Беләсезме нәрсә, дип башладым бугай мин үз сүземне, мин язучылар бригадасы белән нефть районнарында йөри идем. Ләкин бүген мин сәгать унда Казанның Вахитов райкомында булырга тиеш. Чөнки минем партбилет
Чего? дип кашын җимереп карады миңа начальник һәм, утын пүләне урынына да күрмичә, мине калдырып, кабинетыннан чыгып китте, ишек янында шәп чырайлы берничә кеше аның белән кул биреп күреште.
Мин капкында идем. Их, юләр мин, юләр мин. Менә Азнакайдагы иптәшләр хәзер йокыдан торып киләләрдер, менә аларны «курировать» итүче берәр НГДУ профкомының рәисе аларны иртәнге чәйгә чакыра килгәндер, бу як халкының гадәте буенча, чәй янына бер стакан каймак, кайнар коймак китергәннәрдер, әле Мәхмүт белән Нәби агага, ихтимал, «шарикларны» рәтләргә дип, башкасын да тәкъдим иткәннәрдер. Аларны урамда җылы, чиста рафик көтәдер, аннан алар шуңа төялеп китәрләр. Китәрләр, юлда уен-көлке сөйләшеп барырлар. Китәрләр Кая? Кая? Бәрәч! Бүген бит гастрольнең актык көне, бүген Бөгелмәгә килә бит алар Бүген бит Хи-и-и
Минем баш мие кызу-кызу эшли башлады. Партбилет алмаштыруга мин инде соңга калдым. Вахитов райкомыннан безнең парткомга кисәтү ясарлар инде. Парткомда мине болай да яратмыйлар, чөнки кафедра мөдире анда кергәләп йөри, партком секретарен гел миңа каршы котыртып тора. Түбәннән ыскыган фикер югарыдан төшкән фикергә кушылып бара. Йә, ярар, барыбер соңга калынды инде. Шулай булгач мин, такси алырга дип, тышка чыгам. Идәндә яткан кешеләр өстеннән атлый-атлый чыгам. Көч-хәл белән такси тотып, туп-туры Бөгелмә горкомына барып төшәм һәм пропаганда бүлегенә керәм. Анда утырган иптәш бераз гаҗәпсенә:
Бүген безгә Азнакайдан бер бригада килә, без аларны төш вакытына көтәбез, ди. Аңлашабыз. Телефон. Кунакханә.
Язучыларга бронь сакланамы?
Саклана икән. Ярты сәгать узмый мин Бөгелмә кунакханәсенең люкс бүлмәсендә. Ике кешелек. Димәк, бер урында Нәби ага булачак. Җылы, чиста. Урамда инде буран да басылды. Шәһәргә чыгып газета-журналлар алып, гастрономга кереп тартмалы конфет, колбаса, алма-фәлән тутырып, җылы бүлмәмә кайтам. Хемингуэйдан киммени без? Әйе, киммени, киммени дип йоклап та киткәнмен.
Төшке ашны без Азнакайдан килгән иптәшләр белән бергә ашадык. Аннан горкомда эшләүче ханым авылдан салкын, калтыравык автобус китертте, күпмедер селкенеп, туңып, бензин исен сеңдереп, күз күрмәгән ерак юлга чыгып киттек. Без авылга кергәндә, караңгы иңеп килә иде, шулай да бер-ике җирдә зур белдерүләр күреп алдык: «Бүген кич авыл клубында» барыбызның да фамилиясе күрсәтелгән иде.
Иң әүвәл зур гына, алтыпочмаклы җылы өйгә урнаштырдылар. Хуҗа хатынга соң гына әйткәннәр, ахрысы, ул, шактый каушап, алгы өйдә мич яга, ризык әзерли иде. Ире механизатор, эштә икән, йортта, хуҗа хатыннан тыш, берөзлексез нәрсәдер ашап торган юеш борынлы өч-дүрт яшьлек бер малай бар иде, ул безне берәм-берәм өйрәнде, әмма ашавына һич тә зыян китермәде. Нәби ага чүгәләп шуны сөя-сөя рәхәтләнде инде.
Улым, без кунаклар, сезгә кунакка килдек, дип, ул юеш борынның аркасыннан гел каккалап узды.
Клубка барганчы, җиңелчә генә ашап алдык, күзгә чалынганча, безне бик матур аш көтә иде. Бу якта татар халкының бик күркәм бер гадәте сакланган: кунакларга бәлеш пешерү. Бите кызарган хуҗа хатын, без клубка киткәндә, җитез хәрәкәтләр белән бәлеш өстен бөгеп маташа иде, чибәр, таза, яшь хатынның кулында эш уйнап кына тора. Без киенеп чыгып барган чакта, каршыга бер егет очрады, кулындагы авыр сумканы ул хуҗа хатынның аяк астына куйды, шешә дигән бик хыянәтчел бер савыт бар бит дөньяда, ул, кая гына салсаң, куйсаң да, «мин шешә» дип тавыш бирмичә калмый. Без, ирләр, бу таныш, йөрәккә хуш тавышны ишетеп, бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.
Кичәне тагын мин алып бардым, программаның һәр көнне бер үк төрле баруы бераз гына күңелгә тия башлаган иде инде. Һаман шул: Нәби ага «Алэндэ»сын укый, мин үземнең арзанлы көлүгә корылган «Ата кара таракан»ымны укыйм, Рөстәм Мингалимов балалар өчен шигырьләрен. Путёвкалар, командировочныйлар белән эш итүче Мансур Шиһаповның да эш кызу: ул гел сәхнә артында мәш килә, киченә әллә ничә тапкыр клубтан юкка чыгып ала кайда, нишләп йөргәнен шайтаным да белми
Салкын клубта гадәти генә кичә уздырып, җылы, бәлеш исле өйгә кайтып кердек өстәл тулы ризык иде. Хуҗа хатынның ире дә кайткан икән, без югында, ул яхшы гына төшереп алган, нәрсәгәдер ачуланган, ризасызлык белдергән сыман, безнең белән исәнләшмичә, авызына тәмәкесен капты да чыгып китте. Аш-чәй арасында теге юеш борын гел безнең арада буталды, һаман да әле нәрсәдер көйли иде. Шулай йөри торгач, ул Нәби ага янына килде дә, ризык тулы авызындагы телен чак әйләндереп:
Пин сезне пеләм, диде.
Сизелеп тора: борын куышлыгына байтак байлык тупланган иде. Ләкин ул байлык минем өчен мәңгегә сер булып калырлык бер мәсьәлә бирде.
Үскәнем, без кем соң? дип иелде әлеге сабыйга Нәби Дәүли.
Сез, диде юеш танау, (һәм ярамаган сүз әйтте), үзе тиз генә ишеккә карап алды, анда, тышкы ишек яңагына сөялеп, әтисе басып тора иде.
Белмим инде, бер авазны тыңкышлык харап иттеме, әллә менә болайрак булганмы?
Кайтып керә ир эштән, хатыны, дәртләнеп, мич алдында ризык әзерләп йөри, өстәл астында сумка.
Бу ни бу? дип кызыксына әти кеше, шиккә калып.
Бездә кунаклар бар, ди каушаган хатын, язучылар килде.
Ир кеше, әлегә берни дә әйтмичә, бер стакан дөпеп капкалап ала да кунакларны карарга клубка китә. Анда мәһабәт борынлы, карчыга күзле Шиһапов йөгеренгәләп йөри, бераздан сәхнәдә куәтле Нәби Дәүли күренә, болар хәтәр, алай-й Менә нәрсәгә каушаган ул хатын, һәм кичә тәмамланганчы ук өенә кайтып, тагын бер стаканны әйләндерә (колхоз чутыннан бит!), тагын хатынын күзәтә.
Йә, кунакларны күрдеңме? дип сорагандыр хатыны, ире белән сөйләшүне җайлау өчен.
Кунаклар түгел алар, ә дип, ире ярып салгандыр, һәм юеш борын моны эләктереп алгандыр.
Нәби ага Бөгелмәгә кайтып җиткәнче көлде.
Кунакханәдә икебезгә бер бүлмә иде, ул тора-торып төне буе көлде. Йоклый алмады.
Вәт, малай, алтмыш өч яшемә җитеп, немец коллыкларын күреп, үз гомеремдә беренче тапкыр мондый бәя алдым, дип, голдыр-голдыр килеп, гел көлде.
Иртән күк йөзе чистарган, аэропорт пассажирларының йөзенә өмет чаткылары чыккан иде. Горком кешесе туп-туры аэропорт начальнигының бүлмәсенә кереп китте. Ике-өч минут үтүгә, безнең янга елмайган начальник чыкты, барыбыз белән дә кул биреп күреште һәм абруйлы пассажирлар бүлмәсенә узарга чакырды.
Беренче рейс сезгә, диде ул, елмаеп. Мин кичәге «чего-о-о?»ны хәтерләдем, йөрәгем «жу» итеп китте.
Без теге бүлмәгә кереп чишендек, җайлы йомшак урыннарга сеңдек, озак та үтми, буфетчица бер поднос күтәреп керде, салфетка астында алма, конфетлар, рюмкалар һәм ике шешә бренди иде. Рәхәт чигеп утырганда, форма кигән бер авиатор безнең өстәлгә авиабилетлар кертеп салды: «Ярты сәгатьтән үзебез «посадка»га чакырырбыз», диде. Бөгелмә аэропорты, шулай итеп, ике төрле төс белән күренде.
Нәби ага самолётта да вакыт-вакыт көлгәләп кайтты:
Вәт, малай Герман лагерьларын узып Алтмыш өч яшькә җитеп Өч яшьлек бер юеш танаудан шундый сүз ишет әле
1989 ел, Җиңү көне тирәсе. Радиодан чыгыш ясыйм. «Бездә, дим, Бөек Ватан сугышы темасы әдәбиятта ачылмыйча калды. Фронтовик язучыларыбыз иртә үлеп беттеләр. Русларда «хәрби повесть» жанры туды, бездә юк».
Нәби ага ул көннәрдә хастаханәдә ята иде. Шул чыгышымны тыңлаган, рәнҗеп, миңа чылтырата:
Минем ике әсәремне оныттыңмыни? Мин сиңа бик үпкәләдем. Ничек инде ул алай, ә? Син дә шулай сөйләгәч
Мин шунда аңа болай дидем:
Нәби ага, мин студентларга «Хәзерге заман совет әдәбияты» курсын укыйм. Шунда «Әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасы» дигән бүлекчә бар. Шул теманы узганда, мин, Ю. Бондарев, Г. Бакланов, В. Кондратьев, В. Быков әсәрләре белән берлектә, татар язучысы Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» һәм «Җимерелгән бастион» әсәрләренә анализ ясыйм. Студентлар «Яшәү белән үлем арасында» әсәрен аеруча яраталар.