Ул шулай, әгъза булмаган көе генә, җитмешенче елларга кадәр йөрде.
Аның иң популяр чагы М. Мозаффаров, Ал. Ключарёв, З. Хәбибуллин, И. Шәмсетдинов кебек композиторлар белән җырлар язган вакыты 19541960 еллар булды. Татарстанның сәнгатьтә үзен мактаган еллары иде ул. Без нефть бирәбез, мех бирәбез, без гел бирәбез, менә без нинди шәп дип җырлаган чор бу. Радиода ул вакытта М. Хөсәен сүзләре генә иде. Бәхетле иде ул.
Аның белән танышуым Гаграда булды. Мин Язучылар союзы әгъзасы идем инде, ләкин мине халык белми, ә менә бөтен халыкка мәшһүр булган Мәхмүт әгъза түгел, регистратурада бергә басып торабыз, путёвкаларны кабул итеп, бүлмәләрне билгелиләр. Ярый, минеке булды: урамга караган, машина тавышына тәрәзәләре селкенә торган ике урынлы бүлмә бирделәр.
Союз кенәгәгез кайда? диде регистратурадагы хатын. Мин кыенсынып тордым: кызганыч бит, мин малай-шалайда бар ул кенәгә, ә менә илленче еллардан бирле радионы, сәхнәне тоткан, татар кызларының күңел түрен биләгән Мәхмүттә юк. Нәрсә дияр инде бу? Бигрәк тә минем алда. Хурлык бит
Мин аны өйдә онытканмын, диде ул тыныч кына. Грузин хатыны вакланып тормады, үзенең амбар кенәгәсенә «член СП» дип язып куйды.
Мин Гаграга үземнең бертуган абыемны алып килгән идем. Нәзерем бар иде. Тарихы болай. 1945 елның язында безнең гаскәрләр Польша, Германия җирләренә барып кергәч, абый миңа сугыштан, калын конверт эченә салып, дәфтәр җибәргәләде. Малайлар, каты калын сары кәгазьне ертып, дәфтәр теккәндә, мин бик затлы герман кәгазенә яза идем. Ара-тирә ул конверт эченнән затлы кара унлыклар чыга иде. Шул вакытта ук уйлый идем, үскәч, кеше булгач, абыйга бу яхшылыгын түләрмен дип. Һәм мин аны менә үз гомерендә беренче тапкыр диңгезгә алып килдем. Беренче көнне үк аларны ике фронтовикны таныштырдым. Мәхмүт диңгез буендагы караңгы, ямьсез бер катлы йортка урнашты, аныкы белән чагыштырганда, безнеке, әлбәттә, әйбәтрәк иде. Гаградагы Иҗат йорты (хәер, ник андагысы гына?) безнең җәмгыятьнең көзгесе. Анда өч корпус булып, шуның төп корпусындагы урамга караганнары СССР дигән күпмилләтле халык вәкилләренә: татар, кумык, чуаш, удмурт язучыларына, Мәскәү язучыларының кызларына, кияүләренә, каенаналарына. Диңгез буендагы бер катлы корпусныкы да шулай: урамга караганнары уртакул язучыларга (Мәхмүт шунда эләккән иде), диңгезгә караганнары Мәскәү язучыларына. Ләкин алда, диңгез буенда, тагын бер корпус бар. Ике катлы, затлы Анысы гел Мәскәүнең түрә язучыларына һәм аларның гаиләләренә. Ни хикмәт, ул затлы корпусның үз эчендә дә традиция бар: урам якка караган бүлмәләр, гәрчә аларны автобус тавышыннан мәһабәт эвкалиптлар каплап торса да, икенче категория булып исәпләнә. Ә диңгезгә караган бүлмәләр инде Беренче катның лоджиясеннән аяк атлап чыксаң пляж. Синең бүлмәңнән унбиш метр ераклыкта дулкын. Икенче каттагы да югарырак категориядә, чөнки Кара диңгез өстендәге бөтен кояш синеке, балалар белән килгән булсаң, син, язу өстәлеңнән аерылмыйча гына, аларның ничек йөзгәнен, нәрсә эшләгәнен карап-карап аласың, еракта, зәңгәр офыкта, аксыл төтен өрфиясен сузып ак теплоходлар узганын күрәсең, оҗмах шушы дөньяда шуннан да артык гүзәллек, рәхәтлек була алмый. Ләкин, монда эләгү өчен, син СССР Язучылар союзының идарәсе, Литфонды тирәсендәге иң зур кеше яки шуның кияве, килене булырга тиешсең. Әйтик, С. Михалков килене яки Алим Кешоковныкы (Литфонд председателе иде бугай). Кая ул безгә анда эләгү
Шулай иҗат көннәре башланды, мин төшкә кадәр бераз эшләп алам да пляжга чыгам, караңгы бүлмәсеннән Мәхмүт ага да кәефсез генә чыгып килә. Сизеп торам: ул нәрсәдәндер канәгать түгел. Дөрес, урамнан узган автобус, «Беларусь» тавышларына мин дә инде менә ике төн йоклый алмыйм, минем дә кәеф шәп түгел. Ике көн буена мин инде Иҗат йорты директоры янына ике тапкыр кердем, «Диңгез ягыннан бүлмә бирә алмассызмы?» дип. Юк, булмый. Юк, мөмкин түгел. Хәер, ник булсын инде? Мин кем аның өчен? Күреп торам бит: аның өстәлендәге телефоннан, мин кергән саен, Мәскәү тавышы ишетелә: елмаеп сәламләүләр, каршы алу мәсьәләләре, кайсы бүлмә, самолёт нинди рейс белән, нинди төстәге «Волга» Адлерга килеп торыр һ. б. Шушы шартларда син, әйе, әйе, Казан артының «несчастный» камыл басулары турында, бозау арканы, сыерга бирелә торган башак һәм аның тагарагы турында язып ятучы татар малае, син кем? Директорның, бәлки, Мәскәүдә, килгәндә кирәк була калса дип, өч-дүрт бүлмәле квартира аласы бардыр, кызын аспирантурага, киявен ЦКга этәрәсе бардыр, тагын әллә нинди эшләр бардыр. Шуларны уйлап, мин үземнең йокысыз төннәремә күндем, риза булдым. Эшем акрын гына бара, тагын ни җитми? Әнә фронтовик Мәхмүт агай бөтенләй караңгы бер бүлмәдә әле дип уйлап, беркөнне пляжга чыксам, чишенсәм, кояш нурына рәхәтләнеп бер киерелсәм өстән тавыш. Борын тавышы:
Хәерле көн! Мин инде унике чакрым йөзеп килдем.
Мәхмүт ага, шат елмаеп, корпусның диңгезгә караган ягында, икенче каттагы лоджиядә басып тора. Ах, Мәхмүт Менә сиңа «Союз әгъзасы кенәгәсен онытып» калдыру!
Шуннан икенче тормыш, икенче Мәхмүт башланды. Боларны күрү, өйрәнү минем өчен өр-яңа бер дөнья иде. Мәсәлән, мәсәлән
Казахча түгәрәк сакал үстергән юан тәбәнәк Мәхмүт калын гәүдәсен шортысына тутыра да, Гаграның урамына чыгып, болай да тар тротуарыннан «Гагрипш» ресторанына таба йөгерә. Баш пеләш, гәүдә юан, тән кояшта янган, хикмәтле сакал. Бер көн йөгерә бу, ике көн йөгерә, менә бервакыт участковый тотып моңа кисәтү ясый, чөнки Мәхмүтне күреп алган автобус шофёрларының авария ясаулары мөмкин Гаграда урам бик тар, ә Кавказда тизлек тә зур, машина да чамасыз.
Мәхмүт йөгерүдән туктый. Ләкин сенсацион бер хәл кирәк, шунсыз яшәүнең ни мәгънәсе бар?
Һәм Мәхмүт, иртүк торып, диңгезгә кереп китә дә, йөз-ике йөз метрлар ераклыкта чалкан ятып, Гагра күгенә карап кычкырып җырлый. Йә була ул «Арча», йә «Сарман». Бер көн җырлый бу, ике көн. Иртә, бик иртә әле. Көне буе пляжда ятып арыган иркә язучылар әле изелеп йоклыйлар, диңгез буе тып-тын, әле йокларга да йокларга. Юк бит, диңгез ягыннан ниндидер бер аваз ишетелә, җитмәсә борын авазы. Халык зарланып, иңенә калын халатларын салып, лоджияләренә чыга, киерелеп, ыңгырашып, еракка күз сала. Ә анда, фирәзә дулкыннар арасында, бернәрсә ялтырый, аннан ниндидер «Сарман», «лай-вай» дигән авазлар, сүзләр чыга. Бу ни бу? Нәрсә ялтырый? Ә бу шагыйрь Мәхмүт Хөсәен башы. Аның башына төшеп ялтыраган кояш, кире кайтып, әлеге ризасыз мәскәүлеләрнең күзләрен чагылдыра. Берничә рыцарь, бу «хулиганның» кем икәнен ачыклау өчен, аны каршы алырга пляжга чыга. Ачыклыйлар: шушы корпустан ук икән. Кисәтү ясыйлар. Ә юк инде, бу кеше алай гына бирелмәс!
Сез нәрсә, татар халык җырын тыясызмы?
Аристократлар мыгырданып кереп китәләр, җырны, чыннан да, тыеп булмый бит.
Ә, алаймы? Сез мине җырлаудан тыясызмы әле? Шагыйрьнең авызын томаларга уйлыйсызмы? Менә сезгә бер шигырь Төшкә хәтле бер бит машинка кәгазенә көчле бер протест шигыре язылып та бетә, ахырына, шәп итеп чорнап, «М. Хөсәен» дип имза куела. Мәхмүт инде пляжда тәрҗемәче эзли һәм таба да: юлга-юл тәрҗемәсен дә эшләгән инде ул.
Ләкин бу шигырьне тегеләргә укырга иде бит. Нишләргә? Мәхмүт ага китапханәгә кереп китә. Поэзия кичәсе кайчан була? Тагын ун көннән. Юк, алай түгел, алай озак. Әйдәгез бу атнада. Һәм Мәхмүт инде пляжда, китапханәдә, ашханәдә: сез катнашасызмы? Нинди шигырь укыйсыз? Кайсы шәһәрдән? Шулай әдәби кичә әзерләнә. Андый кичәне Мәскәүдән килгән берәр яһүд шагыйре ача инде, гадәттә. Бу юлы да шулай булды, тик аның тирәсендә гел Мәхмүт бөтерелде, сценарийны төзүче буларак, җитәкчегә гел басым ясады. Менә, ниһаять, аңа сүз бирделәр. Башта ул кереш сүз сөйләде, үзенең «Буй бәласе»н укыды, көлдерде, бер анекдот та сөйләп алды. Эчтәлеге болай: хатын-кызлар бәхәсләшкәннәр, арада кем иң матуры дип. Казыйга килгәннәр. Казый арадан берсен күрсәткән. Хатын-кызлар ачудан казыйга ташланганнар һәм, аның аяк-кулын бәйләп, үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Соңгы теләген әйтергә кушканнар. Казый әйткән: мине, дигән, иң ямьсез хатын үтерсен. Әлбәттә, берсе дә кулын күтәрмәгән, казый исән калган. Анекдот үзенекен эшләде. Концерт залында көньякта ял итүче бик күп графоманка бар иде, шау итеп кычкырдылар, кул чаптылар. Сәхнәдә Мәхмүт дигән шәхес барлыкка килде. Тик бу әле башы гына иде. Төп эффект ясалмаган иде әле. Һәм шагыйрь хәлиткеч һөҗүмгә күчте. Ул үзенең теге шигырен гел борын авазына гына күчереп, кычкырып укыды: