Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 27.

Шрифт
Фон

Рахманкулов эшлисе теплоходка охшашлы корабларны Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Союзы белән Америка Кушма Штатлары арасында кабынып киткән, әхлаксызлыкка, пычрак мәкергә, дәүләт күләмендәге ялганга төрелгән «салкын сугыш» тудырды. Икенче бөтендөнья сугышы башында социализм шартларында яшәүче ил бер генә иде. Сугышның азагында Алманиянең яртысы, Көнчыгыш Европа илләре, Кытай, Куба, Кореяның төньягы болар барысы да социализм төзергә кереште. Дөрес, һәркемнең бәхеткә омтылуы башкаларныкына охшамаган шикелле, башка бер генә илнең социализмы да СССРныкына охшамаган иде. Салкын сугыш, кайнарга әверелеп, Җир йөзендәге иң гадел, иң изге совет системасы буржуаз системаның көлен күккә очыртып, бөтен илләрне яулап алганнан соң, социализм төзү СССР кулына күчәргә тиеш иде. Габдрахман эшлисе корабны шул соңгы сугышка әзерләнү барлыкка китергән иде.

Корабы портта торганда, Рахманкулов андагы корабларның эченә кереп карап йөрергә ярата иде. «Кодекс торгового мореплавания» корабны ватанның бер кыйпылчыгы итеп саный һәм капитанны дәүләт йөкләгән вазифаны тормышка ашыручы дип саный. Башка илнең кораблары да шушы канунда эш итәләр. Аерма шунда: аларда, бигрәк тә инглиз корабларында, «закон дышло» түгел, ә бөтенләй башка мәгънәдә гамәлгә ашырыла.

Ниһаять, Габдрахман «Академик Крупчатов» янына килеп җитте. Алагаем зур иде бу судно. Йөге бушатылып беткәч, кораб ике, хәтта өч тапкырга биегәя. Корабның корылмасын күрер өчен сиксән-туксан адымга читкәрәк китеп карарга кирәк иде. Вакыт тар булганлыктан, ул турыдан-туры трапка юнәлде. Трапның һәр басмасы, атлаган саен шакылдап тавыш биреп тора. Ниһаять, Габдрахман төп палубада вахтада торучы матрос янына менеп җитте.

 Гафу итегез, сез кемгә?

Бары тик ике сүздән торган «гафу итегез» корабта тәрбия эшенең куелганлыгын аңлатса, матросның җыйнак, чиста киеме һәм үз-үзен тотуы экипажда тиешле тәртип барлыгын күрсәтә иде. Рахманкуловның эченә җылы кереп китте. Коллективта тәртиплелек куркытып буйсындыруга, казарма мохитендәге боерык йодрыгына көйләнмәгән очракта гына гаделлек, дустанәлек була. Тәртип булган җирдә эшләве, яшәве күпкә җиңелрәк.

 Мин икенче штурманга алмашка килдем, диде Габдрахман, матросның, телефоннан шалтыратып, коллегасын чакыруын көтеп.

 Сезне чиф көтә, матросның өлкән штурманны инглизчә атавы да аның тәҗрибәле мариманлыгы турында сөйли иде.

 Минем коллегам ярдамыни?11

 Аны больницага салдылар. Сезгә өлкән штурманның каютасын күрсәтимме?

 Рәхмәт. Ул спардекта яшиме?

 Әйе. Капитанның каютасы белән янәшә.

 Мин табам аны. Кабат рәхмәт.

Матрос коридорга ияреп керде.

 Әнә лифт, диде ул, тар гына куш ишеккә күрсәтеп.

Лифтка утырып, өченче катка күтәрелергә кирәк икән. Корылмаларга менеп-төшеп йөрергә көйләнгән корабны Габдрахманның беренче күрүе иде. «Димәк, бу корабта вазифаларым, корабка тәңгәл рәвештә, күләмлерәк һәм катлаулырак булачак», дип уйларга өлгергәнче, лифт аны өченче катка менгереп тә җиткерде.

Әйе, лифт аркасында «икенче кат»ка әйләнгән биеклек, гадәттәге спардек, матрослар телендә «шлюпка палубасы» иде. Лифттан чыгу белән корабның борынына  бакка таба барсаң, уртада капитанның каютасы, уңда өлкән штурманныкы, сулда өлкән механикныкы булырга тиеш. Җилкәнле кораблар чорында гына каюталар аста, йөзгечнең карынына урнашкан булган.

Рахманкулов өлкән штурманның ишеген шакыды.

 Әйе, дигән карлыккан, калын ирләр тавышы ишетелде.

 Икенче штурманга алмашка җибәрделәр, диде Габдрахман, приказ кәгазен каюта хуҗасына сузып.

 Коллегаңны больницага салдылар, диде өлкән штурман, өстәлендә яткан каюта ачкычын Габдрахманга сузып. Йөк бушатылып бетте. Коносаментка12 кул куелган. Кузгалырга ярты сәгать вакыт калды. Моңа кадәр кайсы корабта эшләдегез?

 «Чолман»да.

 «Көмеш» корабта? Италиягә йөриме?

 Күбрәк шул тирәгә.

 Һаман шулай болан сыеры, «Тарантелло» сурәтләре төшкән келәм, болонья плащ ташыйлармы мариманнар?

 Ташыйлар. Шунлыктан, мин инде ярты ел диярлек үземнең беркетелгән корабыма эләгә алмый йөрим.

Өлкән штурман кабаланып әйтте:

 Бездә шундый гадәт: яңа кеше белән иң башта капитан үзе таныша.

Коридорга чыккач, Габдрахман бертын туктап торды. Өлкән штурманның үзен начальник итеп тотмавы, аның дустанә мөнәсәбәте экипаж әгъзалары арасында үзара җылы мөнәсәбәт яшәвен раслый иде. Дөрес, диңгездә йөзү шартларында гына чын бәяне бирергә мөмкиндер. Коллективның нинди икәнлеге авырлык килгәндә сынала.

Корабларда еш кына капитан золымы, шымчылык, гайбәт, бер-береңне күралмау шикелле кабахәтлекләр еш очрап торганлыктанмы, Габдрахманның әйбәт экипажда эшлисе килә иде.

 Рәхим итегез, диде каюта хуҗасының тавышы.  Капитан кара тышлы калын китап укып утыра. Утырыгыз, диде ул, янәшә диванга күрсәтеп. Монда килгәнче нинди корабларда эшләдегез?

 Соңгы вакытта мине алмашка йөртәләр. Ә болай, минем штаттагы корабым «Чолман».

 «Чолман» каботажда13 йөргәндә эшләмәдегезме?

 Ике елдан артык.

 Капитан Курбатов беләнме?

 Әйе, Василий Степанович кулы астында.

 Мин дә бит аның шәкерте. Бу турыда диңгезгә чыккач сөйләшербез. Эшкә керешегез. Яңа кешегә кимчелекләр ачыграк күренә. Эшегезне җентекләп тикшереп кабул итегез. Соңыннан минем үземә әйтерсез. Уңышлар телим.

Рахманкулов кабат өлкән штурманга керде.

 Аңлатып торырга вакыт калмады. Егерме минуттан аврал. Ул ачкыч сузды. Каютагызныкы. Эш киемегез рундукта. Авралда урыныгыз койрык палубасында. Капитан супер таләпчән. Авралга соңга калып чыга күрмәгез.

2

Супер таләпчән Михаил Михайлович булып йөргән Мейер Моисеевич Зимин капитан Курбатовның яраткан шәкерте. Василий Степанович үзе инглиз, итальян, гарәп телләрендә сөйләшә белсә, аның шәкерте, инглизчәдән тыш, француз, испан телләрен дә үзләштергән иде. Яһүдләр гарәпчә аңласалар да, бу телдә сөйләшергә яратмыйлар. Һәм тагын бер сәер нәрсә: Зинин Тәүрат китабының теле булган ивритне дә, халыкча әйткәндә, су кебек эчә иде. Әмма аның бу телне аңлавы чит кешеләргә сер иде.

Озак еллар аңларга тырышып караса да, Габдрахман бер нәрсәгә төшенә алмады. Совет чынбарлыгының мөһим бер постулаты «бишенче пункт» татарларга гына түгел, Израиль улларына да кагыла, әмма аның тәэсире аларга төрлечә иде. Татар кешесе, түрәлеккә күтәрелә башлау белән, үзенең колониаль психологиягә тугрылыклы булуын күрсәтергә җай чыккан саен, милләттәшләрен җәберләргә керешә. Өскә күтәрелүе дәвам иткән очракта, Чыңгыз хан токымы, үзе теләп исемен үзгәртә һәм урыслаша. Яһүдләр дә исем-фамилияләрен урысчалаштыралар, урыс телен, урыс культурасын урысның үзеннән дә яхшырак үзләштерәләр. Бу очракта татар иң каты урыска әйләнсә, яһүд исә үз менталитетында кала. Алар шушы көнгә кадәр «Ветхий завет»тагы «Второзаконие» таләбен үтәп киләләр.

Боларның барысына да Рахманкулов әллә никадәр баш ватканнан соң гына төшенде шикелле. Яһүдилек милләт кенә түгел, аларның милли кодекслары Коммунистлар партиясе уставын хәтерләтә. Нинди генә шартларда да алар «Второзаконие» кушканны тайпылгысыз үтиләр. Ятларга белгертмичә генә, тышкы яктан кайсы милләт арасында яшәсәләр, шуларча яшәп, эчке яктан үзләре булып кала бирәләр. Менә шушы хәлне Габдрахман капитан Зиминның фикер йөртү үзенчәлекләрендә дә күзәтәчәк. Бу күзәтүләр аңа, билгеле, файда китермәячәк. Көнкүреш һәр кешедән гавам ихтыяҗын үтәүне, күпчелек үзен ничек тотса, җәмгыять нинди таләпләр куйса, бары тик шуны гына эшләүне сорый. Рахманкулов исә, үзе дә сизмәстән, яшәеш чүплегендә чокчына башлый. Күзәтү, күргәннәр турында уйлап, тирә-юньдәге адәм балаларының кыланышларын аңларга омтылу, яшәү кагыйдәләренең чиктән тыш катлаулылыгы каян килеп чыгуын төшенергә тырышу хәзер инде аның канында. Бәлки, аның экипаждагы күмәк ялгызлыкка бирешмәү теләге белән туктаусыз китап укуы, чит илләрдәге тормышны СССРныкы белән чагыштырулары шушы юлга алып кергәндер Соңгы вакытта ул шуңа төшенеп килә аның, бу юлдан чыгып, башкалар шикелле, көнкүреш гаменә күчәргә тырышуы сәрхушның аракыны ташларга тырышуы белән бер чамада иде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3