Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 25.

Шрифт
Фон

Аяк киемен салган арада, өстәлнең уң ягындагы урын бушады. Габдрахман шунда барып утырды.

 Оксана, бу якка чык әле, диде Дадонов. Сине дустым белән таныштырасым килә.

 Вакыт юк, дядя Юра. Пилмәнне болгатып торырга кирәк.

Кухняга кереп качкан кызның Оксана Яременко нәфис гимнастика буенча Одесса чемпионы, Бөтенукраина ярышында икенче урынны алган кыз икәнлеген чамалап алды Габдрахман. Одесситлар бик патриот халык. Ул чакта, Бөтенукраина ярышында хәрәмләшеп, беренче урынны комсомолның Үзәк Комитеты секретаре хатынына бирүне тәнкыйтьләп, бөтен Одесса шау-гөр килеп алды.

Дадоновның кызы Евгения, пилмәннән калган итне, савыт-сабаны җыеп, кухняга алып китте. Аннары, чыгып, юеш чүпрәк белән өстәлне сөртеп алды да ак эскәтер җәйде. Оксана, зур чынаяк табак белән, суганлы ит исе таратып торган пилмәнне китереп утыртты.

 Танышыгыз, диде Дадонов, кызның беләгеннән тотып. Минем дустым Рахманкулов капитанның беренче ярдәмчесе.

 Оксана, диде кыз, кулын бирмичә генә. Учыгызны юешлисем килми.

Башта кызның күкрәк тирәнлегеннән чыккан калынчарак тавышы, аннан соң җиңел атлап кире кухняга кереп китүе Габдрахманның күңеленә хуш килде. Сугышка кадәр Караяр кызлары нәкъ шулай атлап чишмәгә баралар иде.

Соңгы вакытта ул хатын-кызның атлап йөрүен мавыгып күзәтә иде. Шуңа карап, аларның ниндирәк икәнлекләрен аңларга тели, бигрәк тә кораб йөзүдән кайткан чакларда, ирләрен каршыларга килгән хатыннарның уңганмы, ялкаумы, иренә хыянәт итәме, юкмы шуны аңларга тырыша иде. Шунысы кызык: ире диңгездә чакта, сөяркә табып, никахына хыянәт иткән хатыннарның гөнаһлары турында, иренең үзеннән тыш, диңгезчеләрнең хатыннары хәбәрдар була. Күзәтә торгач, шул хыянәтчел хатыннарның атлап йөрүләрендә Габдрахман җентекләп күзәткәндә генә күренә торган үзара уртаклык тапты. Аларның гөнаһлары атлап йөрүләренә дә языла сыман иде. Хәер, бу тикшеренү кемгә генә файда китерә ала соң?..

* * *

Габдрахман кухня белән өстәл арасында йөргән кызга дикъкать белән карап утырды. Тән авырлыгы бөтенләй дә сизелми атлап йөргәндә, бөтенләй дә көч түгелми. Тән уйнату да юк Оксананың аяк атлавында. Аның киенүе дә гап-гади. Кызларның киенүендәге: «Күрегез, минем билем нинди нечкә, арт саным матур, күкрәкләрем ымсындыргыч мин бит гүзәлнең гүзәле», дип, ерактан сөрән салып торган гадәти нәүмизлек тә юк иде. Габдрахманны тагын Оксананың татар кызына охшаш булуы дулкынландырды.

«Бу бит инде табигый хәл», дип уйлады Габдрахман. Украинлыларның тамырларында кыпчак каны да ага. Оксананың татар кызына охшашлыгы табигый Кызның Одессада һәм Киевта басылган газета битләрендәге фотоларына охшашлы булмавы да сәер иде.

Ниһаять, табын әзерләнеп бетте. Өстәл уртасында муллык, тормыш канәгатьлеге аңкытып торган ит исе. Чиста итеп юылган биш сай тәлинкә янына чәнечкеләр куелган.

 Оксана, син менә монда утыр. Габдрахман Бәкерович, сезнең урын да монда, дип, Юрий Владиславович түр яктагы урындыкларга күрсәтте.

 Рөхсәт итсәгез, мин Женя янына утырам, диде кунак кызы һәм ян тәрәзә ягындагы урындыкка барып урнашты.

Дадонов, савыт-саба шкафын ачып, башта этикеткасына Бахус сурәте төшкән, Италиядә эшләнә торган затлы коньяк һәм кызыл шампан шәрабы чыгарып өстәлгә куйды.

 Әти, кыстый күрмә, Оксана белән без икебез дә эчмибез, диде Дадоновның кызы.

 Минем дә, алкоголь кушып, пилмән тәмен югалтасым килми, диде Рахманкулов.

 Нина да баш тартса, берүземә эчәргә туры килә инде,  диде Дадонов.

 Кызларга ярамаганны син белергә тиеш. Ә сез, Бәкерович, нигә баш тартасыз? Нинаның сүзләрендә кыстау юк иде.

 Минем әнием дә пилмән пешерә иде, диде Габдрахман. Мин милли гореф-гадәтле гаиләдә үстем. Сугышка кадәр бездә аракы эчү гөнаһ кына түгел, чын-чыннан җинаять санала иде. Бер мәзәк вакыйга истә калган. Әтиемнең Оренбургта яшәүче энесе кайткач, кунак чакырдылар. Өстәлдә зур бәлеш, ат казылыгы, каклаган каз ите. Чәй эчкәндә, бавырсак, бал куялар. Табын тирәсендә басынкы гына әңгәмә бара. Ара-тирә Оренбург кунагы белән әтием һава суларга чыгып керәләр. Бер тапкырында мин дә ияреп чыккан идем, кунагыбызның мунчага кереп киткәнен күреп сәерсендем. Әти аны тышкы якта саклап калды. Алар өйгә кереп киткәч, мыштым гына мунчага кердем. Кунак хөрмәтенә мунча эчен кырып юганнар, утыргычка кулдан суккан палас җәйгәннәр. Паласның бүртенеп торган җирен ачкан идем, эченнән аракы шешәсе килеп чыкты. Димәк, ул чакта хәмер эчү гөнаһ саналган булган Габдрахман туктап калды. Аның сөйләвен күңел биреп тыңламыйлар иде.

Пилмәннән соң баллап чәй эчтеләр. Оксана саубуллаша башлады.

 Мин сезне озатып куям, диде Рахманкулов.

 Рәхмәт, диде кунак кыз. Мин юлымны яхшы беләм, адашмаячакмын.

 Баш тартма инде, диде Нина Ивановна. Кичке якта урам тулы исерекләр. Күзәткәнем бар, синең яныңнан ирләрнең берсе дә тыныч кына үтеп китми. Исерекләргә, хулиганнарга юлыгуың бар.

Алар бергәләп урамга чыктылар.

 Сез култыклашып баруга каршы килмисезме?

 Гафу итегез. Мин җитәкләп йөртүне яратмыйм.

Рахманкулов кызның читкәрәк тайпылуын көткән иде. Оксана янәшәгә килде. Аларның аяк атлаулары җайга салынды. Арада җан гына сизә алырлык уртаклык барлыкка килгәндәй булды.

Алар «Канава» дип аталган киң, тирән чокыр өстенә салынган күперне үттеләр. Аста революциягә кадәр мадам Роза тоткан «яратышу» йорты, одесситлар телендә «Ирод патша сарае» калды. Алар Кангун урамы буйлап ике квартал өскә күтәрелделәр дә, сулга борылып, шәһәрнең иң матур җиренә Пушкин урамына чыктылар. Як-якта үскән мәһабәт агачларның ботаклары, урамны каплап, кичке утлар яктылыгында яшел яфраклар ябылган түбәне хәтерләтә иде. Габдрахманның яраткан урамында заманында Пушкин яшәгән.

Ул йортта хәзер «Моряк» газетасының редакциясе урнашкан иде. Шушы өйгә якынлашкач, егет, ике ай элек кенә газетаның беренче редакторы Константин Паустовский юбилеена багышланган конкурста катнашып, җиңеп чыгуы турында Оксанага әйтергә уйлады. «Юк, әйтмәскә кирәк, дип, бу уеннан кире кайтты Габдрахман, минем горурлануымны Оксана мактану дип кабул итәчәк».

Алар Одессаның Монпарнасы булган Дерибас урамына килеп җиттеләр.

 Дерибасны урап чыгабызмы? диде Габдрахман. Танышканнан соң, култыклашып шушы урамны әйләнеп чыгу мәҗбүридер бит?

 Мин ашыгам, диде Оксана. Иртә торасым бар.

 Күнегүләргә шулай иртә йөрисезмени?

 Иртәнге поезд белән без Киевка китәбез. Анда Мельбурн олимпиадасына баручыларны сайларга тиешләр. Мине шунда чакыралар.

 Сез үтәргә тиеш, дип уйлыйм, диде Рахманкулов.

Оксана сәер итеп елмайды:

 Осталыгыңа карап кына сайласалар, бәлки Сайлану өчен сайлаучыларның күңелләрен күрә белергә дә кирәк шул

 Ничек итеп?

 Ничек? Азгын ирләргә нәрсә кирәклеген белмисезмени?

Белә иде Рахманкулов. Җәмгыятьтә ришвәт алу елдан-ел көчәя бара. Яшь, чибәр кызларны түшәккә яткыру бу җинаятьнең иң таралган төре иде. Украина кызларының урыс кызларыннан гыйффәтлерәк булуын да белә иде ул

Алар Сабанеев күпере аша үттеләр. Уң якта скульптор-медальер Толстойның искиткеч гүзәл сарае күренде. Бу сарайда хәзер Галимнәр йорты урнашкан иде. Галимнәр йортыннан соң ярты квартал чамасы баргач, Оксана туктады.

 Мин менә шушында торам, диде ул, классик ысулда салынган өч катлы матур йортка күрсәтеп. Сау булыгыз.

Габдрахман кызның биленнән тоткан иде, кызның каршы булуын аңлап, аның кулын гына кысып, бер мизгел җибәрми торды.

 Сез Киевтан кайткач, кайда очрашабыз?

 Белмим Арада киеренкелек туды. «Бу инде минем белән очрашырга теләми дигән сүз» Шушы киеренкелекнең мәгънәсен аңлаган шикелле, Оксана егетнең кулын кысып алды да: Сезгә Женя әйтер. Сау булыгыз, диде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3