Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 29.

Шрифт
Фон

Габдрахман сәгатенә карады. Беренче унҗиде минут иде. Капитан аның ашыгуын сизеп алды.

 Ярый, вахтагызны кабул итеп алыгыз. Өч сәгатьтән Буг елгасына керәбез. Безнең кораб аның уртасында гына йөрерлек. Дикъкать белән карап бар. Карго-планны вахтагыз тәмамлангач эшкәртерсез. Уңыш телим.

 Гафу ит, диде Рахманкулов өченче штурман Кисленковка. Капитан тоткарлады. Мин үзем соңаруны яратмыйм.

Штурманнар рубкасына керделәр. Рахманкулов картага күз салды. Курс сызылган. Корабның барган урынына билге куелган. Судно журналына вахтаны кабул итеп алуы турында имзасын куйгач, ул рубкага чыкты.

Як-якта таллык каплаган тәбәнәк ярлар. Ара-тирә судан чыгар-чыкмас яткан вак утраулар, кораб яныннан узып, артта калалар. Заманында Алтын Урданыкы булган, унсигезенче гасыр азагына кадәр Кырым ханлыгына кергән сусыл болыннар офык артларында эреп югала. Хәзер бу җирләр Украинаныкы санала. Бармы соң ул чын хокуклы булып саналган Украина? Карпат тавы итәгенә урнашкан өлкәләрдә генә хохоллар украин телендә сөйләшә. Донбасс тирәсе, Одесса, Днепропетровск, Азов һәм Кара диңгез буендагы җирләрендә акрынлап Тарас Шевченко, Леся Украинка әсәрләрендәге тел юкка чыгып бара. Корабларның экипажлары өчтән ике өлешкә украинлылардан торса да, диңгезчеләр урысча сөйләшәләр. Гади халыкта тамак гаме, өс-баш бөтенлеге, яшәргә ярарлык торак әмәлләү мәшәкатьләре.

Җәмгыятьнең гади халык дип аталган өлешен гасырлар буена мохтаҗлыкта тоту, һичшиксез, хакимиятнең һәрвакыт өстенлектә булуы өчен кирәк. «Бу турыда уйланмаска иде, дигән фикер килде Габдрахманның күңеленә.  Коры уйланудан ни файда?.. Барлык гаделсезлекләрнең нигезендә, башкаларга зыян килгәндә дә, һәркемнең үз файдасын гына кайгыртырга тырышуы ятмыймы икән? Нәрсә дип, мин бу турыда баш ватам соң әле? Миңа яңа корабны өйрәнергә кирәк. Аның барлык механизмнарын, йөк төягәндә, һәр тартманың, бигрәк тә ракеталарның, штормнарга каршы торырлык дәрәҗәдә трюмга беркетүләрен ныклап карарга. «Без бит, дип уйлады Габдрахман, Азатлык иленә үлем төяп китәбез ләбаса»

Днепр белән Буг елгалары, диңгезгә җиткәч, үзара кушылып, Днепр Буг лиманы дип аталган сайлыкны тәшкил итәләр. Елга суының тозлы диңгез суы белән кушылган урыны бу. Балык үрчи торган җир.

Вахтасын өлкән штурманга тапшырырга вакыт җиткәндә, кораб Николаев портына якынлашкан иде инде. Лоцманны Рахманкулов каршы алды. Бурят-монголга тартым җәлпәк битле кешенең өстендә таушалган соры костюм, башында күксел постау кепка. Рубкага капитан килеп керде.

 Малый вперёд, диде лоцман. Капитан боерыкны кабатлады.

 Курс утыз дүрт градус.

Боерык янә капитан аша рулевойга җиткерелде. Лоцман биргән команданың кискенлеге, тавышындагы кырыс аһәң лоцманның хәрбиләрдән икәнлеген күрсәтә иде.

5

Николаев белән Балабановка арасы ике сәгатьлек юл иде. Шул йөз егерме минут эчендә икенче штурманга, ял итеп, бераз хәл җыю мөмкинлеге бирелгән. Рахманкулов рубкада калды. Яңа корабтагы яңа шартлар, моңа кадәр аңа таныш булмаган кешеләр белән эш итү аны нык алҗыткан иде. Каютасына төшеп, диванына чишенмичә генә ятса да, авралга кадәр йокыга китә алмыйча бер сәгать чамасы кыбырсынып ятачак. Йоклап китү белән аврал уйнаячаклар

Елганың сул як ярларын каплаган әрәмәлек артыннан кояш чыгып килә иде. Шушы күренеш, егетнең күңелен әрнетеп, аның туган Караярын, Ык буйларын, балачак куанычларын исенә төшерде. Әнә әрәмәлек артында иген басулары башлана. Арыш серкәгә утырган чак. Нәкъ шушы көннәрдә Караярда печәнгә төшәләр. Нарат бүрәнәләрдән салынган, биек түшәмле, капкачлары зәңгәргә буялган, тәрәзә тупсаларында яран гөлләр чәчәк атып утырган алты тәрәзәле үз йортында берсеннән-берсе матур балалар үстерәсе урынына, Бәкер малае, пароходка төяп, океаннар артына үлем ташый Менә нинди дәрәҗәләргә күтәрелә алды ул! Кайчандыр Караяр авылының беренче гармунчысы булган егет океаннарда кораб йөртергә өйрәнгән ләбаса! Берничә сәгатьтән ул төйи башлаячак ракеталар Җир йөзендәге иң бай, иң тәкәббер Америка Кушма Штатларының көлен күккә очыра алачак. Горурлыкмы бу, әллә җинаятьме? Хәтта Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» исемле әсәрен укыган кешеләр дә җинаятьнең нәрсә икәнлеген аңлап бетерә алмый. Кеше үтерү иң зур җинаять саналса да, хакимият боерыгын үтәп үтерү безнең илдә изге гамәл санала.

Елганың сул як ярлары ягыннан акрын гына чыгып килгән кояш әрәмәлек өстен кызгылт нурларга күмеп ташлады. Таңның тонык нурлары яр кырыеннан еракларга сузылган соргылт койманы яктыртты. Чынлап та, берничә гектарга җәелгән әрәмәлекне биек бетон койма белән әйләндереп алганнар. Якынрак килгәч, койма өстенә тотылган чәнечкеле чыбыклар һәм югары вольтлы электр тогы җибәрелгән тимерчыбык күзгә ташлана. Койма буендагы елга ярына «Академик Крупчатов» озынлыгы ике генә кораб сыярлык причал корып куйганнар.

Кораб, причал яныннан узып, борыла башлады. Капитан өлкән штурманга аврал игълан итәргә боерык бирде. Ярты сәгатьтән Рахманкуловның яңа корабы Балабановка портының причалына бәйләп, беркетеп куелган иде инде.

 Экипаж әгъзаларына кызыл почмакка җыелырга. Кабатлыйм, экипаж әгъзаларына Өлкән штурманның боерыгы мачталарга беркетелгән динамиклардан еракларга таралды да, кайтаваз булып, корабка әйләнеп кайтты.

Яңа коллективта эшли башлар алдыннан, мондагы тәртип саклауны, шәхесара мөнәсәбәтләр үзенчәлеген, капитанга, гомумән, өлкән комсоставка карата булган мөнәсәбәтләр үзенчәлеген тизрәк аңларга кирәк иде.

Унҗиденче елдагы түнтәрештән соң, социализм төзү байрагы астында колбиләүдән дә каһәрле тоталитар идарә итү башлангач, Советлар Союзына алмашка килгән Рәсәй империясендә яшәүчеләрнең шәхеслек тойгыларын тамырдан корыту башланды. Чит илләрдәге тормыш-көнкүреш белән очрашканнан соң, Советлар Союзындагы крепостнойлар көнкүреше аеруча күзгә ташлана иде.

Экипажны кызыл почмакка җыялар. Нәрсә әйтәчәкләрен Рахманкулов белеп тора иде. Бдительность! Бу сүзне татарча «уяу булу» дип тәрҗемә итсәң мәгънәсе үзгәрәчәк. «Бдительность. Тирә-юньне дошман каплаган. Аларның төп максаты, Совет дәүләтенең чит илләргә үлем ташыганын әйттереп, сине шпион итү. Чит илләргә йөрүче корабларда эшләвеңне дәвам иттерәсең килә икән  син беркемгә берни белгертмисең, күрмисең, ишетмисең, аңламыйсың»

Экипаж кызыл почмакка шактый тиз җыелды. Димәк, корабта тәртип бар.

 Сүз «күршеләр»21 вәкиленә бирелә. Дикъкать белән тыңлагыз, диде капитан Зимин. Рәхим итегез.

 Шушы мизгелдән башлап, сезгә радиотелефон ярдәмендә гаиләгез белән сөйләшергә рөхсәт ителми. Кая баруыгызны, корабка нинди йөк төялгәнен сезнең берегез дә белми, беркем беркемгә сөйләми. Хәтерегездән үк сызып атыгыз! Серне тотмавыгыз һәр очракта безгә мәгълүм булачак, һәм сезне җавапка тарттырачаклар. Аңлашылдымы?

 Аңлашылды, диде ишек төбендә басып торучы тәбәнәк, чиктән тыш ябык бер бәндә.

 Башка сүзем юк. Беренче тапкыр ГИУ22 йөген ташуда катнашучылар монда калсын!

«Виза ачылганнан соң», кадрлар бүлегендә сер саклау антын алалар бит инде, дип уйлады Габдрахман, һәр яңа рейс алдыннан да кабат ант иттерү кирәк микәнни?»

«Күршеләр» вәкиле Габдрахман янына килде:

 Минем исемем Геннадий, диде ул, Рахманкуловның кулын кысып. Карго-планны төзедегезме?

 Әйе, төзедек.

 Бер нөсхәсен миңа бирегез.

 Нөсхәсе юк әле. Әзерләп бирермен.

 Трюмнарны карап чыгасызмы?

 Карап тормыйм. Мин таныш мондый кораблар белән. Йөкне берьюлы икенче һәм дүртенче трюмнарга төйи башлыйбыз.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3