Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга йитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде. Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең бергә торыр өчен кылган вәгъдәләре булмаенча, бертөрле мәҗүсилек гадәтләреннән генә иттерелгән бер эш төсле генә карала иде. Һәм дә гаилә тормышының дәвамына да сәбәп булмый иде. Никяхның, талакның бу төрлесен хәзер дә бетерү мөмкин түгел иде. Чөнки алар хәзер бөтенләй урынлашып бетеп, безнең генә арамызда милли гадәтләрдән саналган иде. Бу эшләрнең башлануы унтугызынчы гасырда гына булса да, ул гасырның голямасы, рухани идарәсе моңарга әһәмият бирмәдекләреннән, бу эш, җәрәхәткә кунган микроб кебек, тиз гомердә бик күбәеп, бөтенләй канымызга кадәр кушылып киткән иде. Шул сәбәптән бала табу, бала тәрбия кылу бик сирәк иде. Чөнки андый балаларны табу да, аналарына, бердән, табу мәшәкате, икенчедән, тәрбия кылу мәшәкате булачак булганга, ике мәшәкатьтән дә берьюлы котылыр өчен, тапмас өчен әллә нинди агулар эчәләр иде. Бу агулар күп вакытта үзләренә дә бик каты тәэсир кылып, шундый хатыннар арасында үлеп һәм гарип булып калуның исәбе-хисабы юк иде. Кайсыбер яшьрәкләре үзенең йөкле булуын белми калганнары яисә эчкән дарулары файдалы булмаганнары тапкаласалар да, балаларның күбесе зәгыйфь туа иде. Һәм дә тагы да тәрбиягә җай булмагач, йә суларга ташлана яисә (үземездә андый йортлар салу хәрам булганга!) руслар тарафыннан ясалган йортларга ыргытылына иде.
Шул эшләр сәбәпле көннән-көн үлүчеләрнең саны күп булса да, туучыларның саны кимүдә иде. Бу эшләр безнең инкыйразымызның сәбәбе идекен белгән кешеләр аз булмасалар да, алар да берни эшли алмыйлар иде. «Бетәмез!» дип фөрьядлар язып, халык арасында тараталар иде. Ләкин укымаган халыкка, укыган булса да, шул дәрәҗә әхлаксызланган халыкка шундый рисаләләр берлән генә тәэсир итүнең һич мөмкинлеге юк иде. Тагы да тәэсирләнсәләр һәм мөхәррирләрнең сүзләренә ышансалар нишләсеннәр?! Һәммәсе ташласын да китсеннәрмени! Кая китсен? Нишләсен? Ни берлән тамак туйдырсын? Икенче заводка китсенме? Әллә тагы бер-бер шәһәргә дворник булып керсенме? Әллә бер рус авылына хезмәтче, көтүче булсынмы?! Болай итсә, ни чыгар соң?! Шул үлүләр, шул авырулар, шул изелүләр бетәрме? Һәйһат!! Һәйһат!
Унтугызынчы гасырда күз яшьләре берлән еглый-еглый әйткән кешеләрне һәм дә халыкка шул хакыйкатьне белдерергә тырышкан мөхәррирләрне голямаларымыз: «Тәкъдиргә ышанмыйлар, кяфер», дип, байларымыз алар артыннан барып, яр якасына килеп җиткән милләтемезне тегеләр сүзе берлән, тотып алмаенча, яр астына төртеп төшерделәр. Ярның төбе юк икәнен белгәч, төшүчеләр төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, кире кайтырга юл таба алмагач һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәкли-мәтәкли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя туйга барган төсле көлә-көлә баралар иде. Кайсыберләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби талант белән, дәрт берлән язганнары калмадылар.
Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, ярдәм юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш милләт әһелләренә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре, матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан»ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган иде. Бу гәзитә дә ахырга таба игъланнар берлән генә киченә башлаган иде. Егерме беренче гасыр керде. Руслар, Аурупа халыклары бик зур бәйрәм иттеләр. Гәзитәләр, журналларда, махсус китапларда егерменче гасырның хисабы чыкты.
Башка халыкларда һәр йирдә алга бару күренә иде, һәммә халык шуның өчен бәйрәм ясыйлар иде. Әмма без нишли идек? Ни өчен бәйрәм ясый идек? Белмим, әллә башымыз тыныч калды инде, йоклаган як берлән тик йоклаек диптер. Ни булса да безнең эшләремез һаман артка бара иде. Бу гасырның башында бездә бер дә яңа эш булмады. Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак-төяк талчук кәсебе берлән кара эшкә генә кала баралар иде.
Менә тагы бер бәхетсезлек. Казанда бер мөселман хәрчәүнәсеннән бер авыру чыкты. Бу, шундагы бер шәкерт берлән ияреп, мәдрәсәгә күчте һәм дә нумирдагы кешеләр аркылы авылларга һәм шунда заводларда эшли торган кешеләр артыннан завод-фабрика мөселманнарына таралды.
Бу әллә нинди бер чир иде. Йогышлы иде, бик тиз үтерә иде. Тагы гаҗәп шулсы, бу мөселманнар арасыннан чыккан иде һәм шулар арасында гына падишаһлык сөрә иде. Бер Казанда гына һәр көнне йөзәр мөселман үлә иде. Болай гына калмады, Оренбург, Әстерхан, Уфа мөселманнары арасына да күчте. Һәммә йирдә дә шул булды, һәммә йирдән хәбәр, төрле-төрле куркынычлы сүзләр китерделәр.