Җыеп куйган запасыгыз юкмы, бүген кич үк Колан Кырдан алып кайтып түләр идек, диде.
Асиядә гомернең гомер буена запас була иде он бурасы эченнән алып, берне биреп чыгардылар.
Дөбер-шатыр килеп трактор узып киткәч, Чулак Абдул хатыны Кәшфиләргә кереп елады:
И Ходаем, адәм мәсхәрәләре генә булдым, шешәсенең бөкесе дә рәтле, эчендә кое суы, диде. Адәм мәсхәрәләре генә булдым.
Кызмача Тавис, пычкысын кабызып-сүндереп, ишегалдында матавыклана иде. Һаман сүз чыгармакчы була, әтисе-әнисе исә сүздән качалар. Чөнки бер эшсез йөргән улына әнисе кайткан көннәрдә әйтеп караган иде:
И улым, кеше балалары, читтә эшләп, күпме акча белән кайталар, синең нинди ярдәмең бар соң атаңа?
Тавис бу сорауга әзер булып чыкты:
Сезгә акча бирергә мин капиталистмыни? Мин ирекле гражданин.
Бераздан, эшсез йөргән улына эче пошып, әнисе:
Ичмаса, бәрәңге сабагын чабар идең. Әтиең бик тузды, бик картайды бит, диде.
Тавис монысына да әзер икән.
Гел эшләп торырга сез мине трактор дип белдегезмени? Әнә тимер эшләсен, диде.
Тавистан бөтен әйберне яшерделәр: әнисе гомер-гомергә «запаска» ясап килгән быраганы флягасы-ние белән башта печәнлеккә яшереп карады, печән өйгән булып, өйгән печәнне рәтләгән булып, Тавис аны тапты.
Бәт-тәч, монда нәрсә бар соң? дип, ул сәнәк белән рәхәтләнә-рәхәтләнә металлга төртте. Тукта әле, чабата башы чыкты әле дигәндәй. Монда нәрсә бар соң? Печән рәтлим дисәң, бер матавык чыга да тора Бер эш эшлим дисәң, бернәрсә чыга да тора. Чисти империализм булды бу безнең йорт.
Әнисе икенче көнне таң белән фляганы, печәнлектән алып, абзар артына чыгарды. Әле авылда беркем дә йокыдан тормаган иде. Салкынча, кыраулы, бәрәңге сабагы исле бер якты иртә иде. Кая куярга бу афәтне! Буразналарны күмеп, эт эчәгесе катыш бәрәңге сабагы яткан икән, Асия җиңги мәшәкатьле фляганы бакча башына өстерәде. Иң түргә менгереп, буразна арасына сузып салды да өстенә бәрәңге сабагы аударды, эт эчәгесен тартып сузды да шуның өстенә борды. Читкә китеп карап торды, этем дә табарлык түгел иде.
Тавис ул көнне ыгы-зыгы килеп урамда йөрде, аннан бик дәртләнеп кайтты да әнисеннән бер генә стакан бырага сорады. Асия җиңгинең мич астындагы куышта бер банкада ике-өч стакан запасы һәрвакыт була иде, һәм ул, олы запастан игътибарны читкә юнәлтү өчен, монысын аеруча басым ясап, күрсәтеп, болгата-болгата куышлыктан алды.
Менә бөтен булганы шушы инде, улым, диде.
Тавис бер стакан эчте дә авыз тирәсен сөртте.
Миңа, диде, бүльше кирәк түгел, без хәзер Чулак Абдулның дуңгызын суябыз.
Асия җиңги авыр сулап алды. Тавис, ашыгыч рәвештә верандадан узышлый, шүрлеккә куелган кайрак, чөйдән бер бәйләм сүс бау алып чыгып китте.
Кәшфи, мотоциклына утырып, Колан Кырдан кайтканда, чулак Абдуллар тирәсендә ыгы-зыгы иде. Дөнья, тормыш тәҗрибәсе белән Кәшфи сизде: унике йортлык Гәр Хуторның берәр җирендә ыгы-зыгы булса, ул инде, һичшиксез, Кәшфиләр гаиләсенә бер чите белән кагылмый калмый иде. Шуңа күрә Кәшфи тиз генә мотоциклын сүндерде дә, өстен-башын кагып, Чулак Абдулларга таба йөгерде.
Кәшфи килгәнче дә монда инде бөтен авылның малай-шалае җыелган иде. Метр ярымлы дуңгызны, такта капкачны ачып, аранга чыгардылар. Аран трактор кабиналарыннан, иске түбәләрдән бушаган калай кисәкләре, тимер плиталар белән уратып алынган иде. Диван кадәр дуңгыз чыкты, кояшка күтәрелеп карамакчы булды, әмма бичараның табигать биргән инстинкты тартты, ул мырк-мырк килде дә, кояшка битарафлык күрсәтеп, калай стеналарга ышкына-ышкына, аран буйлап әйләнә башлады.
Тавис белән Чулак Абдул аран эчендә, калай стена буена чүгәләп, тыныч кына тәмәке суыралар, әңгәмә коралар иде.
Мин инде, ни, Абдул абый. Тукта, дидем, миннән калмасын, дидем, барып та карадым. Мин әйтәм, кеше сүзе кеше үтерә бит, ничек мин шуны өстемә алып ир булып йөрим, ди. Тегесе сөйләшми дә. Әби генә сөйләште. И, ди, кияү дип әйтсәм дә инде сине, ди, менә болай бит ул, ди, дөньяны, ди, җил бозар, кешене сүз бозар. Авыл халкы, ди, үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан, ди, син аны уйлап кына кара әле, Абдул абый, гап-гади авыл хатыны лупа дигән сүзне белә, үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан, ә инде, ди, укытучыны, ди, микроскоптан карый, ди. Менә, билләһи, шулай ди. Лупа, микроскоп дип кенә сөйләшә. Ә үзенә инде алтмыш яшьләр булыр. Билләһи. Мин тегене сөйләштерәм. Халыкара хәлләргә алып керәм. Чөнки милитаристларның бик котырынган чорында яшибез. Колагыңны зирәк тотмасаңмы?! Һи-и-и Менә шушында космостан килде төште чит ил шпионы, алды китте сине. Аннан сиңа җәза, газап, допрос. «Яңа юл» колхозы ничә гектар арпа чәчә? Ничә баш сыер бар? Эштү син! Болар бит барысы да әһәмиятле капиталист өчен. Алар бит девальвация, инфляция белән башлары әйләнеп Ул сиңа күке кулы эчеп кенә булмый. Организмны харап итеп
Диван кадәр дуңгыз әле һаман әйләнә иде.
Тавис торды, тәмәкесен тирескә басты. Багана башына аркылы кадалган озын пычакка карап алды. Тирән итеп сулап алды.
Йә ярар, Абдул абый. Гомер буе дус яшәдек, син уйлама, ышту мин синең тумачаны хатын итеп алдым да аннан аерып ташладым дип. Мин бит ир кеше. И минем үз праваларым бар. Синең белән минем арага су керми. Без бит ирләр. Дуслар булып калыйк Бичара дуңгыз, һаман бугазын дөңгердәтеп, эфирга тавыш дулкыны чәчә, калай стенага ышкылып, әйләнә-тулгана йөри иде. Тавис дуңгыз янына килде, аны тоткан сыман итеп, муенын кашымакчы булды. Әмма дуңгыз алагаемга арт сикертеп чабып китте дә акырып җибәрде һәм аран эчендә бер әйләнә ясады: моны көтмәгән Чулак Абдул каушап калды һәм, ялгышып, дуңгызның юл өстенә төште. Дуңгыз исә, муенын кашышу рәхәтеннән булса кирәк, үзенең центнерлы гәүдәсенә хут биргән иде, һәм юл өстендә очраган какча гәүдәле Чулак Абдулны ул тузганак башын өргән кебек кенә мәтәлчек аттырды. Абдулның аяклары күккә күтәрелгәнне күреп, Тавис кычкырып җибәрде һәм аңа ярдәмгә ашыкты. Ләкин дуңгыз инде темпка кергән иде, икенче әйләнә ясаганда ул, моны теләмәгән көе, калын гәүдәсе белән ялгыш бәрелеп, Тависны да очыртты, һәм Тавис, сөрлегеп китеп, Чулак Абдулның брезент ботинкасының башына ачык авызы белән килеп ябышты. Дуңгыз аның саен кызды. Икеме-өчме тапкыр Чулак Абдул белән Тависның өстеннән таптап та узды. Ниндидер бер мизгелдә Тавис торды һәм стенага сыенды. Чулак Абдул әле һаман тора алмыйча ята иде. Тавис куркынып кычкырды:
Тор, дим, фәлән итим! Тор, дим! Чулак тәре, тор, дим! Фин сугышына бармас өчен кулыңны имгәткән чулак дезертир бит син! Тор, дим!
Дуңгыз котырынган, һаман әйләнә иде.
Яңадан куышу, яңадан егылу, аунау китте. Тавис һаман кычкырды:
Бауны, дим! Бау белән аягын! Танавын боргычла, дим! Ах фәлән Чулак тәре! Шул арада, бауга буталып, дуңгыз мәтәлчек атты, җир селкенеп алды. Шунда, егылган җирдән үзенең авыр гәүдәсен күтәреп, боларның икесен ике якка бәреп екты да, дөнья күчереп, акырып, стена буйлап чаба башлады. Гыжылдаган Тавис, яткан җиреннән үрмәләп, дуңгызның арт аягына ябышты һәм байтак вакыт әйләнә буйлап шуышып йөрде. Ул арада Чулак Абдул да сүс бауны дуңгызның танавына элдертә алды, һәм дуңгыз тагын, гөрселдәп, тиресле җиргә ауды, тыпырчына башлады. Котчыккыч тавыш, гырлау, сүгенү, тирес, салам, шалтыраган калай, тагын әллә ниткән әйберләр, хәрәкәтләр, авазлар арасында кайсы дуңгыз, кайсы Абдул яки кайсы Тавис икәнен аерып булмаслык бер халәт иде. Шунда Чулак Абдул, сикереп торып, баганага кадалган пычакны алды һәм дуңгызга селтәнде. Әмма дуңгыз зур куәт белән алгы санны күтәреп алды да Абдулны бәреп екты, Абдул дуңгыз борынын боргычлап тоткан Тавис алдыннан пычагын ялтыратып чыгып очты. Әллә дуңгыз акырды, әллә Тавис Тагын бер бәрелеш, һәм монысында инде пычак үзенекен эшләде. Койма буенда карап торган бала-чага читкә сибелде, дөньяны деңгердәгән тавыш дулкыны басты, аранга кан сиптерә иде.