Акбулатова Фарзана Фатиховна - Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь стр 3.

Шрифт
Фон

 Ә син кияүнең каената бусагасыннан икәнен беләсеңме?

Дилбәр сизелер-сизелмәс кенә елмайды, әмма җавап кайтармады.

 Эһе-һей!.. Саматның тавышы еракка яңгырады. Бераз барганнан соң, матаен шып туктатты. Әнә шарлавыкны күрәсеңме? Анда җәяү генә барып була. Ә арырак күренгән кыяны Аюочкан дип йөртәләр. Кызыкмы?

 Кызык!..

 Ә нишләп минем турында бернәрсә дә сорашмыйсың? Укырга керә алганыма ышанасыңмы? Шуңа сорашмыйсың да инде. Үзеңнең нинди яңалыкларың бар? Мин киткән арада, тормыш тукталып калмадымы, диюем? Самат аңа шаян караш ташлады.

Дилбәр исә күптән тел очында торган соравын бирде.

 Самат, әйт әле, кем ул Гөлнара?

 Гөлнара? Шаянлык аптырау белән алмашынды. Беркем дә түгел дисәм, барыбер ышанмассың. Егет кулындагы яфракны атып бәрде. Без аның белән бергә укыдык. Техникумда. Бергә кайтып йөри торган идек. Авылдашлар бит. Армиядә чакта да язышып тордык. Ләкин мин аңа беркайчан да вәгъдә бирмәдем. Ышандырмадым. Ә син аны, Гөлнараны, каян беләсең?

Дилбәр моңсу карашын егеткә төбәде. Эндәшмәде.

 Минем иманым берәү генә. Эһе-һей!.. Самат Аюочкан кыясына таба йөгерде. Кыз аһ итәргә дә өлгермәде, теге кыя очында басып тора иде. Алай гына да түгел, талпынып, бөтерелеп биергә үк кереште.

 Самат, хәзер очасың бит! дип, ачы итеп кычкырып җибәрде коты алынган Дилбәр.

 Очам! Мин бит бөркет! Самат тагын талпынды. Дилбәр кулы белән битен каплады. Шулчак егет, кыр кәҗәседәй ыргый-сикерә, кыядан килеп тә төште.

 Син бит минем өчен борчыласың. Саматның күзләре бәхетле яна иде. Сиңа барыбер түгел. Эһ-һей, дөнья!.. Шулай диде дә егет көчле куллары белән кызның биленнән эләктереп алды, күтәрде дә зыр әйләндерергә кереште. Агачлар да алар белән бергә әйләнде.

* * *

Талип абый үз дөньясын ныгыту белән мәшгуль. Ул якын-тирәсендә үзенә кирәкле кешеләрне генә күрә, шулар белән генә аралаша, калганнары аны кызыксындырмый. Үзе әйтмешли, файдасыз нәрсәгә вакыт әрәм итми, гомер болай да кыска.

Менә ничә ел инде йорт-каралтысын ныгыта. Ике катлы йорты авылда әллә кайдан күренеп тора. Шундый зур бакча ясады. Мондый бакча берәүдә дә юк. Анда бөтенесе дә үсә. Шулай булырга тиеш тә. Нигә тырышмаска да, нигә әле үк хәстәрен күрмәскә оныклары шушында яшәячәк бит! Әйе, Аллаһы боерса, дип өстәргә кирәк. Дилбәренең бәхете булса, әйбәт кияүгә чыгар, оныклар бүләк итеп куандырыр. Талипның үзенә хәзер әллә ниләр кирәкми. Уңмады ул. Уңмаган юлдан кума, диләр бит, хак сүз. Шулай да алга карап яшәргә кирәк. Шәхси тормыш килеп чыкмады дип, дөньяга кул селтәргә ярамый. Киресенчә, дөньяның үзенә ябышырга! Уңмаганның хакын икенче юл белән каерып алырга! Талип бәхетне читтән эзләүнең мәгънәсезлеген дә яхшы аңлый. Менә шуңа Себер ягыннан күченеп кайтты. Кайтты да дөньясын ныгытырга кереште. Саулык бар чакта эшләргә дә эшләргә? Әле агачлар яшь, үсә бирсеннәр, елның-елында җимешне дә мулрак бирәчәкләр. Димәк, киләчәккә карап яшәргә кирәк. Китапларда еш язылганча, якты киләчәккә. Башкалар белән аралашырга вакыт тапмады Талип. Теләге дә булмады. Менә шуңа ул Күктауның беренче бае. Иртә торганның гына тормышы бәрәкәтле. Бәрәкәтле тормыш Дилбәре өчен. Үзенә килгәндә, башта кызын урнаштырыр. Берәр әйбәт, уңган хатын очраса, үзе дә Хәер, бу хакта әле түгел.

Тормышы тыныч дәвам итә иде, үзе ниятләгәнчә. Тик Беркөнне аяз көндә яшен суктымыни! Таштүбә авылыннан Гаяз мәрхүмнең улы Дилбәргә килеп йөрүен ишеткәч, чак телдән язмады. Бер агарды, бер күгәрде, шуннан йодрыгы белән өстәлгә тондырды: «Булмас!»

Таштүбә егетен үз куллары белән буып ташлардай булып ярсыды. Әгәр дә шушы мәлдә кызы да өйдә булган булса, бу хәл нәрсә белән бетәр иде, әйтүе кыен. Бәхетенә күрә, Дилбәр өйдә юк чакта ишетелде бу хәбәр. Аның каравы бөтен ачуы Раилә инәсенә төште. Талип энесе күзе аларып килеп кергәч үк, эшнең шаяру түгеллеген сизгән иде. Ни өчен икәнен белгәч, үзе дә басыла төште. Талип энесе исә аның алдында йодрыгын уйнатты. «Дилбәрне беркая да чыгармыйсың! Башың белән җавап бирәчәксең!..»

Моның нәкъ шулай булачагына шик юк. Апасы, төкереген көч-хәл белән йотып, чак-чак баш какты. Талип чыгып киткәч, әле бер нәрсәгә, әле икенчесенә барып ябышты. Бер тәлинкәне төшереп ваткач кына, утыргычка лып итеп утырды да үкереп еларга кереште.

Берничә сәгатьтән шат елмайган Дилбәр кайтып керде. «Әтием кайда?» «Урманга китте. Диләнкесен карый. Хәзер кайтып җитәргә тиеш. Балам, бүген син аның күзенә чалынмаска тырыш». «Нишләп?» Раилә инәсе ничек аңлатырга белми ыгы-зыгы килгән арада, әтисе дә кайтып керде. Урманга китеп барган җирдән кул селтәде дә кире борылды. Кызын күреп, чынын ачыкламый торып кулыннан һич эш бармасын аңлаган иде.

 Әти! Дилбәр, гадәттәгечә, ачык елмаеп, әтисенә каршы атлады. Шуннан җыерылган кашны, усал карашны күреп шып туктады.

 Син әйт әле миңа, бу якка Таштүбәдән килеп йөргән кеше бармы ул, юкмы?!

 Әти

 Нинди йолкыш килеп йөри?

 Ул йолкыш түгел, әти

 Бер тапкыр да күземә күренмәсен, ишеттеңме?! Бер генә тапкыр да!

 Тукта, әти, син мине тыңла

Тыңламыйм!

 Син бит аны бөтенләй белмисең!..

 Әйттем бетте! Токымы корысын! Ярсыган ата кызына таба килә башлады. Телләшмә.

Дилбәр куркудан бигрәк, аптыраудан авызын ачкан килеш катып калды. Әтисен мондый куркыныч хәлдә беркайчан да күргәне юк иде. Раилә инәсе ялварулы карашын энесенә төбәп ишарәләде: «Тынычлан, тынычлан! Зинһар, тынычлан, ул бөтенесен дә аңлар!..»

Талип абый ишекне шарт ябып чыгып китте. Күзләрен тасрайткан Дилбәр инәсенә төбәлде: «Нәрсә булган ул әтиемә? Нишләп акылдан язган шикелле кылана?!» «Сөйләве бик авыр, балам». «Сөйлә, аңлармын. Туңбаш түгелмен ләбаса». «Балам, сиңа килеп йөргән егетнең әнисе әтиеңнең беренче хатыны». «Булмас!» «Нәкъ шулай! Яратып өйләнгән иде. Сөйлисем дә килми Шул хатын аркасында әтиең Себер якларына чыгып китәргә мәҗбүр булды».

Дилбәр, ышанырга теләмәгәндәй, инәсенә караган килеш торды, кашын җыерды, җай гына икенче якка борылды. Тагын инәсенә төбәлде. Раилә әби хәсрәтле карашын һаман аннан алмаган иде. Дилбәр йөгереп чыгып китте.

* * *

Менә ул Күктавына китеп бара. Җәяүләп кенә. Әтисе урманга-мазар киткәндә, җәяү йөрергә туры килә. Өч чакрым зур ара түгел. Табигатькә сокланып, саф һава сулый-сулый барып җиткәнеңне сизми дә каласың. Кинәт артта мотоцикл тавышы ишетелде. Кызның йөрәге жу итеп китте. Ул! Димәк, арттан эзләп килә. Инде ничә көн күренми качып калган иде. Әле кая яшеренергә соң? Кыз, ярдәм эзләгәндәй, тегеләй-болай каранды. Ачык урын. Качар җир дә юк бит, ә!

Ул арада мотоцикл килеп тә туктады. Дилбәрнең эче өзелгәндәй булды. «Эһ» дигән бер өн генә чыгара алды. Ярар, ни булса да булыр

Дилбәр!

Кыз башын күтәрде.

 Аңлатчы әле, Дилбәр! Нәрсә булды сиңа?

Эх, Саматның йөрәккә үтеп кергән шушы карашы!

 Самат, сорама. Әлегә килмә.

 Киләчәкмен. Көн дә. Сәбәбен белмичә туктамаячакмын!

«Эх, Самат!» Дилбәр калкулыктан түбәнгә таба йөгерде. Мотоцикл янә куып җитте. Янә янәшә бара башлады.

 Утыр, алып барып куям! Алып барырга мөмкиндер бит? дип, үз дигәнендә торды егет.

Дилбәр эндәшми генә мотоциклга менеп утырды.

 Дилбәр, син минем матайның ничек биегәнен күргәнең юк бит әле! Э-эей!. Шулай диде дә Самат калкулыклар буйлап куды.

 Аударасың!..

 Юк. Хәзер егылу да, аву да юк! Мин пар канатлы!..

 Кая алып киттең? Ул якка түгел ләбаса?

 Сине мин үзебезгә алып кайтам!

 Борыл, борыл. Кыз җан ачуы белән Саматның аркасын төйгечләргә кереште.

Мотоцикл әкренәйде.

 Дилбәр, нәрсә булды сиңа?! Нишләп болай кинәт кенә үзгәрдең?

 Нишләп, нишләп? Кайт та әниеңнән сора!

Дилбәр сикереп төште дә, күзен сөртә-сөртә, мәктәп ягына йөгерде. Егет, ул күздән югалганчы, урыныннан кузгалмады. Авыр итеп көрсенде, иңбашын җыерды, шуннан бар көченә газга басты да туган авылына таба җилдерде.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3