Хәленә керәм. Илчене чакыртып алып, Аккүлгә сөрүләре йә булмаса башын чабулары да бар бит. Мәскәү кенәзләре явызлык кылудан беркайчан да чирканмадылар. Алай да миңа ни йомыш белән килде икән?.. Исмәгыйль бәкнең арт ягына тибеп, мине дустанәлеккә чакырулары түгелдер бит?.. Тәмам сер тубалы булды бу Мәскәү түрәләре дә. Кенәзләре тугры сөйләгән булып, кыек эш кылырлар, илчесе дә алардан ерак йөрмидер. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме әле?..
Чарасыз калуымдыр, бәгиям, әйтмәс җиремнән әйтергә булдым: илче Питәй Тургай Җангали ханга сөекле кызыгызны Сөембикәне димләргә килгән.
Йа Аллаһ, бу ни хәл инде тагын?! Авызыңнан җил алсын. Кяфер мөслим кешегә кыз димләп йөриме?.. Булмаганны
Ни кылмак кирәк, бу хәл хактыр, бәгиям. Илче Тургай Сөембикә кызыгызны Җангали ханга димләргә килгән. Хак Тәгаләдер.
Нигә аны баштан ук шул хакта күземә бәреп әйтмәдең?! Кеше ишетсә, ни кылырмын? Кяфер мөселман кызын димләргә килгән. Йа Хода, ләһәүлә вәләкуәтә, ислам дөньясында булган хәлме?!
Бәгиям, сезгә билгеле булса кирәк, хак булса, мәрхүм Василий кенәз Казан мәркәзен үз йортым дип йөрер иде. Әүвәл Казанга атасы Иван III кул сала, шуңа әтәчләнүедер. Җангали ханзадәне дә Казан тәхетенә утыртучы улдыр.
Йосыф бәк кул селтәде. Бу хакта ул белә иде инде, берәүне дә тыңлыйсы килми иде. Вәзире чыгып киткәч, Йосыф бәк, тәхетенә чумган килеш уйлана-уйлана, бик озак дисбе тартып утырды. Әйе, әнә кая таба тәгәри башлады уй йомгагы. Шулай ук курчак Җангали аның сөекле вә гүзәл кызына өйләнер микәнни?! Бу мөмкин хәлме?.. Аннары моны урында яткан Василий кенәз теләге белән эшлиләрме?.. Шулайдыр. ВасилийIII, атасы Иван III кебек, Византиядән чыккан дин әһелләренә таянды, аларның колы булды, дин колы. Василий кенәз, төрек-татар халкын христиан итеп, ошбу төбәкләрдә тынычлык урнашыр дип уйлыймы? Бик ихтимал ич! Тик бу хыялың беркайчан да тормышка ашмастыр, кенәз, бары тик буш хыял булып калыр. Иллә урыслар бу хыялларын акрын гына тормышка ашыра баралар түгелме соң?! Әйтик, фин-угор халыклары инде тәмам урысларга йөз тота башлады. Бик ихтимал, ни чарадан бичарадыр, иллә бу хәл хакыйкатьтер, чирмешләрне урыслар тәмам йотты, илтабарлары, горурлыкларын җуеп, муеннарына тавык тәпие такты. Ә бит гаять горур халык иде. Тора-бара татар-төркиләр дә урыс канаты астына кермәсме?.. Йа Хода, ни уйлыйм? Киңәш шул сиңа, Йосыф бәк, хәрәкәт ит, тикятма, йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер, ди Тукта, тукта, әйтик, Сөембикә кызымны Казан ханы Җангалигә бирсәм?.. Һич югы, Казан мәркәзен кяферләр кулыннан саклап калыр идем. Корал тотып түгел, кан коеп та түгел, гүзәл кызын Җангали ханга биреп Василий кенәзнең үлеме хак булса, Мәскәү тәхетендә кенәгинә Елена Глинскаяның балигъ булмаган угланы калгандыр Углан балигъ булганчы, ил белән кенәгинә идарә итәр. Ә Елена белән Йосыф бәк килешер. Анасы поляк короленә кияүгә чыккан Мамай кызыдыр. Әйе, Елена канында да азмы-күпме төрек каны ага. Онытмагандыр әле кардәшләрен Хак анысы, хатын-кыз, кемгә кияүгә чыга, шул кенәз вә ханның динен кабул итә, бу хәл шулай булды, шулай булыр да. Әйе, кан белән кергәнне тән белән генә җуеп булмый. Сөембикә кызын ул Җангали ханга ярәштерер. Атасы теләге белән гүзәл вә сөекле кызы да килешер, иншалла. Әлегә кадәр атасы сүзеннән чыкмаган иде, моннан соң да, иншалла, чыкмас, ата сүзен аяк астына салып таптамас
Йосыф бәк кызлар ягында чыр-чу килгән тавыш ишетте. Бәкнең йөрәге кысылып куйды. Шулай ук иң яраткан кызын да кияүгә бирерме?! Бирер, ахрысы. Тик чарасыздан кылыр бу эшен, чарасыздан ясар бу адымын
Йосыф бәк тәхетеннән күтәрелде, дисбесен чапан кесәсенә салды да кызлар ягына таба атлады. Әмма кызлары бүлмәдә түгел иде, ишегалдындагы бакчада, ясалма күл буенда чыркылдыйлар икән. Йосыф бәкнең колагына Сөембикә кызының челтерәвек тавышы килеп иреште һәм бәкнең йөрәге янә кысылып куйды. Ни хикмәттер, ошбу кызын барчасыннан да якын күрә һәм күргән саен күрәсе килә. Ата мәхәббәте дә шулай ук олуг була икән! Бала сөюне, балага тартылуны бер аналарда гына була дип уйлый иде, бүген исә ир-ат башы белән кызларынкүрүгә күзләре дымланды, бәгыре телгәләнде. Юравы хакмы әллә, кире кайтармаслык итеп хәл иттеме?.. Ә бит әле соң түгел, кире уйлап куюы да бар. Тик күңел инде хәл иткән, чарасыздан пыскып сызлана гына. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Ни хикмәттер, ошбу кызы, атасын күрүгә, күкрәгенә килеп капланыр да: «Әтием-җаным, исән-имин кайтып җиттеңме, ә мин сине шундый сагындым, шундый сагындым», дия-дия, кочагына елышыр иде. Йосыф бәк Сөембикә кызына мәхәббәтен ни белән дә аңлата алмый. Ул аңа беркайчан да каршы әйтә алмады, теләгенә аркылы төшмәде. Фарсылардан, гарәпләрдән мөгаллимнәр китертте, дөньяви мохит белән таныштырды, хәтта сәяси мәсьәләләрдә дә Сөембикә барысыннан да аерылып торды. Ә бит ул унҗиделәп кыз үстерә. Дүрт-биш хатыннан булсалар да, берсе дә, Сөембикә кебек, белемгә омтылмады, телләр өйрәнмәде, капланып вә онытылып, китаплар укымады. Ул гынамы, апаларына, сеңелләренә мөгаллимә булды, кычкырып китаплар укыды, аларны дөньяви хәлләр белән таныштырды. Яучылар килеп-килеп тә, кияүгә чыкмый торуы да, бәлкем, шуннандыр. Гадәттә, төрки халык баһадирлары белән мактана, ил данын алар йөзендә күрә, хәтта Йосыфбәк үзе дә, ә менә Сөембикә кызы, белексез баһадирлардан кычкырып көлмәсә дә, аларга баш җитмәслек сораулар биреп, тегеләрне тәмам мәсхәрә итәр иде. Йосыф бәк моны күрде дә, күрмәде дә. Ул Сөембикә кызының бу кыюлыгына, тапкырлыгына кинәнде дә, ә кайчак уфтанып та куйгалады. Кыз баланың илдәге сәяси хәлләр турында җитди сүз алып баруы, ә кайчак атасына да бу хакта сүз катарга җөрьәт итүе ошап җитми иде аңа, әмма шул ук вакытта кызының бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуына, мөстәкыйль фикер йөртүенә эчтән генә кинәнер иде. Бохарадан килгән мөгаллимә Җәмилә кызларының барысы арасыннан да Сөембикәне ныграк ярата. Йосыф бәк еш кына мөгаллимәне тәхет ягына дәшә, кызлары турында сораштыра. Җәмилә туташ һәрчак Сөембикәне мактар, аның җитди фикер йөртүенә соклануын җиткерер иде. «Сөембикә Казанга китәсе итсә, Җәмилә туташны да аның белән җибәрми булмастыр», дип уйлап куйды Йосыф бәк. Һәм, уй җепләрен өзеп куйгандай: «Бу ни хәл бу, әллә инде хәл дә иттем?» дип, үз-үзенә сорау бирде.
Йосыф бәк ишегалдына чыкты, ясалма күл буендагы сәкегә килеп утырды, аны шундук кызлары күреп алды.
Әтиебез кайткан, әтиебез кайткан! дия-дия, аңа ябырылдылар. Иң алдан тәүгечә Сөембикә кызы килеп битеннән үбеп алды һәм нәфис вә йомшак кулы белән атасының яңагыннан сыйпап куйды.
Барыгыз, бар, уйнагыз, уйна, миңа игътибар итмәгез, диде бәк һәм, сокланып, кызларына карап тора башлады.
Кинәт хәтер кәтүге сүтелә башлады. Сөембикәнең анасына ул бишенче хатын итеп өйләнгән иде. Чибәр, сылу вә зифа сынлы иде хатын. Бер елмаеп караса, Йосыф бәкнең җаннары эреп китәр иде. Яшь түгел иде инде ул, иллә Сөенбикәгә өйләнгәч (анасы вафат булгач, аннан калган бердәнбер балага Йосыф бәк Сөембикә дип исем куштырган иде), яшәреп киткәндәй хис иткән иде үзен. Гүзәл хатынның бары тик бер хәрефен алыштырып, кызына шул ук вафат булган кешенең исемен бирүне күпләр килештереп тә җиткермәделәр, әмма Йосыф бәк үзе шулай теләгәч, имам-муллалар да каршы әйтергә кыймады. Өйләнде бит әле бишенче хатынга, өйләнде, гәрчә шәригать кушмаса да. Иллә шәригать канунын бозгангамы, Ходай Тәгалә аңа биш хатын белән яшәргә насыйп итмәде, бик тиз алды үз янына Сөенбикәсен. Тик ни генә булмасын, бәхетле яшәде Сөенбикәсе белән. Кайда гына китмәсен, кайларда гына җәйләп кайтмасын, һәрчак яшь хатыны Сөенбикәсен тансыклап кайтыр иде. Тик гомере генә кыска булды мәрхүмәнең Бер тапкыр Йосыф бәк Казан мәркәзенә маллар озата киткәч, авырлы калган Сөенбикәсе бала таба алмый интегә. Баланы ана карыныннан тартып алалар, әмма хатын өзлегә һәм Йосыфын көтеп ала алмый дөнья куя. Кендек әби Йосыф бәккә: «Бик күп кан югалтты шул, бәгиям», диде. Басу капкасын үтүгә, шул яман хәбәрне җиткергән егетне бер якка орып, Йосыф бәк сарайга чапты. Атыннан сикереп төште дә яшь хатын өенә йөгерде һәм ак кәфен төсенә кереп калган Сөенбикәсенең йөзен күрде дә, йөрәге шундый итеп кысылып куйды, гүя аяк астына кан тамды, һәрчак каты бәгырьле, кырыс холыклы, кан-яшьне күп күрсә дә, үзе бер тапкыр да диярлек күз яше белән еламаган Йосыф бәк мәет янына тезләнде дә елап җибәрде. «Нигә, нигә көтмәдең Йосыфың?!» дип, хатынның күкрәгенә капланды. Бик озак үксеп ятты, ахыр, кызарынган күзләрен ачып, янә хатын йөзенә бакты. Бакты да янә йөрәге кысылып куйды. Ул аның, Йосыф бәк хатынының, чәйнәлгән иреннәрен күрде. Шул иреннәр белән Йосыфын чакыргандыр, син янәшәмдә булсаң, баламны җиңел табар идем дип уйлагандыр. Өзгәләнгәндер, минем ишектән килеп керүемне көткәндер Ә бит ерак җәйләүләрдән йөреп кайтканда йөгереп каршы чыгар иде дә: «Исән-имин кайттыңмы, Йосыф җаным?!» дияр һәм кочагына иңәр иде. Тансыклавы идеме шулай. Ә бит дүрт хатынның берсе аңа «Йосыфҗан» дип дәшмәде, ә ул, мәрхүмә, һәрчак «Йосыфҗан» дип, җаннарны эретер иде.