Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 20.

Шрифт
Фон

 Җирнең ашын каен тамырлары суырып бетереп тора. Каен кайгы китерә дип, картлар дөрес әйткәннәр икән

 Ә нигә кисеп ташламыйсың?

 Кызым кистерми. Якын да җибәрми.

 Бакчаңа ул хуҗамыни?..

 Узган ел мин аңа яздырттым. Картаела бит Гомер үтеп бара.

 Мин барыбер аңламыйм, бакча аныкы булгач, нигә син шулай интегәсең?..

 Тәнемдә крестьян каны акканга. Җир миннән көчлерәк булып чыкты. Ул исә үзен, сабый бала шикелле, назландырып торганны ярата Син бит миңа сүзем бар дигән идең.

 Күрше, әйт әле, диңгездә, шторм вакытында, күңел болганудан нинди дару эчәләр?

 Утыз елга якын эшләп дару эчкән диңгезчене очратканым булмады минем. Салагаларга диңгез бүреләре төптән якорьга ябышып чыккан ләмне ашаталар. Мыскыллап инде, билгеле.

 Хәзер бит медицина бик тә алга китте. Андый дару булмый калмас. Син аны белергә тиеш.

Күршесенең җәмгыятьтәге прогресска шулай мөкиббән булуы табигый иде. Чыннан да, фән һаман алга бара. Ә менә җәмгыятьтә яшәүче адәм балалары Мәскәүдә өч миллион тиражлы «Комсомольская правда», «Московский комсомолец» газеталарының, йөзләгән гламур журналларның эчтәлекләре иң примитив хорафатка җенесне кытыклап, аздырып торуга көйләнгән. Фәнни яктан дәлилләп булмаган гороскоплар, авантюрист кыяфәтле күрәзәләр, ырымчы шарлатаннар! Ә аздыргыч китаплар? Медицина, чыннан да, туктаусыз алга бара. Йөрәккә операция ясау, хәтта, тузып гарипләнгән йөрәген кисеп ташлап, адәм баласына яңа йөрәк тегеп кую да хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара Тагын әллә нинди катлаулы операцияләр инде күптән көн тәртибендә. Операция ясатып, корсакларындагы майларын алдырту, җенес әгъзаларын зурайтулар табигый тоела башлады Адым саен очрап торган аптекаларда ялган дару сату! Тик, нигәдер, дәва акчалы кешеләрне генә сайлый, акчасызларга Газраил килгәнен генә көтәргә кала

Бродвей урамы урман читенә килеп төртелде. Алар кире якка борылдылар.

3

Данлыклы Трафальгар герое адмирал Нельсон да диңгез авыруы белән газапланган, дип сөйлиләр. Имеш, шторм вакытында, бөек адмиралның денщигы, көмеш чиләк тотып, янында йөри торган булган. Сугыша башлау белән, Гораций Нельсонның диңгез авыруы шундук юкка чыга икән. Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр хәлгә җитеп, диңгез хастасыннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау белән, авыруларыннан шундук арыналар.

 Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, диде Евгений Моисеевич. Миндә син ярата торган виски бар.

 Сантори түгелме?

 Нәкъ шул. Син аны кайдан белдең?

 ЦДЛның6 буфетында саталар иде. Барахло, диде Рахманкулов. Японнар иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап дөньяны шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины Шотландиядә генә ясый алалар.

 Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала? Шуны аңлата аласыңмы?

Габдрахман бер тын уйланып торды:

 Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла торган вереск куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән уратып алынган андагы ихаталар.

 Санторины эчеп караганың бармы соң?

 Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит, сафсата саттырып, минем эшемне бүлдерәсең!

 Нигә диңгез авыруыннан котылу чарасын яшерәсең?

 Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың. Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында. Анда давыл буламыни?

 Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.

 Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?

Күршесен кызыктыра алуына Швед канәгать иде. Ул бер тын, юри җавап бирмичә, серле итеп елмаеп торды.

 Корабы әле билгеле түгел, диде ул бераздан. Босс миңа өч вариант тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.

 Калган икесе кайсы якларга?

 Берсе Сүәеш каналы аша Һиндстан, Шри-Ланка, Гонконг, Сингапур, Япония портларына. Владивостокта безне төшерә дә, яңа пассажирлар утыртып, Одессага кайта. Өченчесе Одессадан, Европа континентын урап, Санкт-Петербургка кадәр. Дистәдән артык Европа портларын күреп була, диләр. Мин, бәлки, шунысын сайлармын. Артык еракка китәсем килми. Бераз шөллим. Шторм вакытында язып булмый торгандыр бит?

 Тукта әле, Женя күршекәем, син бу турыда мине ымсындырыр өчен генә сөйләми торгансыңдыр бит? Мактаныр өчен?..

 Күршеңне диңгез сәяхәте турында очерк язарга круизга җибәрәләр Аңлашыламы?

 Кем җибәрә?

 Гафу ит. Әйтә алмыйм. Эксклюзив. Күңел болгану хастасыннан ничек котылалар, син миңа шуны аңлат. Белмәсәң, кооперативта синнән башка да диңгезчеләр бар. Әнә каршы як бакчада гына беренче ранглы капитан Животрупов яши. Ул ярдәм итәчәк.

 Диңгезчелек аның һөнәре түгел. Погоны гына хәрби диңгезчеләрнеке. Животрупов маршал Будённыйның денщигы. Диңгезне ярдан гына күреп яшәгән

 Әйтмәсәң, башка берәр диңгезчедән барыбер белермен әле

 Син бит моңа кадәр шоу-бизнес, ачык күкрәкләр, шәрә ботлар, тамашачыларның азгын тойгыларын кайнарлаучы эстрада стервалары турында яздың. Диңгез хакында язар өчен, кимендә, биш-алты ел диңгездә тозланырга кирәк. Белмим, бәлки, диңгезчелек эше хәзер җиңеләйгәндер? Без, күршекәем, ул эштәге авырлыктан кан сидек, сеңерләр өзелер дәрәҗәгә җиткәнче көчәндек. Диңгезне бары шулай гына аңлап һәм яратып була

 Европа круизы кыска, диләр. Минем озаграк йөзәсем килә. Бәлки, Көньяк Америка портларына бара торганын сайлармын әле. Диңгез авыруын баса торган даруны табып, нинди кием сайларга кирәклеген генә беләсем килә.

 Диңгез авыруын баса торган дару юк. Кайбер бәндәләр «Аэрон» таблеткасын йотып карыйлар. Тик файдасы тими. Дөрес, бар ул аннан коткара торган чара. Кораб бата башласа, диңгез авыруы шундук юкка чыга. Үләр хәлгә җитеп ятучылар сикереп торып йөгерә башлыйлар. Аның даруы шул бирешмәү, үзеңне кулга алып, эшләп йөрү. Авыр, җаваплы эштә хасталыгың онытыла. Капитаннарга кагылмавының сәбәбе җаваплылык чирдән көчлерәк булу аркасында. Ә кием-салым мәсьәләсенә килгәндә, әйтик, Одессадан кузгалып китеп, Антарктидага барганда, бер-бер артлы эссе җәй, юеш, яңгырлы көз, суык кыш климатлары аша үтәргә туры килә. Без, диңгезгә чыкканда, эчлеге алына торган куртка һәм берничә свитер ала идек. Тропикларда җитен тукымадан тегелгән кыска җиңле күлмәк һәм кыска чалбар. Син бит пассажир лайнерында йөзәргә тиеш. Андый корабта комсостав салонына, кают-компаниягә галстуксыз кермиләр. Банкетка, мәсәлән, смокинг яки фрак киеп кенә керәләр.

Швед капкага таба юнәлде:

 Рәхмәт сиңа, күрше. Йөзүдән мин сиңа бер шешә виски алып кайтырмын. Иң затлысын. Кулъязманы төзәтсәң, өстәргә дә була.

 Син шул шешә белән миннән котылырмын дип уйлыйсыңмы? Арзанга куясың син минем тәҗрибәмне. Һич югы, син миңа кораб хуҗасының (испаннар аны «арматор» дип атыйлар) телефонын бирергә тиешсең. Менә шул.

Евгений Моисеевич тукталып калды.

 Әйтергә ярамаганны белеп сорыйсың бит син! Мин бит аның телефонын беркемгә дә бирмәм дип ант иттем. Син мине, күрше, җинаять эшләргә мәҗбүр итмә. Бер шешә виски, шуңа өстәп бер шешә затлы коньяк алып кайтырмын. Сувенирлар. Килештекме? Коньякның ниндиен яратасың?

 Мин испаннарның кырыс «фундодор»ын французларның тәме бер атна авызыңнан китми торган мең долларлык «крук»ларыннан өстен күрәм. Эш анда түгел. Эчәргә ярамый миңа. Син миңа кораб хуҗасының телефонын бир Син менә диңгезче булырга җыенасың. Чын диңгезчеләрдә сер яшерү булмый. Әйтергә теләмәсәң, мин кораб хуҗасын барыбер эзләп табачакмын. Вакыт кына әрәм булачак. Евгений Моисеевич уйга калды. Рахманкулов дәвам итте: Советлар Союзы таркалганда, сәүдә флоты кораблары кинәт юкка чыкты. Алар бит батмадылар. Чит илләргә дә сатмадылар өч меңгә якын морфлот корабын. Аларны кемнәрдер үзара бүлештеләр. Бүлештеләр дә Кипр, Сингапур, Либерия дәүләтләренең флаглары астында йөзәргә теркәделәр. Аларның берничәсе Иосиф Кобзонга эләккән икән дип ишеткәнем булды. Данлыклы Мәскәү дизайнеры Альбина Назимованың ире Влад Листьевны үтерү фаҗигасе дә кораблар бүлешүгә бәйле дип сөйләп йөрделәр.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3