Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 2 томда / Собрание сочинений. Том 2 стр 5.

Шрифт
Фон

 Мин өшкерүен өшкерәм, әмма духтырга күрсәтергә кирәк, диде.

Бераздан Ташлытау кодагый торып утырды, йорт эченә күз салды. Дөбердәтеп эшләп йөргән кызын, кенәгәләрен тотып колхоз исәп-хисабы белән утырган коданы һәм телсез-тешсезгә охшаган кодагыйны күргәч, бераз тынычлангандай итте. Кызыл шәльяулыгына битен каплап елады-елады да урыныннан кузгалды.

 Ярар, алды-арты хәерле булсын, сандыгыңны әтиең кичкә китерер, дип, ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте.

Шәяхмәтләр өендә икенче тормыш башланды

Мондый авыруга сүз ярамый

Ташлытау станциясе булмаса, тормышны ничек алып барыр идең?

Ташлытау станциясе җирнең үзәге икән Аннан башка тормыш, яшәеш мөмкин түгел икән Авылдан берәү чыгып китсә Ташлытауга. Авылга берәү кайтып керсә Ташлытаудан. Көзге пычракта утыз алты пот бәрәңге заданиесен шундагы крахмал заводына илтеп тапшырасы. Бәрәңге тапшыру зур эш. Челтәрле үлчәүдә тавык йомыркасыннан кечерәк булган бәрәңге аска коела анысы исәпләнми. Ат йөге белән килеп кергән күпер үзе үлчәү. Имеш, карандаш салып караганнар, үлчәү сизгән. Язын ипиең бетсә, Ташлытауга барып йә заготзернода, йә типографиядә төнге сменада эшләргә мөмкин. Гәзит баса торган машинаны кулдан бер төн әйләндерсәң бербөтен түгәрәк ипи. Агитбригада килсә Ташлытаудан. Әле көз башында гына килеп, мәктәптә сәхнә ясап, пыр туздырып тәнкыйтьләп киттеләр. Куян фермасын урман буена салдыру планына каршы килеп, су буена салдырган ферма мөдире Шәяхмәткә барыннан да катырак эләкте. Тигез итеп киселгән кыска чәчле ике кыз сәхнәдә чәт-чәт килеп такмак әйттеләр:

Болар Ташлытау кызлары иде

Шәяхмәт юаш кеше булып исәпләнә иде иң алгы рәттә утырган җиреннән торып, клубтан чыгып китте дә, өенә кайткач, җиделе лампасын яндырып, төне буе Ташлытаудагы зур кешеләр исеменә гариза язып утырды. Язды-сызды. «Мин, түбәндә кул куючы» «Мин, түбәндә имзамны күрсәтүче, үтенәмен сездән шул хакта» Нәрсә хакында? Моны ул үзе дә белми иде. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады.

Ике төн үтмәде, Ташлытауга задание илтергә киткән улы Хәкимулла юлда атын үтереп кайтты. Колхоз аты юлда үлгән Шәяхмәтнең тәбәнәк өен кара кайгы басты. Аның өе мәктәпкә әйләндерелгән мәчет янында гына иде, манарага «Әлвидагъ» әйтергә менделәр. Хәер, бу инде уразаны озатудан бигрәк клуб юклык хикмәте иде. Егетләр манара башына фонарьлар, тальян гармун алып менгәннәр, авызларында тәмәке. «Әлвидагъ»ның элек мондый бер җыры бар иде:

Телләренә шайтан төкергән яшьләр! Хәкимулланың Ташлытау юлында үтергән аты күрше Хәсәннең утызынчы елда колхозга тапшырган аты иде. Манара башыннан «Әлвидагъ» көенә бөтен авылга җыр таралды:

Бу җыр Шәяхмәтнең йөрәк бәгырьләрен телгәләде. Шул уңай белән гаиләдә рәт китте.

 Колхоз идарәсендә син юаш торасың, үзеңне вредитель дип җырлыйлар, малаеңны манарадан торып мыскыл итәләр, дип, килене Васфикамал ярага тоз салды.

Дөньяда ике явыз булса шуның берсе Васфикамалдыр Ни әйтсә зәһәр чыга, ни сөйләсә ярага нашатырь сибә. Йортка Васфикамал килгәннән бирле күрше-күлән белән алыш-биреш бетте. Гомер буе ипи, он, тоз, керәчин алышып яшәгән күршеләр белән Васфикамал бер ел эчендә исәп-хисапны өзде. Шәяхмәтнең «Наданнар өчен уку китабы» дигән каты тыш эченә салган бурыч кенәгәсен күз алдында учакка атты. «Шәйхиләрдән алачак ипи, өч кадак, ике чирек, бер әчмуха, бер кайчы, бер йозак авырлыгы Хәдичәгә бирәсе: солы оны, сигез кадак бер чирек, бер богау йозагы» дигән чуарланган дәфтәр бөгәрләнеп янды. Васфикамал вәгъдәсендә торды, колхоз эшен сытып эшләде. Уракта беренче. Кеше киленнәре изелеп-елап ун-унике сутый урганда, Васфикамал арышның иң куе җиреннән егерме өч сутый урып килде. Иллә мәгәр ни бригадир, ни башкалар Ташлытау килененең теленнән куркып аңа сүз катмыйлар иде. Шәяхмәтнең абыйсы, гомер буе авылда киңәш-табыш биреп йөргән Шәйхи хәлфә дә, Васфикамалның ачы теленә бер эләгеп карагач, капкасыннан чыкмас булды. Васфикамал урман буена утауга киткәч кенә, ул, бәрәңге бакчасының киртәсенә сөялеп, беркөнне энесе Шәяхмәткә мәзәк сөйләде:

 Ходаның бирмеш бер көне, сәхабәләрнең берсе теленә шайтан төкергән шундый бер хатынга өйләнгән. Теге сәхабәнең иманын суырган бу явыз. Сәхабә кипкән, ябыккан, саргайган Әйе Ходаның хикмәте, бер кичне ачуы чыгып, батыраеп китеп, теге мәлгунәнең аяк-кулын бәйләгән дә авыл читендәге ташландык коега алып барган. Әйе

 Мин синең белән ун ел җәфа чиктем, моннан ары түзәр чамам юк, дигән дә коега ыргыткан. Кайтып тәһарәт яңартып, ясигъ намазын укыган бу. Әйе Шуннан Коръәннең «Ясин» сүрәсен укып, сабый баладай йокыга тала бу. Тынычлап йоклый. Анадан кабат тугандай була. Бервакыт, Ходаның бирмеш бер көне, тәрәзәсен бик каты кагалар моның. Шәмен кабызып тәрәзәсенә килсә, әстәгъфирулла тәүбә, җиде башлы дию пәрие моның тәрәзә астында җир селкетә, ди.

 Теге явызыңны тизерәк алып кит, кырык ел яшәгән коемнан куып чыгарды, дип, җиде пар күзеннән яшь коя, ди. Әйе

Мәзәкнең дәвамы булгандырмы, юктырмы, нәкъ шул вакытта бакча ягында баш түбәсенә чүмәлә кадәр печән утырткан Васфикамал күренде. Аның җир бетереп иртәрәк кайтуы икән. Шәйхи хәлфә җәһәт кенә мунча артына сызды, Шәяхмәт, әле генә кайткан булса да, куян фермасына тайды.

Сугышның иң зурысы шул көнне чыкты. Хәер, аның кайсын иң зурысы дип әйтергә дә белмәссең. Инде шактый күрелде. Дөньяның нәрсә икәнен беләсең килсә, йә тар аяк киеме ки, йә өйлән, диләр бит. Васфикамал явызлыкка явыз, әмма акылы хикмәт. Хәкимулла ничә тапкыр кичен өеннән чыгып китеп карады. Кайтмыйм, көтмә, дип китеп карады.

Юк бит, акыллы хатынны аның белән җиңеп булмый икән. Берсендә кичен елый-елый капка янында аерылышты.

 Йә, ярар, Васфикамал, диде ул, күз яшенә тыгылып, бәхил бул. Төрле вакыт булгандыр. Бәхил бул, яме? Мин тегермән суына төшәм Бәхил бул

Караңгы булып килә иде. Васфикамал, иңенә шәлен салган килеш, баганага сөялеп калды.

 Ярый, ярый, бәхил, бик бәхил. Үзе шунда ук өстәп куйды: Бар, бар, озак йөрмә, иртәгә эшкә киткәнче печәннәрне печәнлеккә мендерәсе булыр.

Теге һаман киреләнде.

 Ярый, көтмә мине, бәхил бул.

Ә бераздан Миңлегалиләр капка төбендә ике тәмәке уты күренде. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде.

 Без инде иртәгә эшкә киткәнче печәнне мендерик. Васфикамалга авырга туры килә. Чүтки хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый Иртүк кер инде син.

Кич көтү кайткан вакыт иде, Хәкимулла сәнәк күтәреп эштән кайтып керде. Сүзне Васфикамал башлады:

 Кешенең ирләре ир төсле ат җигәләр, ә син хатын-кыз арасында печән җыеп йөрисең! Хурлыгы ни тора!

Шуннан барысы да буталды. Шәяхмәт, кеше-кара кермәсен дип, капкага арата салды.

Васфикамал моны күреп тагы да ярсыды:

 Әле сез малаегыз белән бергә капка бикләп мине кыйнамакчы буласызмы? Менә кыйнатырмын мин сезгә! Колхозның беренче ударницасы мин, белдегезме шуны? Сез әле капка биклисезме?

Шәяхмәт тә, Хәкимулла да ык-мык иттеләр. Кая инде Васфикамалга кагылу, үзе тимәсә Шәяхмәт тәмле тел белән тынычлык урнаштырмакчы булды.

 Килен, сабыр, зинһар, сабыр. Нишләп без сиңа кул тидерик, ди? Аннан башка да борчулы вакытыбыз. Менә ат түләтәбез дип торалар. Бүген генә идарә утырышы булды. Сабыр, дим

Ат түләтү турындагы хәбәр Васфикамалны чыгырыннан чыгарды.

 Әһә-ә-ә, алаймыни әле? Әле сез минем бер караңгыдан икенче караңгыга эшләгән белән ат түләмәкчемени! Тотмый торыгыз әле, яме!.. Тәгәрәп үлсәм үләрмен, сез уҗым бозауларын рәткә салырмын! Биетәм әле мин сезне исән булсам, биетәм Адәм көлкесе бит, адәм көлкесе, Ташлытаудан доктор язуын да көтүче юк бит, түләргә әзер торалар

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3