Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 26.

Шрифт
Фон

Ишек ачылды. Коридорда янган электр уты яктылыгында кызның гәүдәсе бер генә мизгелгә рамга куелган фотосурәт булып күренеп алды да юкка чыкты. Тирә-юньне кара бушлык каплады. Ялгыз калуның әрнеткеч җансызлыгы. Әле яңа гына бушлыкны җанландырып торган җылы, шат рәхәтлек шул эчтән бикләнгән ишек артына кереп юкка чыкты. Шул чакта өченче катта караңгылык каплаган тәрәзәләрнең берсе кинәт яктырып китте. Бу яктылык егетнең күңелен җылытып җибәргәндәй булды.

9

Башта Рахманкулов, диспетчерга кереп, корабының кайда икәнлеген белеште. «Чолман» кичә кич, Венециядә кайтарасы йөген төяп бетереп, кайтырга чыккан иде.

 Кайсы портка кайтачак? дип сорады Габдрахман.

Тәненә сыланып торган юка ак водолазка кигән яшь, чибәр кыз, үзенең мөлаем елмаюын битенә элеп куйгач, тәмле тавыш белән:

 Әлегә туры Одессага. Позициянең үзгәрүе мөмкин. Белешкәләп торыгыз, диде.

Бу кыз, институт тәмамлаганнан соң, пароходчылыкка урнаша алган бәхетлеләрдән иде. Тәрәзәчек аша әнә ничек матурлыгын балкытып утыра. «Нинди чибәр, үзен ничек ягымлы тота», дип уйлады Рахманкулов. Диңгезчеләрнең хатыннары бу кызның тупаслыгына зарланалар иде. «Кызык та инде кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, дип уйлады ул. Бәлки, бу чибәргә диңгезчеләрнең хатыннары аңа дигән кияүне тартып алган көндәш булып тоела торганнардыр?..»

Габдрахман туры кадрлар бүлегенә юл тотты. Дүрт-биш көннән «Чолман» кайтып җитәргә тиеш иде. Кораб диңгездә чакта, иркенләп, сынауларны тапшырып бетерергә кирәк. Ялдан кайткач имтихан тапшыруны әле күптән түгел генә уйлап чыгардылар. Диңгез инспекциясенә кораб йөртү гыйлемен, пароходчылыктагы тәрҗемәчегә инглиз телен, пожарникка ут сүндерү гыйлемен, таможенникка, хәтта партия, профсоюз оешмаларына кадәр шушы өлкәләрдә хәбәрдарлыгыңны күрсәтеп, диңгезчеләр телендә «побегушка» дип аталган кәгазьгә имза җыярга кирәк иде. Ялдан соң имтихан тапшыруны уйлап чыгаручыларның төп максаты, белемеңне тикшерүдән бигрәк, бу гамәлнең асылында чиновникларга ришвәт алу мөмкинлеге ятканын һәркем аңлый иде. Өстән төшерелгән боерык закон, телисеңме-юкмы, син аны үтәргә тиешсең.

 На ловца и зверь бежит, инспекторның шатлыгы йөзенә бәреп чыккан иде.

 Дүрт тәүлек көтәргә калды. Корабым Одессага кайта. Приказны бүген язсагыз, дүрт көндә сынауларымны ашыкмыйча гына тапшырып бетерер идем

Гадәттә, буш кул белән килгәндә, инспектор озак кына сатулаша иде. Бу юлы ул Рахманкуловның үз корабына кайтару кәгазен үз кулы белән машинкада суктырды да кул куйдырырга бүлек начальнигы кабинетына кереп китте. Озаграк торды инспектор начальник янында.

 Начальник сезне башка корабка җибәрергә кушты,  диде инспектор. Кораб ике сәгатьтән кузгалачак. Сигезенче причалда тора.

Башта язылган приказны йомарлап чүп савытына ыргыткач, инспектор яңаны әмәлләде. «Рахманкулов Г. Б. «Академик Крупчатов» теплоход фәлән елның төгән аеның төгәненче көнендә теплоход капитанының икенче ярдәмчесе итеп билгеләнә. Инспектор Фәлән Фәләнович. Кадрлар бүлеге начальнигы Төгән Төгәнович» дип, ярты бит кәгазь тутырган арада, егетнең баш миендә ун битлек дәфтәргә дә сыя алмаслык уйлар кабынып сүнде: «Чолман» Генуя портына барырга билгеләнгәч, алар корабына бер ришвәтчене утыртып, Габдрахманның үзен штурманнарның белемен күтәрә торган курска илтеп тыктылар. Корабында калып, иң арзан барахло сатылган Генуяга бару өчен, ул инспекторга ришвәт бирергә яисә, парткомга кереп, кадрлар бүлегенең гадәтенә кергән ришвәтчелекне фаш итәргә тиеш иде. Инспекторның «кулын майларга» вөҗданы каршы төште, парткомга кереп, ришвәтчелекне фаш итү бернинди нәтиҗә бирмәячәген белгәнлектән алай эшләмәде. Менә хәзер тагын бер гаделсезлек эшләнә

«Крупчатов»ның штурманы юкка гына «авырып» китмәгән. Рейс йә бик авыр булачак, яисә диңгезчеләр телендә «пустой» рейс. Бу юлы да тавыш чыгармаска булды Габдрахман. Түләгән акчалары ресторанга йөрергә дә, әнисенә җибәрергә дә җитеп тора, кадрлар бүлеге белән араны бозу дөрес булмаячак

Бүлек начальнигына керергә чират торырга да туры килмәде, хәтта, пароходчылыкның бүлекләренә кереп, имтихан тапшырып йөрергә дә кирәк булмады. Бу мәшәкатьләрнең барысы да телефон аша эшләнде.

 Тизрәк барып җитәргә тырышыгыз. Кораб кузгалырга тора. Семь футов под килем, диде инспектор, приказ кәгазен Рахманкуловка тапшырганда.

Габдрахман исә, күңелен ачыттырып, кабынып киткән ярсуын чак-чак басып:

 Сау булыгыз, диде дә, кием-салымын, диңгездә йөзгәндә кирәкле әйберләрен алыр өчен, туры Дадоновларга юнәлде.

 Әллә приказ кәгазен алырга да өлгердеңме? диде Юрий Владиславович.

 Алдым шул.

 Дөрес эшләгәнсең. Имтиханнарыңны иркенләп тапшыра алырсың.

 Мине ул мәшәкатьләрдән коткардылар.

 Зур начальство белән уртак тел таптыңмыни?

 Таптым шул. Мине «Академик Крупчатов»ка билгеләделәр.

Дадоновның йөзендә киеренкелек күренде:

 Аның кайларга йөргәнен әйттеләрме соң?

 Әйтмәсәләр дә аңладым. Валютага бер кап шырпы да алып булмый торган портларга керәсе бугай

 «Академик Крупчатов», кадерле дустым, Кубага ракеталар ташый. Синең урыныңда булсам, мин, парткомга кереп, кадрлар бүлегендәге ришвәтчелекне аңлатыр идем.

 Карга күзен карга чукымый, дигән картлар. «Чолман»да эшли башлаганнан бирле, океан киңлеген күргәнем юк. Мин инде карышмадым

 Ара-тирә аларны тешләп алу да зыян итми. Сорарга оныта язганмын, бездән озата барганнан соң, Оксана белән очраша алдыңмы соң?

 Бер генә тапкыр, диде Габдрахман. Ул бит Киевтагы ярышка китте. Кайда урнашуларын Женя әйттеме? Оксанага телеграмма сугасым килә. «Саблин»нан радиограмма җибәрергә рөхсәт булмаячак.

 Аларны «Днепр» кунакханәсенә урнаштырганнар. Яз телефоннарын. Бәлки, диңгезгә чыкканчы сөйләшә дә алырсың.

Габдрахман Оксананың телефон номерын язып куйды.

 Семь футов под килем, диде Юрий Владиславович.

 «Чолман»ның капитанына әйт. Үз иркемнән утырмадым мин чит корабка. Капитан, бәлки, кадрлар бүлеге белән мине үз корабыма кайтару турында сөйләшә алыр?..

Алар кочаклашып саубуллаштылар. Габдрахман, чемоданын күтәреп, ишектән чыгып китте.

Ишегалдындагы ачык тәрәзәдән Дадоновның башы күренде:

 Бу рейстан соң «Чолман»ыңа кайт инде син. Нишләп кая җибәрсәләр, шунда йөрисең? Күрерсең, сине экипажыңнан баш кактырачаклар.

 Кабат сау бул, диде Габдрахман, йөгерә-атлап капкадан чыгып киткәндә. Кангун үреннән төшеп, порт капкасына таба атлаганда, ачынып уйлап барды. «Чолман» арзанлы товарлар сатыла торган портларга кереп йөри башлаганлыктан, аны матди яктан иң файдасыз рейсларга җибәрә торган булдылар. Аның нәфесе шундый бит, яңа илләр, яңа диңгезләр күрәсе килү теләге бимазалый. Әмма «Чолман» океан чиксезлегенә сирәк чыга. Ара-тирә Һиндстанга, Фарсы култыгына, сирәк-мирәк, Гибралтар бугазыннан чыгып, Көнбатыш Европа илләренә барып кайткалый. Бабаларының канында сакланып, аңа кадәр килеп җиткән дөнья гизү һәвәслеге, берьюлы дүрт океанны аркылыга-буйга ургылып узу өянәге Габдрахманны һаман алга, зәңгәрсу офыклар артына камчылап куып тора иде.

Икенче бүлек

1

Рахманкулов ашыга иде. Кадрлар бүлегендә кисәттеләр. Кораб ике-өч сәгатьтән диңгезгә чыгачак. Ашыгуына карамастан, Габдрахман, порт капкасы каршындагы Таможня мәйданына төшмичә, Башкарма комитет бинасы яныннан причалларга сырышкан дистәләгән корабларның урман агачлары булып күренгән мачталары, ронгоутлары, аларның паспорты торбаларга беркетелгән сурәтләре арасыннан «Академик Крупчатов»ны эзләп тапты. Туйганчы карап торырга вакыт тар иде. Кангун үреннән төшкәндә, үзенең буласы «торагын», эш урынын, хезмәттәшләрен, ниһаять, язмышын биләп алырга тиешле патша сарае зурлыгындагы тимер көймә-йөзгечне күз алдыннан уздырды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3