Юк, юк, син минем халкымны мыскыл иттең
Сәхнәдә ыгы-зыгы китте, болар берсе озын, берсе кыска, кочаклашып, әүмәкләшеп йөриләр, урындыклар күчә, сәхнәдәге шагыйрьләр авыша, саклана. Ситуациянең иң кыены шунда ки, Мәскәү шагыйре Казан шагыйренең яңагыннан бер үбеп алмакчы була, әмма икесе дә зур гына «багажлы» булганлыктан, йөзләре йөзгә якын килә алмый, кыскасы, җәфаланалар иде. Аннан соң, Мәхмүтнең яңагыннан үбү өчен, Ошанинга бик нык иелергә дә кирәк бит әле. Шулай байтак әүмәкләштеләр, совхоз кызлары шау итеп көләләр, «татарин, татарин» дип пышылдашып та алалар. Миңа, алар янында утыручыга, бик авыр булды, чөнки бу Кырымда туып үскән буын, ә күчеп килгән әти-әниләренә «татарлар хыянәтчеләр, кеше ашаучылар» дип сөйләгәннәр болар шуңа ышанып үскәннәр. Болар бит инде мәктәптә вакытта ук Бакчасарайга экскурсиягә йөргәннәр. Ә минем, дөньяның унбишләп илендә булып та, бик күп музейларда йөреп тә, Бакчасарай музее кадәр кабахәт, шовинистик, кешелексез музей күргәнем булмады. Ничек җир тотып тора бу музейны төзүчеләрне?
Мәхмүт чигенде, ризалашты. Аны хәтта совхоз кызлары да тыңлады. Юмористик шигырьләрен укыганда, дөбер күчереп кул да чаптылар. Тик Ошанин гына үзенең поэмасын әйбәт укымады: тыны кысылган, авырлык белән сулый иде.
Иртәгесен Мәхмүт суга кереп тә тормады, бер таякка таянып, пляж буйлап гел йөренде. Ул узып киткәндә, пляжда басып торган, кызынып яткан хатын-кыз йә чәчен, йә купальнигын рәтләп ала һәм үзара сөйләшә иде. Диңгез шавы, ташлар, ком кыштырдавы арасында бер генә сүзне аерып алып була иде:
Махмуд
Махмуд
Без Казанга кайтып киткәндә, ул икенче срокка калды: путёвканы директор Зазвонов Мәскәү Литфонды аша аңа үзе эшләп биргән иде
Мәхмүт Хөсәен миңа шулай итеп Күктүбәне ачты. Аннан соң мин анда еш булдым, байтак әсәрләремне шунда яздым.
Урамнарында кырым-татар телендә язылган такталар, белдерүләр эленгәч, тагын бер барып, яшьлекне искә алырга кирәк әле
Әлки мишәрен сагыну
Алтмышынчы елларда татар язучылары бригада булып халык алдында чыгыш ясап йөриләр иде. Моңа мин дә кызыга идем, хәзер, еллар узгач, моның хата икәнен аңладым. Язучылар көтү булып авылдан авылга йөрергә тиеш түгел. Язучы язарга гына тиеш. Толстой, Чехов, Тургеневлар шулай йөргәнме? Тукайның халык алдында нибары дүрт-биш тапкыр чыгыш ясаганлыгы мәгълүм. Моны мин хәзер шулай уйлыйм. Ә теге вакытта?
1973 елда шулай бригада белән нефть районнарында йөрдем. Нәби Дәүли, Барлас Камалов, Рөстәм Мингалимов, Кояш Тимбикова, Мәхмүт Хәсәнов һәм, Әлмәткә килгәч, тагын берничә кеше катнашкан бригада иде ул. Бик гади генә кичәләр уздырганбыздыр дип уйлыйм. Хәтердә шулай да ике-өч истәлек калган. Боларның әдәбият тарихы өчен, бәлки, бер әһәмияте дә юктыр инде. Еллар мизгелләр. Болар булган хәлләр. Бер-ике кичәне мин алып бардым (бик тә провинциаль формада алып бардым), минем дә, Зәки Нурилар кебек, кызык сүзләр, каламбур әйтеп, залны көлдерәсе килә, хәзер шул рольдә үземне күз алдына китерсәм, маңгаем тирләп чыга. Провинциянең шул ягы бар: үзәктән килгән язучылар кичәсендә урындагы барлык әдип президиумга менеп утыра һәм, һичшиксез, чыгыш ясый. Нәби Дәүли минем янга утырган иде, берөзлексез тукып торды:
Мине «прозаик» дип әйтмә, «шагыйрь» дип әйт.
Аңарчы мин аның белән бу турыда бәхәсләшкән идем инде.
Сезне бит «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәрегез буенча беләләр, нишләп шагыйрь буласыгыз килә? дип бәхәсләштем мин әллә ничә тапкыр.
Юк, син «шагыйрь» дип әйт
Алай, шагыйрьнең дәрәҗәсе прозаикныкыннан зуррак икән, дип уйлап йөри башладым мин.
Һәм шагыйрь Нәби Дәүлигә сүз бирдем.
Чили Президенты Сальвадор Альенде үлгән заман, матбугатның шул турыда шаулаган чоры иде. Без бит шулай: үз илебездә әллә ниткән полигоннар, атом заводлары шартлый, әллә кайларда забастовкалар була, ул кешеләрне аталар, лидерларын психушкаларга ябалар, әмма үз илебездәге ул хәлләр турында без бихәбәр. Ул хәлләр турында пропаганда да, язучылар да ләм-мим. Безгә бир син Конго, Чили, Вьетнам, Куба вакыйгаларын. Актык чутта Уганда, Гренада хәлләрен, кеп-кечкенә Даманский утравын, безнең игътибар шунда булырга тиеш, ил эчендәгесенә тыкшынма!
Нәби ага исә Сальвадор Альендега багышлап шигырь язган икән. Сәхнәдә ул шуны укый. Кунакханәләрдә без аның белән бер номерга керәбез, мин аның дикциясен рәтләргә тырышам. Юк, файдасыз Әгәр инде син, Ходай кушып, Әлки якларында тугансың икән, синең дикцияңне бернинди лаборатория, бернинди логопед рәтли алмый. Менә хәзер дә Нәби агага сүз бирәм, ул теге шигырен укый башлый.
дип башлана ул. Ләкин бит «Альенде»ны Әлкичә әйтә бу шагыйрь. Күпме репетициядән соң!
«Сальвадор Алэндэ», дип башлый Нәби ага сүзен, шул вакытта үзе миңа карап елмаеп ала. Ул елмаюны астагы халык сизми, шигырь бит драматик эчтәлектә, аны мин генә тотып алам. Ул елмаюның эчтәлеге болай: йә, ярар инде, мин бит Әлки мишәре, миннән башкача булмый Мин бит Балтач, Апастан түгел
Азнакайга барып җитәргә ике-өч көн бар иде әле. Мәхмүт Хәсәнов берөзлексез безгә сөйләп торды:
Ну, егетләр, Азнакайда миңа керәбез, Мәрьям апагыз шашлык кыздырып куячак. Анда минем малай бар, ну, күрсәгез гаҗәпкә каласыз инде: менә тәненең тиресе шулкадәр йомшак инде, менә ул дөньяда бер генә инде
Азнакайда кичә уздырганнан соң, нефтьчеләр безне бик нык сыйладылар патша өстәле дә алай булмыйдыр. Бер дә ашыйсыбыз-эчәсебез килмәсә дә, Мәхмүтнең кыставына чыдый алмыйча, аларга киттек. Килеп керүгә, теге малайны каршыбызга бастырып, муен тамырыннан кереп, арка тиресен сыпырып карады. Әтисенең шатлыктан күзләре яшьләнде, ул әле безгә, әле тын гына басып торган малаена мөлдерәтеп карап ала иде. «Смотрга» йомгак ясап, ул болай диде:
Менә, егетләр, шундый да йомшак тиреле малай булса да булыр икән
Һәм, зур кулын малаеның күлмәк астына тыгып, аркасыннан сөйде.
Мин игътибар иттем: монда бөтен нәрсә зур, куәтле, күп иде. Шашлык әзерләп йөргән җирдән генә Мәрьям ханым сөйләп алды: Мәхмүткә яраклы күлмәк-ыштан кибетләрдә бөтенләй күренми икән. Шуңа күрә кибеттә булган иң актык размерлысын алып, аларга клиннар, өстәмәләр ялгап мәшәкать чигә икән. Мәхмүтнең язу өстәле дә, язу колачы да зур, мәһабәт.
Менә, егетләр, диде ул, кәгазь тулы зур өстәлгә күрсәтеп. Менә карагыз: бу роман бетеп ята, менә монысының яртысына җиттем. Менә балалар өчен өч повесть бетердем, тагын ике детектив повестемның уртасына килеп җиттем. Менә монысы хикәя, әле бетеп җитмәгән, бер ай эчендә алты хикәя яздым
Метрлы шампурлар белән шашлык килде, итләренең зурлыгы чәй чокыры кадәр иде, берәр кисәген шулай да ашадык, тәмле иде. Мәхмүт исә, без шул бер кисәкне җиңеп чыкканда, бер чыбыкны бушатып, икенчесенә тотынган иде.
Йомшак тәнле малайның тиресен тагын бер тапкыр сыпырып, хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык. Минем, бригададан аерылып, Казанга кайтып китәсем бар иде. Бу 1973 елның 20 ноябре, ул көнне Вахитов районында безнең факультет партбилет алыштыра иде. Кичтән Азнакай вышкалары арасында буран уйный башлады, райкомның идеология секретаре булып эшләүче ханым миңа кат-кат әйтте:
Ай-һай, Бөгелмәдән самолётлар очармы икән, бер-ике көн нигә иптәшләрегез белән йөрмисез? диде. Мин, янәсе, төгәл коммунист, үз сүземдә нык тордым, һәм иртәнге өчкә миңа, Бөгелмәгә китү өчен, машина бирделәр.
Юлда җәяүле буран иде.
Бөгелмә аэропортына килеп җитүгә, мин машинаны җибәрдем. Бу зур хата булган, моның хата икәнлеген мин аэровокзалга килеп кергәч аңладым. Самолётлар инде ике көн очмый икән, моңа шаһит шыгрым халык һәм газета җәеп идәндә тәгәрәп яткан исәпсез балалар, инвалидлар. Мин үземнең капкынга эләккәнемне аңладым. Нишләргә? Сораша башлыйм: поезд кич кенә була һәм әллә кайлардан, әллә инде Ульяновск, Куйбышевларданмы әйләнеп, Казанга тәүлектән артык бара, ди. Аэропорт начальнигына кереп карасаң? Син кем соң? Очмаган самолётны ул сиңа каян алсын? Ярый, кенәгәңне күрсәтеп, мин Язучылар союзы әгъзасы дип әйттең, ди. Бөгелмә урысына шундый чаралар вакытында синең язучылыгың чүп кенә бит ул! Әнә анда нинди шәп битле, шәп киемле тук түрәләр буфетта болгар коньягы эчеп утыралар. Шулай да мин, үземнең теге кенәгәмне сузып, начальник янына кереп карадым. Мескен! Үземнең шул мескен хәлемне күз алдына китерсәм, әле дә елыйсым килә.