Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 6.

Шрифт
Фон

Шәйхи хәлфә, больницага киткән карчыгының озак торуына эче пошып, Ташлытау юлын күзәтергә манарага менгән иде, Шәяхмәтләр ишегалдындагы ыбыр-чыбырны беткәнче тыңлап торды.

Бераздан карчыгы белән чәй эчеп утырганда, аның чоланын Шәяхмәт какты. Шәйхи хәлфә катасын киеп чоланга чыкты, энесенең сәламен алды.

 Хәкимулланың хәле начарланып китте, авызыннан ак күбек килә, диде Шәяхмәт, читкә карап кына. Кереп карап чыксана

Шәйхи хәлфә хәйләкәр елмайды.

 Берәр ярамаган ризык капмагандыр бит Ходай бәндәсе?

 Юк, бер дә аны-моны ашамады. Эштән кайтты да сәкегә сузылып ятты. Шуннан телсез-авызсыз. Син кереп чыга күр инде. Әллә нәрсә булуы бар, дип, Шәяхмәт эшнең асылын яшерде.

Шәйхи килеп кергәндә, чоланда зәһәрләнеп килен елый, Хәкимулла күзләрен йомып йортта чалкан ята иде. Аның маңгаена юешләп сөлге япканнар, әни карчык умач уганда онга буялган куллары белән Хәкимулланың аяк киемнәрен салдырып маташа. Васфикамал, күзләрен тутырып, зур өметләр белән Шәйхи хәлфәгә карады.

Шәйхи шул вакытта бу йортта тынычлык мәсьәләсенең кинәт кенә үз кулына килеп кергәнлеген сизде.

 Барыгыз да чыгып торыгыз, диде ул вәкарь белән генә.

Шәяхмәт белән карчыгы, алар артыннан теләр-теләмәс кенә Васфикамал да чоланга таба атладылар.

Шәйхи хәлфә ишекне эчтән элде. Сәкегә килеп утырды.

 Йә, ач күзеңне, энем Хәкимулла. Курыкма, бу мин, берүзем.

Хәкимулла шикләнеп кенә күзен ачты. Башын күтәреп, йорт эчен күзәтте берәү дә юклыгына ышангач:

 Уф-ф-ф, дип, авыр сулап куйды.

 Йә, энем, нихәл, нәрсә булды?

Хәкимулла иреннәрен ялап алды.

 Үләм, дәү абый, үләм. Нишлим, киңәш бир! Кычыткан белән бер бит Васфикамал.

 Соң, энем, ниме?.. Ниме дип инде, син аны яратасыңмы соң?

Хәкимулла тагын бер уфылдады, кипкән иреннәрен тагын ялады.

 Сүзнең дөресе кирәк, дәү абый, яратам шул мин аны. Миңа дөньяда бүтән бер кеше дә кирәк түгел. Ну, теле бит, теле

Шәйхи хәлфә урыныннан сикереп торды.

 Йом күзеңне, энем. Менә шулай. Инде телеңне дә бераз чыгарып тешләп куй. Бер ярты сәгатьтән айнырсың.

Ул барып ишек келәсен ычкындырды. Ишектән атылып Васфикамал килеп керде. Аның артыннан картлар Килен күзләрен Шәйхигә текәде.

 Йә, ничек, Шәйхи абый җаным, ни булган?

Шәйхи ашыкмады. Вәкарь белән генә тамагын кырды.

 Менә нәрсә, җәмәгать, диде ул. Мондый авыруны беләм мин. Без Кышкар мәдрәсәсендә укыганда, дип, бер тарих та сөйләп алды. Инде килеп дару мәсьәләсен әйтсәгез моңа дару бер генә: өйдә тынычлык кирәк. Мондый авыруга сүз ярамый. Келт итеп өйдә бер җайсыз сүз чыктымы бу егыла. Икенчесендә бөтенләй борып куюыгыз ихтимал. Өйдә тавыш чыгара күрмәгез, тавыш

Шул минутта, чыннан да, өйдә җылы тынлык урнашты. Васфикамал, көләч елмаеп, күзләрен сөртә-сөртә, Шәйхи хәлфәне ишек ачып озатты. Шәйхи артыннан Шәяхмәт, аннары карчыгы һәм бераздан килен дә, чоланга чыгып, баскычка утырдылар. Ташлытау ягыннан дымлы җил исә, күктә гөрелдәгән тавышлар ишетелгәләп куя. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе бал катыш яшел башак исе таралган. Арыш басуы иртәгә кияү куенына керергә тиешле җиткән кыз кебек дулкынлана, тигезсез сулый, үзенең яшьлеге белән саубуллаша.

Бу арыш камчылаган кич иде.

 Арыш камчылый, Хозыр галәйһиссәлам камчысын селти, дип сөйләнеп, Хәбирә карчык ул кичне бисмилласын әйтеп морҗаларын ябып йөрде. Аныкын белмәссең, ул Хозыр белән дус. Имеш, узган ел арыш камчылаган кичләрнең берсендә аңа бер карт кергән.

 Әссәламегаләйкем, дип сәлам биргән.

 Безнең өйдә ир кеше юк, сәламеңне ала алмыйм, түргә уз, дигән карчык.

Тегесе ап-ак сакаллы, ак күлмәк-ыштаннан, кулында таяк, ди. Бер тастымал җәяргә кушкан. Хәбирә карчык сәкегә ак тастымал салган.

 Рөхсәтең булса, Коръән укыр идем, дигән.

Карт укыган арада, Хәбирә карчык тастымал өстенә ике йомырка китереп куйган. Карт укып бетергән дә:

 Рәхмәт, килен, сәдакаң кирәк түгел, фекереңне сынар өчен генә кергән идем, дип чыгып киткән. Өйалдына чыккан, ишегалдына чыкмаган, шуннан юк булган.

Сезнең колхоз дигән нәрсәгездән

Урамда адәм аякланмаслык пычрак.

Менә өч көн инде сыек пычрак өстенә җепшек кар ява. Каз-үрдәкләрне суярга да көн юк, туңдырмаган көе мал-туарны уҗымга чыгарып булмый. Кичләрен куе томан төшә, әвеслек тирәсенә урманнан бүреләр килә. Шуны сизеп авылда төн буе этләр елый. Һәрберсе оясына кереп, баскыч астына кереп, моңлы итеп елый. Әвеслек тирәсендә кайтырга соңга калган казлардан иртәгесенә юеш мамык кына калган була.

Никадәр генә пычрак булмасын Октябрь бәйрәмендә урам йөрергә чыкмыйча булмый. Муенга юеш кар ява, аяктагы галошны пычрак суыра, ә урамда йөрмичә ярамый. Ничә ел күргән ачлыктан соң бу беренче туклык бәйрәме. Келәтләрдә ашлык, өй астында бәрәңге. Колхозчының күңеле көр.

Урам буйлап халык төркеме килә. Иң алдагы рәттә гармун тоткан Миңлегали. Ике таякка кызыл ситсы тарттырганнар, аңа изелгән акбур белән лозунг язганнар. Гармун көенә алдагы рәттә җырлыйлар.

Җырны бөтен халык күтәреп ала:

Җиңенә кызыл бәйләгән кеше авыл советы председателе берәүнең капка төбендәге эскәмиягә басып лозунг әйтте:

 Яшәсен бөек юлбашчыбыз даһи Сталин!

Бөтен халык «ура» кычкырды.

Аннан кызыл ситсылар белән бизәлгән мәктәп йорты янына җыелдылар. Җиңенә кызыл бәйләгән колхоз председателе карават шикелле бернәрсәгә менде. Аның ике ягына ике яшүсмер килеп басты. Икесенең дә муенында кызыл галстук. Берсе авызына җиз торба капкан, икенчесе барабан аскан. Барабан асканы Шәяхмәтнең кече улы Нургали иде. Халык гөрләде, ябалак-ябалак юеш кар яуды. Председательнең өзек-төтек тавышлары ишетелде:

 Ханова Маһруйбикә, корсаклы булуына карамастан, йөз сиксән биш хезмәт көне эшләде. Колхоз идарәсе аны бер центнер бәрәңге белән бүләкли

Торба кычкырттылар, барабан суктылар.

 Кәлимуллин Шәяхмәт, өлкән яшьтә булуына карамастан, өч йөз хезмәт көне эшләде

 Кәлимуллина Васфикамал, колхозда туып үсмәгән булуына карамастан, җәйге урак өстендә искиткеч күрсәткечләргә иреште. Колхоз идарәсе аны ике метр ситсы белән бүләкли

Халык кул чаба. Бераздан яшүсмерләрне бүләкләү китте. Җәйге сезонда колхозда актив эшләгән мәктәп балалары арасында Нургали дә бар иде. Аны теш щеткасы белән бүләкләделәр.

Авыр еллар, ахрысы, шулай артта калдылар. Берничә көннән салкыннар китте, җир туңды. Каз өмәләре башланды, авыр елда өйләнә алмый калган егетләр дә кыймылдый башладылар. Келәтләргә мул итеп ашлык салынды, бераздан авыл кар эчендә калды. Кыска көннәре белән тыныч, тук кыш башланды.

Рәхәт гомер тиз үтә. Нужалы көннәр генә, озакка сузылып, башыңны гаҗиз итә. Декабрьнең соңгы көннәрендә колхозда ревизия комиссиясе эшли башлады. Шәяхмәтне комиссиянең председателе итеп куйдылар ул көн-төн кәнсәләрдә ятты. Төн уртасында гына киемнәренә тәмәке исе сеңдереп кайта торган булды, өендә дә кенәгәсен ачып, күзлеген тегәрҗеп белән борынына элеп, кенәгәләр актарып төн уздырды. Ревкомиссиянең эше тәмамлануга, колхозда уңыш бүлү башланды. Хәкимулла, каникулга кайткан Нургали, күрше Миңлегали атлар җигеп, флаглар элеп уңыш таратып йөрделәр, һәр йортта аларны аш-су белән каршыладылар, ара-тирә почмак яктан гына чынаяк чокырына салып, ачы бал бирүчеләр дә булгалады. Буралар, капчыклар тулды. Председатель Тимерхан лодырь чутыннан йөргән Борһанга да хезмәт көненә тиешле ярты пот бодайны кызыл олау белән илттерде. Борһан эшнең ничек булачагын белгән иде булса кирәк, капка төпләрен көрәгән, капканың аратасын алган иде.

Ишегалдына шөлдерләр, тәңкәле йөгәннәр белән бизәлгән өч ат килеп керде. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. Кызмача Хәкимулла белән күкрәгенә КИМ значогы таккан Нургали җырлап җибәрделәр:

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3