Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 28.

Шрифт
Фон

Морфлот корабларында төрле милләтләр эшли. Совет иленең зурлыгын, аның башка дәүләтләр арасында гайрәтле, хәлиткеч берәмлек икәнлеген күрсәтү максаты белән тотылган престиж лайнеры «Максим Горкий»ның капитаны Марс Солтанович Галимов татар иде. Галимовка кадәр ул корабның капитаны грузин Сергей Ливанович Дондуа булды. Габдрахманның матрос яисә моторист булып эшләгән грузинны очратканы булмады. Грузиннардан чыккан капитаннарның барысы да диярлек күренекле шәхесләрдән. Бу турыда баш вата торгач, Рахманкулов шундый фикергә килде: грузиннарда артистлык сыйфаты һәм юмартлык көчле. Капитанлык вазифасын башкара белүдән тыш, капитан булып оста уйный белергә дә кирәк. Менә шул уйнауда, үзен капитан итеп күрсәтүдә грузиннар белән башка бер милләт тә ярыша алмый.

Язмыш Рахманкуловны Кара диңгез пароходчылыгындагы бердәнбер яһүд капитан белән бер корабка китереп куйды. Мейер Моисеевич Зимин, капитан буларак та, шәхес буларак та, башкалардан кайсы ягы белән аерыла икән? Катлаулы мәсьәләләрне аңларга еш кына чагыштыру ярдәм итә. Рахманкулов та, һичшиксез, яңа капитанны Василий Степанович Курбатов белән чагыштырачак.

Чемоданындагы әйберләрне яңа каютага урнаштырганда, Рахманкулов шул турыда уйлана иде.

Ниһаять, аврал уйнадылар. Габдрахман корабның койрыгына йөгерде.

3

Рахманкулов үзе янында корабның койрыгында эшләүче матросларга күз салды. «Чолман» белән чагыштырганда аларның эше авыррак иде. Корабны ярга беркетеп торган швартов баулары «Чолман»ныкыннан күпкә юанрак, палуба киңрәк, бауларны уратучы чыгыр зуррак. Матрослар исә нәкъ «Чолман»дагыча, хәтта бераз ябыграк, буй-сынга да бәләкәйрәк кебек иде.

 Отдать кормовые! өлкән штурманның тавышы да көчлерәк яңгырады шикелле. Причалдагы ике швартовщик бауның элмәген, ярдагы пушкадан көч-хәл белән сөйрәп чыгарып, диңгезгә ыргыттылар. Тиздән әйләнә башланачак винтка эләкмәсен өчен, швартов бавын палубага сөйрәп менгерергә һәм чыгырга уратып өлгерергә кирәк иде. Рахманкулов бауны сөйрәүче ике матроска кушылды. Ул муенына аскан микрофонга корабның койрыгы ярдан ничә метрга ераклашуы турында мостикка хәбәр биреп торырга тиеш иде. Һәм ул кычкырып әйтә башлады:

 Өч метр Биш Сигез метр

Акватория ягыннан корабның койрыгына таба диңгез буксиры якынлаша башлады. Ул акрын гына якыная. Мостиктан команда яңгырады:

 Подать буксир!

«Шкертик» дип аталган нечкә бауны «бросательный конец»ны өлкән матрос диңгез буксирына томырды. Буксирдагылар, бауны эләктереп алу белән, аңа тиз генә канатны беркетеп өлгерделәр. Икенче диңгез буксиры, зур кортны оясына сөйрәгән кырмыска шикелле, корабны акваториягә сөйри иде.

 Самый малый вперёд!

Теләр-теләмәс кенә винт әйләнә башлады. Корабка җан керде. Акваториянең уртасына җиткәч, «Академик Крупчатов»ны Воронцов маягына каратып борып куйдылар да бауларны ычкындырып җибәрделәр. Баулар винтка уралмасын өчен, корабның машинасын туктаттылар. Суда яткан буксир бавын тизрәк палубага сөйрәп менгерергә кирәк иде. Һәр секунд санаулы, су агымы корабны акрын гына дулкынваткычка таба илтә иде. Ниһаять, су саркытып торган буксир бавы, судан чыгып, палубага менеп ятты.

«Аллага шөкер!» Рахманкулов иркенләп тын алды. Яңа корабта беренче аврал хәлиткеч җаваплы мизгел. Синең һәр хәрәкәтеңне җентекләп күзәтәләр, бәяләп торалар. Сынатмады шикелле. Эшнең авыры шушы ябык, алҗыган матрослар хәрәкәтләреннән күренеп торган авыл малайлары өстенә төште. Алар бирешмәде. Авыл кешеләре иң кискен мәлдә дә бер-берсен җиңел аңлыйлар шул.

 Рәхмәт, егетләр! диде ул матросларга. Мин әле бу корабка күнекмәгән. Кабат рәхмәт сезгә.

Диңгезчелек күпсүзлелекне өнәми. Әйтмәскә дә була иде. Өлкән матрос, арада иң тәбәнәге, ябыгы, гәүдәсен артка ташлый төшеп җавап бирде:

 Спасибо, сэконд14, в рюмку не нальёшь?

Әйткән сүзнең эчтәлеген, тырышып эшләгәннәре өчен, матрослар Рахманкуловтан аракы көтәләр дип аңларга ярамый иде. Бу инде, үзенә күрә, без дә синнән канәгать, без сиңа ышанабыз, дигәнне аңлата.

Вахтага чыгарга ике сәгатьтән артык вакыт бар. Ял итеп алырга иде. Эшкә керешкәнче, Габдрахманга эш урыны белән яхшырак танышырга кирәк иде. Рубка иркен. Штурвал гадәттәге кызыл агачтан эшләнгән сигез тоткалы зур көпчәк түгел. Акка буялган тимер тәгәрмәч. Ике радиолокатор15. Эхолот16. Лаг17. Радиопеленгатор18. Халык телендә «капитан күперчеге» дип аталган, уң һәм сул як палубаларга куелган гирокомпас ноктаузлары, «Чолман»ныкы белән чагыштырганда, бер-берсеннән ике тапкыр ераграк урнашканнар. Диңгездә каршы килүче корабларга юл биргәндә, портка кергән чакларда, бигрәк тә швартовка вакытында йөзгечнең зурлыгын һәрвакыт истә тотарга туры киләчәк. «Зур корабка зур йөзү»,  ди урыс әйтеме. Зурлык психологиясе моның белән генә чикләнми шул. Зур корабларда эшләгән диңгезчеләр үзләрен бәләкәй пароходларда эшләүчеләрдән өстенрәк тоялар. Шул ук хәл дәүләткә һәм аның гражданнарына да кагыла. Җир йөзендәге иң зур дәүләтләрнең берсе саналган Советлар Союзында яшәүчеләр үзләрен, әйтик, шведлардан яисә финнардан өстенрәк тоярга яраталар. Көнкүреш шартларында шул урыстан бәләкәйрәк тоелган шведның «вольво» машинасы, дистәләгән бүлмәдән торган фатиры булуы, ялының Канар утрауларында, Франциянең зәңгәрсу ярларына урнашкан курортларда узуы ачыклангач, урысның күңелендә әрнүле хөсетлек туа: «Полтава кырында безнең тарафтан кыйналган швед шулай майда йөзгәндә, мин, бөек урыс кешесе, ярым хәерчелектә яшим  кайда монда гаделлек дигән нәрсә?!»

Сәгать, унбер тулып, уникенче киткән иде. Төгәл уникедә аның вахтада торуы башланачак. Рахманкулов, ашыгып, кают-компаниягә йөгерде.

4

Кәбестә шулпасыннан соң, бер кечкенә кисәк ит өстенә куе подлива салган солы боткасын ашап, компотка тотынганда, телефон шалтырады. Комсоставны ашатучы хатын:

 Сезне капитан сорый, дип, трубканы Рахманкуловка сузды.

 Ашап бетердегезме?

 Компот эчеп азапланам.

 Мин сезне каютамда көтәм.

Габдрахман, каютасына кереп, тиз генә аяк киемен, өс-башын алыштырды.

 Мөмкинме?

 Рәхим итегез.

Зимин киңәшмәләр үткәргәндә, корабка килгән түрәләрне кабул иткәндә кулланыла торган зур өстәле янына урнашкан иде.

 Утырыгыз.

Габдрахман сәгатенә карады:

 Унбиш минуттан минем вахтам башлана.

 Беләм. Кисляковны кисәттем. Сез карго-планны19 күрдегезме?

 Юк шул. Мин әле төяләчәк йөкне дә, барачак портны да белмим.

 Без Гавана портына корал һәм гаскәр илтәбез.

 Николаевтанмы?

 Кәгазьгә Николаев язылса да, йөкне без Балабановка пунктында төйибез. Моңа кадәр корал ташыганыгыз бар идеме?

 Бер тапкыр Мисырга, Александрия портына, берничә мәртәбә Вьетнамга корал илткәнем булды.

 Димәк, кагыйдәләрне беләсез?

 Ул чакта мин өченче штурман идем. Корал төяү кагыйдәләрен белмим.

 Менә вахтадан соң җентекләп тикшереп чыгыгыз. Каргопланны без чиф белән икәү төзедек.

Капитан корабның контуры сызылган кәгазь битен икенче штурманга таба этебрәк куйды.

 Икенче һәм дүртенче трюмнар иң зурлары. Без аларның икесенә дә ракеталар төйибез. Беренче һәм алтынчы трюмнарга ящикларга тутырылган корал. Өченче һәм бишенче трюмнарга танклар, БТРлар, аларның твиндекларына20 гаскәрләр урнашачак.

 Чыдарлармы соң? Трюм капкачларын япкач, анда бик тынчу була бит.

 Вентиляторлар даими эшләп торачак. Твиндекка төяп гаскәр ташуның иң катлаулы ягы шторм вакытында аларның ашаган ашлары авызларыннан түгелә башлый. Алар үзләре, башларын да күтәрә алмыйча, аунап яталар. Чистарту матрослар җилкәсенә төшә. Тагын бер катлаулы мәсьәлә: океанга чыкканчы, солдатларга көндез палубага чыгып йөрергә рөхсәт ителми. Без, төрмәдәге шикелле, аларга параша куябыз. Матрос халкы параша түгеп йөрүне үлем газабына саный. Бу катлаулы мәсьәләләрне хәл итү тулысынча сезнең өстә. Алдан белеп торыгыз эшегез җиңел булмаячак.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3