Төн урталарына кадәр абыстай, йоклый алмыйча, уйланып ятты. Юкка гына түгел бит бу башбаштаклык, мондый кыргыйлыклар. Аллаһы Тәгалә гөнаһ эшләгәнгә җибәргәндер безгә бу әшәкелекләрне? Шәлсез, самавырсыз калу аның йөрәген әрнетә иде.
Мал-мөлкәтсез калгач, бер-бер артлы салым кәгазьләре китерә башладылар. Ике ел буе хәзрәт салымнарның барысын да түләп килде. Түләтү төп максат түгел иде салым җыючыларга. Аларның төп максаты, түләп булмаслык зур салым белән куркытып, мулланы колхозга кертү иде.
Ниһаять, салым түләү мөмкинлеге тулысынча бетте. Хәер дә керми башлады. Большевиклардан куркып, авылдашлары мәетне җеназасыз күмә башладылар. Сугышчан алласызлар никахлашуны юкка чыгардылар. Ә инде дини бәйрәмнәрдә ашка чакырып, Коръән укытулар, мәчетнең иминлегенә багышлап хәер бирүләр боларның берсе дә калмады. Соңгы тапкыр китергән салым кәгазендәге акча күләмен күргәч, өнсез калды Лотфулла хәзрәт. Ун-унбиш ел ашау-эчүгә, киенүгә, көнкүрешкә бер тиен тотмыйча җыйган очракта да, ул акчаны түләп бетереп булмас иде.
Бу юлы хәзрәт волость урнашкан Туймазыдагы комбед рәисе Галимовка үзе китте. Ул егетнең әтисе белән Атнагол мәдрәсәсендә бергә укыган иде. Әтисе аша эш йөртсәм, ярдәме тимәсме, дип уйлады ул.
7
Хәзрәтнең тоемлавы дөрес булып чыкты. Бернинди законга, кирәклеккә, яисә большевиклар төзи башлаган дәүләтне ныгытуга көйләнмәгән икән яңа салым сәясәте. Башта бу кара эшне аны куркытыр өчен эшләделәр. «Бу бәндә үз ирке белән дә, башкаларга ияреп тә колхозга кермәс. Салым белән куркытыйк. Адәм баласы өчен иң газиз нәрсә мал, милек. Милексез калып, хәерчегә әйләнүен аңлау белән, гаризасын тотып, безгә йөгереп киләчәк», дип уйладылар колхоз төзеп йөрүчеләр. Курыкмады хәзрәт. Югыйсә болай бик тә юаш күренә. Пышылдый язып кына сөйләшә. Беркайчан беркайда үзен авылдашларыннан зуррак итеп тә, акыллырак итеп тә күрсәтергә тырышмый. Кешегә каршы әйтмәс. Вәгазь сөйләгәндә, авылдашларының гөнаһларын, аларның кырын эшләрен, азгынлыкларын, шәригать кануннарын бозулары турында сөйләп, мәчеткә йөрүчеләрне куркытмас. Салым мәсьәләсе Лотфулла хәзрәтнең чиктән тыш батыр, үзсүзле дин вә хакыйкать өчен җанын бирергә әзер икәнлеген раслады.
Аның өстендә чиктән тыш җаваплы, бернинди башка вазифа белән чагыштырып булмаслык җаваплы эш. Ул рухани, аның эше адәм балаларының рухларын саклау. Ошбу вазифаның нәрсә икәнлеген кара кешегә, мужикка, никадәр теләсәң дә аңлатып булмый. Алар гына түгел, муллалар арасында да аңлаучылар күп түгел. Бәлки, адәм балалары сүз сөйли торган машина уйлап чыгарырлар? Кайбер хәзрәтләр Коръәнне дә, намаз вакытындагы догаларны да, адәм баласын чирдән терелткәндә, аны бәла-казадан сакларга теләгәндә, җирләгәндә укый торган догаларны да бәгырь кайнарлыгы аша үткәреп тормыйча, күңеле Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә барып тоташканын көтеп тормыйча, әштер-өштер генә укып ташлыйлар. Лотфулла хәзрәт руханилыкның нәрсә икәнлеген аңлау дәрәҗәсенә ирешкән зирәк вә ихлас мулла иде. Авылны мулласыз калдыруны күз алдына китерә дә алмый ул. Бәлки, большевиклар аның урынына үзләренең мулласын, коммунист руханины куярлар? Инкыйлаб вакытыннан башлап шушы көннәргә кадәр хәзрәт «агитатор» дип йөртелгән вәгазьчеләрне күп күрде. Аларның сүзләрендә адәм баласын изгелек юлына, иманга, гаделлеккә, кыскасы, теге дөньяга киткәндә, Нәкир-Мөнкир каршына басып җавап тотарга әзерләү юк иде. Алар, карлыккан, көмешкә исе аңкытып торган тамаклары белән байларны, дин әһелләрен, чит илләрдә яшәүче капиталистларны эт итеп сүгеп, үзләренең изге булуларын исбатларга тырышалар иде. Бу юл белән ничек инде адәм баласын изгелек юлына бастырып булсын?!
Соңгы китергән салымын хәзрәт түли алмады. Чәчүгә чыгар вакыт иде. Аның орлыкка дип тоткан бодаен, арышын, арпасын, тарысын бар булган ашлыкларын кырып-себереп алып киткәннәр иде. Атны инде күптән алдылар. Сабаннарын, игенчелек коралларын ат белән бергә алып чыгып бетерделәр. Авыл Советына чакыртып, кулына салым кәгазен тоттыру белән, хәзрәт, бераз икеләнеп торганнан соң, рәнҗүен күрсәтмәскә, дошманлык хисен чыгармаска тырышып әйтте:
Җәмәгать, минем тормышым сездән яшерен түгел. Юкәленең һәр кешесе белә. Мөлкәтемне алдылар. Салым түләтеп, тәмам бөлдерделәр. Бу кәгазьне биреп тә азапланмагыз, мин сукыр бер тиен дә түли алмыйм, гафу. Рәнҗемәгез.
Хәлне йомшарту нияте белән Лотфулла хәзрәт «алдыгыз» урынына «алдылар», «бөлдердегез» урынына «бөлдерделәр» дип әйтте. Мулланың үзен чиктән тыш итагатьле тотуы колхозга өндәүчеләрнең ачуларын гына кабартты. Бигрәк тә Түбән Бишенде гилае Чатан Сәмигулла өчен хәзрәтнең әдәплелеге мыскыллау булып яңгырады.
Иптәшләр, күпме түзәргә була? Бу кеше гомер буе бездән көлеп яшәде. Әнә күрәсез, ул нинди юаш, нинди изге булып күренергә тели. Череп, сасып беткән чын контра ул. Аны инде күптән каталажкага ябарга вакыт.
Хәзрәт модага кереп киткән «иптәшләр» сүзе турында уйлый иде.
Татар телендә «дус» сүзе бар, «кардәш», «кордаш» сүзләре бар. «Иптәш» сүзе сиңа ип килгәнлекне, ягъни сиңа ярашканлыкны аңлата. Большевиклар үзләренә ипләшергә, башкача әйткәндә, ялагайланырга яратканнарны, ипләшкәннәрне «ип-тәш» итәләр. Бу инде дуслык та, хәтта әшнәлек тә түгел. Ип кирәк аларга, буйсыну, ялагайлык, аларның һәр сүзләренә, теләсә нинди кабахәт кыланышларына, ләббәйкә кычкырып, хуплап тору кирәк
8
Соңгы сөйләшүдән соң озак та үтмәде, Лотфулла хәзрәтнең тәрәзәсен шакыдылар. Аны йокыдан уятканда, таң беленеп кенә килә иде. Тәрәзәне Түбән Бишенде активистларының баш куштаны Чатан Сәмигулла шакыган икән. Ишекне ачуга башта ике кораллы ГПУ4 кешесе атылып керде, алар артыннан Югары Бишенденең авыл Советында сәркатип булып утыручы бәндә, аннары гына барлык талауларны, конфискацияләрне оештырып йөрүче Чатан үзе күренде.
Вам полчаса на сборы, дип аңлатты Туймазыдан килгән ГПУ кешесе.
Кашык, кружка, алмаш күлмәк-ыштан алыгыз, киптергән сохариегыз булса, ике-өч көнлек азык та салыгыз. Бәлки, тикшергәннән соң, кире җибәрерләр. Хотя Әлегә кулга алынганнарның берсенең дә кире кайтканы юк. Кем белә, бәлки, сезне Туймазыдан кайтарып җибәрерләр.
Кулга алырга килүчеләр арасында да мәрхәмәтле җаннар була икән. Сәркатип сүзләренең эчтәлегендә сине ихтирам итү, кулга алу белән килешмәү мәгънәсе юк та шикелле. Шуңа карамастан бу кешенең тавышы, интонациясе, сүз эченә поскан кинаясе «Хәзрәт, мин сезне ихтирам итәм. Сезнең гөнаһсыз булуыгызга ышанам, кулга алынуыгызның аяусыз гаделсезлек икәнлеген аңлыйм, ләкин ярдәм итә алмыйм Кулга алынудан коткара алмавыма рәнҗемәгез бер үк, гафу үтенәм» кебегрәк аңлашыла иде. Шул сүзләрдән соң Лотфулланың эче җылынып киткәндәй булды. Ул Туймазыдан килгән ГПУ кешесенә мөрәҗәгать итеп сорады:
Сез мине азга гына булса да җәмәгатем, балаларым белән калдырсагыз иде. Саубуллашасыбыз килә.
Балалар бер-бер артлы уянып елый башлаганнар иде инде. Йөрәк тибүен туктатыр дәрәҗәдә ачы итеп үксеп елыйлар иде балалар. Башкалар чыгып киткәч, Чатан Сәмигулла гаиләдәге фаҗиганең көчәя баруына ләззәтләнеп тора бирде. Ишегалды ягыннан сәркатип тәрәзә чиртеп чакырганнан соң гына, Сәмигулла авыр-авыр атлап чыгып китте.
Еламагыз, оланнарым, минем күз нурларым, дип, хәзрәт балаларының башыннан берәмләп сыпырып чыкты. Башта иң өлкән малай Зөфәр елавыннан туктады. Остабикә тугыз яшьлек Әхсәнинне, урыныннан алып, кочагына кысты. Өй эчендә тынлык урнашты.
Балалар, диде хәзрәт, көчкә күз яшеннән тыелып. Мин бит азга гына китәм. Мин югында инәкиегезнең сүзен тыңлагыз. Сез инде өлкәннәр, ярдәм итегез инәкиегезгә, булышыгыз. Тәртипле булыгыз. Тәртипле булсагыз, дога укысагыз, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтеннән ташламас. Беркемне дә рәнҗетмәгез, беркемгә дә ачу тотмагыз. Әтисез калдык дип уйлый күрмәгез. Мин исән. Мин тиздән сезнең янга кайтырмын. Сау булыгыз, балалар, сау-сәләмәт, тәүфыйклы булыгыз. Хәзрәт балаларын, кочагына алып, берәмләп үбеп чыкты, кузгалыр алдыннан, юл догасы укып, Ля иляһе илляллаһы йә хәерле хәляс Мөхәммәде салуллаһы йә Хозыр-Ильяс, дип өстәде.