Шул буйга утыз, аркылыга егерме метр җирне койма белән уратканда купкан гаугаларны сурәтли башласаң, язылачак романның күләме күп мәртәбәләргә артып китәр иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.
* * *
Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.
Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән карлыган куакларының җимешен генә түгел, ботак-чатакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши тегеләре шуңа һич мантый алмый?»
Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җир эшкәртү эшенә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.
Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне, түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк белән казый башлаган иде хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары, тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде Инде моннан соң да бу агачларның «урыс каены» булуына ышанмый кара син.
* * *
Фридрих Энгельс: «Адәм баласын хезмәт кеше иткән», дигән. Дөреслек тә юк түгелдер коммунистик идеягә нигез салышучының бу күрәзәлегендә. Әмма шул сакалбайның сүзләрен тормышка ашыру өчен, Рәсәй җирен тоташтан диярлек ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп, адәм баласының хезмәттән башка гамәлләрен юкка чыгарып, бил бөгүне генә калдырганнан соң, кеше, кеше булуын югалтып, акрынлап йөк атына әверелә башлады. Кешене атка әверелдерү белән генә чикләнмәде шул коммунистик идеология тәгълиматы. Дини инану урынына мәҗүсилек чорының хорафаты тамыр җәйде. «Октябрь баласы буларак, пионер, комсомол сабакларын «Бисмилла»дан тирәнрәк үзләштергән Мәрьям коммунизмның җәннәт алып килүенә җаны-тәне белән ышанып кына түгел, инанып яши иде. Революциягә кадәр, исламның иман шартлары, шәригать кануннары көчле чакта, ырымнарга, сихергә буйсыну халыкның аңына тамыр җәя алмаган булса кирәк. Коммунистик идеяне дин урынына куркытып, халыкка тагучылар ислам (шулай ук носарилык) дине тәэсирен юкка чыгарырга мәҗбүр булганнар. Идарә дилбегәсе коммунистлар кулыннан ычкынып, демократик идарә итүгә күчкәч, кармаланып яшәгән егерме беренче гасырның тәүге елларында халыкка, бигрәк тә ярым-йорты зыялылар аңына, мәҗүсилек кануннары бәреп керде. Күрәзәчелек, гороскоп, сихер, мең төрле ырым-ышанулар барысы да шуңа барып тоташа түгелме соң?!
«Шәрык Шәрык ул, ди инглизнең күренекле шагыйре, Нобель бүләге лауреаты Ридьярд Киплинг. Көнбатыш Көнбатыш. Алар үзара беркайчан да кушыла алмаячаклар» Түтәл казыганда Габдрахманның исенә шушындый гыйбрәтле фикерләр килеп төшә иде.
Рәсәйнең башкаласында туып үскән хатыны белән Рахманкулов өч дистә ел тату яшәде. Шуңа карамастан аларның җиргә булган карашлары Киплинг фикерендәгечәрәк иде. Габдрахман, инде алтмыш елдан артык шәһәрдә яшәсә дә, авыл кешесе булуыннан һич арына алмый. Бу сыйфат бигрәк тә җиргә мөнәсәбәттә көчле иде. Мәрьямнең табигатендә һәм күзаллавында исә шәһәрчәлек өстенлек итә. Ул бакчаны ишегалды, ял итә торган урын дача буларак тоя, ә Бәкер малае аны бәрәңге бакчасы, җиләк-җимеш үстерә торган ризык чыганагы итеп күрә иде. Никадәр тырышсалар да, бу өлкәдә алар, үзара уртак тел таба алмыйча, интегә бирделәр. Никита Хрущёвның, шәһәр белән авыл арасындагы аерманы бетерү өчен, агрокала төзү планы да нәкъ әнә шулай, сабын куыгы шикелле шартлап, җилгә очты бит
Урман ягыннан килгән күке тавышы, Габдрахманның балачак хатирәләрен уятып, бөтен тирә-якны җанландыра. Сагындырып, Караяр искә төшә. Моңсу гомер үтеп бара. Ул бит, армия хезмәтеннән арынгач, туган авылына кайтып, тәрәзәләре урам ягына карап торган зур йорт салу, ат асрау, җиде бала тәрбияләү белән хыялланып яшәде. Кайда ул зур, иркен йорт? Юыртканда йөрәк кага торган җирән кашка аты кайда? Ишегалды тулы таза, матур балалар кайда?!
Мәрьям иртән йоклый. Шәһәр кешеләре иртә торырга яратмыйлар. Кәримә эштә. Ул бакчага ял көннәрендә генә килеп йөри ала
Акрынлап Габдрахманның татлы хыяллары сүнеп югалды. Ул чынбарлыкка кайтты. Ул инде шәһәр кешесе Хәтта күпләргә борын чөяргә, шапырынырга мөмкинлек биргән башкала кешесе. Москвич! Әнә ул хәтта Мәскәү язучылары кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә, аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде
2
Әнә яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч татлы ис, сулыш юлына кереп, канга тарала. Җылына башлаган җирдән берән-сәрән үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып җибәрә. Ботинкаларны салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә
Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит туачак бала кадере! Җан кадере!
Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар
Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән җилкапканың тактасына тотынып, аның уң як күршесе Евгений Моисеевич Швед тора иде.
Хәерле иртә, диде Габдрахман. Нигә кермисең? Әйдә, уз.
Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле, сыланып торган яшькелт балчык Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының «подрайские землицы» дигән җирләрен басып алмаган булырлар иде.
Күрше урамдагы Вадим Каргаловның, «разбойничьё гнездо» дип, Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, бу хәлгә әһәмият бирмәскә тырышабыз
Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.
Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп буйдан-буйга сузылган үзәк урамга Бродвейга чыгып, урманга таба атладылар.
Хәтерлисеңме икән, бер тапкыр син миңа, басып алучылар оккупацияләнгән җир белән уртак тел таба алмыйлар, дип исбатлаган идең. Күзәтеп йөри торгач, синең бу фикереңдә дөреслек барлыгына төшендем.
Син мине философия куертырга чакырдыңмыни? дип, Рахманкулов баруыннан туктады.
Юк, миңа синең киңәшең кирәк. Аны син генә бирә аласың.
Әллә син дә, чирәмеңне казып, бәрәңге утыртырга ниятләдеңме?
Юк инде. Әнә син өч аршын җиреңдә күпме чокындың, күпме тирес ташыдың. Берәр нәрсә үстерә аласыңмы соң?..