Шул ук вакытта русларда икенче бер мәсьәлә дә бар иде. Ул да егерме икенче гасырны көтү иде. Рус халкы бу бәйрәмне бик шатлык берлән көтәләр иде. Һәм руслар бу гасырда бик күп эшләр эшләгәнгә, үзләренең эшләрен карау чыннан да бәйрәм булачак иде. Чөнки мәшәкать, хезмәт, гайрәт сарыф кылган бер эше эш булгач, карауның эшләүчегә биргән ләззәтене дөньядагы һичбер ләззәт берлән чагыштыру мөмкин түгелдер. Руслар моны беләләр иде. Бу көннең киләсен, бу сәгадәтнең тизрәк йитүен җаннары, тәннәре берлән көтәләр иде. Һәммә йирдә бәйрәмгә хәзерләнү, һәммә кешегә киләчәктәге шатлыктан ләззәтләнү йөзләренә чыккан иде. Рус гәзитәләрендә, журналларында русларның кешелеккә, үз милләтләренә хезмәт итүләре хакында озын мәкаләләр бизәкли иде.
Бу мәкаләләр болгарларның инкыйраз мәкаләсе берлән алды-артлы укылгач, русларның хезмәтләрен тагын ачык күрсәтә, русларда безнең беткән, юкка чыккан милләт булу ихтималымыз да бар иде бит, [әмма үлеп бетүче] без түгел бит, дип тагы шатланалар иде. Бу тавышлар зурая бара иде. Чөнки бу көн якыная бара иде. Ниһаять, бер елдан була, бер айдан була, бер атнадан була, дип сөйләнә башлады. Ахырда «иртәгә була» көне дә йитте. Һәммә кешедә хәзерләнү, һәммә кешедә бер шатлык, һәммә җәмгыятьтә шул көнгә хәзерләнү, һәммә гәзитәләрдә мәкаләләр хәзерләү, журналларда рәсемнәр хәзерләү иде. Җәмгыятьләр арасында Тарих җәмгыяте Петербургка үзенең әллә никадәр әгъзасын җыеп, Болгар хакында булган мәгълүмат нәшер кылыначак, болгарларның музее халык[ка] күрсәтеләчәк иде. Болгар әдәбияты, болгар музыкасы, халыкка болгар тормышы хакында мәгълүматлар биреләчәк иде. Һәм дә, болгарлардан бер кеше дә булсын өчен, актыккы болгар Җәгъфәрне чакырганнар иде. Җәгъфәр җәмгыятькә хәлне сөй[лә]мәгән иде. Бикә берлән килергә вәгъдә итте.
Руслар шул эшләрне эшләгән вакытта, безнең Җәгъфәр абзый да һәрвакыт үз эшендә иде. Ул, болгар бетүенә тәмам ышанганга, аларның калдырган әсәрләрен җыярга тотынган иде. Шуның өчен ул Идел буйлап, Казаннан алып Әстерханга кадәр киткән иде. Әстерханның хәрабә мәсҗедләрен тарих җәмгыятьләре үз идарәләренә алып, өстләренә кайвакыт салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.
Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. Әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз үзеңезнең «мулла» булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Күңелегездән гыйбадәт кирәк дип яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да, чыдадык. Ник болай иттеңез?
Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел,27 «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен»28 тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен сихерләп, «дәрес әйтәмез» дип, милләтемезнең булачак кешеләрен харап иттеңез! Шундый зур начарлык иттеңез! Безнең нинди дошманымыз да безгә ул кадәр зарар итә алмас иде.
Без шул фаҗигаләрне күрдек, тукта, рәтләнмәсме, тукта, рәтләнмәсме, дип түздек. Сезнең шул начарлыкларыңызны исемемез берлән яптык. Сез һаман тәүбәгә килмәдеңез! Шуның өчен җәзасын күрдеңез. Беттеңез! Беттеңез! Ичмасам, башымыз тыныч калды, актык гомеремездә мәдрәсә дип алдап торудан котылдык» дигән кебек булалар иде. Җәгъфәр әфәндегә, чыннан да, боларның бу сүзләре дөрест кебек беленә иде. Ул хәтта: «Ник бездә бу мәдрәсәләр булды икән? Әгәр булмаган булса иде, милләтемез укыр йиремез юк дип, кирәгенчә ясаган булырлар иде. Ясый алмасалар, икенче халыкларның ясаган йирләрендә укырлар иде. Һәммәсе бәхетсезлеккә каршы, һәммәсе бәхетсезлек!» дип уйлый иде.
Зияратлар, зияратлардагы олуг кешеләр моннан ике йөз ел элек болгарларның бөтен тарафыннан зиярәт өчен29 килгән каберләр Җәгъфәр әфәндегә: «Ни хәл? Син генә нишләп йөрисең инде?» дигән кебек булган иде. Җәгъфәр әфәнде[нең]: «Тәкъсир, сезне зиярәткә килдем», җавабына каршы, көлеп: «Кем кушты? Кем чакырды? Сез олуглау дисезме аны? Ул мине мыскыл итү генә! Сез, мине олуглыймыз дип, минем каберем янына тезләнеп утыруыңыздан миңа ни файда? Сез мин әйткән сүзләрне ишеткән, тыңлаган булсаңыз иде, миңа гомеремә бер кешеңез килмәсә дә, һич кайгырмас идем. Һәр көнне килеп, әллә нинди кылган кабахәтлекләреңезне миннән гафу кылдырмакчы булдыңыз! Үзеңез кылырга уйлаган кабахәтлекләреңезгә минем каберем янында утырган өч-дүрт гарипкә биргән сәдакаларыңыз берлән минем ризалыгымны, хәтта фатихамны сатып алмакчы булдыңыз! Сезгә миннән фатиха алырга кирәк дип кем әйтте? Ай-яй!! Бер төрлеләрегез сәләфләрчә30 буламыз дигән булып, аларның ишәкләре тычкан урынга сез дә тычтырмакчы булдыңыз! Безнең әйткән сүзнең, пәйгамбәремезнең әйткән сүзенең мәгънәсе берлән йөрмәдеңез, сүзе берлән йөрдеңез! Шуның өчен сезнең тарихыңызда сүздән бүтән нәрсә булмады, барыңыз да дин кайгырттыңыз! Барыңыз да милләт кайгырттыңыз! Милләткә нишләдегез?! Бусы болай кирәк, тегесе тегеләй кирәк дип сөйләдеңез дә, тамакларыңызны туйдыргач, корсакларыңызны тутыргач таралдыңызмы?! Әй оятсызлар! Оятсызлар!» дигән кебек була иде. Һәм Җәгъфәр әфәнде үзе дә бу сүзләрнең дөрестлеген белеп, колагыннан аягына кадәр кызарып, бер сүз әйтә алмаенча кала иде.