Люкс алырга уйлыйсыңмы? Язучының сармагы юк түгелдер?..
«Сармак» Диңгезчеләр акчаны шулай атыйлар иде. Олигарх Рахманкуловка үзенең әле һаман диңгезче икәнлеген күрсәтеп мактанмакчы була.
Сармакның монда катнашы юк. «Море зовёт», диде Габдрахман да, диңгезчелеген югалтмавына ишарәләп. Море зовёт, а Лебедев не пускает. Диңгезләргә чыгуның ачкычы Владлен Семёнович кулында бит.
Хәтеремнән чыккан. Синең диңгезчелек дипломың ШДП9мы, әллә КДП10мы?
КДП, диде Рахманкулов. Шунысы бар: мин капитан булып эшләмәдем. Капитанлыкка күзләр минус өч, йөрәкнең сул як карынчыгы иске оекбаш хәленә җитеп таушалып беткән булмаска тиеш. Юк, мин штурман рубкасына дәгъва кылмыйм. Нишлисең бит! Диңгез кочагына керер өчен, мин саклау камерасында чемодан алып торырга, хәтта киоскта газета сатарга да риза. Люкс хуҗалары да, палубада баручы урынсыз пассажирлар да шул ук диңгез һавасын сулыйлар бит.
Без болай килешик, диде Лебедев. Син иртәгә нәкъ шушы вакытта минем мобильникка шалтырат. Мин сиңа кайсы лайнерда, кайчан, нинди статуста диңгезгә чыгуыңны конкрет әйтермен. Каләмең бармы яз! Шунда океан лайнерларының хуҗасы унбер саннан торган телефон номерын әйтеп яздырды.
6
Сөйләшүнең нәтиҗәсе белән канәгать калса да, Габдрахманның җаны тыныч түгел иде. Ул язмышын миллионнар, хәтта миллиардларга җиткән доллар белән эш итүче хәйләкәр, барлык мөнәсәбәтләрне акча белән үлчәргә күнеккән кеше кулына тапшырып азаплана. Аңа дөнья гизү, яңа портлар, яңа кешеләр белән очрашу турында кыбырсып йөрмәскә, күргәннәренә шөкрана кылып, урман һавасы белән ләззәтләнеп, дачасында тыныч кына ятарга иде дә
Сөйләшкәндә, ул ычкынып китә язган ике ялгышлыктан тыела алды. Ялынмады, мескенлеккә бирелмәде һәм «Нәрсә ул мобильник?» дигән сорауны читләтеп үтте.
Японнарның кесәдә йөртерлек бәләкәй, теләсә кайсы шәһәр һәм ил белән сөйләшеп булырлык телефон уйлап чыгарулары турында Рахманкулов «Наука и жизнь» журналыннан укып белә иде. Иртәгә ул шундый аппараты булган кеше белән сөйләшәчәк. Димәк, адәм балаларының шундый телефон уйлап табулары чынлыкка ашкан дигән сүз. Җәмгыятькә нинди үзгәрешләр кертә алыр икән ул кесә телефоны? Гади телефон ярдәмендә сөйләшкәндә үк, абонентның йөзен, аның күз карашын, ишарәләрен күреп булмый иде. Телефон трубкасыннан ишетелгән шәрә сүз Без бит ничә мең еллар әңгәмәдәшеңнең әйткән сүзеннән тыш, аның ишарәләрен, хәтта утырыпмы, басыпмы сөйләшүенә карап, ул әйткән фикерләрнең ихласлыгын, аның сиңа карата нинди мөнәсәбәттә икәнлегенә карап билгеләргә күнеккәнбез. Кешенең сөйләшкән чактагы күз карашы? Аның битенә бәреп чыккан кызарыну?! Телефоннан сөйләшү ялганлау, күз буяу, итәк астыннан ут уйнату. Телефон ярдәмендә бу кабахәтлекләрнең мөмкинлеге бермә-бер артачак. Ә кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлау мөмкинлеге?..
Рахманкулов иртәнге якта сторожкага чират җыелганчы барырга уйлап йокларга ятты. Яту белән йокыга китте дә, төн урталарында уянып, сөйләшер вакыт җиткәнче йоклый алмыйча газапланды. Яшь чакта да йоклый алмыйча интеккән чаклары була иде. Ул вакытта аның йокысызлыгы кичтән йокыга китә алмыйча яту белән чикләнә иде. Хәзер ул йокының караңгы базына чума да төн урталарында уяна, кабат шул кайгы-хәсрәтләрдән арындыручы онытылу кочагына чумарга теләп, төш вакытлары җиткәнче диярлек бимаза кичерә.
Ятагыннан тору белән, чәй дә эчеп тормыйча, Габдрахман каравыл йортына ашыкты. Чиратта бары тик ике генә хатын иде. Алар телефон будкасыннан тиз чыктылар. Габдрахман номер җыйды:
«Океан юллары» офисы. Лебедев тыңлый.
Сез миңа шалтыратырга кушкан идегез, Владлен Семёнович. Рахманкулов борчый сезне.
Саумы, старина. Хәтерлим. Шушы көннәрдә Одессага ике тагарагым круиздан кайта. Шуларның берсе Австралиягә йөри. Барышлый һәм кайтышлый күп кенә портларга кереп чыга. Икенчесе Рио-де-Жанейро белән Петербург арасында эшли. Билгеле, маршруттагы һәр әһәмияткә лаек портка кереп чыга. Шуларның кайсысын сайлыйсың?
Ниләр эшләргә тиеш мин корабта? Круиздагы туристлар шикелле күңел ачып йөри алмам шикелле. Мин бит диңгезче. Пенсионер статусында йөрүгә риза түгел мин. Минем хәләл аш ашап йөрисем килә.
Бераз җавап бирми торды Лебедев. Ул хәзер нәрсәдер әйтергә тиеш иде.
Туристларның чемоданнары зурайды соңгы елларда Алар хәзер пенсионер гына күтәрерлек түгел. Киоскта газета-журнал сатуның проблемасына килгәндә, аның эше авыр түгел. Тик шунысы бар: киоскёрны мин кают-компаниядә ашата алмыйм. Комсостав каршы киләчәк. Люкс пассажирларының кайберләре кают-компаниядә ашыйлар. Мин сиңа люкс бирергә мәҗбүрмен. Син, старина, офицерларның әңгәмәләрен дикъкать белән тыңларга тиешсең.
Шымчы итәсеңмени син мине?
Ашыкма. Шымчы түгел, аналитик итәм. Син бит Союзморда диңгез транспорты белән идарә итүне өйрәнгән фәнни хезмәткәрләрне җитәкләдең, морфлотның үзәк аппаратында да эшләдең. Корабларда йөзүең турында әйтеп тә тормыйм. Син ничә ел йөздең әле?
Утыз елга якын, диде Рахманкулов.
Диңгезчелек тәҗрибәсе дә, теория дә, безнеңчә әйткәндә, выше ватерлинии. Круиздан кайту белән, син минем өстәлемә тулы анализыңны китереп салырга тиешсең. Сервис өлкәсендә нинди кимчелекләр бар? Эшкә зыян китермичә, кемнәрне кыскартырга була? Круизны оештыруга нинди яңалыклар кертергә мөмкин? Синең анализың дәлилләнгән булырга тиеш. Эш менә нәрсәдә: минем лайнерым зурлыгындагы корабта японнар сиксән-туксан кеше тоталар, ә минекендә ике йөздән артык. Аңладыңмы?
Таныш мәсьәлә. Әмма кисәтеп куям, фән ягыннан мин артта калган кеше. Реклама хәйләсе белән таныш түгел. Пассажир флотындагы яңалыкларны да белмим һәм иң зур кимчелегем компьютерны өнәмәвем.
Старый конь борозды не портит, ди рус әйтеме. Экипаж эшендәге объектив, субъектив, ситуацион кимчелекләр. Менә нәрсә энәсеннән җебенә кадәр ачыкланырга тиеш. Шул.
Рәхмәт, диде Рахманкулов, ихлас күренергә тырышып. Дөресен әйткәндә, мин синнән мондый бүләк көтмәгән идем. Сочтёмся. Алай булгач, миңа әзерләнә дә башларга кирәктер Лайнерның исемен сорарга онытканмын
«Оксана», диде Лебедев. Хатынымның исеме. Аны син дә беләсең бит. Трубкаңны куйма, мин икенче телефонга күчәм
«Оксана!..» Бу исем, Габдрахманның күкрәк эчен көйдереп, тәненә таралды, баш миенә бәрде.
Будканың ишеген шакыдылар. Кашлары җимерелгән симез хатын йодрыклап ишек пыяласын төя иде:
Бер сәгать лыгырдыйсың! дип чәрелдәде ул. Ир кеше, имеш Болтун! Ач ишекне! Чык!
Трубкадан Лебедевның тонык тавышы килеп җитте:
Оныта язганмын, дип дәвам итте ул. Оксананың сине күрәсе килә. Чакырырга кушты. Бу атна азагында Мәскәүгә кайта. Монте-Карло туйдырган. Хатын-кыз бит
Рахманкуловның күз аллары караңгылангандай булып китте. Йөзе кызарды. Ул өнсез калды. Оксана!..
Тукта әле! Нишләп Владлен Габдрахманны үз хатыны белән очрашырга чакыра? Моны ничек аңларга?.. Үч алу, мыскыллау теләгеме бу?.. Монда ниндидер аңлашылмас нәрсә, берәр хәйлә бар кебек иде
Нигә җавап бирмисең? Оксана шимбә көн кайта. Якшәмбедә мин сине алып килергә машина җибәрәм. Әйт әле дачаңның адресын
Бу Бу ниндидер тузга язмаган, исәпкә сыймый торган хәл иде. Әллә сөйләшүдән туктарга инде?.. Ирексездән, теләмичә генә, хәтер коесыннан көчкә суырып чыгарып, Рахманкулов бакча кооперативындагы өенең адресын әйтә башлады.
Истра сусаклагычы янында
Чубайсныкы янындамыни? Бу сорауда да ниндидер мәсхәрәле киная бар шикелле.
Чубайсныкы плотинага якын. Безнең кооператив Алёхново исемле авылдан чакрым ярымда.
Волоколамск юлындамы?
Шунда. Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда. «Мәскәү язучылары» дип атала. Җиденче төньяк урам, өченче йорт.