Акбулатова Фарзана Фатиховна - Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь стр 2.

Шрифт
Фон

 Йә Ничек минем дәресләр?!

 Искиткеч, дип ихлас җавап бирде Дилбәр. Тик балаларны уйнатып арытам димә. Кайтыр вакыт җитте. Балалар, сезне өйдә югалтканнардыр инде. Барыгыз, кайтыгыз инде, яме! Иртәгә тиклем хуш булыгыз!

 Бакчагыз матур икән, диде Самат, рәшәткәләрне тоткалап карады. Кая, бир әле, монда нинди инструментларыгыз бар?

Егет рәшәткәләрне рәтләргә кереште. «Оста куллы икән шул. Гайшәнең белмәгән кешесе юк Кем булып эшләгәнен сорамаганмын» Күңелдә җылылык уянды. Рәхмәтен белдереп елмайды. Егет нәкъ шул мәлдә күтәргән чүкечен кадакка түгел, бармагына китереп сукты. Сер бирмәде.

 Минем бармак эзе монда, мәңгелеккә истәлеккә торып калсын әле. Баягыча шат, көр тавыш. Ул колакны иркәләп үтте.

Иртәгәсе көнне Дилбәр түземсезлек белән көтеп ал- ды. Саматны күрү белән йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Шулай да каушавын сиздермәскә тырышты. Бүген егет тә үзен элекке сыман тотмады. Мәзәк табып, шаяртып маташмады. Басынкы тавыш белән хәл-әхвәл сорашты.

 Мәктәпкә яңа укытучы килгәнме, дип сораштылар әле, диде Дилбәр.

 Дөрес әйткәннәр. Мин бәләкәйрәк чакта укытучы булырга хыяллана торган идем.

 Ә мин, ремонт ясарга кеше ялладым, дидем.

 Рәшәткәне ныгытканнан соң нинди сылтау табармын икән? Минем хәзер вакыт күп. Көне буе ялланып эшли алам.

Дилбәр Гайшә аша Саматның техникум тәмамлаганын, аннан армиядә булып кайтканын белә иде инде. Быел аграр университетка барырга җыена икән.

 Синдә хәзер Күктау кайгысы булмас. Вуз көтә дип ишеттек.

 Вуз? Ә мин читтән торып укыячакмын. Хәлләрем нәрсә дияр әле

 Нинди хәлләрең?

Самат капылт Дилбәргә нык итеп карап алды. Җавап кайтармады. Кинәт Дилбәрнең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый ярсып тибәргә кереште. Битенә ут каптымыни, янып китте.

 Бөтен хәлләрең дә үзеңнән тора инде, диде, ахыр, әкрен генә.

 Менә булды. Самат кулындагы чүкечен читкә куйды. Бусага төзәтелде. Балаларга әйтергә онытма. Уң аяк белән керсеннәр. Миңа әнием гел шулай куша.

 Әниең? Ә әниеңнең исеме кем?

 Таибә. Иң шәп, иң матур исем.

 Минем әнием мәрхүмә, диде Дилбәр уйчан гына. Әтиемнең бертуган апасы Раилә инәем карады мине. Тумыштан телсез ул. Безнең белән яши.

Самат кызның кулын сак кына тотты.

 Мин белми идем Мираста булганым да юк.

 Белмәгәнгә сөйлим дә инде. Мирас минем туган авыл түгел. Бу якка кайтуыбызга биш ел. Себердән күчеп кайттык. Мин тугызны тәмамлагач. Әтием йортны алдан ук салдырган иде инде. Тугызны тәмамлагач, педучилищега укырга кердем. Аннан инде Күктауга

 Әгәр дә «Азамат»ны курайда уйнаучы агай булмаса, мин сине кайчан күрер идем, ә?

 Күрмәс идең.

 Юк, күрер идем! Бүтәнчә мөмкин түгел.

Самат кайтып киткәч, Дилбәр рәшәткәгә кулын куйган килеш озак басып торды. Бу очрашу кызның күңеленә әйтеп бетергесез куаныч бүләк итте. Ул элек кичергән шатлыкларның берсенә дә охшамаган иде. Тере һәм шаян, шул ук вакытта уйчан һәм ипле Самат күз алдыннан китмәде. Бүген кызны чолгаган бөтен дөньяда Саматның карашы, аның елмаюы торып калгандай булды.

Дилбәрнең кичке уеннарга чыга башлавына Раилә инәсе аптырады. Кызы бит бигрәк кырыс табигатьле. Башкортстанга кайтуларына күпме вакыт үтте, үзен барыбер чит якта яшәгән сыман тота иде. Якын дус табып, аралашып китә алмады. Йөргән юлы мәктәп тә өй. Ә менә быел җәй үзгәрде бераз. Кичләрен чыгып әйләнә. Ошаткан кешесе бармы икән әллә? Бирсен Ходай, кыз баланың вакытында урнашып калуы хәерле. Раилә әби сораулы карашын кызына төби. Тик тегесе тизрәк башын читкә бора. Юк, болай уйларга иртәрәктер. Дилбәр бигрәк җитди бала. Хәзер дус кызлары бар. Җыр-биюгә осталар, ахрысы. Дилбәр шуларга тартыладыр.

Дилбәр, инәсе уйлаганча, кичке уеннарда булмый. Самат белән икәүдән-икәү генә сөйләшеп йөриләр. Яныңда сине аңлаган, һәрчак ярдәм итәргә торган кеше булгач рәхәт шул. Дөрес, әтисе дә, Раилә инәсе дә аның өчен өзелеп тора. Ләкин Самат белән аралашу бөтенләй башка. Аны сүз белән дә аңлатып булмый. Кичерергә кирәк. Әллә Раилә инәсе сизенәме икән? Кайчак аңа карый да баш чайкап куя. Ул телсез булгач, гомере буе ялгыз. Шуңа да Дилбәрне үз баласыдай ярата, саклап кына тора.

«Инәй, син борчылма. Мин үземә яхшы дуслар таптым». Инәсе сынаулы карап тора да баш кага.

Самат Уфага имтиханнар бирергә киткәч, Дилбәр янә өйдән чыкмас булды. Раилә инәсе берчак аның янына килеп басты. «Нәрсә булды кызыкайга? Дуслары оныттымы?»

Дилбәр баш чайкый: «Син бигрәк күпне белергә тырышасың».

Тагын берничә көннән Раилә инәсе елмаеп килеп керде. «Дусларың килгән! Монда керергә тартыналар. Үзең генә чык». Дилбәр берәүне дә көтми иде. Шуңа аптырабрак калды. Үзләре керергә теләмәгәч чыгарга кирәк булыр. Нинди көтелмәгән кунаклардыр Чынлап та, ике ят кыз басып тора. Дилбәрнең аларны беренче мәртәбә күрүе. Кыз аларга таба атлады. Тегеләрнең карашлары бик җитди.

 Сезгә кем кирәк?

 Дилбәр, әйдә читкәрәк. Сөйләшәсе сүз бар.

Корылыкмы, куркумы чагыла тавышта. Дилбәр сагайды. Шулай да тегеләр артыннан иярде. Бераз бара торгач туктадылар.

 Мин Гөлнара булам, диде калкурак буйлысы. Ишеткәнең бармы?

 Нинди Гөлнара? Кайдан сез?

 Таштүбәдән килдек, диде икенчесе.

 Таштүбә? Һе Минем Таштүбәдә булганым юк, диде Дилбәр, гаҗәпләнеп.

 Аның каравы Таштүбәдән сиңа килеп йөриләр, диде Гөлнара.

Менә эш нәрсәдә! Дилбәр сагайды.

 Сезгә миннән нәрсә кирәк?

 Безгә кирәк кешене беләсең. Гөлнара, нишләптер, аңа якын ук килеп басты. Самат минем егетем, беләсең килсә.

 Аны нәрсәгә миңа әйтәсең? Егетеңә әйтергә кирәк!

 Юк, башта син әйт, кеше ярын тартып алу яхшымы?

 Самат беркемнең дә яры түгел.

 Ул синнән дөресен яшерә!..

 Мин Саматка ышанам. Бүтән берәүгә дә ышанмыйм.

Шулай диде дә Дилбәр өй ягына атлады. Кызлар тагы нәрсәдер дип кычкырды. Ләкин Дилбәр ишетмәде дә. Өйгә керү белән, караватына егылды. Бу сөйләшү шултиклем көтелмәгәнчә килеп чыкты, шуңа күрә байтак вакыт һушка килә алмады. Төнен хәтта саташып бетте. Ниндидер ике бичура аны этә-төртә, хихылдап көлә. Дилбәр алардан беркая да качып котыла алмый. Берзаман караса, читтәрәк Самат елмаеп басып тора. «Ярдәм ит!» ди аңа Дилбәр. Самат ишетмәгәндә йә арты белән борыла Тагы теге ике бичура килеп чыкты. Саматны култыклап читкә алып киттеләр. Ә Дилбәр сазга баткан аягын сөйрәп чыгара алмый Саз аны йотмакчы була

Иртә белән чәй эчәргә чыкканда да карашын еракка төбәп күңелсез генә утыра бирде. «Бөтен нәрсә кинәт кенә төссезләнде» «Нәрсә булды?» дип сорый инәсе. Кыз, җавап урынына авыр сулап, күзен генә йомгалады. Инәсе учын аның маңгаена куйды. «Башың авыртамы?» Дилбәр йөрәк тирәсенә күрсәтте. «Менә шунда!» Шулай диюе булды, күзеннән бөртек яше дә тәгәрәп төште. Раилә инәсе елмайды, кызының аркасыннан сөйде.

Саматның матай тавышын әллә кайдан ук таныды Дилбәр. Уфадан кайтып төшү белән, бу якка юл тоткан бит аның сөйгәне. Йөрәк дертләп типте. Күңел әйтеп бетергесез шатлык белән тулды. Килеп җитте! Килде! Ничек куанмыйсың ди инде?.. Яңалыкларын сорашырга! Шатлыгын уртаклашырга! Кыз омтылган җиреннән кинәт кенә туктады. Чү, нигә шултикле куана соң әле? Бәлки, ул түгел, Гөлнара куанырга тиештер? Кыз үзен кулга алырга тырышты. Йөзенә җитдилек чыгарды. Күңел, ашкынма, тынычлан. Карышма, аңла, чөнки шулай кирәк. Ләкин Саматның очкын сипкән шатлык, сагыну тулы күзләрен күрү белән җитдилеген йөзеннән сыпырып алдылармыни? Шушы карашмы соң алдаша?! Юк, һич юк! Кыз да кояштай балкыды.

 Утыр дөлдөлгә! Җилдердек! диде Самат. Мин сиңа дөньяның иң матур урынын күрсәтергә тиешмен!..

 Иң матур дидеңме?

 Исең китәр. Самат матаен шәп итеп куды. Дилбәр, син чыкмый озакладың. Мин хәтта курка башлаган идем. Шикме шунда Әллә әтиең чыгармыймы?

 Әтием әлегә тиклем бернәрсә дә эндәшкәне юк.

 Эндәшкәне юк?

 Эндәшергә, ул бит синең дөньяда барлыгыңны да белми. Үзенең мәшәкатьләре җитәрлек. Әтием нык уңган кеше. Эшсез утыра алмый. Чабып тик йөри.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3