Лотфулла хәзрәтне алып киткәч кенә аңлый башладылар. Кайчакларда бер тынгысыз фикер, нишләптер, синең йөрәгеңне тырный башлый. Гел шул хакта гына уйлап йөрисең. Тынгысызлык һаман көчәя, бимазасы арта бара. Хәзрәт авылда яшәгәндә, тынычлану өчен, мәхәллә кешеләре мулла янына баралар иде. Аңлата ала, юаныч бирә белә иде Лотфулла хәзрәт. Хатын-кызлар исә элеккечә Хәсәнә абыстайга барып гозерләрен сөйлиләр, юаныч табалар. Ирләр дә, үзләре дә сизмәстән, башта яшеренеп кенә, аннан соң ачыктан-ачык киңәш сорарга, кайгы-хәсрәтләрен, килгән бәлаләрне сөйләргә остабикәгә йөри башладылар. Дөрес, хәзрәтнең авылдашлары арасында хәзрәтсез яшәүне уңай күрүчеләр дә юк түгел. Мәсәлән, кеше өлешенә кул тидерергә яратучылар, зимагурлыкта йөргәндә урыс аракысы белән шаярырга яратучылар әнә шундыйлар. Андыйлар аз булса да бар. Шуңа күрә хәзрәтнең юклыгына ачыктан-ачык шатланасы урынга, алар астыртын гына гөнаһ эшләп куаналар. «Мулласыз да яшәп була икән, җәмәгать, дип сөенешә андыйлар. Нәрсә теләсәң, шуны эшлисең. Бары тик коммунистлар юлына аркылы төшә күрмә һәм аларга тел тидермә». Андыйларны бармак белән генә санап була, әмма алар бар һәм булачак
Тормыш барыбер дәвам итте. Ничек яши алдылар икән алар ул чакта? Егерменче елларда, Рәсәйдә гражданнар сугышы барганда, крестьянның ашлыгын, мал-туарын кырып-себереп ала тордылар. Егерме беренче елдагы ачлыкка кадәр дә Идел белән Урал арасына урнашкан шәһәрләрдә һәм авылларда кытлык еллар да, чын-чыннан кешене кырып китә торган ачлыклар, авырулар бер-бер артлы килеп кенә торды. Шуларның берсе дә адәм балаларын тоташтан кырып, бетереп ташлый алмады. Исән калганнар тормыш-көнкүрешне дәвам итә, үрчи, авыр еллар акрынлап онытыла, узгандагы мул һәм имин яшәгән чорлар исә гыйбрәт булып кала бирә. Кешелек дөньясын юкка чыгарырлык ачлык килер дип куркып яшәсәләр дә, шушы көнгә чаклы андый афәтнең булганы юк.
Иген игү тулысынча колхоз өстенә күчте. Колхозчылар исә рәис кулы астында күмәк эшкә йөрүчеләр. Тик шунысы гына: аерым хуҗалык булып яшәгәндә ишеп уңыш биргән кыр-яланнарда икмәк үсми башлады. Сирәк кенә ишелеп ашлык уңган еллар да булгалады булуын. Андый чакларда колхозчылар икмәкне җыярга да, сугарга да өлгерә алмый калалар иде. Кырда калган икмәккә кул тидерергә, хәтта колхоз кырыннан башак җыеп алып кайтырга да ярамый. Дөрес, яз җиткәч, кардан арынган яланнан башак яисә туңган бәрәңге җыеп алып кайту рөхсәт ителмәсә дә, бу эш урлашуга саналмады. Шуңа күрә күпме кеше, черек бәрәңгедән, күгәргән бодайдан агуланып, якты дөнья белән саубуллашырга мәҗбүр булды.
Адәм баласы дигән җан иясе колхозга да күнекте, чәчкәнен-урганын тулысынча дәүләткә тапшырып, үзе барыбер исән калу әмәлен уйлап тапты. Колхозчылар көзен алып бетермичә калдырган бәрәңгеләр аларның төп азыгына әверелде.
Эшкә йөргәндә учлап өләшенә торган он кыр эшләре бетү белән туктала да, колхозчылар кенәгәдәге «трудодень» дип аталган билгене тотып калалар. Бәрәңгедән тыш яшелчә үстерү дә күмәк хуҗалыклы авылларда акрынлап гамәлгә керде.
Колхоз шартларында да кызлар, вакыты җиткәч, кияүгә чыга тордылар. Үсмер малайлар, егетлеккә ирешкәч, үз тиңнәрен сайлап өйләнделәр. Туй вакытында колхоз шартларында ярым ач, ярым ялангач йөрүчеләрнең исләренә борынгылардан калган кунак ашлары төшә. Дөрес, ул зиннәтле ризыклар элекке шикелле үк әзерләнми иде. Татарның йола ашы булган олы бәлеш урынына халык телендә «колхоз бәлеше» дип атала башлаган, җор теллеләр «ыштансыз бәлеш» дип йөрткән, он чиктән тыш кадерле булганлыктан, табаның өстен генә камыр белән ябып пешергән бәлешләр барлыкка килде. «Ыштансыз» бәлеш тә, әгәр син табигатең буенча кунакчыл юмарт кеше булсаң, шундый татлы тоела иде
Әлмәт Мәскәү, 2002Кыпчак кызы5
Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала
Татар халык җыры
Беренче бүлек
1
Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә иреште.
Җиргә кайту балачактан канына сеңгән күптәнге хыялы булып, игенче гаиләсендә туып үскәнгә, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган туфракларыннан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, тамыр җибәреп, тынычлыкта тормыш алып бару теләге аның яшәү рәвешенә үтеп кергән табигый бер ихтыяҗы иде. «Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыралар икән» дигән хәбәр ишетүгә, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган оешма секретаре берсүзсез Рахманкуловны исемлеккә кертте. Ләкин кооперативның рәисе, аны ике тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны тагын бер төшереп калдырсаң, мин аны синең үз урыныңа кертәм» дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына ирешә алды.
Бакча кооперативы Мәскәү Волоколамск арасындагы тимер юл буенда, урыс әдәбияты классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән һәм, Кырым ханы Дәүләтгәрәй, Казан ханлыгы канга батырылганнан соң, Мәскәүне алгач, Явыз Иван посып яткан Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасында генерал Панфилов кулы астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җирнең Дубосековоның да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы мәгълүмат тагын да тулылана төшәр.
Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, совет халкының тамагын туйдыра алмады. Ит алырга Габдрахманның туган авылыннан Мәскәүгә килеп йөрделәр, ипекәйне исә район үзәгеннән яисә нефть чыгаручылар яшәгән торак пунктлардан барып алалар иде. Сугыш елларында бирелгән хәерче сыныгына тиң алты сутыйлык ияле җир дә шәһәр базарының шактый гына өлешен тәэмин итеп тора алды. Шушы чынбарлыкны истә тотып, Рахманкулов үз өлешенә тигән җәймә зурлыгы җирдән, андагы каеннарны төпләп, җимеш һәм яшелчә бакчасы ясарга ниятләде.
Иң беренче каенны кисеп аудару белән, гаилә тынычлыгына давыл бәреп керде:
Әти, зинһар, минем каеннарыма тия күрмә, диде кызы Кәримә. Яшелчә-җимешне үзем сатып алам, каеннарыма ягылма, яме!
Габдрахманның хатыны Мәрьям исә шундук дәлилен дә тапты:
Кәримәнең йолдызнамә символы каен. Син нәрсә, үз кулың белән аның язмышына балта чабасыңмы? Сөйләшү урысча иде. Руки прочь от берёз!
Рәсәй шартларында беркем, беркайчан һәм бернәрсәгә тулы хокуклы хуҗа була алмаган. Озакламый ачыкланды: Рахманкулов җиренә дә ул үзе түгел, кооператив хуҗа иде Крепостной коллык бетерелгәннән соң да, крестьян үзе түгел, аның җиренә община хуҗа булган. «Община» азмы-күпме дәүләтчелеге барлыкка килгәннән бирле, урыс табигатенең ярымсолдат, ярымкол, ярымушкуйник булып яшәргә дучар ителүе. Рахманкулов, «Россию умом не понять, её аршином не измерить» дигән гыйбарәгә килеп төртелгәннән соң, бу турыда баш ватмаска тырышып, башкалар ничек уйласалар шулай фикерләп, башкалар ничек яшәсәләр, шулай яшәргә тырышып карады. Әлеге илдә көтү сыман яшәү психологиясе бик тирәнгә киткән, күрәсең. Габдрахманга бирелгән бу кооператив җир кишәрлеге дә барча законнар белән шул гомуми буйсыну законына барып тоташа иде. Аерма тик шунда: әгәр «всё кругом колхозное, всё кругом моё» дигән фәлсәфә бу милекне урларга ишекне киереп ачса, кооперативныкы саналган җирдә үскән бармак очы зурлыгы кыярны, үтеңне сытарлык ачы корт төшкән алманы рөхсәтсез алганда тотсалар, бәреп үтерелү мөмкинлеге дә бар иде.