Магдеев Мухаммет Сунгатович - Әсәрләр. 10 томда / Собрание сочинений. Том 10 стр 11.

Шрифт
Фон

Шулай итеп, Г. Ибраһимов бу романда үзенә һәм замандашларына күп урын биргән. Романда бик тулы канлы образ Разия Ширинская бар. Морза кызы, әтисе патша армиясендә полковник. Татар тормышы өчен шактый үзенчәлекле биография. Разия укымышлы, гаять чибәр. Морза кызы бик теләп революциядә катнаша, матди ярдәм күрсәтә, ярлы студентлар, эшчеләр, анархистлар, «таңчы»лар, максималистлар, «эсдек»лар белән аралаша, кыскасы революционерка. Дөрес, морза кызы реакция елларында, башкалар кебек, төрмәгә эләкми: яшьлегендә булган матур идеаллардан баш тартып, ул бай кияүгә чыга һәм затлы коляскаларда гына йөри. Кем ул Разия? Бу образ кемнән эшләнгән? Бер дә шикләнмичә әйтергә мөмкин: бу Киев университеты студенткасы, Әбүсөгуд Әхтәмов кызы Гөлсем.

Әхтәмовлар татар дөньясында зур исем йөрткән нәсел. Әбүсөгуд Әхтәмов, аның уллары Ибниямин һәм Ибраһим барысы да Казан университетының юридик факультетында укыганнар. Морзалар нәселеннән. Ибниямин Әхтәмов социал-демократ, реакция елларында буржуазиягә хезмәткә күчә, IV Дәүләт Думасында депутат буларак Вакытлы хөкүмәт көннәрендә Уфага дин, милләт эшләре буенча комиссар булып кайта. Ибраһим Әхтәмов 1902 елларда Казан университетында студентлар хәрәкәтенең үзәгендә тора. Ул ышанычлы пропагандист, рус телендә прокламацияләр язу аның өстендә була. «Татар зыялыларыннан иң элек дөньяга чыккан Ибраһим Әхтәмов иде Аның тарафыннан партиягә тартылган Ямашев большевизмга керде»53. Ибраһим Әхтәмов татарлар арасында «Искра»чы була. Әмма ахырдан меньшевизмга күчә, Колчакка китә54.

Карт Әхтәмов исә «Мөселман иттифакы» партиясенең Учредительный съездында катнаша55. Присяжный поверенный Әхтәмов мөселманнарның 1914 елның июнендә Петербургта булган съездында чыгыш ясый: хәзер, ди ул, хөкүмәтнең мөселманнарга карата тоткан политикасы үзгәрергә тиеш. Шикләнүләр урынына хәзер инде мөселманнарга ышаныч булырга тиеш56. Ә. Әхтәмов гомере буе яшерен күзәтү астында тора.

Г. Ибраһимов студент яшьләрнең Киевтагы составына болай характеристика бирә: «Мин иске коллык тормышына дошманлык белән янган романтик; революционер, Хәллә меньшевик, Петька анархист, Коля партиясе билгеләнмәгән социалист, Гуля (Гөлсем Әхтәмова) аңардан да билгесезрәк хәлдә иде Гуля, Әбусөгуд морза кызы, гәрчә канында революционерлык булмаса да, гамәле белән күп ярдәм итте. Язулар башкара, яшерен әдәбият саклый, бүлмәсендә иң авыр җыелышлар ясата»57.

Димәк, Разия Ширинская образы «Гуля»дан туган дип әйтергә нигез бар. Әлеге хезмәтендә Г. Ибраһимов Гөлсемне һич тә, революциядән баш тартып, кияүгә чыкты, дип әйтми. Анысы каян? Безнең уебызча, Разия Ширинская образын Г. Ибраһимов ике кешедән «ясаган». Икенчесе шул ук Киев студентлары даирәсеннән. «Лиза поляк кызы, аристократ, чибәр, зифа буйлы. Ахырдан ул, бер офицерга кияүгә чыгып, үз имениеләренә кайтып яши башлады»58. Соңгысы инде Г. Ибраһимовның хәтерендә шул дәрәҗәдә уелып калган ки, ул исемен-ниен үзгәртмичә, бөтен чибәрлеге, мутлыгы белән «Кызыл чәчәкләр» хикәясенә дә килеп кергән. Авылга бәхет эзләп килгән Солтанның шахта хуҗасы кызы Лиза белән байтак маҗаралары була

«Безнең көннәр» романында прототип буларак хезмәт итеп, иң үзенчәлекле образга нигез булган шәхесләрдән берсе Гыйлемдар Баембетов.

Г. Баембетов Уфа губернасы Бәләбәй өязе Чакмагыш авылында крестьян семьясында туа (18861932). Г. Ибраһимовның замандашлары арасында ул бунтарь, социал-демократлар партиясенең программасына туры килмәгән формада царизмга каршы көрәшеп йөрүче ярымэсер, ярыманархист буларак мәгълүм. Архив документларында ул эсер буларак телгә алына. Баембетов гел хәрәкәттә: Уфада, Петербургта, Казанда, сөргендә дә була. Элемтәләре бик чуар. Моның мисалы Хаҗи Тәлаши белән аралашуы.

Хаҗи Тәлаши мөселман дөньясына мәгълүм кеше. Ул чыгышы буенча Кавказдан, патша хөкүмәтенә оппозициядә торуы белән дан алып, Парижга китә һәм шунда рус телендә «Мусульманин» дигән журнал чыгара башлый. Россия тарихында, Герценның Англиядә торып чыгарган «Колокол»ы кебек, бу журнал да популярлыкка омтыла, татар язучыларына әсәрләрен сорап мөрәҗәгать итә. Анда, мәсәлән, Ш. Мөхәммәдев әсәрләре басыла; Тукай да «монда басылмаслык острый» әсәрләрен «Мусульманин»га җибәрергә әллә ничә тапкыр талпына. Советлар Союзындагы иң зур китапханәләрдә дә «Мусульманин»ның тулы комплекты булмаганлыктан, монда нәрсәләр басылганы турында сүз алып баруы кыен. Бераздан Хаҗи Тәлаши, журналга өстәмә итеп, Петербургта «В мире мусульманства» (редакторы А. Датиев) дигән газета чыгара башлый. Тукай болардан шикләнә, хатларында дусларыннан сораша: «Син боларга ничек карыйсың?»

Тукай шикләнеп ялгышмый: Хаҗи Тәлаши провокатор булып чыга, Гражданнар сугышы чорында, Россиягә кайтып, Юденич белән очраша, аннан акча ала; Парижда, Стокгольмда совет гражданнарын үтерү кампаниясен оештыра, притоннар ача һ. б. Аны, чит ил газеталары фаш иткәч кенә, Швециядә кулга алалар. Бу турыда А. Н. Толстойның «Эмигранты» («Чёрное золото») романында бик төгәл мәгълүматлар бар. Г. Баембетов әнә шул пычрак шәхес белән 1909 елдан бирле хат алыша.

Вологдада сөргендә вакытта Г. Баембетов, үзенә татар газеталарын җибәрүләрен сорап, редакциягә мөрәҗәгать итә. Аның үтенеченә Хаҗи Тәлаши генә колак сала. X. Тәлаши аңа Европага эмиграциягә качарга ярдәм итмәкче була, ләкин Баембетов бу тәкъдимнән баш тарта. Ул, сөргеннән Петербургка килеп, анда Хаҗи Тәлаши белән очраша59. Бөтен теләге шундагы «В мире мусульманства» газетасына эшкә керү була. Ләкин X. Тәлашинең Петербургтагы урынбасары А. Датиев аны эшкә алмый. Чөнки Баембетов, Уфага кайтып, «В мире мусульманства» газетасына халыктан 80 сум иганә җыеп, шунда ук туздырып бетерә60. Бу хәл халыкка беленә.

1911 елның җәендә Баембетов, Казанга килеп, Казан яшьләре арасына керә. Аның Казанга килгәнен белгәч, Казан яшьләрен кисәтеп, Петербургтан Ш. Мөхәммәдъяров хат яза. Хатында ул Баембетовны газетага эшкә алмаганнарын, аның кешеләрне бик җәфалаганын әйтә. «Ул ач, ялангач. Үзен мөселман пролетариатын кайгыртып йөрүче кеше итеп күрсәтә, бөтенесен эт итеп сүгә, Төркиядә капитализм үсүен әйтә һәм, Төркиядә пролетариат барлыкка килгәнче, мин әле ачка үләрмен, дип сүгенә». Ш. Мөхәммәдъяровның әйтүе буенча, «Баембетов үзенең дә, социализмның да абруен төшерә». Казанда Баембетов татарның иң дәрәҗәсез, гайбәтче газетасы «Бәенелхак»ка эшкә керә. Казан эсерлары белән элемтәсен яңарта61. Менә шушы энергияле, әмма ул энергиясен социализм өчен партиянең планлы бер көрәшендә файдалана алмаган тынгысыз шәхес белән Г. Ибраһимов күп очраша, күп аралаша. Нәтиҗәдә Г. Баембетовтан тулы канлы менә дигән бер әдәби герой ясала. Ул «Безнең көннәр» романындагы Сәрүҗи. Романда аны руслар «Беглец», татарлар «Качкын» дип йөртәләр. «Качкын» революциядә бомбалар белән эш итә, тәртипсез тормыш алып бара, сүгенә, эчә. Моның тормыштагы Г. Баембетов икәнлеге Г. Ибраһимовның «Татарлар арасындагы революция хәрәкәтләре» дигән тарихи хезмәтендә тәмам ачылып бетә. Сул революционер Г. Баембетов, диелә анда, «революция юлына садыйк калса да, күп еллар башы зинданнан, крепостьтан, сөргеннән чыкмаганга, ул да, гомумән, мәйданда күп була алмады»62. Романда авторның үз героена мөнәсәбәте ачык: Сәрүҗинең революция юлын ул тәнкыйть итә.

Г. Ибраһимовның бу романдагы бик күп геройлары артында тарихта булган конкрет шәхесләр торганын М. Хәсәнов билгеләп үткән иде63. Боларның кайберләрен ул аныклап та узды. Әйтик, әсәрдәге большевик Зариф Булатов образында Хөсәен Ямашев биографиясендәге кайбер моментлар файдаланылган. Казанга килгәндә, X. Ямашев, тормышын куркыныч астына куеп, перевозчиклар ярдәме белән боздан бозга басып, Каманы аркылы чыга64. Фәнни хезмәтләрдә моны, Идел аркылы чыккан дип, ялгыш күрсәтәләр. Чистайдан Казанга килгәндә, X. Ямашев, табигый инде, Кама аша чыга. Романда бу эпизод тулысы белән З. Булатовка күчерелгән.

Ваша оценка очень важна

0
Шрифт
Фон

Помогите Вашим друзьям узнать о библиотеке

Скачать книгу

Если нет возможности читать онлайн, скачайте книгу файлом для электронной книжки и читайте офлайн.

fb2.zip txt txt.zip rtf.zip a4.pdf a6.pdf mobi.prc epub ios.epub fb3