Рахмани Равиль - Кыпчак кызы / Кипчакская дочь стр 17.

Шрифт
Фон

Өйалдына чыккач, хәзрәт, артка борылып, остабикәсенең җилкәсенә уң кулын салды:

 Исән булсак, мал табылыр. Кайгырма! Артык көяләнмә дә, мондый хәл озак барырга тиеш түгел. Бер генә дә игелекле гамәлләре, адәм баласына файда китерә торган эшләре күзгә күренми. Бу ил өстендәге кара болытлар китәр. Тиз җимерелер болар корган дәүләт. Ялганның киләчәге юк. Ә алар барлык гамәлләрен ялганга корганнар. Бер генә мизгелгә туктап тын алганнан соң дәвам итте: Балаларны сакла. Йа Хода, Раббем, балаларымны ачка интектермә! Оланнарыма сәламәтлек, тәүфыйк бир!

Алар, борынгыларча, бер-берсенә исем белән дәшмиләр иде.

 Сиңа әйтәм, диде ул, бер тын кермиләрме икән, дигән шикелле, тыңланып торганнан соң. Балаларда нәфрәт уянмасын сакла берүк. Әтиебезне алып киттеләр, безне ятим калдырдылар, ләгънәт сезгә, дип, мине алып китүчеләргә рәнҗи күрмәсеннәр, рәнҗеш белән каргыш гел үзеңә әйләнеп кайта. Каргаган кешенең беркайчан да рәхәт, тыныч яши алганы юк. Каргыш каргаган кешене харап итә. Мин озак сынап йөрдем рәнҗү дә нәкъ шулай. Рәнҗеш синең үзеңнең бәгыреңне, җаныңны кимереп харап итә. Зинһар, кешеләрнең барысына да дусларга да, дошманнарга да мәрхәмәтле булырга өйрәт балакайларыбызны. Сиңа бик тә, бик тә авыр булачак. Үзең дә нәфрәтләмә тәкъдиреңне. Кемнеңдер гөнаһлары өчен җәзалый безне Аллаһы Тәгалә. Йә булмаса үзебез кирәк кадәр изге гамәл кылмаганбыздыр, шуның өчен күрәбездер бу газапларны. Түзсәк, рәнҗемәсәк, намаз-догаларыбызны калдырмасак, иман юлыннан тайпылмасак, Аллаһы Тәгалә тыныч, рәхәт тормышка кире кайтарыр.

Тагын әйтәсе сүзләре бар иде хәзрәтнең, ишек шакыдылар. Чатан Сәмигулланың ачулы тавышы ишетелде:

 Күпме көтәргә була? Давай, чык! Сузма, кәҗә сакал! Анда сине коймак пешереп көтәләр, ди, ашык!

Остабикә иренең җиңенә чытырдатып ябышкан иде. Икенче кулының учлары белән авызын каплаган. Шуңа карамастан үксүенең йөрәк өзгеч тавышлары ара-тирә яңгырап китә иде

9

Мулласыз авыл бүгенге көндә табигый бер күренеш. Ашка җыйганда, кемнедер Коръән укырга чакыралар. Үлем түшәгендә яткан бәндәгә ясин чыгалар. Мәетне зиратка илткәч, җеназа укыталар. Кайбер ата-аналар, балалары өйләнешкәндә, никах укыталар. СССР исән чакта, хакимлек итү партия кулында булганда, бу дини ритуалларның барысы да яшерен эшләнде. Җитәкчеләр гаиләсендә, җитәкчелеккә омтылучы чиновниклар тормышында дин бөтенләй юк иде, һәм алар дини кануннардан, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инанудан үлеп куркалар иде. Ә утызынчы елларга кадәр, бигрәк тә Лотфулла хәзрәт Таиповны кулга алып, сөргенгә озатканда, дингә инану, шәригать кануннарын үтәү бөтенләй башкача иде бит әле. 922 елны Багдад хәлифәлегеннән дин белгече Ибн Фадланны рәсми төстә Идел буе Болгарстанына чакыртып, мөселманлыкны рәсми төстә кабул иткәннән соң аякка баскан дин бит ул. Аңа кадәр дә ни гомерләр дәвамында татар милләте ислам динендә яшәгән.

Юкәледә дә дингә тел-теш тидермичә, аңа каршы килмичә яшәүне мөселманлык дип ышанып йөрүчеләр шактый иде. Лотфулла хәзрәтне алып киткәч, бөтен авыл  диндарларның диндарлары да, динне тышкы яктан гына тотучылар да авылның мулласыз калуын бик ачык сизде. Җан тыныч булсын өчен, инанып, изгелеккә омтылып яшәү өчен, авылда да, шәһәрдә дә, кеше рухының нечкәлекләрен белгән, аны әшәкелеккә юнәлгән көчләрдән саклап торучы рухани кирәк икән ләбаса. Мулла барында бу турыда уйламаган булсалар да, руханисыз калгач, шушы хакыйкатьне күпләр аңлый алды. Әйтеп бетергесез шыксыз, төссез, мәгънәсез бер мәгыйшәткә әверелде юкәлеләрнең яшәве. Шул тыйнак, чиктән тыш йомшак күңелле, дин вә яшәеш кануннарын су кебек эчкән кеше күз уңыннан югалгач, юкәлеләр үзләренең ятим калуларына бик тиз төшенделәр.

Атна саен диярлек җыелышлар булып тора. Туймазыдан килеп, кәмит күрсәтеп китәләр. Яшьләр шул кәмитне «кино карау» дип атап йөртә. Кара халык көн саен кино, шуңа өстәп, спектакль карап торса да туймас иде. Рим диктаторы Юлий Цезарь коллар һәм мөлкәтсез колоннар катламы булган кара халыкны «ипи ашатып һәм тамаша күрсәтеп» торган чакта гына җиңеп булганлыгын хәбәр иткән.

Хәзрәтне төрмәгә озаттылар. Юк, аны авыл халкы озатмады. НКВД дигән сәер исемле бер оешма барлыгын тоеп беләләр иде юкәлеләр. Гади халык өстә, иң югарыда, революциягә кадәр патша утырган җирдә башта Владимир Ильич Ленин, ул үлгәч, Иосиф Виссарионович Сталин утырганлыгын яхшы белә иде. Андый биек урында утырган кеше, билгеле, һәр авылга килеп, тәртип урнаштырып йөри алмый. Юлбашчының вакыты тар. Вакыты тар, чөнки ул зур эшләр белән генә шөгыльләнә. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер тау сыртына урнашкан илле йортлык бәләкәй генә татар авылы Мәскәүдәге биек тәхеттә утыручыга күренми дә торгандыр Аның бит эше муеннан, һәм ул иң зур, мәңгелеккә калачак эшләрне генә үз кулы белән башкара. Барлык калган эшләрне төрле зурлыктагы авыл, район, өлкә һәм край түрәләре үз куллары белән башкарып тора. Бөтен совет халкы шулай уйлый торган дәвер иде бу.

Лотфулла хәзрәт тә шулай уйлады. Әшәкелекне күсәк белән сугып сындырып булмый. Түзәргә кирәк Аллаһы Тәгалә адәм балаларының күңелләренә игелек эшләү рәхәтлеген салган. Андыйлар, савап эшләүдән ләззәт табып, изгелектән башка гамәлдән тәм таба алмыйча, вөҗданнары ихтыярында яшиләр. Иблис, киресенчә, шул ук адәм баласының күңеленә әшәкелек оеткысы салган. Андыйлар ялганнан, кеше өлешенә керүдән, әшәкелек эшләүдән тәм табып яшиләр. Аллаһы Тәгалә безгә ирекле рәвештә шушы ике юлның берсен сайлау мөмкинлеге биргән. Юк, болай гына бирмәгән. Ходай алдан кисәтеп куйган: икенең берсен сайла. Дөньялыкта гөнаһ эшләп, мәңгелеккә күчкәннән соң, тәмугта яну якынмы сиңа, әллә, җирдә игелек эшләп, иман юлыннан барып, Бакыйлыкка күчкәч, Җәннәттә яшәүме? Мин сиңа, Адәм токымы, ирекле сайлау мөмкинлекләре һәм эшләгән гөнаһларыңнан тәүбә кылып котылу мөмкинлекләре биреп, кисәтеп тордым. Дөрес, Җәннәт белән Тәмуг юлларына килеп баскач, күпләр рәнҗеп сөрән салалар: «И Раббым, нигә гөнаһ юлыннан йөрүдән мине тыймадың? Нигә соң мине шушы мәңгелек газапларга юлыгудан коткарып калмадың?»

Лотфулла хәзрәт җомга намазыннан соң сөйләгән вәгазьләрендә бик еш Аллаһы Тәгалә биргән сайлау мөмкинлеген искә ала иде. «Менә шушындый сайлау, җәмәгать, сезнең алдыгызга бер тапкыр гына килми. Без, мөселманнар, көн саен, мизгел саен менә шушындый сайлау каршында торып яшибез»

Мулланы алып киткәч тә, Юкәле авылында тормыш дәвам итте. Район үзәгеннән сугышчан алласызлар оешмасы әгъзалары килеп, мәчетнең манарасын сүтеп киттеләр. Башта мәчетне клуб итеп кулланмакчылар иде Кайбер авылларда сүтелгән мәчет бүрәнәләрен кышкы зәмһәрир суыкларда утынга турап ягу да булгалады. Юкәлеләр туңып үлгән очракта да мәчет малына кул тидермәсләр иде. Бу авылның кешеләре гыйбадәтханә йортын иң беренче чиратта Лотфулла хәзрәттән калган, изгелекләр эшләнә торган савап урыны итеп күз алдына китерәләр иде. Күңелләрне сафландырырлык итеп вәгазь сөйләү, яисә азанны матур итеп әйтү, яисә авылдашларына гел изге мөнәсәбәт күрсәтү белән генә чикләнмәгәндер хәзрәттән калган якты хатирәләр. Аның мәхәллә кешеләренә булган игелекле мөнәсәбәте, хәләл җефете Хәсәнә абыстай белән бергә, гаилә коруда күрсәткән үрнәкләре барысы бергә хәзрәткә булган җылы мөнәсәбәтне суытмыйча һәм югалырга ирек бирмичә яшәтә иде.

10

Юкәлегә Хәсәнә абыстай дүрт бала ияртеп алып килде. Бишенчесен килгәч тапты. Читтән караганда, аңа бер генә кеше дә шул бер көтү баланың әнисе дип әйтмәс иде. Егерме алты яшьлек остабикә. Абыстай. Ул әле ел саны белән санап үлчәнгән яшеннән шактый яшьрәк күренә. Кайбер кешеләрдә картайганчы сабыйлык сыйфатлары сакланган була. Хәсәнә абыстай шундыйлардан. Гомерендә бер генә ялган сүз сөйләгәне булмаганлыктан, ул үзе дә кеше әйткән сүзгә ышана. Беркатлылык тудырган ышану түгел иде бу. Киресенчә, адәм баласы, акыл һәм әдәп ярдәмендә, әңгәмәченең күз буявын да, хәтта ялган сөйләвен дә тотмыйча, кичереп җибәрә ала. Хәсәнә абыстай адәм балаларын яхшыга-начарга, дуска-дошманга бүлми иде. Дөрес, ул аларны үзара тигезләми дә иде. Кешедәге күркәм сыйфатларны да, әшәкелекләрне дә ул башкалардан яхшырак күрә, тирәнрәк аңлый, яхшылык белән начарлык арасын сизгеррәк чамалый, ләкин моны башкаларга сиздерми. Аңарда гаилә тәрбиясе шундый. Казан ханлыгы дошман кулына эләгеп, мөселманнар белән кансыз миссионерлар идарә итә башлагач, Казан тирәсендәге авылдан күчеп килгән ыру бабасыннан башлап Хәсәнә абыстайның кырык буынга сузылган нәсел шәҗәрәсен руханилар тәшкил итә.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3