Хөкүмәт буны бетерергә бик тырыша башлады. Әллә никадәр докторлар чыгарылды. Больницалар ачылды. Ләкин авыруга һаман чара юк иде. Чөнки авыруның ни икәнлеге һаман ачыкланмаган иде. Аңарга каршы чарасы да табылганы юк иде. Әллә никадәр йирдә, әллә никадәр медицина җәмгыятьләре булсалар да, әллә никадәр профессорлар шул мәсьәлә берлән мәшгуль булсалар да, һич файда чыкканы юк иде. Мөселманнарның үлүе һаман кимеми иде.
Ниһаять, бер болгар докторы бу көнгәчә медицинада мәгълүм булмаган бер йогышлы авыру икәнлеген исбат кылды. Һәм дә безнең мәгыйшәтемез аның микробларына бик файдалы булганга, мөселманнар арасында гына шулкадәр таралуын белдерде. Һәм озак үтмәде, әллә нинди иске восточный дарулар кебек бер дару табылды, авыруны азайта башлады. Һәммә йирдә моның дәвасы кулланыла башлады. Ләкин бу бик озак үткәч булганга, болгарлардагы үлемнең исәбе-хисабы юк иде. Авыру яз көне башланып, җәй буе падишаһлык сөргәнгә, болгар халкының яртысын үтереп бетергән иде. Моның калган яртысының утыз проценты, атасыз-анасыз, карендәшләр-кабиләсез калган ятим балалар, яртысы эшкә ярамый торган карт-коры иде. Болгар халкы шулкадәр беткән иде һич әйтеп бетерерлек түгел иде. Моннан өч ай элек гөрләп торган авыллар, заводларның баракларын тутырган болгарлар, шәһәрләрнең дворник, извозчик, швейцар вазыйфаларыны башкарган мөселманнар беткән иде. Базарлар, ярминкәләрдә вак-төяк, саяк-сандырак, иске-москы берлән сату иткән халыклар берлән җир упкан кебек булганнар да беткәннәр иде. Авылларда ябылган өйләр, атасыз-анасыз калган балалар, угылсыз гарип карчыклар, ирсез калган хатыннар, хатынсыз калган ирләрнең исәбе-хисабы юк иде. Болгар халкы арасында һичбер авыру кермәгән йорт юк иде. Һичбер кайгы кермәгән өй дә юк иде.
Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипулатта, Орски, Троискиларда һәм башка болгар булган шәһәрләрдә, авылда урамнар буш калган. Мәсҗедләр мәхәлләсез калганнар, мәдрәсәләр мөдәрриссез, шәкертсез калган иде. Казан, Оренбург вә башка бәгъзе шәһәрләрдә, халкы булмаганга, бәгъзе мәсҗедләрдә намазлар укылмый башлаган иде.
Шуның өчен ул мәсҗедләрнең бара-тора бер харап булуында һич шөбһә юк иде. Бу авыру, бу бәла халыкның котын алганга, бик күбесенең тормыштан бөтенләй гайрәтен кайтарган иде. Бик күбесенең иң якын кешеләрен хатыннарын, ирләрен, балаларын, ата-аналарын, дустларын алып киткәнгә, алар берлән бергә гаилә бәхете, тормыш кызыклары да беткән дә киткән иде.
Шуның өчен һәрбер болгар авыр табигатьле, һәрнәрсәгә өметсез карый торган, дөньядан бөтенләй өмет өзгән иде. Һәрберсе «үлмәгәнгә торамыз инде» дигән кебек кенә яши башлаганнар иде. Шуның өстенә һәммә йирдә купкан мирас мәсьәләсе калган бер уч болгар халкын да кырыкка ярып бетергән иде. Туганнар туганнары берлән, аталар балалары берлән, хатыннар ирләре берлән мирас өчен тартышалар иде.
Боларның мираслары да никадәр кечкенә булса, низагсы шулкадәр зур иде. Бер самавыр мәсьәләсенең тавышы күккә чыга, бер тун тавышы да судтан судка күчеп, әллә никадәр халыкның башын әйләндерә иде. Бер кәҗә дәгъвасы да никадәр кешеләрнең авызларын-борыннарын кан ясый иде. Тавышның-кычкырышның исәбе-хисабы юк иде. Судларга бирелгән гаризаларның, хөкемнәрнең иге-чиге юк иде. Һәр кешенең судта эше бар иде. Һәр кешенең берсендә аласы бар иде, һәр кешенең икенчесенә бирәсе бар иде. Хөкүмәт бу эшләрне карарга махсус хаким, махсус судлар ачса да, эшнең чамасы да юк иде, рәте дә юк иде. Әхлак бозылганга, ялган шаһитның исәбе-хисабы юк иде. Ике як та дәгъваларын ялган шаһитлар берлән, антлар берлән исбат кылалар иде. Һәр кеше үзенең каршы якның шаһитларының ялган шаһитлыкларын икенче шаһитлык берлән исбат кыла иде. Тегесе бу шаһитларның акчага сатылуларын акча алган вакытта булган кешеләр берлән бәян кылалар иде. Һич очына чыгу мөмкин түгел иде. Хөкүмәт чиновниклары, хакимнәр никадәр рәтләргә теләсәләр дә, һич файда итә алмаганнар иде. Өч елдан соң да шул мирас низаглары дәгъва көенчә калган иде. Ахырдан хөкүмәт Духовное собраниегә бу эшләрне карарга кушты. Ул, бер дә вакыт үткәрмәенчә бер циркуляр таратып, Духовное собраниенең мирас низагларын карарга хокуклы икәнлеген белгертте. Һәм бик тиз эшләрне карарга башлап, мирас дәгъвачыларның кайсысына бер атна, бәгъзесенә ике-өч атна, алты атнага кадәр өстәмә ураза берлән җәза бирде. Үлемнән калган муллаларга, ахуннарга собраниенең әмерен тотарга бик каты боерды.
Низаглар тагы күбәйде, «ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды, собрание, һич курыкмаенча, муллалар, ахуннарны руза берлән җәза кыла башлады. Бу эшеннән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да, ул вакытта собраниенең идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә, ул да аптырап калган иде. Бу мәсьәләләр шулай йөреп, бертөрле дә хәл кылынмаган иде.
Бусы шулай булса да, халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде. Шулкадәр атасыз-анасыз, тәрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде. Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде. Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде. Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде. Бездә берсе дә юк иде. Хөкүмәт тарафыннан вә шәхси төзелгән җәмгыятьләр карасалар да, болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне язу берлән, сөйли белгәне сүз берлән, эшли белгәне эш берлән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар. Яңадан хәмият (төрлечә саклану) уйнады. Яңадан гәзитәләр, журналлар, яңадан әдәбият нәшер кылына башланды. Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшамнары бирелә башлады. Җәмгыятьләр төзелде. Һәммә йирдә шул мәсьәлә, һәммә йирдә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, Оренбург, Казан кебек шәһәрләрдә фәкыйрьләр өчен гаҗизханә, ятимханәләр ачылды. Һәммә йирдән керергә теләүчеләр гаризалар, үтенечләр берлән ялвара башлады. Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар. Речьләр сөйләделәр, ашадылар-эчтеләр, берсен берсе макташтылар. Ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестүк рәис, җәмгыятьнең дворнигының угылы берлән секретарьның ерак кына бер карендәш баласына башка, икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәклеге беленде. Кычкырышылды, бакырышылды, сүгешелде, макташылды, ахырдан дүрт бала алынды.
Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, белмим!! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, горур кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, абруйларын, намусларын, гыйффәтләрен сатырга мәҗбүр булдылар. Һәммә йирдә шундый кешеләр булды.
Гәзитәләрдә фикер алышулар башланды, шуларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды. Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ахыр чиктә унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда, диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да ардылар.
Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз юлларына кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.