Геройларына исем сайлаганда да Г. Ибраһимов билгеле бер принцип белән эш итә: гел танышларының, әйләнә-тирәдәге шәхесләрнең исем-фамилияләрен файдалана. Үз әтисенең исеме Гыйрфан. Бу исем «Кызыл чәчәкләр»дә файдаланыла. «Безнең көннәр»дә Зария Булатованың әтисе дә Гыйрфан исемле. Романда Булатовлар тирәсендә чуалып йөргән тип Шаһвәли бар. Булатов аннан шикләнә һәм аның провокаторлыгына ышана. Бу исем романга реаль шәхестән кергән. Уфада революционерлар арасында сул провокатор Шаһиәхмәт Вәлиев була. Аның хыянәте белән татар большевигы Ибраһим Моратов тотыла, төрмәгә эләгә65. Зариф Булатовның да Зариф булуы очраклы түгел: Ибраһим Моратовның революциядәге яшерен исеме Зариф Садыйков була66. Романда большевик Вахитов образы бар. Автор моны, бәлки, революционер М. Вахитов хөрмәтенә шулай исемләгәндер? Әмма Ибраһимовның әлеге тарихи хезмәтендә Арча волостеннан чыккан, «стажы 1903 елдан саналган татар эшче-большевигы Вахитов» бар67. Димәк, әдәби образга прототип итеп шул революционерның тормышы алынган булуы бик мөмкин.
Романда әледән-әле Кадыйр байның 12 приказчигы эш ташлау турында сүз кузгатыла. Бу Казанда булган хәл. 1906 елның маенда Казан бае Әбрар Бәхтиев чыннан да 12 приказчигын урамга чыгарып ташлый, бу турыда матбугат шаулый. Әмма романга ул Әбрар Бәхтиев дип түгел, Кадыйр бай булып килеп керә. Нигә алай? Җавап бик гади: Г. Ибраһимов «Болгар» номерлары, күп кибетләр тоткан Бәхтиевне аз белә. Ә менә Гобәйдуллиннарны, уллары Газиз (булачак язучы, профессор) белән бик нык аралашканлыктан, көнкүрештә, тормышта күреп белә: Салих, Кадыйр Гобәйдуллиннар Казанның ул чордагы иң эре байлары68. Романда хәтта «Кадыйрның дошманы Салих бай» да бар. Кызганычка каршы, кайбер геройларның прототипларын ачу инде мөмкин түгел: бу вакыйгалар эчендә кайнаган буын хәзер дөньядан китеп бетте.
Г. Ибраһимов романындагы бик күп геройларның прототиплары булганлыгына ишарәләр байтак. Мәсәлән, романдагы «качкын» Хәбиб, урамда Әхмәт учитель белән очраша да, куркып кача. Чөнки Әхмәт учитель турында «яшерен әләкче дигән, җасус, провокатор дигән сүзләр йөри»69. Бу образга кем прототип булганын әйтүе кыен, ләкин ул булган.
Г. Ибраһимовның яшьлек чорында бергә аралашкан, югарыда телгә алынган иптәше Газиз Гобәйдуллинның «Олугъ ләгънәт» дигән хикәясендә дә җасус провокаторның исеме «Әхмәт учитель» дип бирелгән. Димәк, шул исемдә ниндидер бер конкрет шәхес булган.
Г. Ибраһимов бу романда үз биографиясен никадәр файдаланган? М. Хәсәнов әйтүе буенча, җырчы Сәхип образы, бигрәк тә аның мәдрәсә еллары, автобиографик характерда70. Тагын Г. Ибраһимовның тарихи хезмәтләренә мөрәҗәгать итик. «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» дигән хезмәтендә ул Киевта үзенең ничек кулга алынуын һәм следствие вакытында нинди мөгамәлә булганлыгын тасвирлый. Бу моментларны ул тулысы белән Баязит образына күчерә. Романда Баязит кариның кулга алынуы түбәндәгечә:
«Җавапны көтмичә үк ишекне ачып керергә маташалар. Баязит кари эчтән бераз каушаулы тавыш белән:
Мин чишенгәнмен, һич булмаса, чалбар кигәнче сабыр итегез, дип кычкырды.
Ләкин аңа карамадылар.
Берсе җүнләп кысылып җитми торган ишек ярыгыннан кылыч кынысын тыкты да ишекнең элгечләрен каера башлады»71.
Тарихи хезмәттә:
« Ачыгыз! ди.
Яткан җиремнән кузгалмыйча:
Кем бар анда? Мин чишенеп ятканмын, гафу итегез, кертә алмыйм, дим.
Ниндидер бер тимер белән ишекнең ярыгыннан тыгалар да келәне каералар, керәләр»72.
Киев жандарм полковнигының Г. Ибраһимовтан сорау алуы романда Баязит кариның полковник Герасимов белән сөйләшүенә нигез булган. Моны тарихи хезмәт белән романның охшаш текстлары раслый.
Романда эпизодик рәвештә чагылып киткән образларның да прототиплары төсмерләнә. Баязит кари төрмәгә эләккәч, аның язмышын җиңеләйтү чарасына керешәләр. «Давыт, аптырап, адвокатка сәясиләрне буш яклый торган Абрам Моисеевич Соломонов атлы кадетка барды, ул бик ачык кабул итте»73. Бу, бер дә шиксез, присяжный поверенный, адвокат Александр Гедеонович Бать. Бать татар интеллигенциясен кара реакция елларында патша администрациясенең башбаштаклыгыннан саклауга күп көч куя. Бубилар процессында, гомумән, батырлык күрсәтә, Буби укытучыларының язмышын җиңеләйтергә тырыша. Аның патша суды системасын тәнкыйть иткән мәкаләләре, аерым чыгышлары билгеле.
А. Г. Бать Октябрь революциясенә кадәр үк Казанда юридик китаплар чыгарган, революцияне кабул иткән. Совет чорында ул, Мәскәүгә күчеп, анда юридик органнарда эшли, 19261927 елларда берничә китап бастыра, А. Г. Батьның 1900 елны Казанда чыккан китабыннан өзек: «Где было думать о горсти малолетних преступников, когда стоны закрепощённого многомиллионного народа призывали к неотложной освободительной реформе, когда архаические судебные порядки, не согласующиеся с новыми запросами и требованиями жизни, призывали к реформе?»74
Романда бер генә бүлектә «уйнап алган» үзенчәлекле образ бар гимназиядән куылган Әхтәм Тангатаров. Революция көннәрендә ул үзенең морзалар нәселеннән булуына кыенсынып газап чигә, гади кара халык вәкилләренә симпатиясе ташып чиктән аша, әдәби кичәләр оештыруда активлык күрсәтә. Бу образ исеме, фамилиясе буенча татар журналисты Әхнәф Тангатарга туры килә. Ә. Тангатар 1918 елда Томск шәһәрендә литографиядә «Чулпан» исемле татар газетасы чыгара75. Әмма әлегә аның биографиясен ачыклап булмады.
Югарыда әдәби әсәрдәге геройларның прототипларын ачу юнәлешендә тарихи хезмәтләр, мемуарларның ачкыч булу мөмкинлеге турында сүз алып барылды. Г. Ибраһимовның «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан» (1922), «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1925) исемле тарихи-гыйльми әсәрләре аркылы аның әдәби персонажларының нигезе ачылу ысуллары күрсәтелде. Бу метод үзен бик күп очракта аклый. Димәк, теге яки бу әсәрдәге әдәби образларның беренче «импульсын» прототибын ачу өчен, тасвирланган чорның тарихи фонын яхшы белергә кирәк.
Тарихи хезмәтләр, публицистик информация һәм истәлекләрне кисештереп карау Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендәге Фазыйл образының прототибын ачарга да ярдәм итте.
Гомумән, Г. Ибраһимовның яшьлек чоры, аның мәсләктәшләре, хатлары, архив документлары белән тирәннәнрәк танышу, безнең уебызча, аның әсәрләрендәге бик күп образларның прототипларын ачарга ярдәм итә ала.
«Кызыл чәчәкләр»дәге Фазыйл, мәгълүм булганча, катлаулы шәхес. Әйтергә кирәк, трагик шәхес. Әсәрнең буеннан-буена автор Солтанның аңа булган ихтирамын, соклануын белдереп бара. Хикәядә әллә ничә тапкыр Фазыйлның күркәм холкы, матур, акыллы күзләре, юаш карашы телгә алына. Сыйнфый көрәш сынауларында Фазыйлның зур хаталар җибәрүенә Солтан ачына. Аңа карата Солтанда нәфрәт хисе уяна. Әмма элеккеге йомшак карашлы Фазыйлны ул оныта алмый. «Ара-тирә Фазыйл искә төшкәли. Аны да бик аз гына яратам бугай Ләкин бу өстән генә, акыл белән генә ярату булса кирәк. Әмма йөрәгемне һичбер вакыт үзенә ала алмас инде, ахры»76.
Фазыйлның биографиясе белән танышыйк: ул Заһит хәзрәт улы. Акыллы, буй-сынлы, чибәр, күркәм холыклы. Солтаннар, Шаһбазлар, Гыйлаҗиләр белән алар бергә уйнап үсәләр. Империалистик сугыш башлана. Ярлы балалары ут эчендә. Гыйрфан бай малае Гали сугыш вакытында сәүдә эшен гөрләтеп җибәрә. Укымышлы Фазыйл кайда соң?
«Фазыйл да Казанда иде. Авылда күренмәде, шунда каралып алынганмы, ничектер Мәскәүгә барган да, лашманчыларга башлык сыман булып, урынга кергән.
Үзбәкләрне, казакларны солдатка алмыйлар икән Шулай да, аларны бу якка хайван кебек көтү-көтү куып китерәләр икән дә, әллә нинди кара, пычрак эшкә кушалар икән, шуларга безнең укыганрак кешеләрне башлык ясап, патшага агент куялар икән.