болгар барлыгын белде. Болар аңарга шулкадәр авыр булды һич әйтеп бетерерлек түгел. Моннан ике йөз ел элек, унтугызынчы гасырда үзләрен язды[р]мас өчен сугышкан, халык санын алуда 15 миллион болгар халкы ике йөз елда 3800 гә калган иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең ничек көн итүләрен белү, тарихлары, музыкалары берлән дус булу, әлбәттә, кирәк булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, рус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, сөйләнелә, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, болгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф)ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйныфы да, иң түбән сыйныфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, йөрәктән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухани халәт, инсанның бөтен фикерен, уен [җәлеп] итә торган бер үзлек табалар иде. Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы сөйләнелә иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары[ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе кимчелекләрен дә хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкатдәс затлар санала иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, болгарилыклары берлән горурланалар иде. Хаслы русларның түбән сыйныфында бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, белмим, «үлгән сыгыр сөтле була»ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәлил генә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, һәммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, кая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, аңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар язучыларының исемнәрен бер мөкатдәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи хәлләрендәге вакыйгалары салоннарда сөйләнә, аларның көлкеләре һәммә кешене көлдерә иде. Чын, саф руслар шул дәрәҗәгә килгәннәр иде, әгәр шул вакытта яңа болгар милләте уяначак булса, үзләренең ярты тормышларын бирәләр иде.