Акбулатова Фарзана Фатиховна - Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь стр 4.

Шрифт
Фон

Самат кайтып кергәндә, әнисе Таибә апа түрдә аш-су әзерләп йөри иде. Егет гөрс итеп урындыкка барып утырды. Маңгай тирен сөрткәч, тел очында торган сүзен әйтте:

 Әни, мин өйләнәм.

Таибә апа, ышаныргамы-юкмы дигәндәй, улына сынаулы гына карап алды. Яулыгын рәтләп ябынды. Улының кайчан да булса бу сүзне әйтәчәген белә иде. Тик ни өчен шулкадәр җитди, хәтта хәвефле итеп эндәште соң? Ана улына якынрак килде.

 Изге ният, балам. Тик кинәт әйткәч аптырап киттем. Башта белим әле, кем кызы соң? Әти-әнисе кем?

 Дилбәр, әни. Мирас авылыннан. Талип дигән кешенең кызы.

Таибә апаның кулы салынып төште.

 Кем Кемнең кызы?

 Талип дигән кешенең. Талип бай дип тә йөртәләр аны.

Нәрсә дип җавап кайтарырга белмәгән Таибә апа кабат яулыгын чишеп бәйләргә кереште. Кулы һич тыңламый. Яулыгы да бит әле маңгайдан сыпырыла да төшә. «Йа Хода!.. Нинди сынау җибәрдең бу юлы үз колларыңа? Нишләп безнең балаларны очраштырдың икән? Нишләп кенә?»

 Әни, нәрсә булды сиңа?

 Әллә нишләп башым әйләнеп китте, дигән булды ана, калкынган җиреннән кире утырды. Улым, гаилә кору бик җитди нәрсә. Кайчак яшьләр, бер-берсен ныклап белмичә, тизрәк өйләнешәләр дә күп тә үтми аерылышып куялар

 Дилбәрне күптән беләм. Берничә ай инде. Кичә-бүген күргән кыз түгел.

 Балам, уйлашыйк. Хәбәрең кинәт булды.

 Әни, ул дөньяда иң гүзәл, иң саф кыз. Шигең дә булмасын. Әни Шулай диде дә Самат караватка чалкан ятты. Ул дөньяның бер яктылыгы. Эх, аңласаң иде Дилбәрсез яши алмам шул мин. Әни

 Аз гына сабыр итик. Бу юлы ананың тавышы ялварулы яңгырады.

 Әни, яучы җибәрик. Мин аны югалтудан куркам. Эчкә әллә нинди хәвеф килеп керде Яме, әни

 Улыкаем!..

 Мин аңламыйм, нәрсә булды соң ул? Самат урыныннан торып утырды. Күзендә аптырау катыш борчылу. Улын бу кыяфәттә күргән Таибә апа ныклы карарга килде. «Үткәнне сөйләргә кирәк. Читләрдән ишеткәнче».

 Миңа үткәнне искә төшерүе җиңел түгел, ләкин син аны белергә тиешсең, балам. Калганын үзең хәл итәрсең. Син әйткән баягы Талип минем беренче ирем.

 Ничек?! Бу бит буш сүз!.. Син бит әтиемне армиягә озатып калгансың. Кайткач өйләнешкәнсез. Үзең сөйләдең ләбаса!

 Шулай, диде ана, авыр көрсенеп. Озаттым. Ләкин башкага чыгарга туры килде. Тыңлап бетер мине!..

 Ышанмыйм! Егет сикереп торды да ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ана бер ноктага төбәлгән килеш утыра бирде. Кинәт ишек ачылды. Анда Самат басып тора иде.

 Әни, мин тыңлап бетерергә тиеш, диде ул карлыккан тавыш белән.

Таибә яучы җибәрүне бераз кичектереп торырга булды. Иң башта үзе барып сөйләшергә тиеш. Алдан яучы җибәрү эшне катлауландырачак кына. Бәлки, үзе сөйләшеп ризалата алыр. Шулай дисә дә күңеле һич ышанмады. Талипны йомшарту Бармый да чара юк. Әйе, кайчан да булса Талипны очратырга, сөйләшергә туры килер дигән уй башка да кергәне булмады. Бүтән эш буенча булса, гомергә дә бармас иде. Менә бит тормыш ничек итеп китереп кыса. Һич көтмәгән яктан. Әйтәсе дә юк «Балалар хакына Балалар хакына» дип, эчтән өзлексез кабатлады хатын юлга җыенган чагында.

* * *

Раилә йөгерә-атлый каршысына килеп басканда, Талип бакчасында мәш килә иде. Өзек-өзек тын алган апасының нәрсә ишарәләгәнен баштарак аңламый торды. «Бәргәләнмә ул хәтлем. Өйгә ут каптымы әллә?» Апасы гаепле кешедәй башын игәч кенә, аңына барып җитте: «Нәрсә? Нәрсә?» Кул дерелдәвен чак басты: «Таибә?! Аңа нәрсә кирәк?» «Бар, сине чакыра. Өйдә көтә». «Юк. Үзе монда килсен. Чакырган кунагым түгел». Чүкеч-балтасын алып бәрде. Аларны яңадан алмаш-тилмәш барларга кереште. «Тәк Нәрсәгә килергә тиеш инде? Әһә, улы! Улы өчен килә. Бүтән сәбәп юк». Бераздан Раиләгә ияргән Таибә үзе дә күренде. «Иң элек кулга алырга үземне, тынычланырга. Нәрсә өчен килгәнен сизмәгәнгә салышырга»

Исәнләштеләр. Аннан икесе дә бу очрашуга ышана алмагандай карашып тордылар. «Тормыш әллә кемнәрне баса. Таибәне дә үзгәрткән. Бүтән җирдә очрашсак танымас та идем. Менә бит үткән гомер. Кара әле!.. Күзләр төпкә баткан. Тонык. Ә бит нинди ут күзләр иде»

 Бакчаң зур икән, Талип, диде Таибә, тирә-якны күздән кичереп. Иңләп-буйлап чыккысыз. Күп көч таләп итәдер.

 Эштән курыккан булмады, Аллага шөкер. Буш утырмавым белән бәхетлемен.

Алар бакча буйлап китте. Әйдә, күрсен Таибә аның җитеш дөньясын. Тагын кайчан күрә ул? Талип канәгатьлек белән тирә-якка күз йөгертте.

 Җимеш-җиләкне күп алам. Базарга да чыгарабыз. Туганнарны да буш итмим. Йә, сезнең якта хәлләр ничек?.. Таштүбәдә, диюем.

 Бөтенесе дә әүвәлгечә. Алай дисәм дә, авыл зурая. Яшьләр йорт салып керә. Без инде әкренләп олыгаябыз. Таибә Талипка сынаулы карап алды. Әнә шул картлык турында хәстәрлек күрә башларга кирәктер. Әллә кайда сыман булса да, барыбер килеп җитәчәк

 Һе Менә минем хәстәрлегем. Талип янә бакчасына горур караш ташлады. Биш ел элек кайткан идем. Менә ничек төзеп куйдым. Бөтенесе дә мин уйлаганча. Киләчәктә дә шулай булачак. Кызым да үз насыйбын табар. Дөньясы алар өчен. Баламның беркайчан да ата сүзеннән чыкканы юк. Чыкмас та. Тәрбияле бала.

 Яшьләрнең тормышка үз карашы да була. Үзебезнең яшь чакларны хәтерлә.

 Һич тел төбеңне аңламыйм. Әйтеп бетер.

 Килүемнең сәбәбе сиңа билгеледер, дип уйлыйм, Талип. Таибә бераз тукталыбрак торды. Балалар язмышы

 Һе, балалар язмышы диген, ә!.. Таибә, үз баламның язмышы турында мин үзем хәстәрлек күрермен. Минем кызның исемен дә кыстырмагыз. Улыңны гына кайгырт. Бигайбә! Бу турыда сүз бетте.

 Әгәр дә бу тойгы сиңа таныш булса Ә ул сиңа таныштыр дип уйлыйм, чөнки без дә яшь булдык бит, Талип. Шуңа күрә тоткан җирдән өзмә. Бу якка юл алу миңа да җиңел булмады. Ләкин балалар бәхете өчен җаваплылык бар бездә.

 Кеше бәхете, кеше язмышы турында сөйләргә ни хакың бар? Үзең уйнамадыңмыни шул язмышлар белән?

 Алай түгел, диде Таибә, аннан янә кабатлады. Алай түге-ел Юк, үткәннәргә сылтамыйк, Талип! Мин бүгенгебез өчен килдем. Балалар бер-берсен яратыша. Мәхәббәт тыю-тыймауга карамый, аның үз хакыйкате. Боерып буламыни йөрәккә!..

 Җитте! Нәкъ бу турыда мин синең белән гәп сатарга җыенмыйм. Туктаттык. Гаязның улына бирә торган кыз юк миндә!

 Талип, кызма. Уйлыйк

 Уйлан. Нәкъ сиңа уйланырга кирәк. Мине ничек итеп ташлап киткәнеңне хәтерлисеңме? Нәрсә, шулвакытларны оныттыңмыни?! Улы әнисенә охшаса Талип һава җитмәгәндәй еш-еш тын алды. Токымы тартып, гаиләсен ташлап чыгып китмәс димә. Сезнең затка якынлык юк!

 Еллар кешене сабыррак һәм хикмәтлерәк итә, Талип.

 Мин тормышта ничек бар, шулай! Әйткәнемнән кайту юк.

 Үткәннәр бүгенгене эзәрлекләсә, берәүне дә бәхетле итмәс.

Талип мыскыллы көлемсерәде. Моннан ары сөйләшү барып чыкмасын аңлаган Таибә авыр итеп көрсенде.

 Безгә тагын да үкенергә язмасын иде. Гаепсез җаннар өчен. Хуш бул.

Талип инде үзеннән ераклаша барган хатыннан озак вакыт күзен алмады. Таибәне ниндидер дәрәҗәдә кимсетә алуыннан канәгатьлек кичерде. Хәтта күңел төбендә яткан бер шеш сытылгандай булды «Менә бит үзең килдең. Үзең өчен булмаса да, балаң хакына килдең. Монысы бигрәк тә газаплыдыр. Хәер, кем хакына йөрсәң дә, миңа хәзер барыбер. Синең бусагаң аша атлап үтмәячәкмен. Монысы тәгаен ачык. Кызым да! Иманым камил». Чүкечен алды да кызу-кызу такта кагарга кереште. Ахыр, аны атып бәрде. Балтаны эләктерде. Анысы төшеп китте. Ниш- ләптер, кулның хәле бетте. «Һе, элеккечә, горур кылана! Нәрсәң белән мактана аласың! Гаязың нинди байлык калдырып китте соң? Бер көчеген генәме? Шуның хакына тагы килмәс димә! Тол калуына байтак. Олыгайган Юк, элекке матурлыгын салмаган болай. Күзләре ничек янып тора торган иде. Чегән кызымыни Нишләп бүтән кияүгә бармады икән? Сораучылар булмаган түгелдер. Булмый тагы! Боерып буламыни йөрәккә, име. Менә шуның өчен бу якка бүтән киләсе булма. Киттең бит йөрәгең боерган якка, шунда яши бир. Нәрсә уйлап монда килергә җөрьәт итте? Дәртле сылу иде, дәртле!..» Талип тиз генә чүкечен эләктерде дә янә такта кагарга кереште.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3