Мәхәлләдә яшәүчеләрнең барлык шатлык-куанычлары, кайгы-хәсрәтләре Юкәле мулласына мәгълүм иде. Кайсы гаиләдә бала көтәләр? Кайсы хуҗалыкта ир белән хатынның боткалары пешми башлаган? Кемнәрнең язгы чәчүгә чыгарга орлыклары җитми, кемнең аты, кемнең сыеры бәлагә юлыккан? Һәм шулай илле йортлык мәхәлләдәге һәр яңалыкны, һәр куанычлы яисә хәсрәтле хәбәрнең барысын да хәзрәт башкалардан алданрак белергә тырыша иде. Кайбер муллалар мәхәлләдәге хәлләрне үзләренең куштаннары, ягъни махсус тоткан шымчылары аша беләләр. Яныңа куштаннарны сырыштыру, бигрәк тә шымчы тоту, зур гөнаһ санала, өстәвенә мәхәлләнең бердәмлеген, мөселманнарның бер-берсенә булган ихтирамын үзара җылы аралашу мохитен юкка чыгара. Әлеге хакыйкатьне Лотфулла хәзрәт яңа урында эшли башлау белән аңлап алды һәм көче җиткән кадәр бу эшкә каршы торырга тырышты.
Аяз көнне яшен суккандай булды хәзрәтне кулга алу. Иң элек аны колхозга керергә кыстап карадылар. Башта тынычрак үгетләделәр, каршылыгын сизгәннән соң, куркытып, янап һаваландылар. Риза булмады хәзрәт. Күмәк хуҗалыкка инанмагач, нишләсен. Ышанырга бик тырышып карады. Бер караганда, чыннан да, күмәк хуҗалыкта ат урынына машина җигү, кешеләргә үзләре яраткан, кулларыннан килә торган эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү мөмкинлеге дә бар шикелле. Берләшкәч, милек кемнеке була соң? Большевиклар, милек уртак, ягъни колхозга кергән һәммә кешенеке була, дип үгет-нәсыйхәт алып баралар баруын Әмма һәр бәндә үзе ягыннан караганда «мин» бит ул. Колхоз милкендә үз өлеше барын белгәнлектән, ул милек башкаларныкы арасына кереп югалганлыктан, күмәк хуҗалыкка керүчеләр йә колхоз милкен үзләренеке дип ышанып йөриячәкләр, йә булмаса бөтенләйгә кул селтәп, бу милек барыбер минеке түгел, бу миңа барыбер чит милек, дип, аны кулларыннан килгәнчә туздырырга тотыначаклар. «Колхозга керергә» дигән карарны чыгаручылар арасында шуны аңларлык кеше булмады микәнни? Бу карарны дөм томана кешеләрнең чыгаруы мөмкин түгел. Димәк, крестьяннарны берләштерүдә Лотфулла хәзрәтнең зиһене җитмәгән катлаулырак максатлар да булырга тиеш. Шулай булмаса, күрәләтә торып, авыл хуҗалыгын юкка чыгармаслар иде
Хәзрәт, большевиклар чыгарган һәр карарны өйрәнеп, һәр яңалыкны йотлыгып карап килә иде. Колхозга кермичә, аерым хуҗалыкта яшәргә теләүчеләрнең мал-мөлкәтләрен талап алырга, дигән карар булмады. Шуңа карамастан авыл Советы тирәсендә чабата туздырып йөрүче Түбән Бишенде куштаннары, милиция белән килеп, Лотфулланың атларын, сабанын, революция чыгасы елны сатып алган иген ура торган машинасын алып киттеләр. Тимер тырманы, камыт-ыңгырчакларны, чалгы-сәнәкләрне, йорт салганда, такта эшкәрткәндә кулланыла торган коралларны, әллә артык ашыкканлыктан онытып калдырдылар, әллә аларны да күмәкләштерергә дигән карар булмаганлыктан, шулай эшләделәр Хәләл көчең, тырышлыгың һәм намуслы яшәвең ярдәмендә җыйган малны бер сәбәпсез, законсыз талап китүне хәзрәт чиктән тыш авыр кичерде. Күзеннән йокы качты. Рәнҗү, кинәт кабынып киткән нәфрәт шундый көчле иде, Лотфулла хәзрәткә шул ук кичне зәхмәт кагылды. Уң кулы терсәктән бөгелмәс булды, кул бармакларын хәрәкәтләндерсә дә, чөйдән алып, бүреген дә кия алмас хәлгә килде ул.
Хәзрәт зәхмәт кагылуны акрынлап җиңә алырына ышана иде. Хәзер ул даими дога укып, тәкбир әйтеп йөри башлады. Чыннан да, намаз вакытында уң кулының зәгыйфьлеген сизми диярлек иде. Димәк, намазын калдырмыйча, рәнҗүеннән котылып, элеккечә, тыныч, канәгать яши башласа, хәзрәт тулысынча сәламәтләнәчәк. Сәламәт кешегә бу болгавыр, куркыныч заманда мал табуы шактый авыр булса да, Алла боерган булса, мал-мөлкәтне акрынлап җыеп булачак. Шушы шиксез, ныклы инану саклап тора иде хәзрәтне.
6
Аерым хуҗалыклардан ат һәм авыл хуҗалыгы коралларыннан башка нәрсәне алырга беркемнең дә хакы юклыгын хәзрәт белә иде. Шул ук вакытта Рәсәй шартларында, бигрәк тә империя кулы астында яшәүче вак милләтләр арасында өстән, хакимият тарафыннан бирелгән боерыкның һәр очракта бозылып үтәлүе Лотфулла муллага мәгълүм иде. Рәсәй халкы законны өнәми. Армия хезмәтендә, сугыш шартларында шундый күндәм, гадел урыс кешесе көнкүрештә хөкүмәт карарларын бозарга, хәтта үтәмичә калырга ярата. Шушы хакыйкатьне белгәнлектән, хәзрәт тавыш күтәрмәде, сыерын алырга килүчеләргә каршы да чыкмады. Алсыннар, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек вә озын гомер биргән булса, сыеры да булыр, хәтта аты да. Шунысы начар: вакытсыз чакка туры килеп, сыерсыз калдылар
Сыерсыз калгач, хәзрәт күрше авылдан кәҗә алып кайтты. Бик тә мәшәкатьле мал булып чыкты кәҗә. Бакчадагы яшелчә, җимеш агачларын кыерлады, хәтта февраль бураннары түбә читенә тигезләп көрт салып киткәч, түбә саламын тишеп бетерде мөртәт. Күп балалы гаиләгә ансыз яшәү мөмкин түгел иде. Ләкин хуҗалыкларны берләштереп йөрүче куштаннар кәҗәне дә алып киттеләр. Кәҗәдән соң самавырны, тегү машинасын, сөт аерта торган сепараторны
Самавырны хәзрәтнең улы Рәшит бәрәңге бакчасына чыгарып күмгән иде. Самавыр бит ул авыл кешесенә, хәтта бай исемен күтәреп, талану исемлегенә кергән кешегә дә зур мал. Таба алмагач, самавырсыз чыгып китәрләр дип өметләнгәннәр иде Таиповлар. Юк, чыгып китмәделәр.
Кая самавырыгыз? дип акырынды Түбән Бишенденең Гыйлай исемле куштаны.
Лотфулла хәзрәт тә, Хәсәнә абыстай турында әйтеп тә торасы юк, ялганлый белмиләр иде. Өйрәнмәгәннәр иде алар ялган сөйләргә. Хәтта күз дә буйый белмиләр иде. Нишлисең, шулай тәрбияләнгәннәр.
Әти-әнисе авызларына су капкан шикелле торуларын күргәч, Рәшит алгарак чыгып әйтте:
Салымга акча кирәк булгач, без бит инде аны күптән сатып җибәрдек.
Сатмадыгыз. Безгә бар да мәгълүм. Самавыр урынына үзегезнең алынасыгыз киләмени? Сүзнең законга тиң икәнлеген исбатларга теләпме, тәмәке төпчеген баскыч алдында яткан ташка төкерде.
Рәшит, бар самавырны алып кил, диде Лотфулла хәзрәт.
Акыллы бала иде Рәшит. Турыдан-туры бәрәңге бакчасына йөгермәде. Башта урамга чыкты, аннан соң, тыкрыктан урап, бакчага керде дә самавырны казып алып, урам капкасыннан ишегалдына керде. Болай эшләгәч, мәсхәрәсе кимрәк шикелле тоелды сабыйга. Үз самавырыңны үз кулың белән яшерү мәсхәрә эш булмаса да, бу кешеләрнең әхлак кагыйдәсендә һәрнәрсә кире якка, савап гөнаһка, гөнаһ эш изгелеккә әйләнеп, буталып беткән иде.
Самавырдан соң Хәсәнә абыстайның кашемир шәлен таләп итә башладылар. Остазбикә шәлен өч айлык бала астына, Әбүзәрнең бишегенә яшергән иде. Аны да бирергә туры килде. «Бу йолкышның хатыны: «Абыстайның шәлен бөркәнеп йөрисем килә, миңа шуны алып кайт», дип төбәп әйткән булса кирәк», дигән фикергә килде абыстай.
Шул чакта Таиповлар гаиләсе талануның мал югалту гына түгел икәнлеген аңлады. Синең хәләл көчең белән тырышып эшләп, соңгы сыныгыңны капмыйча, бөртекләп җыеп саткан икмәк бәрабәренә алган әйбереңне талап алып китү имансызлыктан, кансызлыктан да әшәке тоела иде. Идел тирәсендәге авылларда кяферләрнең Казан каласын һәм ханлыкның башка шәһәр-авылларын җимереп, татарларны үтереп йөргәндәге җинаятьләрнең тәэсире сизелә иде Лотфулла хәзрәт кебек хәлле крестьяннарны һәм руханиларны талап, мәсхәрәләп йөрүдә.
«Бәлки, үзем гаепледер, дип, өзгәләнеп уйлап куйды Хәсәнә абыстай, матур киенеп йөреп, талаучының хатыны шикелле хөсетлеләрнең нәфесен кузгатканмындыр. Аларның да матур, затлы яулык бәйләп йөриселәре киләдер? Мин инде ул шәлне бөркәнеп йөрдем, хәзер талаучының хатыны бөркәнсен. Бәлки, шулай кирәктер?» Шушы сүзләр белән үз-үзен юатырга тырышса да, күңеле башкачарак сөйли иде: «Ул шәл синеке, синең хәләл милкең. Шәл хәзрәтнең сине яратуын раслаган дәлил. Синең яраткан нәрсәңне законсыз, юлбасарларча тартып алуны китап та, тормыш кагыйдәләре дә акларга тиеш түгел. Кеше талаудан башланган «яңа тормыш» чынлыкта ахырзаман алдыннан булачак гаугалы гарасатка ишарә ул»