Акбулатова Фарзана Фатиховна - Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь стр 5.

Шрифт
Фон

* * *

Таибә ерып чыккысыз авыр уйлар белән кайтты Мирас авылыннан. Талипның ничегрәк каршылыйсын сизеп барган иде. Ярар, анысына түзәргә була. Менә Саматка ничек аңлатырга? Ничек кичерер? Эй-й элек Талип болай тупас түгел иде! Каты күңеллегә әйләнүенә фәкать Таибә генә гаеплеме икәнни?.. Ачу-нәфрәте шул еллар эчендә чак кына да кимемәдеме? Соң, аз вакыт үтмәде ләбаса! Үч ала, дияр идең Кемнән? Гаяз юк бит инде бу дөньяда. Күпме еллар инде Таибә берүзе күтәрә тормыш авырлыгын. Күтәрә Бу аның үзе сайлаган юлы, тәкъдире.

Җиңел булмады Таибәнең бала чагы. Әтисе беркайда да эшләмәде. Кая гына урнашса да озак тотмадылар. Эчү аркасында аннан да, моннан да куылды. Эшләмәгәч, эчәргә кайдан тапты икән? Берсеннән-берсе вак балалар, саулыкка мантымаган әнисе Өлкән бала Таибә мохтаҗлыкны бик иртә татыды. Әнисе иңенә яткан авырлыкны өлкән бала күтәреште. Кем кая куша, шунда ялланды, йомышка йөгерде. Эшкә әрсез иде. Бәләкәйдән мохтаҗлыктан чыкмагач, тормыш шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бермәл хатын-кызларның сөйләшкәнен ишетте: «Әй Менә бер бәхетсез җан иясе Ходай нишләп аңа бу тиклем сылулык бирде икән? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләр бит. Ниләр күрәсе бардыр бу мескеннең Тәрбия күрмәгән бала ни Әнә йөри бит атасы адәм көлдереп» Кемдер яклашты: «Эшчән бала. Алай димәгез. Өйдәге хәерчелек кенә ким-хур итә»

Кыз башын иеп кайтып китте. Кием-салымын барлады. Көзгегә күз салды. Бәхетле, бәхетсез Юк, Таибә алай ук мескен түгел! Ул беркайчан кеше көлдермәячәк! Һичшиксез бәхетле булачак! Әтисе сыман, эштән чирканган, пешмәгән булса, тамак хакына ялланып, кече туганнарын карый алыр иде микән? Аның үткенлеге, әрсезлеге аркасында көн күрәләр бит. Әнисе үзе шулай ди. Хәтта аңа шул әрсезлеге аркасында аннан «чегән кызы» дип көлүчеләр бар. Ә, бәлки, өтеп-көйдереп алырдай шо- мырт кара күзе өчен шулай диләрдер? Әллә тормышлары, чынлап та, чегәннәрнеке сыман булгангамы? Һәрхәлдә, аның берәү алдында да куркып калганы юк. «Чегән» дип көлгәннәргә барып ябышкан чаклары да булды. Ул берәүгә дә баш бирергә җыенмый. Бирешми. Әллә шуңамы, кызлар да аны бик яратмады. Әй, уйнап үсәргә дә туры килмәде инде Балалар ду кубып уйный, ә Таибә йомышка йөгерә. Буй җитә башлагач, ул үзенең сылу икәнен дә аңлады. Әйе, игътибар итәрләр иде аңа. Кызлар көнләште аның матурлыгыннан. Шулай да Таибәнең күңелендә тик бер генә кеше булды. Гаяз аннан бер сыйныф алдан укыды. Егетне армиягә озатты. Көтеп алачагына шикләнмәде. Тик менә шул әтисенең эчүе! Акылдан язып эчүе. Бар дөньясын туздырып эчүе!..

Таибә кич кайтып керүгә, әтисе бер дусты белән шап та шоп карта суга иде. Теге адәмнән отыла. Отылган саен ярсый, яман итеп кычкыра, сүгенә. «Давай! Тагын берне уйныйбыз. Мин берәүдән дә җиңелмим, шиш! Мине җиңүче юк!» Тагын уйныйлар. «Ал сыерымны, малымны. Җиңмичә туктамыйм!..» Тагы отыла, тагы ярсый. «Ал, кызымны бирәм. Тик мәгәричен хәзер түлә!» «Сөбханалла, бу бит хур кызы. Теге исерек күзен чекерәйтеп кызга төбәлә. Алам, хәзер үк алып кайтып китәм. Бичә белән аерылышканга хан заман» Исерек әтисе хихылдап көлә. «Нишләвең бу, әти? Оятсыз!» Таибә әтисенә ташлана. Дусты аны ерткыч җитезлеге белән эләктереп ала. «Әти!» Әти кеше идәнгә сузылып төшкән. Әллә аңын югалткан, әллә йокыга талган «Җибәр, дим, хәшәрәт!» Теге адәм актыгы отыры ярсыды. «Хәсис, кем баласы икәнеңне бел. Тының чыкмасын! Мин сине сатып алдым! Минем кәләш!»

Таибә шулчак буш шешәне эләктерде дә исерекнең башына кундырды. Ыһылдаган тавыш ишетелде. Теге адәмнең башы салынып төште. «Үтердем!» Коты очкан кыз тышка атылды. Качарга! Кая качарга! Эчүче әти китергән бәхетсезлектән качып котылып буламыни? Юкмыни соң бернинди дә котылу юлы?! Инде әти йортына әйләнеп кайту юк Юк!..

 Таибә?

Каршысында Талип басып тора иде. Хәле беткән кыз кинәт җиргә утырды.

 Нәрсә булды, Таибә?! Авырыйсыңмы?..

 Мине үз әтием кабергә тыгачак

 Нәрсә булды? Куып чыгармагандыр?

Таибә җавап урынына кычкырып елап җибәрде. Моңа кадәр берәүгә дә күз яшен күрсәткәне юк иде.

 Таибә! Таибә, ишетәсеңме? Мин сине берәүдән дә җәберләтмәм! Таибә.

Шулай диде дә егет кинәт туктап калды.

 Таибә, әйдә, мин сине алып кайтам. Беркем дә сиңа авыр сүз әйтмәячәк. Беркем дә кырын карамаячак!

 Нәрсә дисең, Талип?!

 Мин сине яратам бит, Таибә. Күптән, бик күптән!..

Таибә аңа караган килеш өнсез калды. Талип аңа мәхәббәт сүзе сөйли. Берәү белән дә аралашмаган, берәүгә дә күтәрелеп карамаган, хәтта ниндидер дәрәҗәдә пошмас күренгән Талип аңа кинәт шундый сүзләр әйтсен әле! Бүген шул кеше бөтенләй икенче кыяфәттә басып тора. Кызны саклар, яклар өчен бөтенесен дә эшләргә әзер? Ләкин Талипка ул һәрчак битараф булды. Нишләп бүген юлына чыкты соң? Әллә тормыш авырлыкларыннан, гаделсезлекләрдән яклаучы зат ул микән? Таибәгә беркем дә, беркайчан да мондый сүзләрне әйткәне булмады. Хәтта җан сөйгәне Гаязның да. Ул хәзер еракта. Аннан ярдәм юк. Таибәнең хәлен аңлаган, аңа йөрәген бирергә әзер кеше берәү. Ул каршыда. Артык җанны бәхетле итәр өчен мөлдерәмә караган якты күзләр Таибә кулын сузды. Талип аны капыл күтәреп алды. «Йа Раббым, нәрсә эшләдем мин!» Кыз ычкынырга тырышты. Ләкин егетнең бәхет белән янган күзләренә карагач, бары «аһ» дигән иңрәү авазы гына чыгарды.

Ярату хисе сүнмәде. Күңелдән үкенү тойгысы үтмәде. Бәхет килмәде. Ияләшермен, яратып китәрмен, дисә дә, үз итә алмады Талипны. Буйсынмаучан, кырыс холыклы Таибә үзен сындыра алмады. Талипны йөрәге кабул итмәде. Бер кияүгә чыккач яшәргә кирәк. Аерылышу турында уй башка кермәде. Армиядән кайткан Гаяз белән очрашу эзләмәде. Киресенчә, ялгыш кына да күрешүдән курыкты. Мескен булып күренүдән курыкты.

Әйе, Гаяз армиядән кайтканга байтак вакыт үтеп китте. Бер авылда торсалар да күрешкәннәре булмады. Шулай да уйламаган-көтмәгәндә тыкрыкка борылган җирдә генә очраштылар. Гаязның күзләрендә үпкә яки ачу язылган булса, Таибә башын горур тотып үтеп киткән булыр иде. Гаяз гомергә дә аның ут йотып яшәгәнен белмәс иде. Карашлар очрашты. Гаязның йөзе элеккечә шатлык белән тулды. Бу Таибәнең горурлыгын сындыра торган көч.

 Мин хәзер бу якта яшәмим, Гаяз, диде Таибә.

 Беләм. Ике мәртәбә күреп тә калдым Ә мин һаман эшкә урнашмаган. Берәр баш суккан якка чыгып китәрмен микән

 Минем аркада булса кирәкми! Юлыңа чыкмам.

 Беләм, чыкмассың Син бит Таибә!

 Гаяз, мин акланырга теләмим.

 Беләм, дип, янә кабатлады Гаяз. Мең мәртәбәләр уйлап карадым. Чын бәхетеңне тапкансыңдыр, бүтәнчә тормышка чыкмас идең.

 Миннән җирәнмисеңме? Үч-нәфрәтең юкмыни, сине алдадым лабаса?!

 Үзең сайлаган яр. Җан сөйгәнең. Минем язмыш сиңа читтән карап соклану Ул кеше миңа караганда бәхетлерәк булып чыкты. Кояшым сүнде хәзер, читкә китү хәерле

 Син Син кайда йөрсәң дә, кая гына чыгып китсәң дә, бел, сиңа булган тойгым үзгәрмәс. Элек тә шулай иде, хәзер дә Юк, кит син!..

Таибә йөгерә-атлый китеп барды. Әйткәннәре хушлашу сүзе булыр дигән иде, киресенчә килеп чыкты. Гаяз белән икенче мәртәбә очрашканда, алар бер-берсеннән тыш яши алмаячакларын аңлаган иде. Моннан соң нәрсә эшләргә? Үзеңне дә, Талипны да алдаргамы? Талип кочагында ятарга, башка кеше турында хыялланыргамы? Юк, Таибә Талип кочагына омтылмый. Киресенчә, тайчана. Ләкин «Талип авыр вакытта мине кабул итте. Аңлады. Хәзер аның башына бәла булыргамы?» «Синең яратмавыңны һәм яратмаячагыңны барыбер беләчәк! Аны икеләтә бәхетсез итәчәксең. Бүтән юл юк. Әле соң түгел, хәл ит!» Ике йөрәк бер-берсенә тартыла. Чынлап та, соң түгелме икән? Таибә бит Гаяз артыннан җир читенә китәргә дә риза. Кем аңа хөкем чыгарырга җөрьәт итә? Талипны йөрәге кабул итмәгәч итмәде инде. Аны күрмәс өчен, бөтенесен дә бирер иде. Китәргә! Шулай хәл иткәндә, балага узганын белде. Нишләргә хәзер? Таибә шулхәтле бәхетле булырга тырышкан иде ләбаса! Әти- әнисе хатасын кабатламаска теләде. Һәм кабатламаячак та! Бәләкәй чактан үзенчә эшләргә, тик үзенчә хәл итәргә өйрәнгән Таибә бу юлы да кискен карарга килде. Район үзәгенә барды да баласын төшертеп кайтты. Өйдә таш сындай каткан ап-ак йөзле хатынын күргәч, Талип эшнең шәптән түгеллеген сизде. «Ничек? Ничек син моны эшли алдың?!» Таибә салкын, сүнгән карашын иренә төбәде. «Ул барыбер бәхетсез булыр иде. Мәхәббәттән яралмады». «Ул минем балам!» «Ятим үсәр иде. Мин аны коткардым». «Син яратмасаң, мин бик яратам!» Талип, кулларын сузган килеш, аңа таба атлады: Шулчак Таибәнең күзләрендә нәфрәт уты кабынды. «Якын килмә!» Шул көенчә чыгып китте. Бүтән бу өйгә аяк басмады.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3