Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 24.

Шрифт
Фон

 Сәгать уннар тирәсендә машинам килеп җитәр. Көтеп тор. Килештекме?

 Мәскәүдә торасыңмы?

 Юк. Минем алачыгым Барвихада. Сине шунда көтәбез.

«Алачык» Барвиханың нинди урын икәнен Габдрахман яхшы белә иде. Совет чорында анда дача салу мөмкин түгел. Үзәк Комитетның профилакториясе иде. Микоянның биш метрлы таш койма эчендәге кальгасы. Партия золымы җимерелгәннән соң, димәк, Барвиха олигархлар кулына күчкән. Владлен «алачыгы»ның урынына карап кына да аның кулындагы акча күләмен җиңел чамаларга мөмкин иде.

7

«Көтәбез»

Димәк, алар Габдрахманны икәүләп көтәчәкләр. Ирле-хатынлы. Заманында Габдрахманның сөйгән кызы, халык җырларындагы «өзелеп сөйгән яры» Оксана Тарасовна Яременко, аның ире Владлен Семёнович Лебедев (бывший Арансон) Караяр авылының Әтәмби исемле урамында туып үскән Габдрахман Бәкер улы Рахманколыйны, урысчалаштырылганнан соң Рахманкуловка әверелдерелгән пенсионерны көтәчәкләр.

Яшәеш үзенең чын-чыннан бөек могҗиза икәнлеген туктаусыз исбатлап тора. Сабый чактан ук туган, үсмерлек елларында тамыр җәйгән зур хыял, картайган саен һаман ерагая торса да, һаман аның күңел түрендә яши ала икән Халыкларның бөек күчеше (великое передвижение народов) авыл булып укмаша башлаган җир  Чишмә башы урамында урам якка чиста пыялалы биш зур тәрәзә һәм зәңгәргә буялган тәрәзә капкачлары карап торган алты почмаклы, калай түбәле йорт һәм ак яулыгын чөеп бәйләгән уңган, җитез хатын, ишегалды тулы балалар Армиягә киткәндә, «көтәм» дип, Габдрахманны озатып калган кыз «җилдән» бала тапты Сугышка китәргә әзерләнеп йөргәндә туган ашыгыч хис-тойгыларны «беренче мәхәббәт» дип атап буламы икән? Караярның ирләре ул елларда сугышка китеп кырыла, хәбәрсез-нисез билгесезлеккә чыгып югалып тора иде. Габдрахман ул кыз белән армиягә китәр алдыннан гына йөри башлады. Бәлки, ул ашыгыч очрашулар мәхәббәт булып җитлегә дә алмагандыр? Гасырларга сузылган мәхәббәт тарихларында, халык җырларында, бәет-мөнәҗәтләрдә, эчтән генә янып-көюләрдә, мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңлап, ышанырлык сыңар бер мәгълүмат та юк

Тойгыларны кичереп була. Аның әрнеткеч һәм шифалы тәэсирен моңлы көйгә салып була. Әмма сүз белән аңлатуы чиктән тыш авыр, катлаулы. Бәлки, шуңадыр да егерме беренче гасырда инде мәхәббәтне секска алыштыруга каршы килми башладылар

* * *

Габдрахман ул кызга «Ак Санәм» дип дәшә иде.

 Мин бит Оксана. Нигә исемемне бозасың?

 Юк, бозмыйм. Киресенчә, төзәтәм. Бу исемне урысчалаштырганнар. Мин төзәтеп әйтәм.

Кызның кыяфәте җитдиләнә. Аның күзләрендә чагылган кара тылсым тагын да тирәнәя төшә.

 Минем исемемнең «Ак Санә» булуын син каян беләсең?

 «Санә» сан дигән сүз. «Санәм»нең мәгънәсе башка. Бу сүз «кумир»га тәңгәл. Синең тамырларыңда кыпчак каны акканы күренеп тора. Украина телендә кыпчак сүзләре тулып ята: «мәйдан», «яр», «келәм», «тютюн». Алар санап бетергесез. Кырпу бүрекнең милли баш киеме булып йөрүе, чәчне кырып алып, баш түбәсендә «осиливец» дип аталган бер чеметем чәч калдыру. Украина хатыннары чиккән сөлгеләрдәге сурәтләрнең безнекенә охшашлы булуы боларның барысы да кыпчаклардан калган традицияләр.

Кыз аңлатманы дикъкать белән тыңлый да матур итеп елмая:

 Ялганнарга оста да инде син, Габдрахман! Монда тулысынча синең үз фантазияң булуы күренеп торса да тыңларга рәхәт. Без бит туган телебезне онытып барабыз. Украинлыларның күбесе үзен урыс дип яздырта. Мин урыс түгел, украинлы дисәң, милләтчегә саныйлар.

 Әйдә, украинча гына сөйләшик.

Оксана бер тын уйланып тора.

 Юк, кирәкми. Син бит украинчага Запорожьеда өйрәнгәнсең. Аларның теле яртылаш казакча

 Татарларны буйсындырырга җиңел булсын өчен, аларны бүлгәләп бетергәннәр. Юк, бүлгәләү белән генә чикләнмичә, безне тураклап ташлаганнар һәм бер-беребезгә каршы көрәштерүгә ирешә алганнар. Украинада да шул ук хәл башланды. Сез шуны аңлыйсызмы икән?

 Бу турыда сөйләшәсем килми. Әйдә, синең белән гел татарча сөйләшик.

 Син бит татарча белмисең.

 Беләм. «Мин синэ йаратам» Бу татарча түгелмени?

 Түгел шул. Эш менә нәрсәдә. Безнең ерак бабаларыбыз әйткән сүзгә бик үк ышанып бетмәгәннәр. Алар кешене кылган гамәлләренә, биргән вәгъдәсен тотуына карап бәяләгәннәр. Шуннан чыгып, кыз да, егет тә яратуларын, бер-берсе өчен утка-суга керергә әзер булуларын исбатларга тиеш булганнар. «Мин сине яратам» дигән сүз  урыслар уйлап чыгарган күзбугыч нәрсә.

 Элегрәк бездә дә шулайрак булган. Ярәшкәнчегә кадәр бабай белән җитәкләшеп йөрергә дә рөхсәт ителмәве турында әбием Мария сөйли иде.

* * *

Лебедев белән сөйләшкәннән соң, ялгыз калган чакларда, Рахманкулов күбрәк Оксана турында уйлап йөри башлады. Андый очрашулар, озатышулар, аерылышканда, буыннар йомшарганчы үбешүләр аз түгел иде бит. Оксананы югалту хисләре нигә болай авыр кичерелә икән? Юньләп аңлатып та булмый торган йөрәк гаме Габдрахманның бәгыренә чытырдатып ябышкан да, дачасындагы саф урман һавасын, кошлар сайравына моңаюның әрнеткеч рәхәтлеген агулап, астыртын гына суырып тора

8

Оксана белән ул ничек танышып китте соң әле?..

Әйе, яхшы хәтерли чираттагы ялдан соң Рахманкулов туган авылыннан Одессага кайтты. Аның корабы әле йөзүдә иде. Кадрлар бүлеге, эш хакының җитмеш биш процентын түләү шарты белән, аны резервка куйды. Корабны көткәндә, өлкән комсоставны эшкә кумыйлар иде. Пароходчылыкның үз кунакханәсе бар. Арзан гына хакка, хәтта аерым бүлмәдә ялгыз яшәргә мөмкин. Корабның кайтканын көтеп, тыныч кына яши бир. Дөрес, адым саен дусларың очрап торганда, тынычлыкны саклау чиктән тыш катлаулы иде.

Диңгезчелек эшендә, бер корабтан икенчесенә күчеп эшләгәндә, ерак юллар кичергән таныш-белешләрең, дусларың, әшнәләрең елдан-ел ишәя бара. Кемдер, синең шикелле, корабын көтә. Икенче берәү эшендә өскәрәк күтәрелә алган. Аны башка корабка билгеләгәннәр. Өченчесенең үзе югында хатыны юлдан язган гаилә фаҗигасен хәл итәргә кирәк Кунакханәдә, телисеңме-юкмы, син шулар белән очрашасың. Рәсәй традициясе очрашу шатлыгын аракы белән юарга куша. «Юарга» теләмәсәң, син, дошман ук булмасаң да, «безнеке түгел, әллә сырхау, әллә сволочь, кыскасы, ят кеше». Менә шул «юу» ритуалы сине акрынлап сәрхушлыкка сөйрәп кертә. Бу юлы Рахманкулов кунакханәдән баш тартты. Бәхетенә каршы, якын дусты, кораб врачы Юрий Владиславович Дадонов та ялда иде. Аның җәмәгате, Нина Ивановна, кырыкка якынлашып килгән «карт» хатын, чын-чыннан кунакчыл зат иде. Рахманкулов Нина Ивановнаның: «Корабың кайтканчы бездә генә яшә», дип, якты йөз күрсәтүеннән баш тартмады.

 Бүген иртәрәк кайтырга тырыш, пилмән ясарга булышырсың, диде Юраның җәмәгате. Пилмән ясавы аны ашаудан да татлырак. «Чолман»да эшләгәндә, Юра Дадонов, чыннан да, корабның кокларын ашны тәмлерәк пешерергә өйрәтә иде. Аның аш-суга оста булуын Габдрахман бу юлы да үз күзе белән күрде.

Рахманкулов кайтканда, пилмәнне әзерли башлаганнар иде. Бүлмә уртасына куелган өстәлнең түр ягында Юраның тугызынчы класста укый торган кызы Евгения, сулда Юра үзе. Уң якта тагын бер кыз утыра. «Минем белән таныштырырга чакырмаганнардыр бит»  дип уйлап куйды Габдрахман. Махсус таныштыру гадәтен яратмый иде ул. Әйе, сыерны үгезгә илтү табигый. Ат караучыларның бияләргә айгыр табуына да тел тидереп булмый. Адәм баласы мәхәббәтен үзе, бары тик үзе генә эзләп табарга тиеш Дөрес, ул ялгыша, алдана, алдарга, күз буярга өйрәнә. Менә шуларны җиңеп чыгучылар гына бәхеткә ирешә ала. Ул чорда Рахманкулов шулай уйлый иде. Өлкәнәйгәч, татарның улына килен, кызына кияү сайлау, димләү кебек, таза, зирәк оныклар тудырып, нәсел сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән йола барлыгын аңлап хәйран калды.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3